Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Патшалыгына тугры булыгыз

Аллаһы Патшалыгына тугры булыгыз

«Алар... дөньядан түгел» (ЯХЪЯ 17:16).

ҖЫРЛАР: 18, 54

1, 2. а) Ни сәбәпле мәсихчеләр өчен Аллаһыга тугрылык саклау мөһим, һәм бу нейтралитет белән ничек бәйле? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Кешеләр еш кына нәрсәгә карата тугрылык күрсәтә, әмма бу нинди нәтиҗәләргә китерә ала?

МӘСИХЧЕЛӘР сугыш вакытында гына түгел, ә һәрвакыт нейтралитетны һәм үз тугрылыкларын сакларга тиеш. Ни өчен? Чөнки Йәһвәгә багышланган һәркем аны яратырга, аңа тыңлаучан һәм тугры булырга вәгъдә иткән (1 Яхъя 5:3). Туган илебез һәм яшәү урыныбыз, милләтебез һәм культурабыз нинди генә булмасын, без Аллаһының гадел нормалары буенча яшәргә телибез. Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугрылык саклау бар нәрсәдән дә мөһимрәк (Мат. 6:33). Менә ни өчен без бу дөньядагы бар конфликтлардан читтә торабыз (Ишаг. 2:4; Яхъя 17:11, 15, 16 укы).

2 Йәһвә Шаһитләре булмаган кайбер кешеләр үз иленә, кабиләсенә, культурасына я хәтта милли спорт командаларына тугрылык саклый. Бу көндәшлеккә һәм ярышка, ә кайвакыт хәтта кан кою белән геноцидка китерә. Без кеше җәмгыятендә яшәгәнгә, андый конфликтлар үзебезгә һәм гаиләләребезгә тәэсир итә ала. Кайвакыт без коточкыч гаделсезлекнең корбаннары булып китәбез. Аллаһы кешегә тумыштан ук гаделлек хисен биргәнгә, кеше хөкүмәтләре кабул иткән кайбер карарлар үзебездә тискәре хисләр уята ала (Ярат. 1:27; Кан. 32:4). Андый очракларда без үзебезне ничек тотабыз? Әйе, без дөнья конфликтларында җиңел генә берәр якка басарга мөмкин.

3, 4. а) Ни өчен мәсихчеләр дөнья конфликтларында нейтралитет саклый? ә) Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

3 Хөкүмәтләр гражданнарга басым ясап, аларны конфликтларда берәр якка басарга мәҗбүр итә ала. Чын мәсихчеләр исә Гайсә үрнәгенә ияреп, бу дөньяның сәяси конфликтларында катнашмый һәм кулларына корал алмый (Мат. 26:52). Безне Шайтан дөньясының берәр өлешен башкасыннан өстен куярга этәрсәләр дә, без андый басымга бирешмибез (2 Көр. 2:11). Без бу дөньяныкы түгел, шуңа күрә нейтралитет саклыйбыз. (Яхъя 15:18, 19 укы.)

4 Әмма камил булмаганга, без әле дә элекке шәхесебезгә хас булган фикер йөртү рәвеше белән көрәшә алабыз. Безнең үзебездән аерылып торган кешеләргә карата тискәре хисләр булырга мөмкин (Ирм. 17:9; Эфес. 4:22—24). Шуңа күрә бу мәкаләдә без андый хисләрне җиңәргә булышучы кайбер принципларны карап чыгарбыз. Без шулай ук акылыбызны һәм вөҗданыбызны Аллаһы Патшалыгына тугрылык сакларга ничек өйрәтеп була икәнен белербез.

НИ ӨЧЕН БЕЗ НЕЙТРАЛИТЕТ САКЛЫЙБЫЗ?

5, 6. Гайсә үз халкындагы төрле кешеләр төркемнәренә ничек караган һәм ни өчен?

5 Берәр ситуациядә ничек эш итәргә микән дип уйланганда, үзегезгә: «Ә Гайсә минем урынымда булса, нишләр иде?» — дигән сорау бирсәгез, акыллы булыр иде. Гайсә яшәгән җир Яһүдия́, Гәлилә́я, Сама́рия һәм башка өлкәләрдән торган. Изге Язмалардан күренгәнчә, бу өлкәләрдә яшәгән кешеләр арасында конфликтлар булган (Яхъя 4:9). Каршылыклар шулай ук фарисейлар белән саддукейлар, халык белән салым җыючылар, раввиннар белемен алган һәм андый белемгә ия булмаган кешеләр арасында да булган (Рәс. 23:6—9; Мат. 9:11; Яхъя 7:49). Беренче гасырда Исраил өстеннән римлылар идарә иткән, һәм җирле халыкның моңа нык ачуы килгән. Гайсә Аллаһы турындагы хакыйкатьне яклаган һәм котылу яһүдләрдән киләчәген таныган булса да, беркайчан да шәкертләрен үзләрен башкалардан өстен куярга өндәмәгән (Яхъя 4:22). Киресенчә, ул бар кешеләрне үз якыннарын яраткандай яратырга дәртләндергән (Лүк 10:27).

