Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы

Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы

«Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 ЯХЪЯ 4:8, 16).

ҖЫРЛАР: 18, 51

1. Аллаһының төп сыйфаты нинди, һәм бу сездә нинди хисләр уята?

ЙӘҺВӘ тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларда: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип язылган. Бу сүзләрдән күренгәнчә, мәхәббәт Аллаһының күркәм сыйфатларының берсе булып тора. Алай гына да түгел «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8, 16). Бу аның иң мөһим һәм төп сыйфаты. Йәһвә — мәхәббәтнең гәүдәләнеше. Галәмне һәм бар тереклекне Барлыкка Китерүченең мәхәббәт Аллаһысы булуын белү нинди гаҗәеп! Ул һәрвакыт мәхәббәттән чыгып эш итә.

2. Аллаһы мәхәббәте безне нәрсәгә ышандыра? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Аллаһы үзе барлыкка китергәннәрнең барысына да назлы һәм җылы хисләр белән карый. Шуңа күрә аның кешеләргә карата булган бөтен ниятләре гаҗәеп итеп үтәләчәк һәм аның хакимлегенә буйсынучыларның һәммәсе мул фатихалар алачак. Яратудан чыгып Йәһвә күп кенә эшләр башкарган. Мәсәлән, ул «үзе билгеләгән кеше [Гайсә Мәсих] аша җиһанны гадел хөкем итәргә ниятләгән һәм көнен билгеләп куйган» (Рәс. 17:31). Бу сүзләрнең чынга ашачагына бер дә шикләнмәскә була. Тәкъвалыкка омтылган һәм Аллаһыга тыңлаучан булган кешеләргә аның гадел хөкеме киләчәктә мәңге бетмәс фатихалар китерәчәк.

ТАРИХ НӘРСӘНЕ РАСЛЫЙ?

3. Аллаһы ярату белән эш итмәгән булса, киләчәк нинди булыр иде?

3 Аллаһының кешеләргә карата мәхәббәте булмаган булса, киләчәк нинди булыр иде? Кешелек тарихына күз салыйк. Бу дөнья кешеләрне яратмаучы һәм ачу белән тулы явыз илаһ Шайтан Иблис һәм кешеләрнең хакимлеге аркасында газап чигә (2 Көр. 4:4; 1 Яхъя 5:19; Ачылыш 12:9, 12 укы). Аллаһы ярату белән эш итмәгән булса, Галәмнең киләчәге коточкыч булыр иде.

4. Ни өчен Йәһвә үзенең гадел хакимлегенә каршы фетнәнең күтәрелүенә юл куйган?

4 Иблис Йәһвәнең хакимлегенә каршы фетнә күтәргәч, беренче кешеләрне дә моңа котырткан. Ул Аллаһының хакимлек итәргә хокукын һәм гаделлеген шик астына алган. Асылда, Шайтан үзенең хакимлеге Барлыкка Китерүчесенекеннән яхшырак дип дәгъвалаган (Ярат. 3:1—5). Йәһвә Шайтанга бу бәхәсле сорауда үзенең хаклыгын раслап карарга юл куйса да, моны берникадәр вакытка гына рөхсәт иткән. Чиксез акыллылыгы белән эш итеп, Йәһвә үзенең хакимлегеннән башка бүтән хакимлекнең булдыксыз булуы ап-ачык күренсен өчен, җитәрлек вакыт биргән. Гадел хакимлек турында әйткәндә, кешелекнең аяныч тарихы кешеләрнең дә, Шайтанның да идарәсе безгә кирәклесен бирә алмаганын раслый.

5. Кешелек тарихыннан нәрсә ап-ачык күренә?

5 Соңгы 100 ел дәвамында гына 100 миллионнан артык кеше сугышларда һәлак булган. Бүген дөньядагы шартлар көннән-көн начарая бара. Аллаһы Сүзендә бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» турында «явызлар һәм алдакчылар... начарланганнан начарлана барачаклар» дип алдан әйтелгән булган (2 Тим. 3:1, 13). Кешелек тарихы Изге Язмаларда язылган мондый сүзләрнең хак булуын ап-ачык күрсәтә: «И Йәһвә, мин яхшы беләм: кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый» (Ирм. 10:23). Йәһвә кешеләрне үзенең җитәкчелегеннән башка үз-үзләре өстеннән хакимлек итү сәләте я хокукы белән барлыкка китермәгән.

