Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи оҗмахны матурларга тырышыгыз

Рухи оҗмахны матурларга тырышыгыз

«Мин аяк табаннарым торган урынны данлармын» (ИШАГ. 60:13).

ҖЫРЛАР: 28, 136

1, 2. «Аяк асты» дигән төшенчә Еврей Язмаларында нинди мәгънәләрдә кулланыла?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ болай дигән: «Күкләр — минем тәхетем, ә җир — минем аяк астым» (Ишаг. 66:1). Үз «аяк асты» турында ул шулай ук: «Мин аяк табаннарым торган урынны данлармын»,— дип әйткән (Ишаг. 60:13). Йәһвә моны ничек эшли? Һәм безнең өчен, Аллаһының «аяк астында» яшәүчеләр өчен, бу нинди мәгънәгә ия?

2 «Аяк асты» дигән төшенчә җирне аңлата. Өстәвенә, Еврей Язмаларында ул символик мәгънәдә исраиллеләр кулланган борынгы гыйбадәтханәне сурәтләр өчен дә кулланылган (1 Елъ. 28:2; Мәд. 131:7). Җирдә урнашкан гыйбадәтханә чын гыйбадәт кылуның үзәге булып торган. Шуңа күрә Йәһвә күзендә ул чынлап та матур булган. Гыйбадәтханә Йәһвәне җирдә данлар өчен кулланылган.

3. Аллаһының бөек рухи гыйбадәтханәсе нәрсә ул, һәм ул кайчан барлыкка килгән?

3 Бүген чын гыйбадәт кылуның үзәге булып җирдәге берәр гыйбадәтханә түгел, ә рухи гыйбадәтханә тора. Бу гыйбадәтханә Йәһвәне теләсә кайсы бинага караганда яхшырак данлый. Аның ярдәмендә кешеләр Гайсә Мәсихнең руханилык хезмәте һәм корбаны аша Аллаһы белән тыныч мөнәсәбәтләргә ия була ала. Рухи гыйбадәтханә б. э. 29 елында, Гайсә суга чумдырылу үткәч барлыкка килгән. Ул вакытта Гайсә Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсендә Иң Баш Рухани булып майланган булган (Евр. 9:11, 12).

4, 5. а) 98 нче Мәдхия буенча, чын гыйбадәт кылучыларның нинди эчкерсез теләге бар? ә) Без үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш?

4 Без рухи гыйбадәтханә өчен рәхмәтләребезне Йәһвәне данлап белдерәбез. Без Йәһвәнең исемен башкаларга билгеле итәбез һәм аны шәфкать күрсәтеп биргән бүләге — йолым корбаны өчен мактыйбыз. Бүген сигез миллионнан артык чын мәсихче Йәһвәне ашкынып данлый. Бу безне бик шатландыра! Кайбер дини кешеләр, җирдән күккә күтәрелгәч, Аллаһыны данларлар, дип ялгыш фикер йөртә. Әмма һәр Йәһвә Шаһите аны монда, җирдә, һәм хәзер данларга кирәк икәнен таный.

5 Шуңа күрә без Мәдхия 98:1—3, 5—7 дә искә алынган Йәһвәнең тугры хезмәтчеләреннән үрнәк алабыз. (Укы.) Бу Мәдхиядән күренгәнчә, Муса, Һарун һәм Ишмуил бар тырышлыкларын куеп Йәһвәгә гыйбадәт кылган. Майланган мәсихчеләрнең калдыгы бүген, Гайсә белән руханилар булып хезмәт итәр өчен күккә күтәрелгәнче, рухи гыйбадәтханәнең җирдәге ишегалдында тугры хезмәт итә. Миллионлаган «башка сарыклар» аларга тугрылык белән булыша (Яхъя 10:16). Өметләре төрле булса да, бу ике төркем бергәләп Йәһвәгә монда, аның аяк астында гыйбадәт кыла. Әмма һәркем үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Мин Йәһвәгә саф гыйбадәт кылуда кулдан килгәннең барысын да эшлимме?»

