Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Мәсихчеләр Гайсә Мәсихкә дога кылырга тиешме?

Юк. Гайсә үзе безне Йәһвәгә дога кылырга өйрәткән. Ул Атасына дога кылып, безгә үрнәк калдырган (Мат. 6:6—9; Яхъя 11:41; 16:23). Аның шәкертләре Гайсәгә түгел, ә Аллаһыга дога кылган (Рәс. 4:24, 30; Көл. 1:3) (bp154-ТАТ, 14 нче бит).

Гайсә үлемен искә алуга әзерләнер өчен без ел саен нәрсә эшли алабыз?

Мәсәлән, без бу вакыйгага кагылышлы Изге Язмалардагы өзекләрне махсус график буенча укый алабыз. Без шулай ук Кичәгә хәтле һәм аннан соң хезмәтебезне киңәйтер өчен тырышлыклар куябыз. Без Аллаһы биргән өмет турында уйланып дога кыла алабыз (bw554-ТАТ, 14—16 нчы битләр).

Ике мисырлы тоткын Йосыфка үзләренең серле төшләрен сөйләгәч, аларның хәле ничек үзгәргән?

Йосыф фиргавеннең шәрабчысына ул элекке урынына кайтарылачак дип әйткән. Ә икмәкченең төшен болай дип аңлаткан: фиргавен аны үтереп агачка асып куячак. Аларның икесе белән дә нәкъ Йосыф әйткәнчә булган (Ярат. 40:1—22) (bp155-ТАТ, 12—14 нче битләр).

Япониядәге кардәшләр нинди бүләк алырга шат булган?

Алар Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н алган. Бу басманы вәгазьдә тараталар, һәм Изге Язмалар белән таныш булмаган күп кенә кеше аны кабул итә (bw555-ТАТ, 3 нче бит).

Беренче гасырда яхшы хәбәрнең таралуына нәрсә ярдәм иткән?

Рим тынычлыгы (Pax Romanа) дигән чорда сугышлар азрак булган. Беренче мәсихчеләр яхшы юллар буенча сәяхәт итә алган. Грек теленең киң таралган булуы вәгазь эшен җиңеләйткән. Һәм хәтта бөтен империягә таралган яһүдләргә дә вәгазьләп булган. Шәкертләр Рим кануннары ярдәмендә яхшы хәбәрне яклый алган (bw555-ТАТ, 20—23 нче битләр).

Ни өчен чын мәсихчеләр Пасханы бәйрәм итми?

Гайсә үз шәкертләренә аның терелүен түгел, ә үлемен искә алырга кушкан (Лүк 22:19, 20) (bp156-ТАТ, 8 нче бит).

Ни өчен соңгы елларда басмаларыбызда Изге Язмалардагы прообразлар һәм аларның үтәлеше турында сирәгрәк әйтелә башлады?

Изге Язмаларда кайберәүләр турында алар бөегрәк берәр нәрсәнең прообразы булып тора дип әйтелә. Бер мисалны Гәләтиялеләргә 4:21—31 дә табып була. Әмма Изге Язмаларда искә алынган һәр кеше я өзек ниндидер мәгънәгә ия дип уйлау дөрес булмас иде. Шулай да без алар турында укып үзебез өчен сабаклар ала алабыз (Рим. 15:4) (bw556-ТАТ, 17, 18 нче битләр).

Ни өчен Мисырдагы борынгы чүплектә табылган папирус фрагменты безнең өчен кызыклы?

Үткән гасырда табылган бер папирус фрагменты Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең өлешләрен үз эченә алган. Ул, күрәсең, рәсүл Яхъя үлгәннән соң берничә дистә ел узгач кына язылган булган. Аның эчтәлеге без бүген кулланган Изге Язмалар текстының төгәл булуын раслый (bp157-ТАТ, 10, 11 нче битләр).

Ни өчен тәүбә итмәгән кешене җыелыштан чыгаруны яратуга нигезләнгән чара дип атап була?

Җыелыштан чыгару файда китерә ала. Изге Язмаларда бу чараның җитдилеге ассызыклана (1 Көр. 5:11—13). Бу чара Аллаһы исемен данлый, саф мәсихче җыелышны яклый һәм гөнаһ кылучыга акылына килергә булыша ала (bw557-ТАТ, 29, 30 нчы битләр).