Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без әхлакый сафлыгыбызны саклый алабыз

Без әхлакый сафлыгыбызны саклый алабыз

«Кулларыгызны сафландырыгыз... йөрәкләрегезне пакьләндерегез» (ЯГЪК. 4:8).

1. Әхлакый сафлыкка бу дөньяның карашы нинди?

ӘХЛАКЫЙ сафлыкны саклау инде заманча түгел дип санала. Күп илләрдә бер җенестәге кешеләр арасындагы никахлар һәм никахта булмаган кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләр — гадәти нәрсә. Рекламаларда һәм күңел ачуларда андый тормыш рәвешен алып барырга дәртләндереп торалар (Мәд. 11:7). Әхлаксызлык шулкадәр киң таралганга, сез бәлки үзегезгә мондый сорау бирәсездер: «Бүгенге көндә саф тормыш алып барып буламы соң?» Әйе, Йәһвәнең ярдәме белән мәсихчеләр үз сафлыкларын саклый ала. (1 Тисалуникәлеләргә 4:3—5 укы.)

2, 3. а) Ни өчен бозык теләкләр белән көрәшү мөһим? ә) Бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?

2 Саф тормыш алып барыр өчен без беренче чиратта гөнаһлы теләкләрне кире кагарга тиеш. Балыкны җим кызыктырган кебек, әхлаксыз уйлар белән җенси теләкне дә шунда ук кире какмасак, безнең кызыгып китеп тозакка эләгүебез бар. Теләкләребез гөнаһ кылырга котырта ала. Алар көчәя барып, шулкадәр нык булып китә ки, аларга хәтта каршы торып булмый. Ул вакытта Йәһвәнең хезмәтчесе дә, мөмкинлек туса, үз теләге буенча эш итәр. Изге Язмаларда шулай әйтелә дә: «Теләк... гөнаһ тудыра». (Ягъкуб 1:14, 15 укы.)

3 Шуны онытмыйк: кинәт кенә туган теләк җитди гөнаһка китерә ала. Шулай да бозык теләккә йөрәгебездә тамыр җәяргә ирек бирмәсәк, без әхлаксызлык кылмаячакбыз һәм гөнаһның ачы җимешләрен татымаячакбыз. Моны белү бик юата! (Гәл. 5:16) Әйдәгез, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез, Аллаһы Сүзендәге киңәшләр һәм җитлеккән мәсихчеләрнең безгә бозык теләкләр белән көрәштә җиңәргә ничек булыша алганын карап чыгыйк.

«АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШЫГЫЗ»

4. Ни өчен Йәһвәгә якынлашу мөһим?

4 «Аллаһыга якынлашырга» теләгән кешеләргә Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Кулларыгызны сафландырыгыз... йөрәкләрегезне пакьләндерегез» (Ягък. 4:8). Йәһвә белән дуслыгыбызны кадерләсәк, без аңа тормышның һәр өлкәсендә шул исәптән уйларыбызда ярарга тырышырбыз. Без саф, яхшы һәм мактауга лаеклы нәрсәләр турында уйланып, «саф күңелле» булырга телибез (Мәд. 23:3, 4; 50:8; Флп. 4:8). Йәһвә безнең камил булмавыбызны һәм бездә начар теләкләрнең туа алуын белә. Әмма дөрес булмаган уйларыбыздан арынмыйча, аларны тукландырып торсак, бу Йәһвәне күңелсезләндерер (Ярат. 6:5, 6). Моның турында уйлану безгә уйларыбызны саф килеш сакларга тагы да тәвәккәлрәк булырга булышыр.

5, 6. Әхлаксыз теләкләр белән көрәшкәндә, дога безгә ничек булыша ала?

5 Начар уйлар белән көрәшкәндә дога кылсак, без Йәһвәгә тулысынча таянуыбызны күрсәтербез. Без Йәһвәгә дога аша якынлашканда, ул да безгә якынлаша. Ул безгә изге рухын юмарт итеп биреп, әхлаксыз уйларны кире кагарга һәм сафлыкны сакларга тәвәккәллегебезне ныгыта. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһыга йөрәгебездәге уй-фикерләр белән үзенә ярарга кайнар теләгебезне белдерик (Мәд. 18:15). Без аңардан йөрәгебездә гөнаһка алып баручы берәр начар теләк я омтылыш юк микән дип үзебезне тикшерүен басынкылык белән сорыйбызмы? (Мәд. 138:23, 24) Вәсвәсәгә юлыкканда безгә сафлыкны сакларга булышсын дип регуляр рәвештә үтенәбезме? (Мат. 6:13)