РУХИ ГЫЙБАДӘТХАНӘДӘ АЛЛАҺЫГА КЕМ ХЕЗМӘТ ИТӘ?

6, 7. Беренче мәсихчеләр арасында нинди проблема туган, һәм 1914—1919 елларда нәрсә булган?

6 Мәсихче җыелыш барлыкка килгәннән соң йөз ел да үтмәстән, пәйгамбәрлек ителгән мөртәтлек тарала башлаган (Рәс. 20:28—30; 2 Тис. 2:3, 4). Шул вакыттан башлап Аллаһының рухи гыйбадәтханәсендә кем чын хезмәтче, ә кем юк икәнен билгеләү авырайганнан-авырая барган. Гасырлар үткәч кенә, Йәһвә тәхеткә яңа утырган Патша Гайсә Мәсих ярдәмендә үзенең чын гыйбадәт кылучылары кем икәнен ачыклаган.

7 1919 елга Йәһвә хуплаган һәм аның рухи гыйбадәтханәсендә хезмәт иткән кешеләрне инде җиңел генә билгеләп булган. Хезмәтләре Аллаһыга тагы да яраклырак булсын өчен, алар рухи яктан чистартылган булган (Ишаг. 4:2, 3; Мал. 3:1—4). Рәсүл Паул берничә гасыр алдан күргән күренеш өлешчә үтәлә башлаган.

8, 9. Паул күренештә күргән «оҗмах» нинди өч якны үз эченә ала?

8 Паулның күренеше 2 Көринтлеләргә 12:1—4 тә язылган. (Укы.) Паул күргән илаһи күренеш ачылыш дип аталган. Йәһвә Паулга бу күренештә аның көннәрендә булган нәрсәләрне түгел, ә киләчәктә булачак нәрсәләрне күрсәткән. Паул «өченче күккә алынгач», нинди «оҗмах» күргән? Бу күренешнең физик, рухи һәм күктәге үтәлеше бар. Ул киләчәктә булачак физик, җирдәге оҗмахка кагыла ала (Лүк 23:43). Ул шулай ук яңа дөньяда кешеләр татыячак тулы мәгънәдәге рухи оҗмахка да кагыла ала. Өстәвенә, бу күренеш күктәге «Аллаһы оҗмахында» булачак фатихалы шартларны, ягъни күктә Аллаһы янында булу хөрмәтен аңлата ала (Ачыл. 2:7). Киләчәктә физик, рухи һәм күктәге оҗмах бер үк вакытта булачак.

9 Әмма ни өчен Паул үзе турында «сөйләп бирә алмаслык, әйтергә рөхсәт ителмәгән сүзләр ишеттем» дигән? Ул вакытта Паул бу күренештә күргән гаҗәеп нәрсәләрен җентекләп аңлата алмаган, чөнки моның өчен вакыт әле җитмәгән булган. Ләкин безнең бүген Аллаһы халкы кичерә торган фатихалар турында сөйләргә хакыбыз, ягъни рөхсәтебез бар!

10. Ни өчен «рухи оҗмах» һәм «рухи гыйбадәтханә» турында алар бер үк нәрсә дип әйтеп булмый?

10 «Рухи оҗмах» дигән сүзтезмә теократик телебезнең өлеше булып китте. Ул искиткеч рухи байлыгыбызны һәм рухи шартларыбызны сурәтли. Бу безгә Аллаһы һәм кардәшләребез белән тату мөнәсәбәтләргә шатлану мөмкинлеген бирә. Әмма «рухи оҗмах» һәм «рухи гыйбадәтханә» дигән сүзтезмәләр бер үк нәрсәне аңлата дигән нәтиҗә ясау дөрес булмас иде. Рухи гыйбадәтханә — Аллаһы оештырган саф гыйбадәт кылу төзелеше. Ә рухи оҗмах Аллаһы хуплаган һәм аңа бүген рухи гыйбадәтханәдә хезмәт иткән кешеләрне ап-ачык билгеләргә булыша (Мал. 3:18).

11. Безнең рухи оҗмах белән бәйле нинди эштә катнашу хөрмәтебез бар?

