Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвәнең фатихасы тормышымны баетты

Йәһвәнең фатихасы тормышымны баетты

МИН 1927 елда Уоко дигән кечкенә шәһәрдә (Саскачеван, Канада) тудым. Әти-әниемнең җиде баласы — дүрт малае һәм өч кызы бар иде, шуңа күрә мин бала чактан ук кешеләр арасында яшәүнең нәрсә икәнен беләм.

Гаиләбез 1930 елларда Бөек депрессия чорындагы экономик яктан авыр вакытларны кичерде. Бай булмасак та, ачлыктан интекмәдек. Берничә тавык һәм сыерыбыз булганга, безнең йомырка, сөт, каймак, сыр һәм май һәрвакыт булды. Һәрберебез малны һәм өебезне карауда ярдәм итә иде.

Ул вакыт белән минем күп күңелле хатирәләрем бәйле. Мәсәлән, бүлмәнең татлы алмаларның хуш исе белән тулуы әле дә исемдә. Әтием көз көне ризык сатарга шәһәргә йөри иде, ә кайтканда еш кына яңа җыелган алмалар тулы ящик алып кайта иде. Һәрберебез көн саен сусыл алма ашарга ярата иде!

ГАИЛӘБЕЗ ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТАНЫША

Миңа алты яшь булганда, әти-әнием хакыйкать турында беренче тапкыр ишетте. Аларның беренче улы Джонни сабый чагында үлгән. Кайгыга баткан әти-әнием җирле руханидан: «Джонни хәзер кайда?» — дип сораган. Рухани, бала суга чумдырылмаганга, күккә түгел, ә лимбка * эләккән дип әйткән. Рухани шулай ук, әти-әнием аңа акча бирсә, ул Джонниның лимбтан күккә баруы турында дога кылыр дип әйткән. Сез андый очракта үзегезне ничек хис итәр идегез? Әти-әнием шулкадәр күңелсезләнгән ки, хәтта бүтән бу рухани белән сөйләшмәгән. Шулай да аларны Джонниның кайда булуы әле дә борчып торган.

Бер көнне әнием Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Үлгән кешеләр кайда?» дигән буклетка тап булды. Ул аны йотлыгып укыды. Әтием өйгә кайткач, әнием аңа дулкынланып: «Мин Джонниның кайда икәнен беләм! Ул хәзер йоклый, әмма бер көнне ул уяначак»,— дип әйтте. Шул ук кичне әтием ул буклетны тулысынча укып чыкты. Изге Язмаларда үлгәннәр йоклый һәм киләчәктә тереләчәк дип язылганын белү әти-әниемне юатты (Вәг. 9:5, 10; Рәс. 24:15).

Аларның белгәннәре безгә юаныч һәм бәхет китереп, тормышыбызны яхшы якка үзгәртте. Алар Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлап, Уокодагы кечкенә җыелышка йөри башлады. Ул җыелыштагы күп кардәшләрнең туган илләре Украина иде. Тиздән инде әти-әнием вәгазь эшендә катнаша башлады.

Күп тә үтмәстән без Британ Колумбиясенә күчендек. Андагы җыелыш безне җылы каршы алды. Якшәмбе көнне үтә торган «Күзәтү манарасы»н өйрәнүенә гаиләбез белән ничек әзерләнгәнне мин әле дә җылы хисләр белән исемә төшерәм. Һәрберебездә Йәһвәгә һәм Изге Язмалардагы хакыйкатькә карата тирән мәхәббәт үсте. Мин тормышыбызның ничек баеганын һәм Йәһвәнең безне ничек фатихалаганын күрдем.

Әйе, безгә, бала булганга, ышануларыбыз турында башкаларга сөйләү җиңел булмады. Әмма без сеңелем Ева белән айлык кереш сүзләрне әзерләп Хезмәт очрашуында еш кына демонстрация ясый идек. Бу безгә бик булыша иде. Курыксак та, моның ярдәмендә без кешеләр белән Изге Язмалар турында сөйләшергә өйрәндек. Шулай итеп вәгазьләргә өйрәнгәнебезгә мин шундый шат!

