Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Явызлыкның чыганагы

Кем Гайсәне начарлык кылырга котыртырга тырышкан? (Маттай 4:8—10)

Күп кешенең намуслы, игелекле буласы һәм үзара тыныч-тату яшисе килә. Алай булса, ни өчен без шулкадәр еш җинаятьчелек, җәбер-золым белән гаделсезлекне күрәбез? Без гел куркыныч хәбәрләр ишетеп торабыз. Бәлки, берәрсе кешеләрне явызлык кылырга котыртып торадыр? (1 Яхъя 5:19 укыгыз.)

Әллә Аллаһы кеше күңеленә начарлык кылу теләген салганмы? Һич тә юк. Йәһвә Аллаһы кешене үзенә охшатып яраткан һәм аның күңеленә үз яратуыннан үрнәк алу теләген салган (Яратылыш 1:27; Әюп 34:10). Әмма шул ук вакыт Аллаһы кешене ихтыяр иреге белән дә бүләкләгән. Беренче кешеләр явызлык кылу юлын сайлаган: алар Аллаһы үрнәгеннән ваз кичкән һәм камиллеген югалткан. Гөнаһ кылу теләген без алардан мирас итеп алдык. (Канун 32:4, 5 укыгыз.)

Без һәрвакыт гөнаһка тартылырбызмы?

Аллаһы безнең начар теләкләребезгә каршы көрәшүебезне тели (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Шуңа күрә ул безне начарлык кылудан ничек сакланырга һәм чын бәхетне ничек табарга икәненә өйрәтә. Шулай да без әлегә Аллаһы яратуыннан камил рәвештә үрнәк ала алмыйбыз. (Зәбур 31:8 укыгыз.)

Аллаһы дөньядагы явызлыкны мәңге түзеп тормас. Ул явызлыкка юл куеп, аның ачы җимешләрен ачык иткән (2 Петер 3:7—9). Ләкин тиз арада җирне бәхетле, Аллаһыга буйсынучы кешеләр тутырачак. (Зәбур 36:9—11 укыгыз.)