Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Патшалык Залыбыз — гыйбадәт кылу урыныбыз

Патшалык Залыбыз — гыйбадәт кылу урыныбыз

«Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торачакмын» (ЯХЪЯ 2:17).

ҖЫРЛАР: 13, 21

1, 2. а) Үткәндә Йәһвә хезмәтчеләренең нинди гыйбадәт кылу урыннары булган? ә) Иерусалимдагы Аллаһы гыйбадәтханәсенә Гайсәнең мөнәсәбәте нинди булган? б) Бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?

БОРЫНГЫ заманнардан бирле Аллаһы хезмәтчеләренең саф гыйбадәт кылу өчен махсус урыннары бар. Һабил, күрәсең, Аллаһыга корбаннар китерер өчен мәзбәх корган (Ярат. 4:3, 4). Нух, Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Муса шулай ук мәзбәхләр төзегән (Ярат. 8:20; 12:7; 26:25; 35:1; Чыг. 17:15). Йәһвә җитәкчелегенә буйсынып, исраиллеләр чатыр корган (Чыг. 25:8). Соңрак Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен алар гыйбадәтханә төзегән (1 Пат. 8:27, 29). Бабыл әсирлегеннән кайткач, яһүдләр даими рәвештә синагогаларда җыелган (Марк 6:2; Яхъя 18:20; Рәс. 15:21). Беренче мәсихчеләр кардәшләрнең йортларында очрашкан (Рәс. 12:12; 1 Көр. 16:19). Бүген Йәһвә халкы бөтен дөнья буенча өйрәнер өчен һәм гыйбадәт кылыр өчен дистәләгән мең Патшалык Залында җыела.

2 Гайсә Иерусалимдагы Йәһвәнең гыйбадәтханәсен шулкадәр яраткан һәм кадерләгән ки, Инҗилнең бер китабын язучы аңа карата мондый пәйгамбәрлек сүзләрен кулланган: «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торам» (ЯД) (Мәд. 68:10; Яхъя 2:17). Иерусалимдагы гыйбадәтханә «Йәһвә йорты» дип аталган. Бер Патшалык Залы да шундый ук мәгънәдә «Йәһвә йорты» дип атала алмый (2 Елъ. 5:13; 33:4). Шулай да Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә без бүгенге гыйбадәт кылу урыннарын ничек кулланырга кирәк икәнен һәм аларга ничек хөрмәт күрсәтеп була икәнен күрәбез. Без Патшалык Залларында үзебезне ничек тотарга тиеш? Алар акчалата ничек тәэмин ителә? Патшалык Заллары турында ничек кайгыртып була? Бу мәкаләдә без шул сорауларга җавап алырга ярдәм итүче кайбер принципларны карап чыгарбыз *.

САФ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУГА ХӨРМӘТ КҮРСӘТӘБЕЗ

3—5. Патшалык Залын нинди максат белән кулланалар, һәм бу очрашуларыбызга карата карашыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

Патшалык Залы — кешеләрнең Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен кулланган урыны. Йәһвә безне рухи яктан тәэмин итәр өчен Патшалык Залында һәр атна үткәрелә торган очрашулар биргән. Монда без аның оешмасы аша кирәкле рухи көч һәм җитәкчелек алабыз. Йәһвә һәм аның Улы очрашуларга килүче һәркемне үзләре чакыра дип әйтеп була. Безне «Йәһвә табыныннан» ашарга һәрвакыт чакырсалар да, моңа гадәти нәрсәгә кебек карамыйк (1 Көр. 10:21).

4 Йәһвә безнең өчен гыйбадәт кылу һәм бер-беребезне дәртләндерү максаты белән бергә җыелу никадәр мөһим икәнен белә. Шуңа күрә ул безне рәсүл Паул аша очрашуларны калдырмаска дәртләндергән. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Әгәр җитди сәбәбебез булмый торып мәсихче җыелышларны калдырсак, без Йәһвәгә карата хөрмәт күрсәтер идекме? Җыелышларга әзерләнсәк һәм аларда ашкынып катнашсак, без Йәһвәне яратканыбызны һәм аның бар биргәннәрен чыннан да кадерләгәнебезне күрсәтә алабыз (Мәд. 21:23).

