Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | АЛЛАһЫ СУГЫШЛАРНЫ ХУПЛЫЙМЫ?

Борынгы заманда Аллаһының сугышларга карата карашы нинди булган?

Борынгы заманда Аллаһының сугышларга карата карашы нинди булган?

Бер халык җәберләнгән хәлдә яшәгән. Шул халык кешеләре Аллаһыдан үзләренә котылу сорап күп тапкыр ялварган, ләкин җавап алмаган — ким дигәндә шунда ук җавап алмаган. Ул халык — исраиллеләр, ягъни борынгы вакыттагы Аллаһы халкы, ә аларны җәберләүчеләр мисырлылар булган (Чыгыш 1:13, 14). Еллар буе исраиллеләр Аллаһының үзләрен мисырлылардан азат итүен көткән. Ахыр чиктә, Аллаһы үз халкын коткарыр өчен тиешле вакыт җиткән дип карар иткән (Чыгыш 3:7—10). Изге Язмаларда бәян ителгәнчә, мисырлыларга каршы сугышны Аллаһы үзе башлаган. Ул мисырлыларга куркыныч җәзалар җибәргән, ә аннары фиргавенне һәм аның гаскәрен Кызыл диңгездә батырган (Зәбур 135:15). Шулай итеп үз халкы ягында көрәшеп, Йәһвә Аллаһы үзенең «бөек сугышчы» булуын күрсәткән (Чыгыш 15:3, 4).

Аллаһы мисырлылар белән сугышны үзе башлаган. Димәк, ул сугышны бөтенләй хупламый дип әйтеп булмый. Кайвакыт Аллаһы үз халкына Исраилгә сугышны алып барырга кушкан. Мәсәлән, ул аларга явызлыкка баткан кәнганлыларга каршы сугышырга боерган (Канун 9:5; 20:17, 18). Ул Исраил патшасы Давытка башкаларны кысрыклаган филистилеләрне юк итәргә кушкан. Аллаһы Давытка хәтта ничек итеп сугышны алып барырга кирәк икәнен аңлаткан. Моның ярдәмендә исраиллеләр җиңгән (2 Ишмуил 5:17—25).

Изге Язмалардагы бу очраклар шуны күрсәтә: исраиллеләргә явызлык кылган яки аларны җәберләгән булсалар, Аллаһы, үз халкын һәм хак гыйбадәт кылуны саклап калыр өчен, аларга сугышырга рөхсәт иткән. Аллаһы хуплаган сугышларның өч мөһим үзенчәлегенә игътибар итик.

  1. АЛЛАҺЫ ГЫНА СУГЫШТА КЕМ КАТНАШАЧАК ИКӘНЕН БИЛГЕЛӘГӘН. Бер очракта Аллаһы исраиллеләргә болай дигән: «Сезгә бу сугышта катнашырга туры килмәс». Ни өчен? Аллаһы үзе алар өчен сугышырга теләгән (2 Елъязма 20:17; 32:7, 8). Ул үзе алар өчен күп тапкыр сугышкан. Өстә китерелгән очрак — андый мисалларның берсе. Башка очракларда Аллаһы борынгы Исраилгә үзе хуплаган сугышларда катнашырга кушкан. Сугышып, алар вәгъдә ителгән җирне яулап алган һәм аны яклаган (Канун 7:1, 2; Йошуа 10:40).

  2. АЛЛАҺЫ ГЫНА СУГЫШНЫҢ КАЙЧАН БУЛАЧАГЫН БИЛГЕЛӘГӘН. Тирә-яктагы явыз һәм җәберләүче халыкларны юк итәр алдыннан, Аллаһының хезмәтчеләре Ходай билгеләгән вакытны сабырлык белән көтәргә тиеш булган. Аллаһы боерык биргәнгә кадәр, алар сугышка барырга тиеш булмаган. Сугышка үзсүзләнеп барган очракларда исә алар Аллаһының хуплавын югалткан. Изге Язмаларда язылганча, исраиллеләр Аллаһы хупламаган сугышларда катнашканда һәлакәткә очраган *.