Бала чагыбызда булган шатлыклы вакыйгаларның берсе бу — тулы вакытлы хезмәтчеләрнең бездә тукталуы. Мәсәлән, район күзәтчебез Джек Нейтанның җыелышыбызга килеп киткәндә өебездә тукталуы безгә бик ошый иде *. Аның сөйләгән күп төрле хикәяләре безгә шатлык китерә иде, ә эчкерсез мактау сүзләре бездә Йәһвәгә тугры хезмәт итү теләген уятты.

«Үскәч, мин Нейтан кардәш кебек булырга телим»,— дип уйлый идем мин. Соңрак кына мин аның үрнәге миңа тулы вакытлы хезмәткә әзерләнергә ярдәм иткәнен аңладым. 15 яшемдә мин Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәл идем. 1942 елда без Ева белән суга чумдырылу үттек.

ИМАН СЫНАУЛАРЫ

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң патриотизм рухы хөкем сөргәндә безнең ышануларыбызга түземле булмаган укытучы мисс Скотт ике сеңелемне һәм энемне мәктәптән куып чыгарды. Ни өчен? Байракка честь бирүдән баш тартканнары өчен. Аннары ул минем укытучым белән сөйләшеп мине дә мәктәптән чыгарырга өндәгән. Әмма укытучым: «Без ирекле илдә яшибез, безнең патриотик церемонияләрдә катнашудан баш тарту хокукыбыз бар»,— дигән. Мисс Скоттның көчле басымына карамастан, укытучым туры итеп болай җавап кайтарган: «Бу минем карарым».

Мисс Скотт болай дип җавап биргән: «Юк, сез моны карар итә алмыйсыз. Мелитаны мәктәптән чыгармасагыз, мин сезнең өстегездән шикаять итәм». Укытучым әти-әниемә шуны аңлатты: ул мине мәктәптән чыгару дөрес булмаганын белсә дә, үз эшен югалтасы килмәгәнгә, аңа шуны эшләргә генә кала. Әмма безгә өйдә өйрәнер өчен мәктәп материалын бирә иделәр. Тиздән без 32 километр ераклыкта урнашкан башка җиргә күченеп, икенче мәктәпкә кердек.

Сугыштан соң басмаларыбызны тыя башладылар. Шулай да без өйдән-өйгә йөреп Изге Язмалар белән вәгазьли идек. Моның ярдәмендә без нәкъ Изге Язмалардан Патшалык турындагы яхшы хәбәрне оста итеп вәгазьләргә өйрәндек. Ә бу үз чиратында безгә рухи яктан үсәргә һәм Йәһвәнең ярдәмен сизәргә булышты.

ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТНЕ БАШЛЫЙБЫЗ

Мин парикмахер идем һәм моның өчен хәтта берничә тапкыр бүләкләндем

Мәктәпне тәмамлагач та, без Ева белән пионер хезмәтен башладык. Үземне тәэмин итәр өчен, мин башта универмагта эшләдем. Вакыт узу белән мин парикмахер һөнәре буенча алты айлык курслар үттем. Бу курсларга хәтле мин бу эш белән инде өйдә шөгыльләнгән идем. Курслардан соң мин чәчтарашханәдә атнага ике тапкыр эшләдем һәм айга ике тапкыр парикмахерлыкка өйрәттем. Моның ярдәмендә мин тулы вакытлы хезмәттә катнаша алдым.

1955 елда мин Нью-Йоркта (АКШ) һәм Нюрнбергта (Германия) үтәчәк «Тантана итүче Патшалык» дип аталган конгрессларга барырга җыендым. Нью-Йоркка китәр алдыннан мин Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә хезмәт итүче Нейтан Норр кардәш белән очраштым. Ул хатыны белән Канадага Ванкувер шәһәренә конгресска килгән иде. Алар шунда булганда, мине Норр апа-кардәшкә прическа ясарга сорадылар. Нейтан Норрга ошады, һәм ул минем белән очрашырга теләде. Аның белән сөйләшкәндә мин Германиягә барыр алдыннан Нью-Йоркка барырга җыенам дип әйттем. Ул мине Бруклиндагы Вефильдә тугыз көн эшләп алырга чакырды.