6 Яһүдләр кешеләрнең бер төркемен икенчесеннән өстен күрсә дә, Гайсә алай эшләмәгән. Ни өчен? Чөнки ул үзе дә, аның Атасы да дөнья конфликтларында беркемнең дә ягына басмый. Йәһвә үз Улы ярдәмендә ир белән хатынны яратканда, аның нияте җир йөзен тутыру булган (Ярат. 1:27, 28). Аллаһы кешеләрне алардан төрле раса кешеләре барлыкка килә алырлык итеп яраткан. Йәһвә дә, Гайсә дә билгеле бер расаны, милләтне я телне икенчесеннән өстен куймый (Рәс. 10:34, 35; Ачыл. 7:9, 13, 14). Без аларның камил үрнәгенә иярергә тиеш (Мат. 5:43—48).

7, 8. а) Без кем ягында торабыз һәм ни өчен? ә) Кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә килгәндә, без нәрсәне исебездә тотарга тиеш?

7 Ләкин безгә Йәһвәнең хакимлеге ягында нык торырга кирәк. Гадән бакчасында Шайтан Йәһвәнең хакимлек итү хокукын шик астына куйган. Шайтан кешеләрне аның хакимлеге Йәһвәнекеннән яхшырак дип ышандырырга тели. Йәһвә безгә кем яклы булырга икәнен үзебезгә сайларга ирек биргән. Сез Йәһвәнең ягында торып, үзегез теләгәнчә түгел, ә аның кануннары һәм нормалары буенча яшисезме? Сез Аллаһы Патшалыгы гына кешеләрнең газапларын хәл итә алачагына ышанасызмы? Яисә сез кешеләр үз-үзләре белән идарә итәргә сәләтле дип уйлыйсызмы? (Ярат. 3:4, 5)

8 Мәсәлән, кешеләр сездән берәр сәяси партия, активистлар төркеме я башка шундый оешма турында фикерегезне сораса, сез ничек җавап бирер идегез? Андый оешмаларның инде күптән төрле бәхәсләр тудыручы сорауларны хәл итәсе килә. Алар чын күңелдән һәм яхшы мотивлардан чыгып эш итсә дә, мәсихчеләр шуны таный: Аллаһы Патшалыгы гына кешеләрнең проблемаларын хәл итеп, чын гаделлекне урнаштыра ала. Шуңа күрә без барысын да Йәһвә кулына тапшырырга тиеш. Без үзебез дөрес дип санаганча түгел, ә Йәһвә җитәкчелеге буенча эш итсәк, җыелышыбызда бүленешләр булмаячак.

9. Беренче гасырда Көринттәге җыелышта нинди проблема туган, һәм рәсүл Паул аларга нинди киңәш биргән?

9 Беренче гасырда мәсихче җыелышта каршылыклар тугач, мәсихчеләрнең ничек эш иткәненә игътибар итегез. Көринттә кайберәүләр: «„Мин — Паулныкы“, „Ә мин — Аполлосныкы“, „Ә мин — Кифасныкы“, „Ә мин — Мәсихнеке“»,— дип әйткән булган. Бу бәхәснең сәбәбе нәрсәдә генә булмасын, рәсүл Паулга бу ошамаган. «Алайса, Мәсих бүленгән булып чыга»,— дигән ул. Андый бүленешләргә китерүче фикер йөртү рәвешеннән ничек арынып булган? Паул мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «Кардәшләр, Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән сезне шуңа өндим: барыгыз да сүздә бердәм булыгыз, арагызда бүленешләр булмасын, бер уй-фикердә булып, бердәмлектә яшәгез». Бүген дә мәсихче җыелышта бернинди дә бүленешләр булырга тиеш түгел (1 Көр. 1:10—13; Римлыларга 16:17, 18 укы).

