Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә бөтендөнья вәгазь эше белән җитәкчелек итә

Йәһвә бөтендөнья вәгазь эше белән җитәкчелек итә

«Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үз файдаңа өйрәтүче, син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы» (ИШАГ. 48:17).

1. Мәсихчеләр яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә безнең көннәрдә нинди авырлыклар белән очраша?

XIX гасырның азагында һәм XX гасырның башында Изге Язмаларны Тикшерүчеләр * күп авырлыклар белән очрашкан. Беренче мәсихчеләр кебек, алар күпчелек кешеләргә ошамаган хәбәрне игълан иткән. Алар әз санлы булган, һәм күпләр аларны гади кешеләр итеп санаган. Өстәвенә, киләчәктә аларга Шайтан Иблиснең «көчле ярсуы» белән очрашырга туры килгән (Ачыл. 12:12). Шулай ук алар Изге Язмаларда «аеруча авыр вакытлар» дип аталган «соңгы көннәрдә» вәгазьләргә тиеш булган (2 Тим. 3:1).

2. Йәһвә безнең көннәрдә вәгазь эше алга барсын өчен нәрсә эшли?

2 Шулай да Йәһвәнең нияте буенча яхшы хәбәр безнең көннәрдә моңарчы булмаган масштабта игълан ителергә тиеш, һәм моңа бернәрсә дә комачаулый алмый. Борынгы вакытта Йәһвә үз халкын, Исраилне, Бабыл әсирлегеннән азат иткән. Бүген дә Аллаһы үзенең хезмәтчеләрен «Бөек Бабылдан» — ялган диннең бөтендөнья империясеннән — чыгарган (Ачыл. 18:1—4). Ул безне файдалыга өйрәтә, безгә тынычлык бирә һәм башкаларны Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтергә булыша. (Ишагыя 48:16—18 укы *.) Бу шуны аңлата: Йәһвә алдан күрү сәләтен һәр очракта кулланмый һәм вәгазь эше алга барсын өчен җирдәге бар вакыйгаларга тәэсир итеп тормый. Әлбәттә, кайбер шартлар вәгазь эшебезгә булышлык күрсәтә. Ләкин бу дөнья «Явызның хакимлеге астында» торганга, без эзәрлекләүләр һәм бүтән авырлыклар белән очрашабыз. Без аларны Йәһвә ярдәме белән генә җиңә алабыз (Ишаг. 41:13; 1 Яхъя 5:19).

3. Чын белем ничек арткан?

3 Аллаһы тарафыннан рухландырылып Данил пәйгамбәр ахыр заманда «чын белем артыр» дип алдан әйткән. (Данил 12:4 укы *.) Йәһвә Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә Аллаһы Сүзендәге төп хакыйкатьләрне аңларга булышкан. Бу хакыйкатьләр гасырлар буе христиан дөньясының ялган тәгълиматлары аркасында яшерелгән булган. Йәһвә бүген бөтен җирдә хак белем таратылсын өчен үзенең хезмәтчеләрен җибәрә. Без Данил пәйгамбәрлегенең үтәлүен үз күзләребез белән күрәбез! Якынча 8 000 000 кеше Изге Язмалардагы хакыйкатьне кабул иткән һәм хәзер аны бөтен җирдә игълан итә. Андый сокландырырлык нәтиҗәләргә ирешергә нәрсә булышкан?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕ

4. XIX гасырда Изге Язмаларны никадәр актив тәрҗемә иткәннәр?

4 Изге Язмаларның күп телләргә тәрҗемә ителүе һәм аның киң таралуы яхшы хәбәрнең игълан ителүенә булышкан. Гасырлар дәвамында христиан руханилары кешеләрнең Изге Язмаларны укуына төрлечә комачаулаган. Бу руханилар Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәчеләрен җәзалап үтерүдә гаепле булган. Шулай да XIX гасырда Изге Язмалар җәмгыятьләренең тырышлыклары ярдәмендә Изге Язмалар тулысынча я өлешчә якынча 400 телгә тәрҗемә ителгән. Бу гасырның азагында күп кешеләрнең үз Изге Язмалар китабы булса да, аларның Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьнең төгәл белеме җитәрлек булмаган.

5. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны тәрҗемә итүгә нинди өлеш керткән?

