Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең кыюлыгын һәм зирәклеген үрнәк итеп тотыгыз

Гайсәнең кыюлыгын һәм зирәклеген үрнәк итеп тотыгыз

«Сезнең Мәсихне беркайчан да күргәнегез булмаса да, сез аны яратасыз. Аны хәзер дә күрмисез, әмма аңа иман итәсез» (1 ПЕТ. 1:8).

1, 2. а) Без ничек котылуга өмет ала алабыз? б) Без котылу юлында ничек кала алабыз?

МӘСИХ шәкертләре булып киткәч, без күктәге я җирдәге тормышка алып баручы юлга бастык дип әйтеп була. Гайсә болай дигән: «Ахырга [үз тормышының ахырына я бу бозык дөнья төзелешнең ахырына] кадәр нык калган кеше котылыр» (Мат. 24:13). Әйе, һәрвакыт тугрылык юлы буенча барсак, безнең котылуга өметебез кала. Әмма бу юлдан барганда, безгә игътибарыбызны башка нәрсәгә юнәлтмәс өчен я адашмас өчен, сак булырга кирәк (1 Яхъя 2:15—17). Безгә бу яктан нәрсә ярдәм итәр?

2 Гайсә безнең өчен Үрнәк булып тора һәм безгә бу юлны күрсәтә. Изге Язмаларны тикшергәндә без Гайсәнең тормышы һәм шәхесе турында күпне белә алабыз. Шулай итеп аңа карата яратуыбыз һәм иманыбыз үсәчәк. (1 Петер 1:8, 9 укы.) Гайсә, без нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен, безгә үрнәк калдырган, дип әйткән рәсүл Петер (1 Пет. 2:21). Аның эзләре буенча барырга тырышсак, без иманыбызның «максатына» — котылуга ирешербез *. Узган мәкаләдә без Гайсәнең басынкы һәм кызганучан булуыннан ничек үрнәк алып була икәнен белдек. Әйдәгез, кыю һәм зирәк булып, аның эзләре буенча ничек бара алганыбызны тикшереп чыгыйк.

ГАЙСӘНЕҢ КЫЮЛЫГЫ

3. Кыюлык нәрсә ул, һәм без аңа ничек ия була алабыз?

3 Кыюлык — безне ныгыта алган һәм безгә көч өстәп торган ышанычның бер төре. Кыю булу «кайгы-хәсрәтләр кичергәндә нык калу», «дөреслек ягында басып тору» һәм «газапларны батырлык һәм иман белән кичерү» дигәнне аңлата. Кыюлык Аллаһыдан курку, өмет һәм ярату белән бәйле. Ничек итеп? Аллаһыдан курку безгә кешеләрдән курыкмас өчен кыюлык бирә (1 Иш. 11:7; Гыйб. сүз. 29:25). Чын өмет безгә игътибарыбызны газапларга тупламыйча, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә (Мәд. 26:14). Фидакарь ярату безне, үзебезгә зур куркыныч янаганда да, кыюлык күрсәтергә этәрә (Яхъя 15:13). Аллаһыга таянып һәм аның Улының эзләре буенча барып, без кыю булып китәбез (Мәд. 27:7).

4. Гайсә гыйбадәтханәдә «укытучылар арасында» утырганда ничек кыюлык күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Инде 12 яшендә Гайсә дөреслек ягында торган. Әйдәгез, яшь Гайсә гыйбадәтханәдә «дини укытучылар арасында... утырганда» булган вакыйгаларны исебезгә төшерик. (Лүк 2:41—47 укы.) Бу укытучылар Муса канунын гына түгел, ә шул канунның рухына каршы килгән яһүд гореф-гадәтләрен дә яхшы белгән. Ләкин аларның укымышлы булулары Гайсәне куркытмаган, ул хәтта «аларга сораулар биреп утырган». Әмма бу гади, кызыксынучан малайга хас булган сораулар гына булмаган. Күз алдыгызга китерегез: Гайсәнең тирән сораулары укытучыларны гаҗәпләндерә һәм уйланырга дәртләндерә. Бәлки, укытучылар Гайсәгә бәйләнергә сәбәп эзләп мәкерле сораулар биргәндер, тик алар уңышка ирешмәгән. Һәр тыңлаган кеше, шул исәптән укытучылар да, аның «җавапларына гаҗәпләнеп утырган». Һичшиксез, бу җаваплар Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне яклаган!

5. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә ничек кыюлык күрсәткән?

5 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә кыюлыкны төрлечә күрсәткән. Ул кешеләрне юлдан яздырганнары өчен дин җитәкчеләрен батырлык белән фаш иткән (Мат. 23:13—36). Ул дөньяның тәэсиренә бирешмичә нык торган (Яхъя 16:33). Дошманнарның басымнарына карамастан, ул вәгазьләвен дәвам иткән (Яхъя 5:15—18; 7:14). Ул гыйбадәтханәне анда гыйбадәт кылуны бозган кешеләрдән арындырып ике мәртәбә чистарткан (Мат. 21:12, 13; Яхъя 2:14—17).

