Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең бетмәс мәхәббәте турында уйланыгыз

Йәһвәнең бетмәс мәхәббәте турында уйланыгыз

«Син кылган бөек эшләрең турында уйланырмын» (ЗӘБ. 76:13).

ҖЫРЛАР: 18, 29

1, 2. а) Ни өчен сез Йәһвәнең үз халкын яратуына инанасыз? ә) Кешеләрнең нинди ихтыяҗлары бар?

НИ ӨЧЕН сез Йәһвәнең үз халкын яратуына шикләнмисез? Бу сорауга җавап бирер алдыннан кайбер мисалларны карап чыгыйк. Берничә ел дәвамында кардәшләр Тейли́н исемле апа-кардәшне үз-үзенә артык таләпчән булмаска дәртләндергән. Ул болай ди: «Йәһвә мине яратмаса, кат-кат киңәш биреп тормас иде». Ире үлгәннән соң, Бриджитт исемле апа-кардәш ике баласын берүзе тәрбияләп үстергән. «Шайтан дөньясында балаларны тәрбияләү, аеруча моны берүзең эшләсәң, бик авыр. Әмма мин Йәһвәнең яратуына инандым, чөнки йөрәгем әрнеп, күз яшьләрем тамганда, ул һәрвакыт миңа җитәкчелек биреп торды,— дип әйтә Бриджитт.— Ул беркайчан да түзә алмаслык сынауларга дучар булуымны рөхсәт итмәде» (1 Көр. 10:13). Сандра дәвалап булмый торган чир белән авырый. Конгресста бер апа-кардәш аңа игътибар күрсәткән. «Без аның белән таныш булмасак та,— дип әйтә Сандраның ире,— безгә эчкерсез игътибар күрсәтеп, ул безне шатландырды. Кардәшләр хәтта кечкенә нәрсәләрдә безгә ярату күрсәткәндә, без Йәһвәнең үзебезне никадәр нык яратуын күрәбез».

2 Кешеләрнең башкаларны яратасы килә, һәм алар үзләре дә башкаларның яратуына мохтаҗ. Йәһвә безне шундый итеп барлыкка китергән. Көтелмәгән вакыйгалар, өмет өзелү, сәламәтлекне югалту, материаль авырлыклар я хезмәтнең нәтиҗәләрен күрмәү аркасында без Йәһвә үзебезне бүтән яратмый дип уйлый башларга мөмкин. Алай уйласагыз, шуны истә тотыгыз: сез аның өчен кадерле, ул сезне «уң кулыгыздан тотып тора» һәм сезгә ярдәм итә. Без аңа тугры булып калсак, ул безне беркайчан да онытмаячак (Ишаг. 41:13; 49:15).

3. Йәһвәнең үзебезне бетмәс мәхәббәте белән яратуына ышанычыбызны нәрсә ныгыта ала?

3 Югарыда искә алынган кардәшләр авыр вакытларда Аллаһының үзләре белән булганына бер дә шикләнмәгән. Без дә Йәһвәнең үзебез яклы булуына бер дә шикләнмибез (Зәб. 117:6, 7). Бу мәкаләдә без 1) Аллаһының барлыкка китергән нәрсәләре, 2) рухландырылган Сүзе, 3) дога һәм 4) йолым корбаны аның мәхәббәтен ничек дәлилләгәнен карап чыгарбыз. Йәһвәнең эшләре турында уйлану аның бетмәс мәхәббәте өчен рәхмәт хисебезне тирәнәйтәчәк. (Зәбур 76:12, 13 укы.)

ЙӘҺВӘ БАРЛЫККА КИТЕРГӘН НӘРСӘЛӘР ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ

4. Йәһвәнең барлыкка китергән нәрсәләре безгә нәрсә ачыклый?