5 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр вәгазьләргә кирәклеген аңлаган. Шуңа күрә алар башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында ашкынып вәгазьләгән. Өстәвенә, Йәһвә халкы Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрен кулланган һәм аларны тараткан. 1950 елдан башлап алар «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н бастыра башлаган, һәм хәзер аны тулысынча я өлешчә 120 телдә укып була. 2013 елда инглиз телендә яңадан карап чыгарылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе» дигән басма дөнья күргән. Бу тәрҗемәне аңлау һәм аны башка телләргә тәрҗемә итү җиңел. Өстәвенә, аңлаешлы, укырга җиңел булган Изге Язмаларны куллану безгә вәгазьләргә ярдәм итә.

ТЫНЫЧ ВАКЫТЛАР

6, 7. а) Безнең көннәрдәге сугышлар турында нәрсә әйтеп була? б) Кайбер илләрдәге тыныч вакытлар вәгазь эшенең алга баруына ничек ярдәм итә?

6 Бәлкем, сез: «Тыныч тормышка өметләнәсе дә юк»,— дип уйлыйсыздыр. Чыннан да, XX гасырда миллионлаган кеше аеруча Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышы вакытында үтерелгән булган. Ләкин 1942 елда Икенче бөтендөнья сугышының иң кызган чагында Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөнья эшчәнлеге белән җитәкчелек иткән Нейтан Норр бер конгресста «Тынычлык. Ул озак булырмы?» дигән нотык сөйләгән. Ачылыш китабының 17 нче бүлегенә нигезләнгән бу нотыкта ул вакытта хөкем сөргән сугыш Армагеддонга түгел, ә тыныч вакытка китерәчәк дип аңлатылган булган (Ачыл. 17:3, 11).

7 Икенче бөтендөнья сугышыннан соң да бар җирдә тынычлык урнашмаган. Бер тикшерү буенча 1946 елдан башлап 2013 елга кадәр 331 кораллы конфликтларда миллионлаган кеше үтерелгән булган. Моңа карамастан, шул вакытта күп илләрдә чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән, һәм Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен моның белән файдаланган. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? 1944 елда бөтен дөньяда якынча 110 000 Патшалык вәгазьчесе булган, ә бүген аларның саны — якынча 8 000 000! (Ишагыя 60:22 укы *.) Без яхшы хәбәрне тыныч шартларда вәгазьли алуыбызга бик шат!

СӘЯХӘТНЕҢ УҢАЙЛЫКЛАРЫ

8, 9. Безнең вакытта транспорт никадәр алга киткән, һәм бу безгә вәгазь эшендә ничек ярдәм итә?

8 Транспортның алга китеше дә вәгазь эшенә булышлык күрсәтә. 1900 елда, «Күзәтү манарасы»ның беренче саны чыгарылганнан соң 21 ел үткәч, Кушма Штатларда 8 000 автомобиль һәм йөрергә яраклы юллар берничә йөз километр гына булган. Безнең көннәрдә бөтен дөнья буенча регистрация үткән миллиард ярымнан артык машина һәм миллионлаган яхшы юллар бар. Яхшы юллар һәм автомобильләр булганга, безнең күпчелегебез яхшы хәбәрне ерак җирләрдә яшәүче кешеләргә вәгазьли ала. Шулай да безгә ерак араны җәяү үтәргә туры килсә дә һәм уңайлы транспорт булмаса да, без барыбер шәкертләр әзерләү эшендә катнашып күп нәрсәне эшли алабыз (Мат. 28:19, 20).

9 Вәгазь эшенә транспортның башка төрләре дә ярдәм итә. Йөк машиналарында, корабльләрдә һәм поездларда берничә атна эчендә Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны иң ерак җирләргә җиткереп була. Самолет ярдәмендә район күзәтчеләре, Филиал комитетының әгъзалары, миссионерлар һәм башка мәсихчеләр конгресслар үтә торган я аларның теократик билгеләнүләре белән бәйле урыннарга тиз барып җитә ала. Өстәвенә, Җитәкче советның әгъзалары һәм Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендәге кардәшләр, үз имандашларын дәртләндерер өчен һәм аларга җитәкчелек бирер өчен, күп илләргә самолет белән килә. Шулай итеп транспортның алга баруы Йәһвә халкының бердәмлегенә мөһим өлеш кертә (Мәд. 132:1—3).

ХАЛЫКАРА АРАЛАШУ ТЕЛЕ

10. Ни өчен инглиз телен аралашуның халыкара теле дип атап була?

