Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих — Аллаһының кодрәте

Мәсих — Аллаһының кодрәте

«Мәсих — Аллаһының кодрәте» (1 КӨР. 1:24).

1. Ни өчен Паул: «Мәсих — Аллаһының кодрәте»,— дип әйтә алган?

ЙӘҺВӘ үз кодрәтен Гайсә Мәсих аша искиткеч рәвештә күрсәткән. Инҗилнең беренче дүрт китабында Мәсих кылган кайбер могҗизалар турында җентекләп язылган. Алар хакында укыганда, иманыбыз ныгый. Бәлки, Гайсә башка күп могҗизалар да кылгандыр (Мат. 9:35; Лүк 9:11). Әйе, Гайсә Аллаһының кодрәтен чагылдырган. Шуңа күрә рәсүл Паулның аның турында: «Мәсих — Аллаһының кодрәте»,— дип әйтер өчен нигезе булган (1 Көр. 1:24). Ә безнең тормышыбызга Гайсәнең могҗизалары ничек кагыла?

2. Без Гайсәнең могҗизаларыннан нәрсә белә алабыз?

2 Рәсүл Петер, Гайсә могҗизалар, ягъни «галәмәтләр» кылган, дип әйткән (Рәс. 2:22). Гайсәнең җирдә кылган кодрәтле эшләре аның Патша булып идарә иткәндә башкарачак тагы да бөегрәк эшләренең прообразы булып тора. Алар Гайсәнең яңа дөньяда бөтен җир йөзендә нинди могҗизалар кылачагын күрсәтә! Аның могҗизалары шулай ук безгә Гайсәнең һәм Атасының нинди шәхесләр булуын тирәнрәк аңларга булыша. Әйдәгез, Гайсәнең кайбер могҗизаларын карап чыгыйк һәм алар хәзерге тормышыбызга һәм киләчәгебезгә ничек тәэсир итә ала икәнен күрик.

ЮМАРТЛЫККА ӨЙРӘТҮЧЕ МОГҖИЗА

3. а) Ни өчен Гайсә үзенең беренче могҗизасын кылган? ә) Гайсә Кәнәдә үзенең юмарт булуын ничек күрсәткән?

3 Гәлиләядәге Кәнә шәһәрендә үткән туй мәҗлесендә Гайсә үзенең беренче могҗизасын кылган. Бәлки, бу мәҗлестә кунакларның саны көтелгәннән күбрәк булгандыр. Ничек кенә булмасын, шәраб беткән. Кунаклар арасында Гайсәнең әнисе Мәрьям дә булган. Һичшиксез, еллар дәвамында ул үз улы белән бәйле булган пәйгамбәрлекләр турында уйланган. Ул Гайсә «Аллаһы Тәгаләнең Улы» дип аталырга тиеш икәнен белгән (Лүк 1:30—32; 2:52). Мәрьям Гайсә могҗизалар кылу көченә ия дип ышанганмы? Без моны белмәсәк тә, безгә шул билгеле: Мәрьям белән Гайсә яңа гына өйләнешкән парны кызганган һәм аларның уңайсыз хәлдә калуларын теләмәгән. Гайсә кунакчыллык күрсәтү никадәр мөһим икәнен белгәнгә, могҗиза кылып 380 литр суны «яхшы шәрабка» әйләндергән. (Яхъя 2:3, 6—11 укы.) Гайсә бу могҗизаны кылырга тиеш булганмы? Юк. Ул кешеләр турында кайгыртканга һәм юмартлык күрсәтүдә үз Атасыннан үрнәк алганга, бу могҗизаны кылган.

4, 5. а) Гайсәнең беренче могҗизасыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? ә) Бу могҗизадан күренгәнчә, киләчәктә нәрсә булачак?

4 Гайсә могҗиза кылып, күпсанлы кунакларны җитәрлек күләмдә яхшы шәраб белән тәэмин иткән. Бу могҗизадан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Гайсәнең шундый гаҗәеп эшне теләп башкаруыннан без Гайсә һәм аның Атасы өчен кешеләрнең хисләре мөһим икәнен күрәбез. Аларның икесенә дә саранлык хас түгел. Йәһвәнең, юмартлык күрсәтеп, яңа дөньяда «бөтен халыклар өчен» барлык җир йөзендә нинди затлы мәҗлес оештырачагын күз алдына китерегез. (Ишагыя 25:6 укы *.)