11 1919 елдан алып Йәһвә камил булмаган кешеләргә җирдә рухи оҗмахны эшкәртүдә, ныгытуда һәм киңәйтүдә үзе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген биргән. Бу безне шулхәтле дәртләндерә! Сез дә бу гаҗәеп эшкә үз өлешегезне кертәсез. Сез моны таныйсызмы? Бу сезне алга таба да Йәһвә белән хезмәттәшлек итеп аның «аяк табаннары торган урынны» данларга дәртләндерәме?

ЙӘҺВӘ ОЕШМАСЫ ТАГЫ ДА МАТУРРАК БУЛЫП КИТӘ

12. Без Ишагыя 60:17 дәге сүзләрнең үтәлә баруын кайдан беләбез? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

12 Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше белән бәйле гаҗәеп үзгәрешләр турында Ишагыя 60:17 дә алдан әйтелгән булган. (Укы *.) Яшьләр я хакыйкатькә күптән түгел генә килгән кардәшләр бу үзгәрешләр турында укып кына я башкалардан ишетеп кенә белгән. Әмма кайбер абый һәм апа-кардәшләр андый үзгәрешләрне үз күзләре белән күрү хөрмәтенә ия булган! Шуңа күрә алар шуңа ышана: Йәһвә үз оешмасын тәхеткә утырган үз Патшасы аша җитәкли һәм юнәлтә! Аларның ышанычы нык нигездә тора. Безнең барыбызның да андый ышанычыбыз бар. Андый кардәшләр сөйләгәнне тыңлау иманыбызны ныгытыр һәм Йәһвәгә күбрәк таянырга булышыр.

13. Мәдхия 47:13—15 буенча, без нәрсә эшләргә тиеш?

13 Кемдер хакыйкатькә инде күптән, ә кемдер күптән түгел генә килгән. Ничек кенә булмасын, без башкаларга Йәһвә оешмасы турында сөйләргә тиеш. Бу явыз, бозык һәм мәхәббәтсез дөньяда рухи оҗмахның булуы — чыннан да могҗиза! Без Йәһвә оешмасы, ягъни «Сион» турындагы, шулай ук рухи оҗмах турындагы гаҗәеп хакыйкатьне «киләсе буынга» шатлык белән сөйләргә тиеш. (Мәдхия 47:13—15 укы.)

14, 15. 1970 елларда оешмада нинди үзгәрешләр ясалган булган, һәм бу нинди файда китергән?

14 Еллар дәвамында олы яшьтәге кардәшләребез оешмада булган кайбер үзгәрешләрне үз күзләре белән күргән. Андый үзгәрешләр Йәһвә оешмасының җирдәге өлешен тагы да матурлаган. Бу кардәшләр җыелыш хезмәтчесенең — өлкәннәр советы белән, ә филиал хезмәтчесенең Филиал комитеты белән алмаштырылуын күргән. Алар шулай ук җитәкчелекнең Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы тарафыннан түгел, ә Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең президенты тарафыннан бирелгәнен хәтерли. Андый җаваплы абый-кардәшләргә башка тугры кардәшләр ярдәм иткән булса да, җыелышларда, филиалларда һәм Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә карарларны бер генә кеше кабул иткән. Әмма 1970 елларда үзгәрешләр ясалган, һәм җаваплылык инде бер кешегә генә түгел, ә өлкәннәр төркеменә йөкләнгән булган.

15 Бу үзгәрешләр файда китергәнме? Һичшиксез китергән. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки андый үзгәрешләр Изге Язмаларда язылганны тирәнрәк аңлауга нигезләнеп ясалган булган. Хәзер бар карарларны бер кеше генә түгел, ә өлкәннәр төркеме кабул итә. Йәһвә «бүләк итеп» биргән бар бу өлкәннәр үзләренең яхшы сыйфатлары һәм сәләтләре белән оешмага файда китерә (Эфес. 4:8; Гыйб. сүз. 24:6).

Йәһвә төрле җирләрдә яшәүче кешеләргә алар бик мохтаҗ булган җитәкчелекне бирә (16, 17 нче абзацларны кара.)