5 Безгә Патшалык Залы бинасына да, анда башкарыла торган рухи эшләргә дә тиешле хөрмәт белән карарга кирәк. Шулай итеп без Аллаһы исеменә карата ихтирамыбызны күрсәтербез. (1 Патшалар 8:17 белән чагыштыр.)

6. Кайбер кешеләр Патшалык Залы һәм анда йөрүчеләр турында нәрсә әйтә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр еш кына безнең гыйбәдәт кылу урыннарын хөрмәт итүебезгә игътибар итә. Мәсәлән, Төркиядә яшәүче бер ир болай дигән: «Патшалык Залындагы чисталык һәм тәртип мине таң калдырды. Анда булган кешеләр яхшы киенгән иде, алар мине елмаеп, җылы каршы алды. Бу мине бик сокландырды». Бу кеше җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөри башлаган һәм күп тә үтмәстән суга чумдырылу үткән. Индонезия иленең бер шәһәрендәге кардәшләр яңа Патшалык Залын багышлар алдыннан җирле хөкүмәт кешеләре һәм күршеләре өчен ачык ишекләр көне оештырган. Ул көнне Патшалык Залына шәһәр мэры да килгән. Ул бинаның сыйфатлы, яхшы җиһазланган булуына һәм Зал тирәли булган бакчаның матурлыгына хәйран калган. «Бу залның чисталыгы сезнең нык иманыгызны күрсәтә»,— дип әйткән ул.

Тәртибебез Аллаһыны хөрмәт итмәгәнебезне күрсәтә ала (7, 8 нче абзацларны кара.)

7, 8. Мәсихче очрашуларга килүчеләр нәрсәне истә тотарга тиеш?

7 Мәсихче җыелыш очрашуларына чакыручы Аллаһыга карата хөрмәтебезне без киемебез, тышкы кыяфәтебез һәм тәртибебез белән күрсәтә алабыз. Аллаһыга хөрмәтебезне без шулай ук акыллы караш саклап күрсәтәбез. Мәсәлән, кайберәүләр җыелыш очрашуларында үзләрен чиктән тыш җитди итеп, ә башкалары киресенчә үзләрен бик иркен тота. Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләренә һәм очрашуларга килүче башка кешеләргә уңайлы булуын тели. Әмма без очрашу вакытында СМС җибәреп, сөйләшеп, ашап-эчеп, башка шундый эшләр белән шөгыльләнеп я киемебез белән җыелыш очрашуларының дәрәҗәсен төшерергә теләмибез. Әти-әниләр үз балаларына Патшалык Залы бу — чабышу һәм уйнау урыны түгел икәнен аңлатырга тиеш (Вәг. 3:1).

8 Ачуы чыгып, Гайсә Аллаһы гыйбадәтханәсеннән анда сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән кешеләрне куып чыгарган (Яхъя 2:13—17). Патшалык Залларыбыз да саф гыйбәдәт кылу һәм рухи белем алу урыннары булып тора. Шуңа күрә рухи эшләр белән бер дә бәйле булмаган эш сораулары Патшалык Залында хәл ителергә тиеш түгел. (Никами 13:7, 8 белән чагыштыр.)

ПАТШАЛЫК ЗАЛЛАРЫН ТӨЗҮ ҺӘМ АКЧАЛАТА ТӘЭМИН ИТҮ

9, 10. а) Аллаһы халкы яңа Патшалык Залларын нәрсә ярдәмендә төзи һәм акчалата тәэмин итә? Бу нинди нәтиҗәләргә китерә? ә) Үз Патшалык Залларын төзер өчен акчалары булмаган җыелышларга нинди зур ярдәм күрсәтелгән булган?

9 Кардәшләрнең тыйнак Патшалык Заллары булсын өчен һәм аларга бу Залларны акчалата тәэмин итәргә булышыр өчен, Йәһвә оешмасы күп тырышлыклар куя. Ирекле хезмәтчеләр андый Патшалык Залларын проектлаштыруда, төзүдә һәм реконструкцияләүдә бушлай катнаша. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? 1999 елның 1 ноябреннән башлап бөтен дөнья буенча Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен 28 000 нән артык матур Патшалык Залы төзелгән. Димәк, соңгы 15 ел эчендә көн саен уртача биш Патшалык Залы төзелгән булган.