10 Беренче гасырда гомум грек теле (койне) Рим империясендә киң таралган булган. Ә бүген андый халыкара тел бармы? Күпләр бу инглиз теле дип саный. Бер китапта инглиз теле турында болай диелә: «Җирдә яшәгән кешеләрнең якынча 25% аны җитәрлек дәрәҗәдә белә» («English as a Global Language»). Чит телләр арасында инглиз теле ешрак укытыла. Ул хәзерге дөньяда экономика, сәясәт, фән һәм технология сферасында аралашыр өчен кулланыла.

11. Инглиз теле Изге Язмалардагы хакыйкатьнең таралуында нинди роль уйный?

11 Инглиз теленең киң кулланылуы чын гыйбадәт кылуның таралуында мөһим роль уйный. Күп еллар дәвамында «Күзәтү манарасы» һәм Изге Язмаларга нигезләнгән бүтән басмалар иң башта инглиз телендә бастырып чыгарылган булган. Бу тел Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья төп идарәсенең рәсми теле булып тора. Паттерсондагы (Нью-йорк штаты, АКШ) Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгендә мәктәпләр гадәттә инглиз телендә үткәрелә.

12. Йәһвә Шаһитләренең әдәбиятлары никадәр киң тәрҗемә ителә, һәм бу яктан компьютер технологияләренең алга китеше нинди өлеш кертә?

12 Безгә бөтен халыклардан чыккан кешеләргә Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү хөрмәте күрсәтелгән, шуңа күрә без әдәбиятыбызны якынча 700 телгә тәрҗемә итәбез. Компьютер технологияләре өлкәсендәге казанышлар, шул исәптән «Күптелле электрон нәшрият системасы» (MEPS), бу җиңел булмаган эштә актив рәвештә кулланыла. Моның барысы да безгә бердәмлек сакларга һәм бөтен дөнья буенча Патшалык турындагы хәбәрне җиткерүдә ярдәм итә. Без барыбыз да Изге Язмалардагы хакыйкатьнең «саф телендә» сөйләшәбез, һәм бу безне аеруча берләштерә. (Сафуния 3:9 укы *.)

ЗАКОННАР

13, 14. Законнар һәм суд карарлары бүгенге мәсихчеләрнең эшчәнлегенә ничек итеп булышлык күрсәтә?

13 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, бөтен Рим империясендәге кануннар беренче мәсихчеләрнең вәгазьләвен уңышлы иткән. Безнең көннәрдә дә мәсихчеләр үзләренең хокуклары белән файдалана. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе урнашкан Кушма Штатларда Конституция дин тоту, очрашу һәм сүз ирегенә гарантия бирә. Моның ярдәмендә Кушма Штатлардагы кардәшләр бергә җыелып Изге Язмаларны өйрәнә ала һәм белгәннәрен башкалар белән уртаклаша ала. Шулай да иманыбызны игълан итү хокукын судларда еш кына якларга туры килгән (Флп. 1:7). Кушма Штатларда Йәһвә Шаһитләре судларда җәберләнгәндә, алар югарырак судларга мөрәҗәгать иткән, һәм еш кына бу судлар аларның Патшалык турында хәбәрне вәгазьләү хокукын яклаган.

14 Иманыбызны тоту һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү хокукыбызны башка илләрдәге судлар да яклый. Әгәр берәр илдә безгә карата гаделсезлек күрсәтелсә, без халыкара судларга мөрәҗәгать итәбез. Мәсәлән, 2014 елның июнь аенда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе безне яклап 57 карар чыгарды. Европа Советына кергән һәр ил бу суд карарларын үтәргә тиеш. Бүгенге көндә, Гайсәнең «бар халыклар [безне] нәфрәт итәр» дигән сүзләре үтәлсә дә, күп илләрдәге судлар безнең Аллаһыга хакыйкать буенча табыну хокукыбызны яклый (Мат. 24:9).

БАШКА ФАКТОРЛАР

Без бөтен дөньяда укыла торган Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият бастырып чыгарабыз

15. Йәһвә Шаһитләренә полиграфия өлкәсендәге казанышлар ничек булышкан?