6 Алган тәрбиябез я үткәндә алып барган тормыш рәвешебез аркасында безне Йәһвә хөкем иткән нәрсәләр кызыктыра ала. Шулай да ул, без аңа тиешенчә хезмәт итә алсын өчен, безгә кирәкле үзгәрешләр ясарга булыша ала. Давыт патша моны таныган һәм, Бирсәбия белән гөнаһ кылгач, Йәһвәгә болай дип ялварган: «Мине саф күңелле ит, эчемдәге рухымны яңартып, изге ит» (Мәд. 50:12, 14). Камил булмаган тәнебез гөнаһ кылырга нык этәрергә мөмкин. Әмма Йәһвә бездә үзенә тыңлаучан булырга һәм дөрес булганны эшләргә тагы да көчлерәк теләк тудыра ала. Начар теләкләр йөрәгебездә нык тамырланган булса һәм саф уйларыбызга комачаулап торса, Йәһвә адымнарыбызны юнәлтә ала. Ул безгә аның әмерләре буенча яшәргә һәм шулай итеп уңышлы булырга булыша ала. Ул безнең өстебездән бернинди начарлык та хакимлек итмәсен өчен эш итә ала (Мәд. 118:133).

Дөрес булмаган теләк үсә башласа һәм йөрәгебездә тамыр җәйсә, безгә аны йолкып алырга кирәк (6 нчы абзацны кара.)

«СҮЗНЕ ҮТӘҮЧЕЛӘР БУЛЫГЫЗ»

7. Изге Язмалар безне гөнаһлы уйлардан ничек саклый ала?

7 Йәһвә ярдәм сорап кылган догаларыбызга үз Сүзе — Изге Язмалар аша җавап бирә ала. Аллаһы Сүзендәге зирәклек, «иң элек, саф» (Ягък. 3:17). Изге Язмаларны көн дә укып һәм анда язылганнар турында уйланып, без акылыбызны әхлаксыз уйлардан саклый алабыз (Мәд. 18:8, 12; 118:9, 11). Өстәвенә, без Изге Язмаларда гөнаһлы теләкләрнең тозагына эләкмәскә ярдәм итүче мисаллар һәм киңәшләр таба алабыз.

8, 9. а) Бер яшь кешенең әхлаксыз хатын белән зина кылуына нәрсә китергән? ә) Гыйбрәтле сүзләр китабының 7 нче бүлегендәге кисәтүче мисалны нинди очракларда кулланып була?

8 Гыйбрәтле сүзләр 5:8 дә: «Йөрер юлыңны чит-ят хатын сукмагыннан ерак тот, аның өй ишегенә якын барма»,— дип әйтелә. Бу киңәш буенча эш итмәү нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә алганы турында Гыйбрәтле сүзләр китабының 7 нче бүлегендә әйтелә. Анда без әхлаксыз хатын яши торган өйгә таба юнәлгән бер яшь кеше турында укыйбыз. Кич җитә. Урам чатында бу кешегә ачык кием кигән шул хатын якынлаша. Ул яшь кешене эләктереп ала да үбә. Хатынның ягымлы сүзләре бу кешедә каршы тора алмаслык теләк тудыра. Нәтиҗәдә алар әхлаксызлык кыла. Күрәсең, бу яшь кешенең әхлаксызлык кыласы килмәгән. Аңа тәҗрибә һәм зирәклек җитмәгән. Шулай да аңа үз адымының аяныч нәтиҗәләре белән яшәргә туры килгән. Ул үзенә нинди куркыныч янаганын аңлаган булса, теге хатыннан читтә торган булыр иде! (Гыйб. сүз. 7:6—27)

9 Бәлки, без дә кайвакыт үзебезгә зирәклек җитмәвен күрсәтеп, дөрес булмаган теләкләрне уята алган ситуацияләрдән качмыйбыздыр. Мәсәлән, төнлә әхлаксыз телетапшырулар күрсәтәләр, шуңа күрә телевизорда нәрсә бара микән дип каналларны күчереп утыру куркыныч булырга мөмкин. Я, бәлки, без бер максатсыз Интернет буйлап сәяхәт итәбез, порнография я әхлаксыз тәкъдимнәр булган сайтларга керәбез һәм чатларда аралашабыздыр. Андый очракларда без караган нәрсәләр бездә әхлаксыз теләкләр тудырып, сафлыкны сакларга тәвәккәллегебезне какшата ала.