6. Гайсә җирдә яшәгән соңгы көнендә ничек кыюлык күрсәткән?

6 Газаплар кичергәндә Гайсәнең кыюлыгына игътибарыбызны туплап, без иманыбызны ныгытабыз. Аның җирдә яшәгән соңгы көнен искә алыйк. Яһүд аңа хыянәт иткәч нәрсә буласын ул алдан белгән. Шулай да Пасах бәйрәмендә Гайсә Яһүдкә болай дигән: «Эшли торган эшеңне тизрәк эшлә» (Яхъя 13:21—27). Гитсимән бакчасында аны кулга алырга килгән хезмәткәрләргә Гайсә курыкмыйча: «Ул — Мин»,— дип әйткән. Үз тормышы куркыныч астында булса да, ул шәкертләрен яклаган (Яхъя 18:1—8). Югары киңәшмәдә иң баш рухани аны үтерер өчен сәбәп эзләгән. Моны белсә дә, Гайсә кыюлык белән үзенең Мәсих һәм Аллаһы Улы булуын әйткән (Марк 14:60—65). Гайсә җәфалану баганасындагы үлеменә хәтле чыдам булып калып сафлыгын саклаган. Үлем газабын кичергәндә, ул соңгы сулыш алып: «Тормышка ашты!» — дип кычкырган (Яхъя 19:28—30).

ГАЙСӘНЕҢ КЫЮЛЫГЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ

7. Яшьләр, Йәһвә исемен йөртеп, сез нинди хисләр кичерәсез, һәм ничек кыю эш итә аласыз?

7 Без Гайсәнең кыюлыгын ничек үрнәк итеп тота алабыз? Мәктәптә. Яшьләр, сез, сыйныфташларыгыз я башкалар үзегезне мыскыллаганда, мин Йәһвә Шаһите, дип курыкмыйча әйтсәгез, кыю эш итәсез. Шулай итеп сез Йәһвә исемен йөртүегез белән горурланганыгызны күрсәтәсез. (Мәдхия 86:12 укы, ЯД *.) Кайберәүләр сезне эволюциягә ышана башларга этәрер. Ул чакта сез «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраны кулланып һич тә шикләнмичә «өметегезне яклый» алырсыз (1 Пет. 3:15). Һичшиксез, Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне яклау сезгә канәгатьлек китерер!

8. Батырлык белән вәгазьләр өчен, безнең нинди сәбәпләребез бар?

8 Хезмәттә. Йәһвә безгә «кыюлык белән вәгазьләргә вәкаләт биргән», шуңа күрә, мәсихчеләр буларак, без алга таба да вәгазьләргә тиеш (Рәс. 14:3). Батырлык белән вәгазьләр өчен нинди сәбәпләр бар? Без хакыйкатьне вәгазьләгәнебезне беләбез, чөнки ул Изге Язмаларга нигезләнгән (Яхъя 17:17). Без «Аллаһының хезмәттәшләре» булганыбызны һәм изге рух безгә ярдәм иткәнен аңлыйбыз (1 Көр. 3:9; Рәс. 4:31). Ашкынып шаһитлек биреп, без шуны күрсәтәбез: без Йәһвәгә тугры һәм якыннарыбызны яратабыз (Мат. 22:37—39). Кыю булганга, без вәгазьләүдән туктамыйбыз. Киресенчә, без кешеләрнең акылын томалаган ялган тәгълиматларны фаш итәргә тәвәккәл (2 Көр. 4:4). Һәм без битарафлык, мыскыллау я каршылыкларга карамастан яхшы хәбәрне бирешмичә вәгазьләячәкбез (1 Тис. 2:1, 2).

9. Авырлыклар кичергәндә ничек кыю булып калырга?

9 Кайгы-хәсрәт кичергәндә. Аллаһыга таяну безгә бәлаләрне кичереп чыгар өчен иман белән кыюлык бирер. Яраткан кешебез үлгәндә, зур кайгы кичерсәк тә, безнең өметебез өзелми. Без «һәртөрле юаныч Аллаһысына» таянып, аның үзебезгә көч бирәчәгенә ышанабыз (2 Көр. 1:3, 4; 1 Тис. 4:13). Авыру аркасында кайгы-хәсрәт кичерсәк тә, Аллаһы хупламаган дәвалану ысулларыннан баш тартабыз (Рәс. 15:28, 29). Без күңел төшенкелегенә бирелсәк, «йөрәгебез безне берәр нәрсә өчен гаепләргә» мөмкин, ләкин «боек күңеллеләргә якын» булган Аллаһыга таянганга, без өметсезлеккә бирелмибез * (1 Яхъя 3:19, 20; Мәд. 34:18, ЯД).

