Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без талантлар турындагы гыйбрәтле хикәядән нәрсәгә өйрәнәбез?

Без талантлар турындагы гыйбрәтле хикәядән нәрсәгә өйрәнәбез?

«Ул... берсенә биш талант, икенчесенә ике талант, ә өченчесенә бер талант калдырган» (МАТ. 25:15).

1, 2. Ни өчен Гайсә талантлар турындагы мисалны китергән?

ТАЛАНТЛАР турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйләп, Гайсә майланган мәсихчеләрнең нинди җаваплыклары бар икәнен күрсәтә. Безгә бу хикәянең мәгънәсен аңларга кирәк, чөнки ул җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләргә дә, күктә яшәргә өметләнгәннәргә дә кагыла.

2 Үз шәкертләренең «синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуының» билгесенә кагылышлы соравына җавап биреп, Гайсә талантлар турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйләгән (Мат. 24:3). Шулай итеп, бу хикәя безнең көннәрдә үтәлә һәм Гайсәнең килү чорының һәм Патша булып идарә итүенең билгесенең өлеше булып тора.

3. Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә китерелгән мисаллардан безнең өчен нинди сабаклар бар?

3 Талантлар турындагы гыйбрәтле хикәя Маттай 24:45—25:46 да китерелгән үзара бәйле булган дүрт мисалның берсе булып тора. Башка өчесе — ышанычлы һәм акыллы хезмәтче, ун гыйффәтле кыз һәм сарыклар белән кәҗәләр турындагы мисаллар — Гайсәнең килү чорының билгесенә кагылышлы сорауга шулай ук җавап булып тора. Бар дүрт мисалда да Гайсә бу соңгы көннәрдә үзенең шәкертләре нинди сыйфатлар белән аерылып торачагы турында әйткән. Хезмәтче, кызлар һәм талантлар турындагы мисаллар майланган хезмәтчеләргә кагыла. Ышанычлы хезмәтче турындагы мисалда Гайсә майланганнарның кечкенә төркеме турында сөйли. Аларга соңгы көннәр дәвамында аның өйдәгеләрен тукландыру эше ышанып тапшырылган. Ул бу төркем тугры һәм акыллы булырга тиеш икәненә басым ясый. Кызлар турындагы хикәядә Гайсә бар майланган мәсихчеләргә әзер һәм уяу булырга кирәклеген ассызыклый, чөнки алар Гайсәнең килүен белә, әмма аларга ул киләчәк көн я сәгать мәгълүм түгел. Талантлар турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйләп, Гайсә майланган мәсихчеләргә үзләренең вазифаларын үтәр өчен тырышлыклар куярга кирәк икәнен күрсәтә. Гайсә сарыклар белән кәҗәләр турындагы соңгы мисалын җирдә яшәргә өметләнгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп сөйли. Ул шуңа басым ясый: алар тугры булырга һәм Гайсәнең җирдәге майланган шәкертләренә бар нәрсәдә булышлык күрсәтергә тиеш *. Әйдәгез, хәзер талантлар турындагы мисалга игътибар итик.

ХУҖА ҮЗ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕНӘ ҮЗ МИЛКЕН ЫШАНЫП ТАПШЫРА

4, 5. Кеше, ягъни хуҗа, кемне сурәтли, һәм талант никадәр кыйммәтле булган?

4 Маттай 25:14—30 укы. Безнең басмаларыбызда күп еллар буе бу хикәядәге чит илгә киткән кеше, ягъни хуҗа — бу б. э. 33 елында күккә күтәрелгән Гайсә дип аңлатыла иде. Моңа хәтле сөйләгән хикәясендә Гайсә үзенең ни өчен чит илгә киткәнен ачкан: ул «патша хакимлеген алыр өчен» киткән (Лүк 19:12). Гайсә күккә күтәрелгәч, Патшалыкның бөтен хакимлегенә шунда ук ия булмаган *. Моның урынына ул «Аллаһының уң ягына утырган. Шул вакыттан ул дошманнарының үз аяклары астына салынуын көткән» (Евр. 10:12, 13).

