Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ФӘН ТОРМЫШЫГЫЗГА НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?

Фәннең мөмкинлекләре чикле

Фәннең мөмкинлекләре чикле

Соңгы елларда «яңа атеизмны» яклаучы китаплар чыга башлады. Алар үзләренә зур игътибар җәлеп итеп еш кына бәхәсләр тудыра. Дэвид Иглман исемле нейробилог моның турында менә нәрсә язган: «Андый китапларны укучыларга... галимнәр бар сорауларга җавап белә кебек тоела... Ләкин яхшы белгечләр һәрвакыт ачык карашлы булып кала, аларның эшләрендә гел көтмәгән ачышлар килеп чыга».

Сүз дә юк, гасырлар дәвамында сәләтле белгечләр дөньяның серләрен аңларга теләп гаҗәеп ачышлар ясаган. Ләкин кайберләре фәнни тикшерүләр вакытында җитди хаталар да җибәргәннәр. Мәсәлән, иң бөек галимнәрнең берсе Исаак Ньютон гравитация көченең планеталарны, йолдызларны һәм галактикаларны галәмгә ничек туплаганын тасвирлаган. Шулай ук ул компьютерда проеклаштыру, космология белән атом-төш физикасында кулланылган санау системасын уйлап чыгарган. Шулай да Ньютон алхимия, ягъни астрологиягә һәм магия формулаларына нигезләнгән «фән» белән шөгыльләнгән. Ә шул «фән» кургаш белән башка металларны алтынга әйләндерү чараларын өйрәнгән.

Ньютонга кадәр 1 500 дән артык ел элек яшәгән грек астрономы Птолемей күкне гади күз белән күзәткән. Ул планеталарның төнге күктә хәрәкәт итүен бәян иткән һәм картографиянең нигезен салган. Ләкин ул Җирне галәмнең үзәге дип күз алдына китергән. Астрофизик Карл Саган Птолемей турында: «Ул яклап килгән дөньяның геоцентрик системасына кешеләр 1 500 ел ышанып яшәгән. Бу безнең өчен яхшы искә төшерү: зур акылга ия булу җитди хаталар җибәрүдән сакламый»,— дигән.

Бүген дә белгечләр кайчак ялгыша. Алар бер вакыт галәм турында бар белемне җыя алырлармы? Һичшиксез, фән зур прогресска ирешкән һәм күп файда китерә, шулай да безгә фәннең мөмкинлекләре чикле икәнен дә истә тоту мөһим. Пол Дэвис исемле физик: «Бөтен сорауларга тулы җавап бирә торган төгәлләнгән логик формула булса да, ул алдан ук уңышсызлыкка дучар ителер иде»,— дип әйткән. Бу сүзләр бер бәхәссез хакыйкатьне кабатлый: адәм балалары тирә-юньдәге нәрсәләргә бөтенләй төшенеп бетә алмый. Шуңа күрә фәннең теләсә нәрсәне аңлата алам дигән фикеренә берсүзсез ышану дөрес булмас иде.

Шулай итеп, фән бирә алмаган белемне безгә Изге Язмалар бирә.

Изге Язмаларда табигатьтә булган могҗизалар турында: «Болар аның юлларының кырыйлары гына, аның турында пышылдау гына ишетелә!» — диелә (Әюп 26:14). Кешегә әле күп нәрсәне беләсе бар. Рәсүл Паулның якынча 2 000 ел элек язган сүзләре әле дә хак: «Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме нинди бөек! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, аның юллары төшенә алмаслык!»