Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Авыр көннәрдә» Йәһвәгә хезмәт итү

«Авыр көннәрдә» Йәһвәгә хезмәт итү

«СӘЛАМӘТЛЕГЕМ көннән-көн начарая»,— дип әйтә 70 яшьтән узган Эрнст *. Сезгә андый хисләр танышмы? Сез инде олы яшьтә икән һәм сәламәтлек белән көчегезнең кими барганын сизәсез икән, Вәгазьче китабының 12 нче бүлегендә язылган сүзләр белән килешерсез. 1 нче шигырьдә картлык «авыр көннәр» дип атала. Шулай да тормышыгыз һәрвакыт газаплар белән тулы булачак дип әйтеп булмый. Сез Йәһвәгә хезмәт итеп шатлыклы һәм мәгънәле тормыш алып бара аласыз.

НЫК ИМАНЛЫ БУЛЫГЫЗ

Кадерле олы яшьтәге абый һәм апа-кардәшләр, авырлыкларыгыз булса да, шуны истә тотыгыз: борынгы заманнарда да Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләре охшаш авырлыкларга дучар булган. Мәсәлән, Исхак, Ягъкуб һәм Ахиянең күзләре күрми башлаган (Ярат. 27:1; 48:10; 1 Пат. 14:4). Давыт патша картайгач, «җылына алмаган» (1 Пат. 1:1). Бай Барзилай тәм сизми һәм җырчыларның җырлаганнарын ишетми башлаган (2 Иш. 19:32—35). Ибраһим һәм Нагомия үз тормыш иптәшләрен югалткан (Ярат. 23:1, 2; Рут 1:3, 12).

Аларның һәрберсенә Йәһвәгә тугры булып калырга һәм шатлыкларын югалтмаска нәрсә ярдәм иткән? Ибраһим олы яшьтә булганда, Аллаһының вәгъдәсенә ышанганга күрә, «икеләнеп тормаган» (Рим. 4:19, 20). Безгә дә нык иман кирәк. Андый иманга яшебез, сәләтләребез я шартларыбыз тәэсир итә алмый. Мәсәлән, ыруг башлыгы Ягъкуб көчсез, сукыр һәм урын өстендә яткан булса да, Аллаһының вәгъдәләренә нык ышанган (Ярат. 48:1—4, 10; Евр. 11:21). 93 яшьлек И́нес мускул атрофиясе авыруыннан интегә. Моңа карамастан, ул болай ди: «Йәһвә мине көн саен мул итеп фатихалый. Мин һәр көн оҗмах турында уйланам, һәм бу миңа өмет бирә». Нинди уңай караш!

Без иманыбызны дога кылып, Аллаһы Сүзен өйрәнеп һәм мәсихче очрашуларга йөреп ныгытабыз. Олы яшьтәге Даниял пәйгамбәр көненә өч тапкыр дога кылган һәм Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә өйрәнгән (Дан. 6:10; 9:2). Тол булып калган олы яшьтәге Ханна «гыйбадәтханәдә... изге хезмәт итүен беркайчан да калдырмаган» (Лүк 2:36, 37). Очрашуларга йөрер өчен һәм анда катнашыр өчен кулдан килгәнне эшләгәндә, сез үзегез дә көч аласыз, башкаларны да дәртләндерәсез. Өстәвенә, күп эш башкара алмасагыз да, кылган догаларыгыз Йәһвәгә шатлык китерә (Гыйб. сүз. 15:8).

Бер-берегезне дәртләндерегез

Сез, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре буларак, яхшы күрергә, укырга һәм җыелыш очрашуларына йөрергә телисез. Әмма көннән-көн сезгә моны эшләү авыррактыр, ә, бәлки, сез инде моны бөтенләй эшли алмыйсыздыр. Андый очракта нәрсә эшләп була? Булган мөмкинлекләрдән файдаланыгыз. Җыелыш очрашуларына йөри алмаган күп кенә кардәшләр программаны телефон аша тыңлый. 79 яшьлек И́нге апа-кардәшнең күзләре начар күрә. Шул сәбәпле бер абый-кардәш, Инге җыелышка әзерләнә алсын өчен, аңа эре шрифтта бастырылган текстны китерә.

Башка кардәшләрдән аермалы буларак, сезнең вакытыгыз күбрәктер. Сез аны аудио форматтагы Изге Язмаларны, Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны, нотыкларны һәм аудиопостановкаларны тыңлар өчен куллана аласыз. Сез шулай ук кардәшләрегез белән «рухи бүләкне» уртаклашыр өчен һәм бер-берегезне дәртләндерер өчен, аларга телефон аша шалтырата аласыз (Рим. 1:11, 12).

АЛЛАҺЫГА ХЕЗМӘТ ИТҮДӘ АКТИВ БУЛЫГЫЗ

Вәгазьләгез

«Элек эшләгәнне инде булдыра алмавыңны тану бик авыр була»,— дип сыкрана 85 яшьләр тирәсендәге Кри́ста исемле апа-кардәш. Олы яшьтәгеләргә андый шартларда шатлыкны югалтмас өчен нәрсә эшләргә? «Уңай караш саклагыз,— дип әйтә 75 яшьлек Пе́тер.— Кулдан килмәгән эш турында уйламагыз, моның урынына кулдан килгәнне эшләгез».

Үзегез әле дә катнаша алган вәгазь төрләре турында уйланыгыз. Ха́йди — 80 яшьтән узган апа-кардәш. Ул өйдән-өйгә йөреп инде вәгазьли алмаса да, компьютерда хатлар язарга өйрәнгән. Кайбер олы яшьтәге вәгазьчеләр автобус тукталышында я паркта эскәмиядә утырып торганда кешеләр белән Изге Язмалар турында сөйләшә. Картлар йортында яшисез икән, сезнең үз «территориягез» бар дип әйтеп була. Сез үзегез турында кайгырткан медицина хезмәткәрләренә һәм анда яшәгән башка кешеләргә вәгазьли аласыз.

Кунакчыл булыгыз

Үзенең соңгы елларында Давыт патша ашкыну күрсәтеп саф гыйбадәт кылуга үз өлешен керткән. Ул гыйбадәтханә төзү эшен оештырган һәм бу эшне бар яктан тәэмин иткән (1 Елъ. 28:11—29:5). Сез дә бөтен дөнья буенча алып барылган Патшалык эшләре белән кызыксынып, бу эшләр башкарылсын өчен, кулдан килгәнне эшли аласыз. Җыелышыгыздагы пионерларга һәм башка ашкынучан вәгазьчеләргә дәртләндерү сүзләре әйтеп, кечкенә бүләкләр я берәр күчтәнәч биреп, аларга булыша аласызмы? Сез шулай ук яшьләр, гаиләләр, тулы вакытлы хезмәтчеләр, авырган кардәшләр һәм күп вазифалары булган имандашлар турында дога кыла аласыз.

Сез үзегез һәм сезнең хезмәтегез бик кыйммәтле. Кадерле олы яшьтәге кардәшләребез, күктәге Атабыз сезне беркайчан да кире какмаячак (Мәд. 70:9). Йәһвә сезне ярата һәм кадерли. Озакламый еллар үтүенә карамастан, без газаплар һәм авырлыклар кичермәячәкбез. Һәм без көч белән тулы һәм камил сәламәтлеккә ия булып, яратучан Аллаһыбыз Йәһвәгә мәңге хезмәт итәчәкбез!

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.