5 Хикәядәге хуҗаның 8 таланты булган. Ул вакытта бу зур акча булган *. Чит илгә киткәнче, ул үз хезмәтчеләренә талантлар биргән һәм аларга үзе булмаган чакта бу акчаны сәүдә эшендә кулланырга кушкан. Бу хуҗаның акчасы кыйммәтле булган кебек, Гайсәнең дә күккә күтәрелгәнче күпкә кыйммәтлерәк нәрсәсе булган. Нәрсә турында сүз бара? Бу — аның җирдә яшәгән чакта башкарган эше.

6, 7. Талантлар нәрсәне символлаштыра?

6 Гайсә вәгазьләү һәм өйрәтү эшенә зур игътибар биргән. (Лүк 4:43 укы.) Шулай итеп ул җирне эшкәрткән дип әйтеп була, һәм бу җир киләчәктә күп җимешләр китерергә тиеш булган. Моңа хәтле ул үз шәкертләренә: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»,— дип әйткән (Яхъя 4:35—38). Ул үзенең шәкертләре булып китәчәк башка күп эчкерсез кешеләрне җыю эшен күздә тоткан. Яхшы фермер кебек, Гайсә уру өчен әзер кырны игътибарсыз калдырмас иде. Шуңа күрә терелгәч, күккә күтәрелер алдыннан, ул үз шәкертләренә мөһим эш тапшырган: «Шуңа күрә... барыгыз һәм аларны [кешеләрне] шәкертләр итеп әзерләгез» (Мат. 28:18—20). Гайсә шулай итеп аларга кыйммәтле байлыгын — мәсихче хезмәтен ышанып тапшырган (2 Көр. 4:7).

7 Нинди нәтиҗә ясап була? Үз хезмәтчеләренә шәкертләр булдыру эшен тапшырып, Гайсә аларга «үз милкен» — үз талантларын биргән (Мат. 25:14). Гади сүзләр белән әйткәндә, талантлар вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру вазифасын аңлата.

8. Һәр хезмәтчегә бирелгән талантларның саны төрле булса да, хуҗа алардан нәрсә көткән?

8 Талантлар турындагы гыйбрәтле хикәядә хуҗа бер хезмәтчесенә — биш, икенчесенә — ике һәм тагын берсенә бер талант кына биргән дип әйтелә (Мат. 25:15). Һәр хезмәтчегә бирелгән талантларның саны төрле булса да, хуҗа аларның барысыннан да талантларны куллануда тырышлыклар куячаклар дип көткән. Ул аларның хезмәттә бар сәләтләрен куллануларын теләгән (Мат. 22:37; Көл. 3:23). Беренче гасырда Илленче көн бәйрәмендә Мәсих шәкертләре талантларны сәүдә эшендә куллана башлаган. Аларның вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә куйган тырышлыклары турында без Рәсүлләр китабыннан укыйбыз (Рәс. 6:7; 12:24; 19:20) *.

СОҢГЫ КӨННӘРДӘ ТАЛАНТЛАРНЫ СӘҮДӘ ЭШЕНДӘ КУЛЛАНУ

9. а) Ике тугры хезмәтче талантлар белән нәрсә эшләгән, һәм бу нәрсәне аңлата? б) «Башка сарыкларның» роле нинди?

9 Соңгы көннәрдә, аеруча 1919 елдан башлап, Мәсихнең җирдәге майланган хезмәтчеләре хуҗаның талантларын сәүдә эшендә куллана. Беренче ике хезмәтче кебек, майланган кардәшләр моны бар тырышлыкларын куеп эшләгән. Әмма хезмәтчеләрнең кайсысы биш, ә кайсысы ике талант алган икәнлеге турында уйлыйсы юк. Бу мисалдагы ике хезмәтче дә хуҗа үзләренә биргәнне икеләтә арттырган. Шуңа күрә аларның икесе дә тырышлыклар куйган дип әйтеп була. Ә җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләрнең роле нинди? Алар да мөһим роль үтәргә тиеш! Гайсәнең сарыклар белән кәҗәләр турындагы мисалы безне шуңа өйрәтә: җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр бер хөрмәтле эшкә ия, алар Гайсәнең майланган мәсихчеләренә вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә ярдәм итә. Бу авыр соңгы көннәрдә шул ике төркем шәкертләр булдыру эшендә бергә «бер көтү» буларак ашкынып катнаша (Яхъя 10:16).

10. Гайсәнең Патша буларак идарә итүенең билгесе булып нәрсә тора?