ГАЙСӘНЕҢ ЗИРӘКЛЕГЕ

10. Зирәклек нәрсә ул, һәм Йәһвәнең зирәк хезмәтчеләренең сүзләре һәм тәртибе нәрсә белән аерылып тора?

10 Зирәклек — бу яхшыны яманнан аера белү һәм акыллы карар кабул итү сәләте (Евр. 5:14). Ул шулай ук «рухи мәсьәләләрдә акыллы карарлар кабул итү» сәләте итеп билгеләнә. Зирәклеккә ия булган Аллаһы хезмәтчесе Йәһвәгә яраклы итеп сөйли һәм эш итә. Андый кеше башкаларны сүзләр белән рәнҗетү урынына аларны ныгытырга тырыша (Гыйб. сүз. 11:12, 13). Ул «сабыр» (Гыйб. сүз. 14:29). Ул тормышында яхшылыкка ябышып «туры юлдан йөри» (Гыйб. сүз. 15:21). Зирәклеккә ничек ия булырга? Аллаһы Сүзен өйрәнергә һәм белгәннәребез буенча яшәргә кирәк (Гыйб. сүз. 2:1—5, 10, 11). Бу яктан Гайсәнең — җирдә яшәгән иң зирәк кешенең мисалын, карап чыгу аеруча файдалы булыр.

11. Гайсәнең зирәклеге сүзләрендә ничек чагылган?

11 Гайсәнең сүзләрендә һәм эшләрендә зирәклек чагылган. Сүзләрдә. Яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, ул зирәклек белән эш иткән һәм «ягымлы сүзләрне» сайлап башкаларны таң калдырган (Лүк 4:22; Мат. 7:28). Еш кына үз сүзләре белән әйтер урынына, Гайсә Аллаһы Сүзен кулланып, аннан үз сүзләрен раслаучы өзекләр китергән (Мат. 4:4, 7, 10; 12:1—5; Лүк 4:16—21). Ул Изге Язмаларны аңлатканда, моны башкаларның йөрәгенә үтеп керерлек итеп эшләгән. Терелүеннән соң Гайсә, Имаус шәһәренә юл тоткан ике шәкерте белән сөйләшкәндә, аларга «бар Язмаларда үзе турында язылганнарны аңлатып биргән». Шуннан соң алар: «Ул... Язмаларны җентекләп аңлатканда, әллә күңелләребез күтәрелеп китмәдеме?» — дигәннәр (Лүк 24:27, 32).

12, 13. Гайсәнең сабыр һәм зирәк булганын нинди мисаллар күрсәтә?

12 Хисләрендә һәм мөгамәлә итүендә. Зирәклек Гайсәгә, сабыр булырга һәм үзен кулда тотарга булышкан (Гыйб. сүз. 16:32). Ул юаш булган (Мат. 11:29). Шәкертләренең кимчелекләренә карамастан ул алар белән һәрвакыт түземле булган (Марк 14:34—38; Лүк 22:24—27). Хәтта кешеләр аңа карата гаделсез булса да, ул үз-үзен кулда тоткан (1 Пет. 2:23).

13 Зирәклек Гайсәгә шулай ук акыллы эш итәргә булышкан. Ул Муса канундагы таләпләр буенча гына түгел, ә алар нигезендә яткан принциплар буенча да эш иткән. Мәсәлән, Марк 5:25—34 тә язылганны карап китик. (Укы.) Кан китүдән җәфаланган хатын, кешеләр арасыннан Гайсә янына үтеп, аның өс киеменә кагылган һәм савыккан. Ул Канун буенча чиста булмаган, шуңа күрә аңа беркемгә дә кагылырга ярамаган (Лев. 15:25—27). Ләкин Канунда «шәфкатьлек һәм тугрылык» күпкә мөһимрәк икәнен Гайсә яхшы белгән, шуңа күрә ул үзенең өс киеменә кагылган хатынны хөкем итмәгән (Мат. 23:23). Ул йомшак кына: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул»,— дигән. Андый эшләргә Гайсәне зирәклек дәртләндергән. Аның үрнәге күңелебезгә үтеп керә!

14. Гайсә нинди тормыш юлын сайлаган, һәм бу юлдан тайпылмаска аңа нәрсә булышкан?