Ул сәяхәт тормышымны үзгәртте. Нью-Йоркта мин Теодор Ярач (Тед) исемле яшь абый-кардәш белән таныштым. Бу очрашудан соң күп тә үтмәстән ул миннән: «Син пионермы?» — дип сорады. Бу сорау минем өчен көтелмәгән булды. Мин: «Юк»,— дип җавап бирдем. Дустым Лавонн сүземне бүлеп: «Әйе, ул пионер»,— диде. Аптырап Тед аңардан: «Кем яхшырак белә, синме я улмы?» — дип сорады. Мин бу конгрессларга кадәр пионер булып хезмәт иткәнем һәм кайткач пионер хезмәтен дәвам итәргә теләгәнем турында әйттем.

РУХИ КАРДӘШКӘ КИЯҮГӘ ЧЫГАМ

Тед 1925 елда Кентукки шәһәрендә (АКШ) туган. Ул 15 яшендә Йәһвәгә багышланып суга чумдырылу үткән. Туганнарының берсе дә хакыйкатьне кабул итмәсә дә, ике елдан соң ул пионер булып хезмәт итә башлаган. Шул вакыттан алып ул якынча 67 ел дәвамында тулы вакытлы хезмәттә катнашты.

1946 елның июль аенда 20 яшендә Тед Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның җиденче классын тәмамлаган. Аннары ул Кливлендта (Огайо штаты) күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткән. Якынча дүрт ел узгач аны Австралиядәге филиалда күзәтче итеп билгеләгәннәр.

Тед Германиядә Нюрнбергта үткән конгресста булды, һәм безнең бер-беребезне яхшырак белер өчен мөмкинлек туды. Безнең арабызда хисләр кузгалды. Аның максатлары Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итү белән бәйле булганга мин бик шат идем. Ул хезмәткә бик җитди карый иде һәм шул ук вакыт йомшак һәм игелекле иде. Мин аның башкаларны үзеннән өстен күргәненә игътибар иттем. Бу конгресстан соң Тед Австралиягә, ә мин Ванкуверга кире кайттым, әмма без бер-беребезгә хатлар яза идек.

Тед Австралиядә, тулаем алганда, якынча биш ел хезмәт итте. Аннары ул Кушма Штатларга кайтты, ә соңрак Ванкуверга килеп, пионер булып хезмәт итте. Гаиләм аны бик нык яратты. Мин моңа бик шат идем. Олы абыем Майкл мине һәрвакыт яклый иде һәм, берәр яшь абый-кардәш минем белән кызыксынганда, ул моны игътибарсыз калдырмый иде. Әмма Тедны Майкл шунда ук яратты. «Мелита,— дип әйтте ул,— бу бик яхшы кеше. Аның белән тагы да яхшырак мөгамәлә ит һәм аны югалта күрмә».

Без 1956 елда өйләнештек һәм тулы вакытлы хезмәттә бергә күп бәхетле еллар үткәрдек

Мин дә Тедны бик яраттым. 1956 елның 10 декабрендә без өйләнештек. Без бергә Ванкуверда, ә аннары Калифорниядә пионер булып хезмәт иттек. Соңрак безне Миссуридә һәм Арканзаста район күзәтчесе хезмәтенә билгеләделәр. Якынча 18 ел дәвамында без Кушма Штатларның күп өлкәләрендә күчеп йөрү хезмәтендә катнашып, атна саен төрле йортларда туктала идек. Бу хезмәттә катнашканда, безнең күп искиткеч очраклар булды һәм без төрле кардәшләр белән аралашудан зур шатлык таба идек. Атна саен бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү җиңел булмаса да, район хезмәте безгә бик ошый иде.

