Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ СӨЙЛӘШҮ

Ни өчен Гайсәнең үлемен искә алырга кирәк?

Ни өчен Гайсәнең үлемен искә алырга кирәк?

Аста китерелгән сөйләшү — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Мәдинә исемле Йәһвә Шаһите Шәмсия исемле хатын-кыз янына килә.

«МИНЕ ИСКӘ АЛУ ӨЧЕН ШУЛАЙ ЭШЛӘГЕЗ»

Мәдинә: Исәнмесез, Шәмсия. Сезне узган атнада Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсендә күрергә бик шат булдым *. Сезгә очрашу ошадымы?

Шәмсия: Миңа ошады, ләкин, беләсезме, анда әйтелгән кайбер нәрсәләрне аңламадым. Мин кешеләрнең Раштуа бәйрәмендә — Гайсәнең тууын, ә Пасха бәйрәмендә аның терелтелүен бәйрәм иткәннәрен ишеткән идем. Әмма кемнең дә булса аның үлемен бәйрәм иткәнен бер дә ишеткәнем булмады.

Мәдинә: Әйе, Раштуаны һәм Пасханы бөтен дөньяда бәйрәм итәләр. Әмма Йәһвә Шаһитләре Гайсә үлемен искә алуны мөһим дип саный. Сезнең берничә минутыгыз булса, мин сезгә ни өчен икәнен аңлатыр идем.

Шәмсия: Әлбәттә, бераз вакытым бар.

Мәдинә: Йәһвә Шаһитләре Гайсә үлемен, ул үзе үз шәкертләренә шулай эшләргә кушканга бәйрәм итә. Гайсәнең үлеме алдыннан шул төнне нәрсә булганын карап чыгыйк. Сезнең аның үз тугры шәкертләре белән бергә махсус кичке ашта булганы турында ишеткәнегез бармы?

Шәмсия: Сез Хуҗа кичәсе турында әйтәсезме?

Мәдинә: Әйе. Аны шулай ук Хуҗабызның кичке ашы дип тә атыйлар. Бу кичке ашта Гайсә үз шәкертләренә ачык күрсәтмәләр биргән. Сез Лүк 22:19 дагы аның сүзләрен укый алмассызмы?

Шәмсия: Ярый. «Аннан соң ул икмәкне алды һәм Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аны сындырып аларга бирде дә, болай диде: „Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата. Мине искә алу өчен шулай эшләгез“».

Мәдинә: Рәхмәт. Бу шигырьнең соңгы җөмләсенә игътибар итегез: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез». Үз шәкертләренә үзен искә алырга дигән күрсәтмәне бирер алдыннан Гайсә аларга нәрсәне искә алырга тиеш булганнарын аңлаткан. Ул аның тормышы үз шәкертләре хакына биреләчәк дип әйткән булган. Гайсә бу фикерне, Маттай 20:28 дә язылганча, болай белдергән: «Кеше Улы... үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде». Кыскача әйткәндә, менә ни өчен Йәһвә Шаһитләре ел саен Гайсә үлеменең еллык бәйрәмендә җыела: алар Гайсәнең йолым корбанын искә ала. Аның үлеме бар тыңлаучан кешеләргә тормыш бирә ала.

НИ ӨЧЕН ЙОЛЫМ КОРБАНЫ КИРӘК БУЛГАН?

Шәмсия: Мин кешеләрдән Гайсә без яшәсен өчен үлгән дип ишеткән идем. Ләкин чынында, бу нәрсәне аңлата икәнен аңламый идем.

Мәдинә: Моны күпләр аңламый, Шәмсия. Гайсәнең йолым корбаны турындагы тема җиңел түгел. Әмма ул — Аллаһы Сүзендәге иң искитмәле хакыйкатьләрнең берсе. Вакытыгыз әле бармы?

Шәмсия: Тагын берничә минутым бар.

Мәдинә: Ярар. Мин яңа гына йолым корбаны турында тикшерү үткәргән идем һәм сезгә аны гади сүзләр белән аңлатырга тырышырмын.

Шәмсия: Әйдәгез.

Мәдинә: Йолым корбанын аңлар өчен, безгә башта Адәм белән Хауваның Гадән бакчасында гөнаһ кылулары нәрсәгә китергәне турында белергә кирәк. Әйдәгез, Римлыларга 6:23 не бергәләп укыйк. Укыйсызмы?