10. Ни өчен гыйшык уены уйнау куркыныч? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Изге Язмаларда шулай ук безгә башка җенестәге кешеләр белән үзебезне ничек тотарга кирәк икәнлегенә кагылышлы киңәшләр бар. (1 Тимутигә 5:2 укы.) Бу киңәшләр безне гыйшык уены уйнаудан турыдан-туры кисәтә. Кайберәүләр, ике кеше бер-берсенә кагылмаса, романтик хисләрне белдерүче «тән теле», ишарәләр һәм күз ату бернинди дә зыян китерми дип уйлый. Ләкин гыйшык уены уйнау я аны кабул итү бозык уйлар тудырып, җитди җенси гөнаһка китерә ала. Андый очраклар элек булган икән, хәзер дә булырга мөмкин.

11. Йосыф мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Йосыф бу яктан безгә яхшы үрнәк калдырган. Хуҗасы Потифарның хатыны аны вәсвәсәләгәндә, Йосыф аның тәкъдимнәрен кире каккан. Әмма бу Потифарның хатынын туктатмаган. Ул көн саен Йосыфка үзе белән калырга тәкъдим иткән (Ярат. 39:7, 8, 10). Изге Язмаларның бер белгеченең сүзләре буенча, Потифарның хатыны асылда: «Әйдә, бераз вакытка икебез генә калыйк»,— дип әйткән булган. Шулай итеп ул Йосыф якынлык кылуга беренче адым ясар дип өметләнгән. Әмма Йосыф аның тәкъдимнәрен кабул итмәскә һәм аның белән гыйшык уены уйнамаска тәвәккәл булган. Шулай итеп ул үз йөрәгендә дөрес булмаган теләккә тамыр җәяргә юл куймаган. Потифарның хатыны Йосыфны үзе белән якынлык кылуга мәҗбүр итәргә тырышканда, Йосыф икеләнмичә эш иткән. Изге Язмаларда: «Йосыф, өске киемен хуҗабикәнең кулында калдырып, тиз генә өйдән чыгып йөгерде»,— дип әйтелә (Ярат. 39:12).

12. Үзебез караган нәрсәнең йөрәгебезгә тәэсир итә алганын без кайдан беләбез?

12 Гайсә кисәткәнчә, без караган нәрсәләр йөрәгебезгә тәэсир итеп җенси теләкләр тудыра ала. Ул: «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була»,— дип әйткән (Мат. 5:28). Давыт патша очрагында нәрсә булганын исегезгә төшерегез. Ул «түбәдән бер хатын-кызның юынганын күреп алган» (2 Иш. 11:2). Ул аңа каравын һәм аның турында уйлавын дәвам иткән. Шуның аркасында Давыт башка кешенең хатынына кызыга башлаган һәм аның белән зина кылыр өчен адымнар ясаган.

13. Ни өчен безгә «күзләребез белән килешү төзергә» кирәк, һәм бу үз эченә нәрсә ала?

13 Әхлаксыз уйларны кире кагар өчен безгә тугры Әюптән үрнәк алырга кирәк. Ул үз «күзләре белән килешү төзегән» булган (Әюп 31:1, 7, 9). Без нәрсәгә караганыбызны контроль астында тотарга һәм башка кешегә җенси теләк белән карамаска тәвәккәл булырга тиеш. Безгә шулай ук компьютерда, реклама щитында, журнал тышлыгында я башка җирдәге җенси теләк тудыручы рәсемнәрдән күзләребезне читкә борырга кирәк.

14. Безгә сафлык саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

14 Бәлки, югарыда әйтелгәнне карап чыкканда, сез дөрес булмаган теләкләр белән көрәшегездә яхшыртасы якларны абайлап алгансыздыр. Алай булса, шунда ук эш итегез. Аллаһы Сүзендәге киңәшләргә колак салырга тәвәккәл булыгыз. Алар сезгә гөнаһ кылмаска һәм сафлык сакларга булыша ала. (Ягъкуб 1:21—25 укы.)