Тед беркайчан да Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә гадәти нәрсәгә кебек карамады. Моның өчен мин аны бик нык хөрмәт итә идем. Ул галәмдәге иң бөек Шәхескә хезмәт итүен бик кадерли иде. Бергәләп Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү безгә бик ошый иде. Йокларга ятар алдыннан без карават янында тезләнә идек тә, ул безнең өчен дога кыла иде. Аннары һәрберебез аерым дога кыла иде. Мин һәрвакыт шуны белә идем: Тедның уенда берәр җитди соравы булса, ул караваттан торып, кабат тезләнеп озак итеп дога кылыр. Аның Йәһвәгә кечкенә һәм зур нәрсәләр турында дога кылуына мин соклана идем.

Туебыздан соң берничә ел узгач, Тед миңа Кичәдә символлардан авыз итәргә җыенганы турында әйтте. «Йәһвәнең моны эшләвемне теләгәненә инаныр өчен мин аңа күп итеп дога кылдым»,— дип әйтте ул. Аның соңыннан күктә хезмәт итәр өчен Аллаһының рухы белән майланган булуына мин әллә ни гаҗәпләнмәдем. Мин моңа Мәсих кардәшләренең берсенә булышу хөрмәтенә кебек карый идем (Мат. 25:35—40).

ИЗГЕ ХЕЗМӘТНЕҢ ЯҢА ЮЛЫ

1974 елда Тедны Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының әгъзасы булып хезмәт итәргә чакырдылар. Бу безне бик гаҗәпләндерде. Вакыт узу белән безне Бруклиндагы Вефильдә хезмәт итәргә чакырдылар. Тед Җитәкче советта үз вазифаларын үтәде, ә мин бүлмәләр җыештырдым я парикмахер булып эшләдем.

Тедның вазифаларына төрле филиалларга килеп китүләр ясау да керә иде. Ул «тимер пәрдә» артындагы илләрдә вәгазь эше ничек алып барылганы белән аеруча кызыксынды. Бервакыт, без Швециядә отпускта булганда, Тед болай диде: «Мелита, Польшада вәгазь эше тыелган, һәм минем андагы абый-кардәшләргә булышасым килә». Шулай итеп без виза алдык та Польшага киттек. Тед эшчәнлегебез турында кайгыртучы кайбер абый-кардәшләр белән очрашты. Сөйләшүне беркем дә ишетмәсен өчен, алар бик озак урамда йөрде. Абый-кардәшләр дүрт көн буе очрашулар үткәрде һәм аларның графигы бик тыгыз булды. Әмма мин Тедның үз рухи гаиләсенә ярдәм күрсәтеп канәгатьлек кичергәнен күрергә шат идем.

1977 елның ноябрь аенда без Польшага икенче мәртәбә килдек. Фредерик Френц, Дэниел Сидлик һәм Тед Җитәкче совет әгъзалары буларак беренче килеп китү ясады. Вәгазь эшебез һаман да тыелган булса да, Җитәкче советның өч әгъзасы төрле шәһәрләрдәге күзәтчеләр, пионерлар һәм күптән хакыйкатьтә булган Йәһвә Шаһитләре белән аралаша алды.

Эшчәнлегебез рәсмиләштерелгәч, Тед башка кардәшләр белән Мәскәүдәге Юстиция министрлыгы алдында басып тора

Киләсе елда Милтон Хеншель һәм Тед Польшага килеп, эшчәнлегебезгә түземлерәк карый башлаган чиновниклар белән очрашты. 1982 елда Польша дәүләте абый-кардәшләребезгә бер көнлек конгрессны үткәрергә рөхсәт итте. Киләсе елда тагын да зуррак конгресслар, күбесенчә, арендага алынган залларда үткәрелде. 1985 елда эшчәнлегебез һаман да тыелган булса да, безгә зур стадионнарда дүрт конгрессны үткәрергә рөхсәт иттеләр. Ә 1989 елның май аенда, зуррак конгрессларны үткәрү планлаштырылганда, Польша дәүләте Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген рәсмиләштерде. Тед моңа бик шатланды.