10 Хуҗаның үз хезмәтчеләреннән милкен икеләтә арттырырлар дип көтәргә хокукы бар. Өстә әйтелгәнчә, Гайсәнең тугры шәкертләре беренче гасырда аның милкен һичшиксез күбәйткән. Ә талантлар турындагы гыйбрәтле хикәя үтәлә барган бу соңгы көннәр турында нәрсә әйтеп була? Гайсәнең тугры, тырыш хезмәтчеләре тарихта иң зур вәгазь һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнаша. Аларның тырышлыклары ярдәмендә һәр ел йөз меңләп яңа кешеләр хакыйкатькә килә. Алар Патшалык вәгазьчеләре булып китә. Ә бу Гайсәнең Патша булып идарә итүенең билгесе булып тора. Һичшиксез, аларның Хуҗасы моңа бик шат!

Мәсих үз хезмәтчеләренә кыйммәтле нәрсәне — вәгазьләү вазифасын ышанып тапшырган (10 нчы абзацны кара.)

ХУҖА ХИСАПНЫ ТАЛӘП ИТӘР ӨЧЕН КАЙЧАН КИЛӘЧӘК?

11. Ни өчен без Гайсә бөек афәт вакытында хисап таләп итәчәк дип әйтә алабыз?

11 Гайсә, үз хезмәтчеләреннән хисапны таләп итәр өчен, бөек афәт нәкъ үз ахырына якынлашканда киләчәк. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә язылган бу пәйгамбәрлегендә Гайсә үзенең килүен кат-кат кабатлый. Бөек афәт вакытында хөкем чыгару турында әйткәндә, Гайсә кешеләр «күк болытларында килүче Кеше Улын күрерләр» дип әйткән. Ул соңгы көннәрдә яшәүче үз шәкертләренә уяу булырга кирәклеге турында болай дип әйткән: «Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез... Кеше Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк» (Мат. 24:30, 42, 44). Шуңа күрә «хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисап таләп иткән» дип әйткәндә, Гайсә, күрәсең, бу дөнья төзелешенең ахырында хөкем чыгарыр өчен үзенең киләчәк вакытын күздә тоткан (Мат. 25:19) *.

12, 13. а) Хуҗа беренче ике хезмәтчегә нәрсә дип әйткән һәм ни өчен? б) Майланган мәсихчеләр кайчан мәңгегә мөһер алачак? (« Үләр алдыннан лаек дип саналганнар» дигән рамканы кара.) в) Сарыклар дип саналган кешеләр нинди әҗер алачак?

12 Хикәядәге хуҗа килгәч, шуны күрә: беренче ике хезмәтче — биш талант һәм ике талант бирелгән хезмәтчеләр — тугры калып үз талантларын икеләтә арттырган. Хуҗа шул ике хезмәтчесенә дә болай ди: «Яхшы эшләгәнсең, син — яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын» (Мат. 25:21, 23). Алайса, Хуҗа — данлыклы Гайсә — киләчәктә хөкем чыгарыр өчен килгәч, нәрсә булачак?

13 Бу ике хезмәтче күп тырышлыклар куйган майланган шәкертләрне символлаштыра. Алар, бөек афәт башланганчы, мәңгегә мөһер инде алачак (Ачыл. 7:1—3). Армагеддон башланыр алдыннан Гайсә аларга үзе вәгъдә иткән күктәге әҗерләрен бирәчәк. Җирдә яшәргә өметләнгән һәм Мәсих кардәшләренә вәгазь эшендә булышлык күрсәткән кешеләрне Гайсә сарыклар дип санаячак, һәм алар җирдә Патшалыкның идарә итүе астында яшәү хөрмәтенә ия булачак (Мат. 25:34).

ЯВЫЗ ҺӘМ ЯЛКАУ ХЕЗМӘТЧЕ

14, 15. Гайсәнең майланган мәсихчеләрнең күбесе явыз һәм ялкау булып китәчәк дип әйтәсе килгәнме? Аңлатыгыз.

14 Хикәядәге соңгы хезмәтче үз талантын сәүдә эшендә кулланыр я әйләнешкә кертер урынына, аны җиргә күмеп куйган. Бу хезмәтче начар рух күрсәткән, чөнки ул белә торып хуҗасының мәнфәгатьләренә каршы чыккан. Шуңа күрә хуҗа аны «явыз һәм ялкау» хезмәтче дип атаган. Хуҗа аннан талантны алып, ун таланты булган хезмәтчегә биргән. Аннары явыз хезмәтче «тышкы караңгылыкка чыгарып ташланган» булган. «Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак» (Мат. 25:24—30; Лүк 19:22, 23).

