Рухи сорауларга җавап
Хөкем көне нәрсә ул?
Изге Язмалар язылган чорда Аллаһы үз халкын гаделсезлектән яклар өчен хакимнәр куйган булган (Хакимнәр 2:18). Изге Язмалар буенча, киләчәк Хөкем көне шатлыклы вакыт булачак: ул вакытта бөтен җирнең Хакиме Йәһвә кешеләрне гаделсезлектән азат итәчәк. (Мәдхия 95:12, 13; Ишагыя 26:9 укыгыз.)
Аллаһы Гайсә пәйгамбәрне тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә куйган (Рәсүлләр 10:42; 17:31). Күп кешеләр Аллаһы Тәгалә турында белем алырга өлгермичә үлгән. Хөкем көнендә Гайсә андый кешеләрне үледән терелтәчәк, һәм аларның чын Аллаһыны якынрак белергә һәм яратырга мөмкинлеге булачак. (Рәсүлләр 24:15 укыгыз.)
Ни өчен Хөкем көне бер мең ел дәвам итәчәк?
1 000 еллык Хөкем көнендә үлеләр терелтеләчәк (Ачылыш 20:4, 12). Алар Аллаһы нормалары белән танышканчы һәм аны тыңларга өйрәнгәнче, күпмедер вакыт узачак. Күпчелек кеше карашына каршы килеп, Инҗил китабы кешеләр терелгәннән соң кылачак эшләренә карап хөкем ителәчәк дип ышандыра. (Римлыларга 6:7 укыгыз.)
Инҗилдә тагын бер хөкем көне турында әйтелә. Ул көн кинәт киләчәк, ул вакытта 1 000 еллык чор әле башланмаячак. Бу көн «ахыр» дип тә атала, моның турында кереш мәкаләләрдә әйтелгән иде. Шул көнне Аллаһы бар явыз кешеләрне һәлак итәчәк (2 Петер 3:7). Шуңа күрә тормыш рәвешебездән Аллаһыны яратуыбыз күренсен. (2 Петер 3:9, 13 укыгыз.)