14 Тормышында. Гайсә дөрес юл сайлап һәм аннан тайпылмыйча йөреп зирәк булуын күрсәткән. Ул үз тормышын яхшы хәбәрне вәгазьләүгә багышлаган (Лүк 4:43). Гайсәнең карарлары аңа бу тормыш юлында калырга һәм үзенә бирелгән эшне уңышлы итеп башкарып чыгарга ярдәм иткән. Ул гади тормыш алып барып бөтен көчен һәм вакытын хезмәткә багышланган (Лүк 9:58). Гайсә шуны аңлаган: аның үлеменнән соң башкалар аның башлаган эшен дәвам итә алсын өчен, аларны өйрәтергә кирәк (Лүк 10:1—12; Яхъя 14:12). Ул үз шәкертләренә «бу дөнья төзелеше тәмамланганчы» һәрвакыт алар белән булачак дип вәгъдә биргән (Мат. 28:19, 20).

ГАЙСӘНЕҢ ЗИРӘКЛЕГЕН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ

Кешеләр нәрсә белән кызыксына? Моны аңларга тырышыгыз һәм тиешле сүзләр сайлагыз (15 нче абзацны кара.)

15. Зирәклекне сүзләребездә ничек чагылдырырга?

15 Гайсәнең зирәклегеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Сүзләребездә. Имандашларыбыз белән сөйләшкәндә, без аларны рәнҗетергә түгел, ә ныгытырга тырышырбыз (Эфес. 4:29). Башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләгәндә, сүзләребез «тоз белән тәмләтелгән» булсын (Көл. 4:6). Без кешеләр нәрсә белән кызыксына һәм нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген аңларга тырышабыз. Бу безгә кешеләрнең ишекләрен генә түгел, йөрәкләрен дә «ачарга» булыша. Моннан тыш, иманыбыз белән уртаклашканда, без Изге Язмаларга «сөйләргә» мөмкинлек бирәбез. Ничек итеп? Безнең өчен Изге Язмалар Аллаһы Сүзе булганга, җай чыкканда без кешегә аны ачып укыйбыз. Безнең сүзләребезгә караганда Изге Язмалардагы хәбәр кешенең йөрәгенә күпкә тирәнрәк үтеп керә ала (Евр. 4:12).

16, 17. а) Без «ярсырга ашыкмыйбыз» һәм акыллы эш итәбез икәнен ничек күрсәтә алабыз? б) Безгә хезмәткә игътибарыбызны тупларга нәрсә булышыр?

16 Хисләребездә һәм мөгамәлә итүебездә. Зирәклек безгә үз хисләребезгә хуҗа булырга һәм «ярсырга ашыкмаска» булыша (Ягък. 1:19). Башкалар безне рәнҗеткәндә, без ни өчен алар алай әйткән я эшләгән икәнен аңларга тырышабыз. Бу безгә кешеләргә ачуланмаска һәм «бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле» булырга булышыр (Гыйб. сүз. 19:11). Зирәклек акыллы эш итәргә дә ярдәм итә. Без кардәшләрнең шартларын һәм авырлыкларын төгәл белмибез, шуңа күрә алардан камил булуларын көтмибез. Без аларны теләп тыңларбыз, һәм мөмкин булганда юл куярбыз (Флп. 4:5).

17 Тормышыбызда. Гайсәнең шәкертләре буларак, без яхшы хәбәрне вәгазьләү вазифасы зур хөрмәт икәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә без хезмәтебезне дәвам итәргә булышкан карарларны кабул итәбез. Ахыр килгәнче иң әһәмиятле эштә катнашыр өчен, без рухи эшләрне беренче урынга куеп гади тормыш алып барабыз (Мат. 6:33; 24:14).

18. Котылу юлында ничек калырга, һәм сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Сезгә Гайсәнең күркәм сыйфатларын карап чыгу ошадымы? Без Гайсәнең башка сыйфатларын да тикшерсәк һәм аларны ничек чагылдырып була икәнлеге турында уйлансак, бу безгә зур файда китерер. Әйдәгез алда да тәвәккәллек белән Гайсә эзләре буенча барыйк. Шулай эшләсәк, без котылу юлыннан тайпылмаячакбыз һәм, Гайсә камил рәвештә охшарга тырышкан, Йәһвәгә якынлашачакбыз.

^ 2 абз. 1 Петер 1:8, 9 дагы сүзләр күктә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр өчен язылган булса да, алар җирдә яшәргә өметләре булган мәсихчеләргә дә кагыла.

^ 7 абз. Мәдхия 86:12: «И Йәһвә Аллаһым, мин сине бөтен йөрәгем белән мактыйм, исемеңне мәңге данлармын».

^ 9 абз. Авырлыкларны кыюлык белән кичергән кардәшләрнең мисаллары турында укыр өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 2000 ел, 1 декабрь, 24—28 нче б., «Уяныгыз!» (рус) 2003 ел, 22 апрель, 18—21 нче б., һәм «Уяныгыз!» (ингл) 1995 ел, 22 гыйнвар 11—15 нче б. кара.