4 Без Йәһвәнең бетмәс мәхәббәтен аның барлыкка китергән нәрсәләре аша күрә алабыз. Чөнки Йәһвә яратудан чыгып дөньяны барлыкка китергән (Рим. 1:20). Ул җирдә искиткеч экосистема булдырган, моның ярдәмендә без иминлектә, тормыш ямен табып яши алабыз. Ул безгә яшәү мөмкинлеген генә түгел, ә күбрәкне биргән. Яшәр өчен без ризыкка мохтаҗ, һәм моның өчен Йәһвә җирдә күптөрле үсемлекләрнең үсүе турында кайгырткан. Без алардан файдалы, тәмле ризык әзерли алабыз. Ризыкның тәмен тою безгә ләззәт китерә (Вәг. 9:7). Канадада яшәүче Кэтрин исемле апа-кардәшкә аеруча матур яз айларында Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрне күзәтү зур шатлык китерә. Ул болай ди: «Бөтен нәрсәнең яңаруын — чәчәкләрнең җирдән шытып чыгуын, кошларның җылы яктан кире кайтуын, шул исәптән кухнядагы тәрәзәм янындагы ояга кечкенә колибриның очып килүен күрү — чыннан да могҗиза. Йәһвә безгә шатланыр өчен шулкадәр күп сәбәпләр бирә. Ул чыннан да безне ярата!» Күктәге кайгыртучан Атабыз үзе барлыкка китергән нәрсәләрдән шатлык таба һәм безнең дә аларны күреп сөенүебезне тели (Рәс. 14:16, 17).

5. Кешеләрнең ничек итеп барлыкка китерелгәне Йәһвәнең яратуын ничек дәлилли?

5 Йәһвә безгә канәгатьлек һәм шатлык китерә торган эш башкару сәләтен биргән (Вәг. 2:24). Ул кешеләр җирне тутырыр, аңа хуҗа булыр һәм балыклар, хайваннар һәм башка тереклек өстеннән хакимлек итәр дип ниятләгән (Ярат. 1:26—28). Йәһвә безгә үзеннән үрнәк алу сәләтен биреп, безне чыннан да яратуын күрсәткән! (Эфес. 5:1)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕН КАДЕРЛӘГЕЗ

6. Ни өчен без Аллаһы Сүзен бик нык кадерләргә тиеш?

6 Аллаһы безгә үз Сүзен биреп безне нык яратканын күрсәткән. Аннан без Аллаһы турында һәм аның кешеләргә карата мөнәсәбәте турында белә алабыз. Мәсәлән, Изге Язмаларда Аллаһының үзен еш кына тыңламаган исраиллеләр белән ничек мөгамәлә иткәне турында әйтелә. Зәбур 77:38 дә болай дип әйтелә: «Ул, мәрхәмәтле, гөнаһны кичергән, һәм аларны кырып бетермәгән; Үзенең ачуын күп тапкырлар баскан, һәм дә кабат ялкынландырмаган». Бу шигырь турында уйлану Йәһвәнең сезне никадәр яратканын һәм кайгыртканын аңларга булыша ала. Сез Йәһвә өчен мөһим. Моңа бер дә шикләнмәгез. (1 Петер 5:6, 7 укы.)

7. Ни өчен Изге Язмалар безнең өчен бик кадерле?

7 Без Изге Язмаларны кадерләргә тиеш, чөнки бу китап Аллаһының безнең белән аралашыр өчен кулланган төп ысулы булып тора. Әти-әни һәм бала бер-берсе белән ачык итеп аралашканда, аларның үзара булган яратуы һәм ышанычы ныгый. Ә Йәһвә турында нәрсә әйтеп була? Без аны беркайчан да күрмәсәк һәм тавышын ишетмәсәк тә, ул үзенең рухландырылган Сүзе аша безнең белән «сөйләшә», һәм безгә аны тыңларга кирәк (Ишаг. 30:20, 21). Йәһвәнең безне, үзенең багышланган халкын, җитәклисе һәм яклыйсы килә. Ул безнең аны белүебезне һәм аңа таянуыбызны тели. (Зәбур 18:8—12; Гыйбрәтле сүзләр 1:33 укы.)

Яхыйга Йәһшәфәткә киңәш бирергә туры килсә дә, Йәһвә шул патшада «яхшылык та тапкан» (8, 9 нчы абзацларны кара.)

8, 9. Йәһвә безнең нәрсәне белүебезне тели? Изге Язмалардан мисал китерегез.

