Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | БОРЧЫЛУ. АНЫ ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ

Борчу тулы дөнья

Борчу тулы дөнья

«Бер көнне мин ризык сатып алырга чыктым, әмма печеньедән башка бернәрсә дә таба алмадым. Бусы да чиктән тыш кыйбат иде! Киләсе көнне кибетләр бөтенләй бушады» (Пол, Зимбабве).

«Ирем мине утыртты да: „Мин китәм“,— дип әйтте. Аның хыянәтен ничек кичерергә? Балаларым белән нәрсә булыр?» (Джанет, АКШ).

«Сирена улый башлаганда, мин бомбоубежищега кача идем һәм бомба шартлау тавышының тынганын идәндә ятып көтә идем. Берничә сәгать узгач та, кулларым һаман да калтырый иде» (Алена, Израиль).

Без борчулы вакытта — «аеруча авыр вакытларда» яшибез (2 Тимутигә 3:1). Күп кенә кешеләр экономик авырлыклар, никахтагы проблемалар, сугышлар, үлемгә китерә торган чирләр, табигать афәтләре һәм бәхетсезлекләр аркасында җан тынычлыгын югалта. Боларның барысына да «Әгәр дә минем тәнемдәге шеш рак булып чыкса?» яисә «Оныкларым нинди шартларда яшәр?» кебек борчылулар өстәлә.

Һәрбер борчылу зыянлы дип әйтеп булмый. Кешеләргә имтихан бирү, чыгыш ясау һәм эшкә урнашу алдыннан борчылу табигый. Алай гына да түгел, табигый курку хисе безне коткара ала. Ләкин даими яки чиктән тыш борчылу артык зыянлы. Күптән түгел генә 68 000 кеше бер тикшерүдә катнашкан. Бу тикшерү буенча, әз генә борчылсаң да, иртә үлү куркынычы арта. Моны Гайсә пәйгамбәрнең: «Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?» — дигән сүзләре исбатлый. Чыннан да, борчылулар беркемнең дә гомерен озайтмаган. Шуңа күрә Гайсә: «Борчылмагыз, җитәр»,— дип киңәш иткән (Маттай 6:25, 27). Аның киңәше буенча ничек эш итәргә?

Моның өчен өч адым ясау — зирәклек белән эш итү, Аллаһыга иман үстерү һәм киләчәккә нык өмет белән карау мөһим. Әгәр дә безнең хәзер авырлыклар юк икән, бу алар киләчәктә тә булмас дигән сүз түгел әле. Югарыдагы өч адымны ясап, Пол, Джанет һәм Алена борчылуны баса алганнар. Әйдәгез, аларның мисалларын карап чыгыйк.