  3. Аллаһы кәнганлыларга каршы сугышны башлаган булса да, ул кайберләрен, мәсәлән, Рәхәб белән аның гаиләсен коткарып калган

    АЛЛАҺЫГА КЕШЕЛӘРНЕҢ, ШУЛ ИСӘПТӘН ЯВЫЗ КЕШЕЛӘРНЕҢ, ҮЛЕМЕ ШАТЛЫК КИТЕРМИ. Йәһвә Аллаһы — Тормыш Чыганагы һәм кешеләрне Барлыкка Китерүче (Зәбур 35:10). Шуңа күрә ул кешеләрнең үлүләрен күрергә бер дә теләми. Кызганычка каршы, кайберәүләр, явыз ниятләр корып, башкаларны җәберли һәм хәтта үтерә (Зәбур 36:12, 14). Андый явызлыкны бетерер өчен, элек Аллаһы кайвакыт явыз кешеләргә каршы алып барылган сугышларны хуплаган. Шулай да Аллаһы, исраиллеләргә сугышларда катнашырга рөхсәт итсә дә, аларның дошманнарына карата «мәрхәмәтле» һәм «озак түзүче» булган (Зәбур 85:15). Мәсәлән, ул исраиллеләргә мондый закон биргән: алар берәр шәһәргә каршы сугышыр алдыннан, башта шул шәһәр кешеләренә тынычлык килешүен тәкъдим итәргә тиеш булган. Шулай итеп, шул шәһәр кешеләренең үз юлларын үзгәртергә һәм тыныч яшәргә мөмкинлекләре булган булыр иде (Канун 20:10—13). Аллаһы болай дигән: «Явызның үлеме миңа һич тә шатлык китерми. Киресенчә, явыз кеше үз юлын үзгәртсә һәм исән калса, бу миңа шатлык китерә» (Йәзәкил 33:11, 14—16) *.

Югарыда әйтелгән сүзләрне исәпкә алсак, без шуны аңлыйбыз: Аллаһы карашыннан, сугыш — явыз һәм башкаларны җәберләүче кешеләрне юк итү чарасы һәм бу чара законлы. Ләкин кешеләр түгел, ә нәкъ Аллаһы сугышның кайчан булачагын һәм анда кем катнашачагын билгеләгән. Аллаһы сугышларны мәрхәмәтсез булганга башлаганмы? Һич тә юк! Аллаһы җәбер-золымны нәфрәт итә (Мәдхия 10:5). Беренче гасырда Гайсә Мәсих җиргә килгәч, Аллаһының сугышка карата карашы үзгәргәнме?

^ 7 абз. Мәсәлән, бер очракта исраиллеләр амалыклыларга һәм кәнганлыларга каршы чыккан. Ләкин Аллаһы аларга моны эшләмәскә кушкан. Тыңламаганга күрә, алар җиңелгән булган (Саннар 14:41—45). Күп еллар үткәч, тугры патша Йошия, Аллаһы хупламаган сугышка барып, тормышын югалткан (2 Елъязма 35:20—24).

^ 8 абз. Исраиллеләр кәнганлылар белән сугышыр алдыннан аларга тынычлык килешүен тәкъдим итмәгән. Ни өчен? Чөнки кәнганлыларга үз явыз юлларын үзгәртер өчен инде 400 ел бирелгән булган. Исраиллеләр кәнганлылар белән сугыша башлаган вакытка кәнганлылар явызлык кылучылар булып киткән, һәм аларны инде үзгәртеп булмаган (Яратылыш 15:13—16). Шулай итеп алар тулысынча кырылырга тиеш булган. Әмма үз тормышларын үзгәрткән кайбер кәнганлылар котылып калган (Йошуа 6:25; 9:3—27).