8 Йәһвә безне ярата, ул безнең кимчелекләребезгә генә карамый, һәм безнең моны белүебезне тели. Ул бездә яхшыны эзли (2 Елъ. 16:9). Яһүд патшасы Йәһшәфәтнең мисалына игътибар итик. Бервакыт Йәһшәфәт акылсыз эш итеп Исраил патшасы Ахаб белән Рамут-гиладка суриялеләргә каршы сугышка барырга ризалашкан. 400 ялган пәйгамбәр аңа уңышлы булырсың дигән булса да, Йәһвәнең хак пәйгамбәре Микай аңа һичшиксез җиңеләчәксең дип пәйгамбәрлек иткән. Ахаб сугышта һәлак булган, ә Йәһшәфәт үлемнән чак котылып калган. Ул Иерусалимга кайткач, Хәнани улы Яхый Йәһшәфәтне Ахабның ягына басканы өчен шелтәләгән. Шулай да ул аңа: «Аллаһы синдә яхшылык та тапты»,— дигән (2 Елъ. 18:4, 5, 18—22, 33, 34; 19:1—3).

9 Хакимлек итүенең башында Йәһшәфәт түрәләргә, левилеләргә һәм руханиларга бар Яһүд шәһәрләренә барып, халыкны Йәһвәнең Канунына өйрәтергә кушкан. Нәтиҗәдә, Яһүднең тирә-ягындагы барлык халыклар Йәһвәдән курка башлаган (2 Елъ. 17:3—10). Әйе, Йәһшәфәт акылсыз эш итсә дә, Йәһвә аның яхшы эшләрен дә күргән. Бу Изге Язмаларның хәбәре безнең исебезгә шуны төшерә: без эчкерсез итеп Йәһвәгә ярарга тырышсак, ул камил булмавыбызга карамастан безне чын-чынлап яратачак.

ДОГА КЫЛУ ХӨРМӘТЕН КАДЕРЛӘГЕЗ

10, 11. а) Ни өчен доганы Йәһвәдән бирелгән искиткеч бүләк дип атап була? ә) Аллаһы догаларыбызга ничек җавап бирә ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Бала үз атасы белән сөйләшергә теләсә, кайгыртучан ата аны тыңлар өчен вакыт бүлеп куя. Ул аның йөрәгендәге борчылуларын һәм кайгыларын белергә тели. Чөнки ул аның турында чын күңелдән кайгырта. Без кыйммәтле бүләккә — дога кылу хөрмәтенә ия. Без күктәге Атабыз Йәһвәгә дога кылганда, ул безне тыңлый.

11 Без Йәһвәгә теләсә кайсы вакытта дога кыла алабыз. Ул — безне һәрвакыт тыңларга әзер булган дустыбыз. Югарыда искә алынган Тейлин болай ди: «Син аңа барысын да сөйләп бирә аласың». Аллаһыга догада күңел түрендәге уйларыбызны сөйләгәндә, ул безгә Изге Язмалар, брошюрадагы берәр мәкалә я кардәшләребезнең дәртләндерүче сүзләре аша җавап бирә ала. Йәһвә үтенечләребезне ишетә, һәм безне беркем аңламаганда да, ул аңлый. Догаларыбызга җавап биреп, ул безне чын-чынлап яратуын күрсәтә.

12. Ни өчен безгә Изге Язмаларда язылган догаларны укып уйланырга кирәк? Мисал китерегез.

12 Без Аллаһы Сүзендә язылган догалардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Шуңа күрә кайвакыт гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында андый догаларны карап чыгу файдалы булыр. Үткәндә яшәгән Йәһвә хезмәтчеләре үз күңел түрендәге фикерләрен Аллаһы белән ничек бүлешкән? Моның турында уйлану догаларыбызны баетырга булышыр. Мәсәлән, зур балыкның карынында үкенеп әйтелгән Юнысның догасын карап чыгыгыз (Юныс 1:17—2:10). Сөләйманның гыйбадәтханәне багышлаганда кылган эчкерсез догасына игътибар итегез (1 Пат. 8:22—53). Шулай ук безнең өчен үрнәк итеп әйткән Гайсәнең догасы турында уйланыгыз (Мат. 6:9—13). Ә иң мөһиме, регуляр рәвештә «Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез». Нәтиҗәдә, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак». Һәм Йәһвәнең бетмәс мәхәббәте өчен рәхмәт хисегез үсәчәк (Флп. 4:6, 7).

ЙОЛЫМ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ

13. Йолым ярдәмендә кешеләрнең нинди мөмкинлеге ачыла?