15 Бөтендөньяда вәгазь эшенә полиграфия өлкәсендәге казанышлар да файда китерде. 1450 елда Иоганн Гутенберг китап басу станогын уйлап чыгарган. Шул елдан бирле аның конструкциясе берничә гасыр дәвамында диярлек үзгәрешсез кала. Шулай да соңгы ике гасыр дәвамында полиграфиядә күп үзгәрешләр үткән. Китап басу станоклары зуррак, тизрәк һәм катлаулырак булып киткән. Кәгазь җитештерүе һәм китап төпләү процессы арзанрак булып киткән. Югары тизлектә бастыру урынына офсет басма килгән. Моның ярдәмендә китаплар бастыру процессы тизләтелгән, ә сыйфаты яхшырган. Моның барысы вәгазь эшенә ничек тәэсир иткән? Уйлап кына карагыз: «Күзәтү манарасы»ның беренче чыгарылышының тиражы (1879, июль) 6 000 экземпляр булган. Бу журналда рәсемнәр булмаган һәм ул бер телдә, инглиз телендә генә бастырылган. Бүген, 136 ел үткәч, «Күзәтү манарасы»ның һәр чыгарылышы 50 000 000 артык экземплярда бастырыла. Ул төрле төсле итеп ясалган һәм бөтен җир буенча 200 артык телдә таратыла.

16. Безгә бөтен җирдә яхшы хәбәрне таратыр өчен нинди техник казанышлар ярдәм итә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

16 Аллаһы халкы соңгы 200 ел дәвамында яхшы хәбәрне таратыр өчен нинди техник казанышлар кулланган икәнен карап чыгыйк. Без поездлар, автомобильләр һәм самолетлар турында инде әйткән идек. Ләкин шулай ук велосипедлар, язу машинкалары, Брайль шрифтында язу һәм уку өчен җайланмалар, телеграф, телефон, фотоаппаратлар, аудио- һәм видео җайланмалар, радио, телевидение, кино, компьютерлар һәм Интернет кулланылган. Моның барысы безгә шәкертләрне әзерләү вазифасын үтәргә ярдәм итә. Изге Язмаларда алдан ук Йәһвә хезмәтчеләре «халыкларның сөтен эчәр» дип әйтелгән булган. Бу пәйгамбәрлек буенча Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны күп телләрдә бастырыр өчен без кешелек казанышларын, мәсәлән югары технологияләрне акыллы кулланабыз. (Ишагыя 60:16 укы *.)

17. а) Ишагыя 60:16 дагы пәйгамбәрлек ничек үтәлә? б) Ни өчен Йәһвә безгә үз хезмәттәше булырга рөхсәт итә?

17 Әйе, Аллаһы безне фатихалап тора. Әлбәттә, Йәһвә үз ниятен үзе дә үти алыр иде, ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел. Әмма безнең кайгыртучан күктәге Атабыз безгә аның хезмәттәшләре булырга һәм шулай итеп үзенә һәм якыннарыбызга яратуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә (1 Көр. 3:9; Марк 12:28—31). Әйдәгез, Патшалык турында хәбәрне вәгазьләгәндә, җирдәге иң мөһим эштә катнашыр өчен бар мөмкинлекләрне алда да кулланыйк. Без Йәһвәгә вәгазь эше белән җитәкчелек иткәне өчен һәм аны фатихалаганы өчен бик рәхмәтле!

^ 1 абз. 1931 елда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Йәһвә Шаһитләре дигән исем кабул иткән (Ишаг. 43:10).

^ 2 абз. Ишагыя 48:16—18: «„Минем яныма килегез һәм тыңлагыз. Башлангычтан ук мин яшертен сөйләмәдем. Бу хәл үтәлгәндә мин шунда булдым“. Ә хәзер Аллаһы Тәгалә Йәһвә мине һәм үзенең рухын җибәрде. Сине Йолып Алучы, Исраилнең Изге Аллаһысы — Йәһвә болай ди: „Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, Мин — сине үз файдаңа өйрәтүче, Син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы. Әгәр дә син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шулчак синең тынычлыгың — елга кебек, ә тәкъвалыгың диңгез дулкыннары кебек булыр иде“».

^ 3 абз. Данил 12:4: «Ә син, Данил, ахыр заманга кадәр бу сүзләрне сер итеп сакла һәм бу китапны мөһерләп куй. Күпләр анда-монда йөрер, һәм чын белем артыр».

^ 7 абз. Ишагыя 60:22: «Кечкенәдән — мең, иң әһәмиятсездән көчле халык барлыкка киләчәк. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтәчәкмен».

^ 12 абз. Сафуния 3:9: «Ул чакта мин халыкларның телен, аларның барысы Йәһвә исемен чакырсын өчен һәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен өчен, саф телгә алмаштырырмын».

^ 16 абз. Ишагыя 60:16: «Син халыкларның сөтен эчәрсең, Патшаларның күкрәген имәрсең. Син һичшиксез минем Йәһвә — Коткаручың икәнемне, Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысы синең Йолып алучың икәнен аңларсың».