10. Мәсихчеләрнең бу дөньядагы конфликтларда нейтралитет сакларга тиешлеген рәсүл Паул нинди мисал китереп күрсәткән?

10 Паул майланган мәсихчеләрне игътибарларын җирдәге нәрсәләргә түгел, ә күкләр гражданнары булуларына тупларга өндәгән * (Флп. 3:17—20). Аларга Мәсих исеменнән хезмәт итүче илчеләр буларак эш итәргә кирәк булган. Илчеләр үзләре билгеләнгән илнең эшләренә катышмый. Алар үз дәүләтләренә тугрылык саклый (2 Көр. 5:20). Җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр дә Аллаһы Патшалыгының гражданнары булып тора. Шуңа күрә аларга бу дөньядагы конфликтларда катнашу дөрес булмас иде.

ҮЗЕГЕЗНЕ ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ БУЛЫРГА ӨЙРӘТЕГЕЗ

11, 12. а) Ни сәбәпле мәсихчегә Аллаһы Патшалыгына тугрылык саклау авыр булырга мөмкин? ә) Бер апа-кардәш нинди авырлыкка очраган, һәм ул аны ничек җиңгән?

11 Күп илләрдә кешеләрне тарих, культура һәм тел берләштерә. Еш кына кешеләр туган җирләре белән горурлана. Андый шартларда, нейтралитет белән бәйле сораулар туганда үзләрен дөрес тотар өчен, мәсихчеләргә үз акылларын һәм вөҗданнарын өйрәтергә кирәк. Моны ничек эшләп була?

12 Элеккеге Югославия территориясендә яшәүче Мирье́таның * мисалына игътибар итик. Аны бала чактан ук сербларны нәфрәт итәргә өйрәткәннәр. Йәһвәнең кешеләрне аермавын, шулай ук бүленешләргә китерүче милләтчелек өчен Шайтанның җаваплы булуын белгәч, ул үзендә булган милләтчелек хисе белән көрәшә башлаган. Әмма ул яшәгән җирдә этник төркемнәр арасында сугыш башлангач, Мирьетаның нәфрәт хисе яңадан кабынып киткән, шуңа күрә аңа сербларга вәгазьләү авыр булган. Ул тик утырып дөрес булмаган хисләрдән арынып булмый икәнен таныган. Ул Йәһвәдән бу авырлыкны җиңәргә булышсын дип үтенгән. Ул шулай ук Аллаһыдан үзенә хезмәтне киңәйтергә һәм пионер хезмәтен башларга ярдәм итсен дип сораган. «Хезмәттә бирелеп катнашу минем өчен иң яхшы ярдәм булды,— дип әйтә ул.— Вәгазьләгәндә мин Йәһвәдән ярату күрсәтүдә үрнәк алырга тырышам. Вакыт узу белән мин тискәре хисләремнең юкка чыкканына игътибар иттем».

13. а) Сойла нинди хәлгә эләккән, һәм ул үзен ничек тоткан? ә) Без Сойла үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

13 Башка бер мисал карап чыгыйк. Со́йла исемле апа-кардәш Мексикада туган. Хәзер ул Европада яши. Ул үз җыелышында Латин Америкасының билгеле бер өлкәләреннән килгән кайбер абый-кардәшләрнең аның туган иле, гореф-гадәтләре һәм хәтта музыкасы турында кимсетеп әйтүләренә игътибар иткән. Үзегез белән андый хәл булса, сез моңа ничек карар идегез? Әлбәттә, андый сүзләр Сойланы рәнҗеткән. Әмма ул Йәһвәдән үз йөрәгендә туган бар тискәре хисләрдән арынырга булышсын дип сораган. Кайберәүләребезгә әле дә охшаш авырлыклар белән көрәшергә туры килә. Безнең сүзләребез я эшләребез белән кешеләрнең бер төркемен икенчесеннән өстен куясыбыз, шулай ук кардәшләр я башка кешеләр арасында бүленешләр тудырасыбыз бер дә килми (Рим. 14:19; 2 Көр. 6:3).

14. Милләтчелек хисе турында әйткәндә, мәсихчеләр үз акылларын һәм вөҗданнарын ничек өйрәтә ала?