5 Уйлап кына карагыз: озакламый кешеләрнең бар дөрес теләкләре һәм ихтыяҗлары канәгатьләндереләчәк. Мәсәлән, һәр кешенең туклыклы ризыгы һәм яхшы йорты булачак. Йәһвәнең җирдәге оҗмахта безне юмарт итеп яхшы нәрсәләр белән тәэмин итәчәге турында уйланганда, күңелебез шатлык хисеннән ташый.

Без үз вакытыбызны башкалар өчен бүлеп куйсак, Гайсәнең юмартлыгын үрнәк итеп тотуыбызны күрсәтербез (6 нчы абзацны кара.)

6. Гайсә үзенең могҗиза кылу көчен кемнең файдасына кулланган, һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

6 Шунысы игътибарга лаек: Шайтан Гайсәне ташларны икмәккә әйләндерергә вәсвәсәләгәндә, Мәсих үз ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен могҗиза кылу көчен кулланмаган (Мат. 4:2—4). Ул үз көчен башкаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен кулланган. Без Гайсәнең кешеләргә карата риясызлыгын ничек үрнәк итеп тота алабыз? Ул Аллаһы хезмәтчеләрен «бирергә» дәртләндергән (Лүк 6:38). Сез дә, башкаларны өегезгә төшке ашка рухи темаларга аралашыр өчен чакырып, бу искиткеч сыйфатны — юмартлыкны күрсәтә аласызмы? Сез җыелыштан соң кардәшләргә булышыр өчен үз вакытыгызны юмарт итеп бүлеп куя аласызмы? Мәсәлән, абый-кардәшнең үз нотыгына репетиция ясавын тыңлый алыр идегезме? Хезмәттә ярдәмгә мохтаҗ кардәшләргә сез ничек булыша аласыз? Башкаларга кулдан килгәнчә материаль һәм рухи яктан булышып, без Гайсәдән үрнәк алганыбызны күрсәтәбез.

«БАРЫСЫ ДА ТУЕНГАН»

7. Бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, нинди проблема калачак?

7 Ярлылык бүген дә, элек тә булган. Борынгы вакытта Йәһвә исраиллеләргә аларның җирләрендә ярлы кешеләр һәрвакыт булыр дип әйткән (Кан. 15:11). Гасырлар үткәч, Гайсә дә: «Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр»,— дигән (Мат. 26:11). Гайсәнең җирдә һәрвакыт ярлылар булачак дип әйтәсе килгәнме? Юк, бу сүзләрне әйтеп, Гайсә бу бозык дөнья төзелеше тәмамланганчы ярлы кешеләрнең булачагын күздә тоткан. Гайсәнең могҗизалары Патшалык идарәсе китерәчәк фатихаларның прообразы булып тора. Моны аңлау безне бик дәртләндерә! Ул вакытта һәркемнең мул ризыгы булачак, һәм беркем дә мохтаҗлыкта булмаячак!

8, 9. а) Ни өчен Гайсә меңнәрчә кешене ашаткан? ә) Бу могҗиза турында уйлану сездә нинди хисләр уята?

8 Мәдхия җырлаучы Йәһвә турында: «Кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең белән тукландырасың»,— дип әйткән (Мәд. 144:16). Мәсих — «Аллаһының кодрәте» — үз Атасыннан үрнәк алып, еш кына кулын ачкан һәм үз шәкертләренең ихтыяҗларын канәгатьләндергән. Ул моны үз кодрәтен күрсәтер өчен генә түгел, ә башкалар турында кайгыртканга эшләгән. Әйдәгез, Маттай 14:14—21 не карап чыгыйк. (Укы.) Гайсәнең шәкертләре аның янына ризык мәсьәләсе белән килгән. Бәлки, алар үзләре дә ачыккан булгандыр. Әмма шәкертләр үзләре турында түгел, ә Гайсәне тыңлар өчен шәһәрләрдән җәяү килгән, ачыккан һәм арыган халык турында кайгырткан (Мат. 14:13). Гайсә ничек эш иткән?

9 Гайсә биш икмәк һәм ике балык белән якынча 5 000 ир-атны, шулай ук хатын-кызларны һәм балаларны ашаткан! Гайсә гаиләләрне, шул исәптән балаларны, кызганып үзенең могҗизалар кылу көчен кулланган. Моның турында уйлану әллә безне таң калдырмыймы? Барысы да «туенганнар». Димәк, ризык җитәрлек булган. Кешеләр икмәктән авыз итеп кенә калмаган, алар туйганчы ашаган, һәм моның ярдәмендә аларның үз өйләренә хәтле ерак юлны үтәрлек көчләре булган (Лүк 9:10—17). Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйгач, барысы унике тулы кәрзин булган!