«ҖЫЕЛЫШ ӨЛКӘННӘРЕН ЧАКЫРСЫН»

15. Дөрес булмаган теләкләр белән көрәш алып барсак, ни өчен башкалардан ярдәм эзләү мөһим?

15 Дөрес булмаган җенси теләкләр белән көрәш алып барабыз икән, безгә бу көрәштә кардәшләр дә булыша ала. Әлбәттә, андый шәхси авырлыклар турында башкалар белән сөйләшү җиңел түгел. Әмма, кыюлык җыеп, тәҗрибәле мәсихчегә проблемабыз турында сөйләсәк, бу безгә дөрес булмаган теләкләребезгә иярмәскә һәм үзебезне акламаска булышыр (Гыйб. сүз. 18:1; Евр. 3:12, 13). Рухи яктан җитлеккән мәсихче белән сөйләшү йомшак якларыбызны билгеләргә булышыр. Бу безгә Йәһвәнең мәхәббәтендә калыр өчен кирәкле үзгәрешләр ясарга ярдәм итәр.

16, 17. а) Өлкәннәр бозык теләкләр белән көрәшүче кардәшләргә ничек булыша ала? Мисал китерегез. ә) Ни өчен порнография караучыларга шунда ук ярдәм эзләү мөһим?

16 Иң яхшы ярдәмне безгә мәсихче өлкәннәр күрсәтә ала. (Ягъкуб 5:13—15 укы.) Бразилиядә яшәүче бер яшь кеше дөрес булмаган теләкләре белән күп еллар көрәшкән. Ул болай дип сөйли: «Мин үз уйларым белән Йәһвәне рәнҗеткәнемне белә идем, әмма хисләрем турында башкаларга сөйләү оят иде». Бәхеткә каршы, аның җыелышындагы бер игътибарлы өлкән бу яшь кешене өлкәннәрнең ярдәмен кабул итәргә дәртләндергән. Бу яшь кеше болай ди: «Мин өлкәннәрнең үземә карата шулкадәр игелекле булуларына гаҗәпләндем. Мин үземне андый кызгануга һәм аңлауга лаек түгел дип саный идем. Авырлыкларым турында сөйләгәндә, алар мине игътибар белән тыңлады. Өлкәннәр, Изге Язмаларны кулланып, мине Йәһвәнең яратуына ышандырды һәм минем белән дога кылды. Моның ярдәмендә миңа аларның Изге Язмалардан бирелгән киңәшен кабул итү җиңелрәк булды». Еллар узу белән ул рухи уңышларга ирешкән. «Мин шуны аңладым: үз көчебез белән генә авырлыкларыбыз белән көрәшер урынына башкалардан ярдәм эзләү күпкә яхшырак»,— дип әйтә ул.

17 Әгәр әхлаксыз теләкләр порнография карау кебек пычрак гадәт аркасында туа икән, ярдәм эзләү аеруча мөһим. Ярдәм сорамыйча озакка сузу бозык теләкләрнең үсә барып гөнаһка китерү ихтималын арттыра, ә бу үз чиратында башкаларга зыян китерәчәк һәм Йәһвә исеменә тап төшерәчәк. Йәһвә хуплавын алу һәм мәсихче җыелышта калу теләге Аллаһының күп кенә хезмәтчесен үзләренә ярату белән күрсәтелгән ярдәмне кабул итәргә дәртләндергән (Ягък. 1:15; Мәд. 140:5; Евр. 12:5, 6).

САФЛЫКНЫ САКЛАРГА ТӘВӘККӘЛ БУЛЫГЫЗ!

18. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре, гөнаһка батып барган Шайтан дөньясында яшәп тә, үз уй-фикерләрен саф килеш саклар өчен һәм югары әхлакый нормалар буенча яшәр өчен бар тырышлыкларын куя. Йәһвәне бу һичшиксез сөендерә! Әйдәгез, һәммәбез дә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребезне сакларга һәм аның үз Сүзе белән мәсихче җыелыш аша биргән җитәкчелеген кабул итәргә тәвәккәл булыйк. Сафлыкны саклап яшәсәк, без инде хәзер канәгатьлек һәм тынычлык хисе кичерәчәкбез (Мәд. 118:5, 6). Киләчәктә, Шайтан юк ителгәч, без аның бозык йогынтысыннан азат булган дөньяда мәңге яшәү хөрмәтенә ия булачакбыз.