Польшада үткән өлкә конгрессы

СӘЛАМӘТЛЕК БЕЛӘН БӘЙЛЕ АВЫРЛЫКЛАР

2007 елда без Көньяк Африкадагы филиалны багышлау программасына юл тоттык. Англиядә Тедның кан басымы күтәрелде, һәм табиб аңа сәяхәтне кичектерергә киңәш итте. Тед терелгәннән соң, без Кушма Штатларга кире кайттык. Әмма берничә атна үткәч, аңа инсульт булды һәм уң ягын паралич сукты.

Тедның терелүе әкрен барды, һәм башта ул үз офисына йөри алмады. Шулай да аның сөйләшә алуына без шат булдык. Авыр булса да, ул үз графигыннан калышмаска тырыша иде, ул хәтта Җитәкче советның атналык очрашуларында бүлмәбездәге телефон аша элемтәгә кереп катнашты.

Тед Вефильдә алган сыйфатлы дәвалану өчен бик рәхмәтле иде. Әкренләп ул яңадан йөри башлады. Ул үзенең кайбер теократик йөкләмәләрен үти алды һәм һәрвакыт шатлыклы иде.

Өч ел үткәч, аңа икенче мәртәбә инсульт булды, һәм 2010 елның 9 июнендә, чәршәмбе көнне ул тыныч кына вафат булды. Мин Тедның җирдәге тормыш юлын тәмамлаганын аңласам да, аны югалту миңа күпме кайгы китергәнен һәм аны никадәр нык сагынуымны сурәтләп тә бирә алмыйм. Мин Тедка ярдәм итә алганым өчен Йәһвәгә әле дә һәр көн рәхмәтләр укыйм. Без бергәләп Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәттә 53 елдан артык вакыт катнаштык. Тед миңа күктәге Әтиемә якынлашырга ярдәм итте. Мин Йәһвәгә моның өчен бик рәхмәтле. Яңа билгеләнүе Тедка зур шатлык һәм канәгатьлек китергәненә мин бер дә шикләнмим.

ТОРМЫШЫМДАГЫ ЯҢА АВЫРЛЫКЛАР

Вефильдәге чәчтарашханәдә хезмәт итү һәм башкаларны өйрәтү миңа зур шатлык китерде

Ирем белән хезмәттә үткәргән күп бәхетле еллардан соң яңа авырлыкларга ияләшү җиңел булмады. Без Вефильгә һәм Патшалык Залыбызга килүче кунакларны каршы алырга ярата идек. Сөекле Тедым инде янымда булмаганга һәм үзем элеккегә караганда көчсезрәк булганга, мин алай ук күп аралаша алмыйм. Шулай да мин әле дә Вефильдә һәм җыелыш очрашуларында кадерле кардәшләрем белән аралашырга яратам. Аллаһыга Вефильдә хезмәт итү җиңел булмаса да, зур шатлык китерә. Вәгазь эшенә дә яратуым кимемәде. Тиз арысам да һәм озак йөри алмасам да, урамда вәгазьләү һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү миңа канәгатьлек китерә.

Дөньядагы шартлар бик куркыныч. Әмма мин искиткеч тормыш иптәшем белән Йәһвәгә хезмәт итә алганыма шундый шат! Әйе, Йәһвәнең фатихасы тормышымны чыннан да баетты (Гыйб. сүз. 10:22).

^ 8 абз. Католик тәгълиматы буенча, лимб бу — суга чумдырылмаган яхшы кешеләр һәм сабыйлар үлгәннән соң эләгә торган урын.

^ 13 абз. Джек Нейтанның тәрҗемәи хәле «Күзәтү манарасы» (рус) 1990 ел, 1 сентябрь, 10—14 б. язылган.