14 Бәлки, сез туган иле һәм милләте белән горурланган кешеләр арасында үскәнгә, йөрәгегездә андый хисләрнең әле дә барлыгын сизәсездер. Милләтчелек хисенә башкаларга карата мөнәсәбәтегезгә тәэсир итәргә ирек бирмәгез. Әмма үзегездә башка милләт, культура, тел я раса кешеләренә карата тискәре хисләрнең булуын абайлап алсагыз, нәрсә эшләргә? Ул чакта Йәһвәнең милләтчелек һәм тискәре мөнәсәбәткә карашы турында уйланыгыз. Бу темага кагылышлы сорауларны шәхси өйрәнү я гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында карап чыгу зур файда китерер. Аннары Йәһвәдән аның карашын үзләштерергә ярдәм итсен дип үтенегез. (Римлыларга 12:2 укы.)

Йәһвәгә тугры булып калыр өчен, безгә сынаулар вакытында нык булырга кирәк (15, 16 нчы абзацларны кара.)

15, 16. а) Без Аллаһыга тугрылык саклаганда, кайбер кешеләр үзләрен ничек тота ала? ә) Әти-әниләр үз балаларына мәсихче тугрылык белән бәйле авырлыкларны кичереп чыгарга ничек булыша ала?

15 Иртәме, соңмы вөҗдан һәр Йәһвә хезмәтчесен үз хезмәттәшләре, классташлары, күршеләре, туганнары я башкалар кебек эш итмәскә этәрер (1 Пет. 2:19). Әйе, без башкалардан аерылып торырга тиеш! Без башкалар кебек булмаганга дөнья безне нәфрәт итсә, моңа гаҗәпләнәсе юк. Гайсә шулай булыр дип безне алдан кисәткән. Каршы килүчеләрнең күбесе мәсихчеләр өчен нейтралитет саклауның мөһимлеген аңламый. Әмма безнең өчен бу бик мөһим.

16 Йәһвәгә тугры буласыбыз килсә, без сынаулар вакытында нык булырга тиеш (Дан. 3:16—18). Кешедән куркуга төрле яшьтәге кешеләр бирелә ала. Әмма яшь кешеләргә агымга каршы бару аеруча авыр була. Балагызны байракка честь бирергә я дәүләт бәйрәмнәрендә катнашырга этәрсәләр, аңа ярдәм итегез. Гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында аңа бу сорауларга Йәһвәнең карашын аңларга булышыгыз. Моның ярдәмендә ул авырлыкларны кыюлык белән кичереп чыга алыр. Ул үз карашларын башка кешеләргә аңлаешлы итеп һәм хөрмәт белән аңлатырга өйрәнсен өчен, аңа ярдәм итегез (Рим. 1:16). Кирәк булганда балагызның укытучылары белән алдан сөйләшегез. Шулай итеп сез аның өчен таяныч булырсыз.

ЙӘҺВӘ БАРЛЫККА КИТЕРГӘН БАР НӘРСӘНЕ КАДЕРЛӘГЕЗ!

17. Безгә нинди караштан сакланырга кирәк һәм ни өчен?

17 Гадәттә без туган илебезне, культурабызны, телебезне һәм милли ризыгыбызны яратабыз. Әмма безгә «иң яхшысы минеке» дигән караштан сакланырга кирәк. Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрнең күптөрлелеген күреп, без бик нык шатланабыз! (Мәд. 103:24; Ачыл. 4:11) Шуңа күрә үзебез ияләшкән нәрсәләр яхшырак дип уйлау дөрес булмас иде.

18. Йәһвәнең башкаларга карата карашын үзләштерү безгә нинди фатихалар китерер?

18 Аллаһы һәртөрле кешенең хакыйкать турында төгәл белем алуын һәм мәңге яшәвен тели (Яхъя 3:16; 1 Тим. 2:3, 4). Без киң карашлы булсак һәм төрле кешеләрнең карашлары дөрес булырга мөмкин икәнен танысак, бу безне баетыр һәм мәсихче бердәмлегебезне яклар. Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугрылыгыбызны саклар өчен, без дөнья конфликтларыннан читтә торырга һәм беркемнең дә ягына басмаска тиеш. Йәһвә безне Шайтан дөньясында хөкем сөргән горурлык, дошманлык һәм ярышу рухыннан азат иткән. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле! Әйдәгез, мәдхия җырлаучыдан үрнәк алып бердәмлеккә омтылыйк. Ул болай дигән: «Кешеләрнең бергә торуы бик яхшы һәм ничек күңелле!» (Мәд. 132:1)

^ 10 абз. Филипия Рим колониясе булган. Мәсихче җыелышның кайбер әгъзалары Рим гражданнары булганга, башка кардәшләрдән аермалы буларак, билгеле бер өстенлекләргә ия булган.

^ 12 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.