10 Төрле җирләрдә Патшалык Залларына ихтыяҗ туганда, аларны төзергә тырышалар. Кардәшләр моны яратудан чыгып эшли. Алар, «тигезлек булсын» өчен, Изге Язмалардагы мондый принципка нигезләнеп эш итә: берәүләрнең артыгы белән булганы башкалардагы кытлыкны каплый. (2 Көринтлеләргә 8:13—15 укы.) Андый ярдәм күрсәтелмәсә, матур Патшалык Залларында җыелучы кардәшләрнең аларны төзер өчен акчалары беркайчан да җитмәс иде.

11. Кайбер кардәшләр үзләренең яңа Патшалык Заллары турында нәрсә әйтә, һәм бу сездә нинди хисләр уята?

11 Коста-Рикадагы андый ярдәм күргән кардәшләр болай дип язган: «Безнең үз Патшалык Залыбыз бар! Без моңа ышанып бетә алмыйбыз! Матур Патшалык Залыбыз сигез көн эчендә тулысынча төзелеп бетте! Боларның барысы Йәһвәнең фатихасы, оешмасының ярдәме һәм кадерле кардәшләребезнең булышлыгы белән генә мөмкин булды. Бу гыйбадәт кылу урыны — чыннан да Йәһвә биргән кыйммәтле бүләк, хәзинә. Без шундый бәхетле!» Яңа Патшалык Заллары өчен андый рәхмәт сүзләрен ишетү һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче кардәшләребезнең охшаш хисләр кичерүләрен белү безнең йөрәгебезне җылыта. Патшалык Залларын төзү — Йәһвә эше. Алар төзелеп беткәч, Патшалык Заллары кайгыртучан Барлыкка Китерүчебез турында белергә теләүче эчкерсез кешеләр белән тула (Мәд. 126:1).

12. Сез Патшалык Залларын төзү эшенә үз өлешегезне ничек кертә аласыз?

12 Күп кенә кардәшләр Патшалык Залларын төзүдә катнашып зур шатлык кичергән. Төзү эшендә катнашырга мөмкинлегебез бармы, юкмы, һәрберебез ирекле иганәләр биреп бу эшкә үз өлешен кертә ала. Изге Язмалар язылган чорда кешеләр саф гыйбәдәт кылуга ашкыну рухы күрсәтеп теократик проектларны акчалата тәэмин иткән. Бүген дә Йәһвә хезмәтчеләре андый рух чагылдырып аңа дан китерә (Чыг. 25:2; 2 Көр. 9:7).

ПАТШАЛЫК ЗАЛЫН ҖЫЕШТЫРУ

13, 14. Изге Язмалардагы нинди принциплар Патшалык Залыбыз чиста һәм пөхтә булырга тиеш икәнен күрсәтә?

13 Төзелеп беткәч, Патшалык Залы без гыйбадәт кылган Аллаһының — тәртип Аллаһысының — сыйфатларын чагылдырырга тиеш. Моның өчен анда чисталык һәм пөхтәлек сакларга кирәк. (1 Көринтлеләргә 14:33, 40 укы.) Изге Язмалардан күренгәнчә, изгелек һәм рухи чисталык физик чисталык белән бәйле (Ачыл. 19:8). Шуңа күрә кешеләрнең Йәһвәгә яраклы буласы килсә, алар чисталык сакларга тиеш.

14 Шул принциплар буенча эш итеп, Патшалык Залының чисталыгы һәм пөхтәлеге турында кайгыртсак, без кызыксынган кешеләрне җыелыш очрашуларыбызга чакырырга кыенсынмабыз. Шунда кешеләр, Залның нинди хәлдә булуын күреп, безнең яңа дөнья турында вәгазьләгән хәбәребезне чыннан да тормышта кулланганыбызны күрәчәк. Алар шуны аңлаячак: без тиздән җирне чиста оҗмахка әйләндерәчәк изге Аллаһыга гыйбадәт кылабыз (Ишаг. 6:1—3; Ачыл. 11:18).

15, 16. а) Ни өчен кайчак Патшалык Залының чисталыгы турында кайгырту авыр булырга мөмкин, әмма ни өчен бу мөһим? ә) Патшалык Залын җыештыру ничек оештырыла, һәм һәрберебез нинди хөрмәткә ия?