15 Хуҗаның өч хезмәтчесенең берсе үз талантын яшергән. Моның турында әйткәндә, Гайсә майланган хезмәтчеләренең өчтән бер өлеше явыз һәм ялкау булып китәчәк икәнен күздә тотканмы? Юк. Контекстка игътибар итик. Гайсә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче турындагы мисалда үзенең хезмәтчеләрен кыйнаган явыз хезмәтче турында сөйләгән. Гайсәнең явыз хезмәтчеләрдән торган кешеләр төркеме һичшиксез чыгачак дип әйтәсе килмәгән. Киресенчә, ул тугры хезмәтчене явыз хезмәтченең начар сыйфатларын күрсәтүдән кисәткән. Шулай ук ун гыйффәтле кыз турындагы мисалда Гайсәнең майланган хезмәтчеләренең яртысы биш акылсыз кыз кебек булачакларын күздә тотмаган. Ул үз рухи кардәшләрен, алар уяу һәм әзер булып калмаса, нәрсә булачагы турында кисәткән *. Бу контекстка игътибар итеп, мондый нәтиҗәгә килү, күрәсең, дөрес булыр: талантлар турындагы мисал хакында әйткәндә, Гайсә соңгы көннәрдә үз майланган кардәшләренең күбесе явыз һәм ялкау булыр дип әйтмәгән. Гайсә үз майланган шәкертләрен тырыш булырга, ягъни үз талантларын сәүдә эшендә кулланнырга, һәм бозык хезмәтченең карашыннан һәм эшләреннән качарга кирәк дип кисәткән (Мат. 25:16).

16. а) Без талантлар турындагы гыйбрәтле хикәядән нинди ике сабак алабыз? б) Бу мәкалә талантлар турындагы гыйбрәтле хикәяне төгәлрәк аңларга ничек ярдәм итә? (« Талантлар турындагы мисалны аңлау» дигән рамканы кара.)

16 Талантлар турындагы гыйбрәтле хикәядән без нинди ике сабак алабыз? Беренчедән, Хуҗа — Мәсих — үзенең майланган хезмәтчеләренә үзе кыйммәтле дип санаган нәрсәне ышанып тапшырган. Бу — вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше. Икенчедән, Мәсих безнең барыбыздан да вәгазь эшендә тырыш булырбыз дип көтә. Шулай эш итсәк, Хуҗа иманыбызны, уяу һәм тугры булуыбызны фатихалаячак икәнендә шикләнмәскә була (Мат. 25:21, 23, 34).

^ 3 абз. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем икәне турында «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюраның 21—22 нче битләрендәге 8—10 нче абзацларда аңлатыла. Гыйффәтле кызларның кем икәнлеге турында узган мәкаләдә әйтелгән иде. Сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе «Күзәтү манарасы», 1995 ел, 15 октябрь, 23—28 нче битләрдә һәм шулай ук бу брошюраның киләсе мәкаләсендә аңлатыла.

^ 5 абз. Гайсә көннәрендә бер талант якынча 6 000 динарга тиң булган. Гадәттә, хезмәтче көненә бер динар эшләп алган. Шуңа күрә аңа бер генә талант эшләп алыр өчен, якынча 20 ел эшләргә туры килер иде.

^ 8 абз. Рәсүлләр үлгәннән соң Шайтан мөртәтлекне тараткан. Мөртәтлек күп гасырлар буе гөрләп үскән. Ул вакыт дәвамында Мәсихнең эчкерсез шәкертләрен әзерләү эшендә әллә ни күп тырышлыклар куелмаган. Әмма «ашлык уру вакытында», ягъни соңгы көннәр вакытында, барысы үзгәрергә тиеш булган (Мат. 13:24—30, 36—43). «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюраның 9—12 нче битләрен карагыз.

^ 11 абз. «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюраның 7—8 нче битләрендәге 14—18 нче абзацларны кара.

^ 15 абз. Бу брошюраның «Сез уяу булырсызмы?» дигән мәкаләсенең 13 нче абзацын кара.