Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

«Мөһим чор»

«Мөһим чор»

1870 елны Аллегейн шәһәрендә (бүген Питсбургның өлеше, Пенсильвания штаты, АКШ) Чарлз Тейз Расселл җитәкчелегендә берничә кешедән торган төркем Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Аларның тикшерүләренең бер темасы Мәсихнең йолым корбаны булган. Һәм тиздән алар йолым Йәһвәнең ихтыярында мөһим роль уйнаган икәнен аңлаган. Гайсә турында ишетмәгән кешеләргә дә йолым корбаны котылырга мөмкинлек бирә икәнен белгәч, алар бик шатланган! Рәхмәт хисе аларны һәр ел Гайсә үлемен искә алырга дәртләндергән (1 Көр. 11:23—26).

Расселл кардәш «Сион күзәтү манарасы» дигән журналны бастыра башлаган. Бу журналда Аллаһы мәхәббәтенең төп чагылышына — йолымга — игътибар ителгән. Анда шулай ук Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе «мөһим чор» дип аталган һәм укучылар бу вакыйганы Аллегейн шәһәрендә һәм башка урыннарда кечкенә төркемнәр белән бәйрәм итәргә дәртләндерелгән. «Ике яисә өч нык иманлы кардәш бергә җыелса» — я бер үзе булса — алар барыбер «Раббы белән бердәмлектә» булырлар.

Аллегейн шәһәренә, Искә алу кичәсенә килгән кеше саны ел саен арткан. Чакыруда: «Сезне монда шатлык белән каршы алачаклар»,— дип әйтелгән. Чыннан да, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр үз рухи абый һәм апа-кардәшләренә ризык һәм тору урыны биреп, кунакчыллык күрсәткән. 1886 елда Кичә вакытында берничә көн үтә торган «гомуми җыелыш» булган. «Сион күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән иде: «Ярату белән тулы йөрәкле кешеләр безнең Хуҗага, аның кардәшләренә һәм аның хакыйкатенә килегез».

Лондон чатырында үткәрелгән Искә алу кичәсендә символларны тапшыру схемасы

Еллар дәвамында Аллегейн шәһәрендә (соңрак Питсбург) Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Мәсихнең йолым корбанына иман иткән һәм Искә алу кичәсенә килгән кешеләр өчен конгресслар үткәргән. Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең саны үскән саен, бөтен дөнья буенча Кичәне бәйрәм иткән төркемнәрнең дә саны күбәйгән. Чикаго шәһәрендәге эклессиядән (җыелыштан) Рей Бопп абый-кардәш: «1910 елларда Кичәне бәйрәм иткәндә символларны тапшырыр өчен берничә сәгать кирәк була иде, чөнки андагы йөзләгән кешенең күбесе символлардан авыз итте»,— дип исенә төшерә.

Бу нинди символлар булган соң? «Сион күзәтү манарасы»нда Гайсә Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткәндә шәрабны алган дип әйтелә иде. Ләкин, күпмедер вакыт «тәне хәлсез» кешеләрне вәсвәсәләндермәс өчен, Кичәдә яшь йөзем җимешенең согын я компотын кулланырга киңәш ителгән. Әмма, «әчегән шәрабны кулланырга кирәк» дип уйлаган кешеләргә, шәраб бирелгән булган. Соңрак Изге Язмаларны Тикшерүчеләр саф кызыл шәраб — Мәсих канының тиешле символы булып тора икәнен аңлаган.

Камерадан-камерага тапшырылган кәгазь һәм карандаш. Аларны Никарагуадагы төрмәдә Кичәдә булганнарның санын язар өчен кулланганнар

Искә алу кичәсен бәйрәм итү Мәсихнең корбаны турында тирән уйланырга мөмкинлек биргән. Ләкин кайбер җыелышларда кайгылы рух хөкем сөргән һәм программа тәмамлангач кешеләр дәшмичә чыгып киткәннәр. Әмма, 1934 елда «Йәһвә» дигән китапта Кичә Мәсихнең газаплы үлеме турында кайгы кичерү вакыты түгел, ә шатлыклы вакыт, чөнки 1914 елдан башлап Гайсә Патша булып идарә итә дип әйтелгән булган.

1957 елда Мордовиядәге (СССР) эш лагерьларының берсендә Кичәне үткәрер өчен җыелган абый-кардәшләр

1935 елда Кичәнең бәйрәм ителүенә нык тәэсир иткән вакыйга булган: Ачылыш 7:9 дагы «бихисап күп кеше» кемне символлаштыра икәненә аңлатма бирелгән. Ул вакытка хәтле хезмәттә бик ашкынучан булмаган Йәһвә хезмәтчеләрен Аллаһыга багышланган мәсихчеләр төркеме итеп санаганнар. Ә хәзер алар шуны аңлаган: «бихисап күп кеше» җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнгән Аллаһының тугры хезмәтчеләрен символлаштыра. Бу үзгәрештән соң үз-үзен җентекләп тикшереп, Рассел Погганссе абый-кардәш шуны аңлаган: «Йәһвә миндә үз рухы белән күктә яшәргә өмет уятмады». Погганссе кардәш, күп кенә башка тугры мәсихчеләр кебек, символлардан авыз итми башласа да Искә алу кичәсенә йөрүен дәвам иткән.

Бу «мөһим чор»да вәгазьләү өчен махсус кампанияләр ярдәмендә, күпләрнең йолым өчен үз рәхмәтен белдерергә яхшы мөмкинлек булган. 1932 елны «Бюллетень»дә мондый кисәтү яңгыраган: мәсихчеләр вәгазь эшендә катнашмыйча символлардан гына авыз итеп үзләрен «Кичәнең изгеләре» дип санарга тиеш түгел. Ә 1934 елда «Бюллетень»дә ярдәмче пионер булырга чакыру язылган. Анда: «Кичә вакытында 1 000 ярдәмче пионер табылырмы?» — дигән сорау бирелгән булган. Соңрак «Информатор»да майланганнар турында: «Патшалык турында шаһитлек бирүдә катнашканда гына аларның шатлыклары тулы була»,— дип язылган булган. Вакыт узу белән җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр турында да шул ук сүзләрне әйтеп була *.

Ялгыз камерада утырганда миссионер Харольд Кинг Искә алу кичәсе турында җырлар һәм шигырьләр язган

Йәһвәнең бар хезмәтчеләре Искә алу кичәсен елның иң мөһим вакыйгасы дип саный. Алар аны авыр шартларда да үткәрә. 1930 елда Кичәгә килер өчен Перл Инглиш исемле мәсихче апа-кардәш үзенең апасы Ора белән 80 километр араныҗәяү үткән. Кытайда ялгыз камерада утырганда миссионер Харольд Кинг Искә алу кичәсе турында җырлар һәм шигырьләр язган, ә символларны әзерләр өчен ул кара карлыган һәм дөге кулланган. Көнчыгыш Европа, Урта Америка, Африка һәм башка җирдәге кыю мәсихчеләр сугышларга һәм тыюга карамастан Мәсихнең үлемен искә алганнар. Кайда гына яшәсәк тә һәм шартларыбыз нинди генә булса да, Кичәне үткәргән вакытта без Йәһвә Аллаһыны һәм Гайсә Мәсихне данлар өчен бергә җыелабыз.

^ 10 абз. Элек «Бюллетень» «Информатор» дип аталган булган. Хәзер ул «Безнең патшалык хезмәтебез» дип атала.