Шәмсия: Әлбәттә. «Гөнаһ өчен әҗер — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә ярдәмендә мәңгелек тормыш».

Мәдинә: Рәхмәт. Әйдәгез, шул сүзләргә анализ ясыйк. Беренчедән, шигырьнең ничек башланганына игътибар итегез: «Гөнаһ өчен әҗер — үлем». Бу Аллаһының кешелек тарихы башында биргән гади принцибы: гөнаһ өчен әҗер, ягъни җаза — үлем. Әлбәттә, башта берсе дә гөнаһлы булмаган. Адәм белән Хаува камил рәвештә яратылган булган, һәм аларның бар балалары да камил булып туарга тиеш булган. Шуңа күрә берсе дә үләргә тиеш булмаган. Адәм белән Хаува һәм аларның бар токымнары шатланып мәңге яши ала алган. Әмма, белгәнебезчә, барысы да башкача килеп чыккан, шулай бит?

Шәмсия: Әйе. Адәм белән Хаува тыелган җимешне ашаган.

Мәдинә: Дөрес. Аны ашагач, ягъни Аллаһыны тыңламаска булгач, алар гөнаһ кылган. Шулай итеп алар камил булмауларын һәм гөнаһлы булуларын сайлаган. Бу сайлау Адәм белән Хаува өчен генә түгел, ә шулай ук бар токымнары өчен дә аяныч булган.

Шәмсия: Сезнең нәрсә әйтәсегез килә?

Мәдинә: Бер мисал китерим. Сез пешерергә яратасызмы?

Шәмсия: Әйе! Яратам.

Мәдинә: Әйтик, сезнең ипи салыр өчен яңа формагыз бар, ди. Әмма аны кулланыр алдыннан ул идәнгә төшә һәм аның бер ягы яньчелә. Хәзер шул формада салынган ипиләр нинди булачак? Алар да яньчелгән булмасмы?

Шәмсия: Әйе, әлбәттә.

Мәдинә: Адәм белән Хаува да Аллаһыга буйсынмаска булган. Алар камил булуларын югалтып һәм гөнаһлы булып «яньчелгән», ягъни кимчелекле булып киткән. Һәм балаларны тудырганчы гөнаһлы булып киткәнгә, аларның бар балалары шундый ук «яньчелгән» булып туган. Барысы да гөнаһлы булып туган. Изге Язмалардагы «гөнаһ» сүзе начар эш итүгә генә түгел, ә шулай ук без мирас итеп алган халәтебезгә карый. Нәтиҗәдә, без сезнең белән начар эш кылмаган булсак та — Адәм белән Хаува гөнаһ кылганда без тумаган булсак та — алар безне, үзләренең һәм үзебезнең булачак бар токымнарыбызны камил булмауга, гөнаһка һәм ахыр чиктә үлемгә дучар иткән. Римлыларга 6:23 тә укыганча, гөнаһ өчен җәза — үлем.

Шәмсия: Бу гаделсез бит. Ни өчен бар кешеләр Адәм белән Хауваның гөнаһлары аркасында мәңге газапланырга тиеш?

Мәдинә: Сез дөрес әйтәсез. Бу гаделсез. Алай гына да түгел, бу бик җитди хәл. Аллаһы, камил хөкем карары чыгарып, Адәм белән Хаува үз гөнаһлары өчен үләргә тиеш дигән. Әмма без, аларның токымнары буларак, өметсез калмадык. Аллаһы безгә мондый авыр хәлдән котылу юлын биргән. Менә ни өчен Гайсәнең йолым корбаны кирәк булган да. Әйдәгез, яңадан Римлыларга 6:23 кә игътибар итик. «Гөнаһ өчен әҗер — үлем» дигән сүзләрдән соң шигырьдә болай диелә: «Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә ярдәмендә мәңгелек тормыш». Шулай итеп, Гайсә үлеме безгә гөнаһ белән үлемнән котылырга юл ача *.

ЙОЛЫМ — АЛЛАҺЫНЫҢ ИҢ БӨЕК БҮЛӘГЕ

Мәдинә: Сезнең игътибарыгызны бу шигырьдәге башка бер якка җәлеп итмәкче идем.

Шәмсия: Нинди якка?