13 «Без... тормыш ала алсын өчен», Йәһвә безгә юмарт игелек күрсәтеп, Гайсәнең йолым корбанын бүләк итеп биргән (1 Яхъя 4:9). Аллаһының искиткеч яратуын күрсәтүче бу адымы турында рәсүл Паул болай дип язган: «Мәсих... билгеләнгән вакытта бозыклар өчен үлгән. Тәкъва өчен үләргә бик сирәк кеше генә ризалашыр, ә яхшылык кылучы өчен үләргә, бәлки, кем дә булса җөрьәт итәр. Ә Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһлы булганда, безнең өчен үлгән» (Рим. 5:6—8). Йолым — Аллаһы мәхәббәтенең иң зур чагылышы, аның ярдәмендә кешеләр Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия була ала.

14, 15. а) Майланган мәсихчеләр өчен йолым нәрсә аңлата? ә) Җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр өчен йолым нинди мәгънәгә ия?

14 Кайберәүләр Йәһвәнең бетмәс мәхәббәтен үзенә күрә бер рәвештә татый (Яхъя 1:12, 13; 3:5—7). Алар изге рух белән майланып «Аллаһы балалары» булып киткән (Рим. 8:15, 16). Паул майланган мәсихчеләр «Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак, аның белән бергә үледән терелтелеп, күкләргә» утыртылган дип язган (Эфес. 2:6). Алар «Аллаһы вәгъдә иткән изге рух белән Мәсих аша мөһерләнгән, һәм шул рух мирасны алачакларына дәлил булып тора», шуңа күрә майланганнар андый рухи дәрәҗәгә ия була алган. Бу күкләрдә алар өчен «саклана торган өмет» (Эфес. 1:13, 14; Көл. 1:5).

15 Башка кешеләр исә, йолымга иман итсәләр, Йәһвәнең дуслары булып китә ала. Аларның киләчәктә Аллаһының балалары булып китү һәм җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өмете бар. Шулай итеп, Йәһвә йолым аша бөтен кешеләргә үз мәхәббәтен күрсәтә (Яхъя 3:16). Әгәр дә без җирдә мәңге яшәргә өметләнсәк һәм Йәһвәгә тугры хезмәт итүебезне дәвам итсәк, Йәһвә безгә яңа дөньяда рәхәтләнеп яшәү мөмкинлеген һичшиксез бирәчәк. Әйе, йолым Аллаһының безне чыннан да яратуын дәлилли!

АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТУЫГЫЗНЫ КҮРСӘТЕГЕЗ

16. Йәһвәнең безне яратуын күрсәтүче күп дәлилләр турында уйлану нинди файда китерә?

16 Йәһвәнең безне яратуына санап бетермәслек дәллиләр бар. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Әй Алла, синең уйларың миңа бик кадерле, әй Ходай, Син ничек күп беләсең! Санасам, алар комнан да күп»,— дип җырлаган (Зәб. 138:17, 18). Йәһвәнең бетмәс мәхәббәте турында уйлану безне аны нык яратырга һәм аңа иң яхшысын бирергә дәртләндерер.

17, 18. Без Аллаһыны яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

17 Без Йәһвәне яратуыбызны төрле юллар белән күрсәтә алабыз. Мәсәлән, без Аллаһыга һәм якыннарыбызга карата мәхәббәтебезне Патшалык хакындагы хәбәрне ашкыну белән вәгазьләп күрсәтәбез (Мат. 24:14; 28:19, 20). Без Йәһвәне чыннан да яратуыбызны, сафлык юлыннан йөрүчеләр буларак, иман сынауларында нык калып исбатлый алабыз. (Зәбур 83:12; Ягъкуб 1:2—5 укы.) Без Йәһвә өчен бик кадерле, шуңа күрә сынауларыбыз бик авыр булса да, аның газап чигүебезне игътибарсыз калдырмавына һәм безгә булышачагына инанып була (Зәб. 55:9).

18 Йәһвәне яратканга, без аның барлыкка китергән нәрсәләре һәм башка гаҗәеп эшләре турында уйланабыз. Без Аллаһыны яратуыбызны һәм аның Сүзен бик нык кадерләгәнебезне Изге Язмаларны тырышып өйрәнеп күрсәтәбез. Йәһвәне яратканга күрә, без регуляр рәвештә дога кылып аңа тагы да якынрак булып китәбез. Гөнаһларыбыз хакына Аллаһы биргән йолым турында уйланганда, безнең аңа карата мәхәббәтебез тирәнәя бара (1 Яхъя 2:1, 2). Болар — Йәһвәнең бетмәс мәхәббәтен кадерләвебезне күрсәтүче юлларның кайберләре генә.