16, 17. Соңгы вакытта ясалган үзгәрешләрнең кайсысы сезгә аеруча нык тәэсир итте һәм ни өчен?

16 Күптән түгел генә ясалган үзгәрешләр турында, мәсәлән, басмаларыбызның тышлыгы, аларның эчтәлеге һәм аларны тарату ысуллары турында уйланыгыз. Үзләренә җәлеп итүче басмаларыбызда заманча проблемаларны ничек чишеп була икәнлеге турында әйтелә. Аларны вәгазьдә тарату зур шатлык китерә! Хакыйкатьне таратыр өчен соңгы технологияләрне, мәсәлән, рәсми сайтыбызны кулланганда, без кайгыртучан Аллаһыбыз Йәһвәдән үрнәк алуыбызны күрсәтәбез. Ә ул төрле җирләрдә яшәүче кешеләргә алар бик нык мохтаҗ булган җитәкчелекне бирергә тели.

17 Хәзер без гаилә белән гыйбадәт кылу һәм шәхси өйрәнү өчен кич бүлеп куя алабыз. Без бу үзгәреш өчен бик рәхмәтле. Шулай ук без региональ һәм район конгресслары белән бәйле үзгәрешләрне дә кадерлибез. Без аларның программасы елдан-ел яхшыра баруын күрәбез! Һичшиксез, без күптөрле теократик мәктәпләр аша бирелгән өйрәтү өчен дә рәхмәтле. Бар бу үзгәрешләрдә Йәһвәнең кулы ап-ачык күренә. Аның оешмасы һәм без яшәгән рухи оҗмах көннән-көн матурая бара!

РУХИ ОҖМАХНЫҢ МАТУРЛЫГЫНА ҮЗ ӨЛЕШЕГЕЗНЕ КЕРТЕГЕЗ

18, 19. Без рухи оҗмахны ничек матурлый алабыз?

18 Йәһвә безгә рухи оҗмахның матурлыгына үз өлешебезне кертү мөмкинлеген биргән. Бу безнең өчен зур хөрмәт. Без моны Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм яңа шәкертләр әзерләп башкарабыз. Төрле кешеләргә мәсихче багышлануга адымнар ясарга булышкан саен, без рухи оҗмахның чикләрен киңәйтәбез (Ишаг. 26:15; 54:2).

19 Өстәвенә, без рухи оҗмахны мәсихче сыйфатларыбызны камилләштереп тә матурлыйбыз. Моның ярдәмендә рухи оҗмахка тагы да күбрәк кешеләр килә ала. Гадәттә, кешеләр башта Изге Язмаларны яхшы белүебезгә түгел, ә безнең сафлыгыбызга һәм арабыздагы дуслык мөнәсәбәтләренә игътибар итә. Бу аларны оешмага, ә аннары Аллаһы белән Мәсихкә җәлеп итә.

Сез рухи оҗмахның чикләрен киңәйтүдә катнаша аласыз (18, 19 нчы абзацларны кара.)

20. Гыйбрәтле сүзләр 14:35 тә язылган сүзләр безне нәрсә эшләргә этәрә?

20 Йәһвә белән Гайсә бүгенге матур рухи оҗмахыбызны күреп бик сөенәдер! Әмма рухи оҗмахны матурлаганда кичергән шатлыгыбыз — киләчәктә җирне физик оҗмахка әйләндергәндә кичерәчәк шатлыгыбызның чагылышы гына. Әйдәгез, Гыйбрәтле сүзләр 14:35 тә язылганны исебездә тотыйк. Анда: «Патша үзенең мәрхәмәтен акыллы колларына күрсәтә»,— дип әйтелә. Рухи оҗмахның матурлыгына үз өлешебезне кертүдә тырышлыклар куеп, һәрвакыт акыллы эш итик!

^ 12 абз. Ишагыя 60:17: «Бакыр урынына мин алтын китерермен, тимер урынына — көмеш, агач урынына — бакыр һәм ташлар урынына тимер китерермен. Күзәтчең итеп — тынычлыкны, йөкләмә бирүчең итеп тәкъвалыкны билгеләрмен».