15 Төрле кеше чисталыкка төрлечә карый. Ни өчен? Бу аларның алган тәрбияләре белән бәйле булырга мөмкин. Кемдер, бәлки, юллар тузанлы, пычрак булган җирләрдә үскәндер. Анда җитәрлек су һәм югыч әйберләр юктыр. Шулай да Патшалык Залыбыз Йәһвә исемен йөрткәнгә һәм саф гыйбадәт кылу урыны булып торганга, чисталык ягыннан үрнәк алырлык булырга тиеш (Кан. 23:14).

16 Патшалык Залын җыештыруны планлаштырырга кирәк. Җыелышның гыйбадәт кылу урыны тиешле тәртиптә булсын өчен, өлкәннәр советы җыештыру графигы булуы турында һәм юу өчен кирәкле әйберләр белән инвентарь булуы турында кайгыртырга тиеш. Кайбер җыештыру эшләрен — һәр очрашудан соң, ә башкаларын сирәгрәк башкарырга кирәк. Шуңа күрә бар эшләр дә башкарылсын өчен, яхшы оештыру һәм күзәтү кирәк. Җыелышның бар әгъзалары җыештыруда катнашу хөрмәтенә ия.

ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ УРЫНЫБЫЗНЫ РЕМОНТЛАУ

17, 18. а) Изге Язмаларда саф гыйбадәт кылу урыннарын яхшы хәлдә саклауга кагылышлы нинди мисаллар бар? ә) Ни өчен Патшалык Залларын яхшы хәлдә саклау мөһим?

17 Йәһвәнең хезмәтчеләре, гыйбадәт кылу урыннары яхшы хәлдә булсын өчен, ремонт эшләрен башкара. Яһүд патшасы Йәһуәш руханиларга иганә итеп китерелә торган акчаны Йәһвә йортының «рәтләргә-ямарга кирәк булган җирләрен төзәттерү өчен кулланырга» боерган (2 Пат. 12:4, 5). 200 дән артык ел үткәч, Йошия патша да гыйбадәтханәнең иганә акчаларын Йәһвә йортын төзекләндерү өчен кулланган (2 Елъ. 34:9—11).

18 Филиалларның отчетлары буенча, кайбер илләрдә кешеләр биналарны ремонтлауга һәм җиһазларны тиешле хәлдә саклауга әллә ни күп игътибар бирми. Күрәсең, андый илләрдә яшәүче кешеләрнең бу эшне башкарыр өчен кирәкле белеме дә, җитәрлек акчасы да юк. Әмма җыелыш әгъзалары Патшалык Залының хәле турында кайгыртмаса, бина тизрәк яраксыз хәлгә килер, ә бу үз чиратында җирле кешеләр өчен начар шаһитлек булып торыр. Һәм киресенчә, кардәшләр Патшалык Залының хәле турында кайгыртып кулдан килгәнне эшләсә, бу Йәһвәгә дан китерер һәм кардәшләрнең ирекле иганәләрен саклап калыр.

Без Патшалык Залыбызның хәле турында кайгыртырга тиеш (16, 18 нче абзацларны кара.)

19. Гыйбадәт кылу урыннарыбыз турында әйткәндә, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Патшалык Залы — Йәһвәгә багышланган бина. Шуңа күрә, рәсми документларда нәрсә генә язылмасын, аның хуҗасы берәр кеше я җыелыш дип әйтеп булмый. Бу мәкаләдә каралган мәсихче принциплар безгә гыйбадәт кылу урыныбызга дөрес карарга булыша. Йәһвәне хөрмәт иткәнгә, без очрашуларыбызга да, Патшалык Залына да хөрмәт белән карыйбыз. Шуңа күрә җыелышның һәр әгъзасы яңа Патшалык Залларын төзү өчен ирекле иганәләр бирә, Патшалык Залын чиста һәм яхшы хәлдә саклар өчен үз вакытын һәм көчен сарыф итә. Андый тырышлыклар куеп, без Гайсә кебек Йәһвәнең гыйбадәт кылу урынына карата ашкыну белән янып торуыбызны күрсәтәбез (Яхъя 2:17).

^ 2 абз. Бу мәкаләдә күбесенчә Патшалык Заллары турында сүз барса да, китерелгән принципларны Конгресслар залларына һәм гыйбадәт кылу өчен кулланылган башка биналарга да кулланып була.