10. Тиздән ярлылык белән нәрсә булачак?

10 Бүген кешеләрнең гаделсез идарәсе аркасында йөзләрчә миллион кешенең төп ихтыяҗлары канәгатьләндерелми. Хәтта кайбер кардәшләребезнең дә җитәрлек ризыгы юк. Әмма озакламый тыңлаучан кешеләр бозыклыктан һәм ярлылыктан азат ителгән дөньяда яшәячәк. Сезнең кулыгыздан килсә, әллә сез кешеләргә алар мохтаҗ булган нәрсәләрне бирмәс идегезме? Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының моны эшләр өчен кодрәте дә, теләге дә бар, һәм ул тиздән моны эшләячәк. Әйе, котылу бик якын! (Мәдхия 71:16 укы.)

11. Ни өчен сез Мәсихнең тиздән үз көчен бөтен җир йөзендә яшәячәк кешеләр файдасына кулланачагына ышанасыз, һәм бу сезне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

11 Гайсә җирдә яшәгәндә өч ярым ел дәвамында гына чагыштырмача кечкенә территориядә хезмәт иткән (Мат. 15:24). Озакламый Гайсә, данлыклы Патша буларак, бөтен җир белән идарә итәчәк (Мәд. 71:8). Гайсәнең могҗизалары аның тиздән үз хакимлеген безнең файдабызга кулланачагын һәм моны эшләргә теләвен ачык дәлилли. Могҗизалар кыла алмасак та, без кешеләргә Аллаһы Сүзендәге хәбәрне илһамланып сөйли алабыз. Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләр безне яхшы киләчәкнең булачагына ышандыра. Без, Йәһвә Шаһитләре буларак, андый кыйммәтле белемгә ия. Без үзебезнең башкаларга искиткеч киләчәк турында сөйләргә бурычлы икәнебезне таныйбыз (Рим. 1:14, 15). Мәсихнең озакламый башкарачак эшләре турында уйлану безне Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне ашкыныбрак сөйләргә дәртләндереп торсын (Мәд. 44:1; 48:4).

ТАБИГАТЬ КӨЧЛӘРЕ ӨСТЕННӘН ХАКИМЛЕК ИТҮ

12. Ни өчен без Гайсә Җирнең бар үзенчәлекләрен яхшы белә икәненә ышана алабыз?

12 Аллаһы «һөнәрче сыйфатында» булган үзенең бердәнбер улы белән җирне һәм андагы бар нәрсәне барлыкка китергән (Гыйб. сүз. 8:22, 30, 31; Көл. 1:15—17). Шуңа күрә Гайсә Җирнең һәм андагы бөтен тереклекнең бар үзенчәлекләрен яхшы белә. Ул җир ресурсларын ничек дөрес һәм акыллы кулланырга кирәк икәнен аңлый.

Гайсә үзенең могҗизалар кылу көчен ничек кулланган? Сезне бу яктан нәрсә таң калдыра? (13, 14 нче абзацларны кара.)

13, 14. Мәсихнең табигать көчләрен үзенә буйсындыра алганын күрсәтүче мисал китерегез.

13 Җирдә яшәгәндә, Гайсә, табигать көчләрен үзенә буйсындырып, үзенең «Аллаһының кодрәте» булып торганын күрсәткән. Әйдәгез, шәкертләре көчле давылга эләккәч, Гайсәнең нәрсә эшләгәненә игътибар итик. (Марк 4:37—39 укы.)

14 Күз алдына китерегез: зур дулкыннар көймәгә бәрелеп, күбекләнә, чәчри. Давыл тавышына һәм көчле дулкыннарның көймәне бер яктан икенче якка ташлавына карамастан, Гайсә йокыдан уянмый. Ул көне буе хезмәт итеп арыганга, ял итүгә мохтаҗ. Котлары очкан шәкертләр Гайсәне уятып: «Һәлак булабыз бит!» — дип кычкыра (Мат. 8:25). Гайсә тора да җил белән диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!» — дип боера (Марк 4:39). Көчле давыл басыла, һәм гаҗәеп тынлык урнаша. Әйе, Гайсә искитәрлек көчкә ия!

15. Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы табигать көчләре белән җитәкчелек итә алганын ничек күрсәткән?

15 Йәһвә үзе Гайсәгә көчне бирә, шуңа күрә без Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының табигать көчләрен үзенә буйсындыра алуына ышана алабыз. Берничә мисал карап чыгыйк. Туфан алдыннан Йәһвә болай дигән: «Җиде көннән соң Мин җир йөзенә кырык көн һәм кырык төн буе тоташтан яңгыр яудырачакмын» (Ярат. 7:4). Ә Чыгыш 14:21 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Раббы көчле көнчыгыш җилен җибәрде». Юныс 1:4 тә: «Раббы диңгезгә көчле җил җибәрде. Шундый коточкыч давыл купты ки, корабка җимерелү куркынычы туды»,— дип әйтелә. Әйе, Йәһвә табигать көчләре белән идарә итә ала. Моны белү безне бик нык юата. Яңа дөньяда Йәһвә табигать көчләре белән һәрвакыт җитәкчелек итәчәк.

16. Ни өчен Барлыкка Китерүчебезнең һәм аның беренче Угылының табигать көчләре белән идарә итә алуын белү безне юата?

16 Барлыкка Китерүчебезнең һәм аның оста һөнәрчесенең бөек кодрәте турында уйлану безне юата. Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында бар кешеләр иминлектә яшәячәк. Коточкыч табигать афәтләре үткәндә калачак. Яңа дөньяда тайфуннар, цунамилар, вулканнар я җир тетрәүләр зыян китерер дип куркыр өчен сәбәп булмаячак. «Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә» булганга, табигать көчләре кешеләрне һәлак итмәячәк һәм зыян китермәячәк (Ачыл. 21:3, 4). Без Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында Аллаһының Гайсә аша табигать көчләре белән җитәкчелек итәчәгенә ышана алабыз.

АЛЛАҺЫДАН ҺӘМ ГАЙСӘДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

17. Без Аллаһыдан һәм Мәсихтән ничек үрнәк ала алабыз?

17 Әлбәттә, без, Йәһвә белән Гайсәдән аермалы буларак, табигать афәтләрен тыя алмыйбыз. Шулай да без күпмедер дәрәҗәдә көчкә ия. Без аны ничек куллана алабыз? Мәсәлән, без Гыйбрәтле сүзләр 3:27 дәге сүзләр буенча эш итә алабыз. (Укы.) Кардәшләребез авырлыклар кичергәндә, без аларга физик, эмоциональ һәм рухи яктан булыша алабыз (Гыйб. сүз. 17:17). Мәсәлән, без аларга табигать афәтләреннән соң ярдәм күрсәтә алабыз. Әйдәгез, йорты давыл аркасында җимерелгән бер апа-кардәшнең рәхмәт хисеннән әйткән сүзләренә игътибар итик: «Мин Йәһвә оешмасында булганыма бик шат. Миңа физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да булышлык күрсәтәләр». Кияүдә булмаган бер апа-кардәш давылның үз йортына нинди зыян китергәнен күргәч, өметсезлеккә бирелгән. Башкалар аңа ярдәм күрсәткәч, ул: «Бу гаҗәеп! Мин үз хисләремне әйтеп тә бетерә алмыйм... Рәхмәт сиңа, Йәһвә!» — дигән. Без башкаларның ихтыяҗлары турында шулай эчкерсез итеп кайгыртучы имандашларга ия булырга бик шат. Шулай ук безнең шатланыр өчен күпкә җитдирәк сәбәп бар: Йәһвә һәм Гайсә Мәсих Аллаһының халкы турында кайгыртып тора.

18. Гайсә могҗизаларны нинди мотивлардан чыгып кылган? Сезне бу яктан нәрсә гаҗәпләндерә?

18 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә үзенең «Аллаһының кодрәте» булып торганын исбатлаган. Гайсә могҗизалар кылганда, аның мотивлары нинди булган? Ул беркайчан да үз көчен башкаларны гаҗәпләндерү өчен я үзенә файда алу өчен кулланмаган. Чыннан да, Гайсә могҗизалар кылып кешеләрне яратканын күрсәткән. Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.

[Искәрмә]

^ 4 абз. Ишагыя 25:6: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә бу тауда бөтен халыклар өчен затлы ашамлыклар тулы, иң яхшы шәраб куелган, җилек тулы яхшы ризыклар, сөзелгән иң яхшы шәраб куелган мәҗлес оештырыр».