Мәдинә: Карагыз, бу шигырьдә болай диелә: «Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә ярдәмендә мәңгелек тормыш». Гайсә безнең өчен газап чиккән һәм үз тормышын биреп үлгән булса, ни өчен шигырьдә йолым — «Аллаһының бүләге» дип әйтелә? Ни өчен «Гайсәнең бүләге» дип әйтелми *?

Шәмсия: Хм, белмим.

Мәдинә: Адәм белән Хауваны Аллаһы барлыкка китергән, һәм Гадән бакчасында тыңламаучанлык күрсәткәндә, алар аңа каршы гөнаһ кылган. Аның җирдәге беренче ике баласы аңа каршы фетнә күтәргәч, бу аны бик рәнҗеткәндер. Ләкин Йәһвә шунда ук бер карарга килгән *. Ул үзенең бер рухи заты җиргә килсен, камил кеше булып яшәсен һәм ахыр чиктә үз тормышын йолым корбаны итеп бирсен дип ниятләгән. Шуңа күрә йолым корбаны — Аллаһыдан бирелгән бүләк дип әйтеп була. Йолым Аллаһыдан бирелгән бүләк икәнен күрсәтүче башка бер сәбәп тә бар. Сезнең, кешеләр Гайсәне үтергәч, Аллаһының кичергән хисләре турында уйлаганыгыз бармы?

Шәмсия: Юк, минем моның турында уйланганым юк.

Мәдинә: Монда коридорыгызда уенчыклар тора. Сезнең балаларыгыз бармы?

Шәмсия: Әйе, улым һәм кызым бар.

Мәдинә: Әни буларак, уйлап карагыз: Гайсәнең күктәге Атасы — Йәһвә Аллаһы Гайсә үлгән көнне нинди хисләр кичергән? Ул күктән кешеләрнең аның үз кадерле Улын кулга алганын, аңардан мыскыллап көлгәнен һәм аны кыйнаганын карап торганда, аның нинди хисләре туган? Үз Улы агач баганага кадаклангач һәм анда әкренләп интегеп үләргә калдырылгач, Ата нәрсә хис иткән?

Шәмсия: Аның җаны бик әрнегәндер. Минем моның турында бер дә уйланганым юк иде!

Мәдинә: Әлбәттә, Аллаһының ул көнне нәрсә хис иткәнен без төгәл белмибез. Әмма без аның хисләре бар икәнен һәм без шулай ук аның моңа ни өчен юл куйганын беләбез. Бу Яхъя 3:16 да яхшы аңлатыла. Сез укып китә алмассызмы?

Шәмсия: Әйе. Монда болай диелә: «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде».

Йолым корбаны — дөньяда булган иң бөек ярату күрсәтү

Мәдинә: Рәхмәт. Бу шигырьнең башына яңадан игътибар итегезче. Монда менә нәрсә диелә: «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки». Әйе, ярату. Ярату Аллаһыны үз Улын җиргә безнең хакка үләргә җибәрергә дәртләндергән. Йолым корбаны — дөньяда булган иң бөек ярату күрсәтү. Шуның өчен Йәһвә Шаһитләре һәр ел, Гайсә үлемен искә алыр өчен, еллык бәйрәмгә җыела. Сезгә бу сорауны карап чыгу файдалы булдымы?

Шәмсия: Әйе. Вакытыгызны бүлеп бу сорауны минем белән карап чыкканыгыз өчен рәхмәт.

Изге Язмалар белән бәйле һәм үзегезне борчый торган берәр соравыгыз бармы? Йәһвә Шаһитләренең карашлары һәм тәгълиматлары турында беләсегез киләме? Алайса, киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.

^ 5 абз. Елга бер тапкыр Йәһвә Шаһитләре, йолым корбанын искә алыр өчен, Гайсә үлеме хакына үткәрелгән еллык бәйрәмгә җыела. Бу елны бу бәйрәм 3 нче апрельдә җомга көнне үтәчәк.

^ 32 абз. Бу рубриканың киләсе мәкаләсендә Гайсәнең йолым корбаны безне гөнаһтан ничек коткара һәм йолым корбаныннан файда алыр өчен нәрсә эшләргә икәне аңлатыла.

^ 36 абз. Изге Язмалар буенча, Аллаһы һәм Гайсә — ике төрле шәхес. Моның турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 4 нче бүлеген карагыз.

^ 38 абз. Яратылыш 3:15 не карагыз.