6. Аллаһының берникадәр вакытка явызлыкның булуына юл куйганы нинди максатка хезмәт итә?

6 Аллаһының берникадәр вакытка явызлыкның булуына юл куйганы кешеләр хакимлегенең булдыксыз булуын күрсәтә һәм тагын бер максатка хезмәт итә. Моның нигезендә Аллаһы Патшалыгы гына уңышлы була алганына мәңгелек шаһитлек бирелә. Йәһвә явызлыкны һәм явызлык кылучыларны юк иткәч, берәрсе кабат Йәһвәнең яратудан чыгып хакимлек итүен шик астына алса, фетнәчеләргә үз дөреслеген раслар өчен вакыт бирүнең мәгънәсе булмас. Аллаһы кешелек тарихында булган вакыйгаларны фетнәчеләрне шунда ук юк итәр өчен нигез итеп куллана алачак һәм явызлыкның кабат таралуына юл куймаячак.

ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕ НӘРСӘДӘН КҮРЕНӘ?

7, 8. Йәһвә үз бөек мәхәббәтен күп төрле юллар белән ничек күрсәткән?

7 Йәһвә үзенең бөек мәхәббәтен төрлечә күрсәткән. Мәсәлән, Галәмнең мәһабәтлегенә игътибар итик. Анда миллиардлаган галактикалар, галактикаларда миллиардлаган йолдызлар һәм планеталар бар. Киек каз юлы галактикабызда андый йолдызларның берсе — Кояш. Кояш булмаса, җирдәге төрле-төрле тереклек ияләре яши алмас иде. Боларның барысы Барлыкка Китерүченең барлыгын дәлилли һәм аның кодрәт, зирәклек һәм ярату кебек сыйфатларга ия булганын күрсәтә. Әйе, Аллаһының «күзгә күренмәс сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (Рим. 1:20).

8 Йәһвә, җир йөзендә тормыш булсын өчен, бар кирәклесен барлыкка китергән. Ул кешеләр өчен гаҗәеп оҗмах бакчасын яраткан һәм, алар мәңге яши алсын өчен, аларга камил акыл һәм тән биргән. (Ачылыш 4:11 укы.) Өстәвенә, ул «һәрбер тәнгә [тере җанга] ашамлык бирә, чөнки Аның шәфкате мәңгегә» (Зәб. 135:25).

9. Йәһвә мәхәббәт Аллаһысы булса да, нәрсәне нәфрәт итә?

9 Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы, әмма ул яманлыкны нәфрәт итә. Мәсәлән, Зәбур 5:5—7 дә болай диелә: «Син канунсызлыкны яратмый торган Алла... канунсызлык кылучыларның Син барысыннан да чирканасың». Һәм шулай ук: «Кан түгүчедән, мәкерледән Ходай җирәнә»,— дип әйтелә.

ТИЗДӘН ЯВЫЗЛЫК ЮККА ЧЫГАЧАК

10, 11. а) Йәһвә яманлык кылучылар белән нәрсә эшләячәк? ә) Йәһвә гаделләргә нинди әҗер бирәчәк?

10 Йәһвә мәхәббәт Аллаһысы булганга һәм явызлыкны нәфрәт иткәнгә, җир йөзен һәм бөтен Галәмне явызлыктан азат итәргә ниятли. Ул моны үз хакимлеге белән бәйле бәхәсле сорауда нокта куелгач, эшләячәк. Аллаһы Сүзендә мондый вәгъдә бар: «Яманлык эшләүчеләр юкка чыгарылырлар шул, Ходайга өмет итүчеләр җирне мирас итеп алырлар. Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар... Ходайның дошманнары мактанышкан чакларында ук, төтен таралгандай таралалар» (Зәб. 36:9, 10, 20).

11 Аллаһы Сүзендә шулай ук мондый вәгъдә бар: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Зәб. 36:29). Гадел кешеләр «тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Зәб. 36:11). Бу сүзләр тормышка ашачак, чөнки безнең кайгыртучан Аллаһыбыз үзенең тугры хезмәтчеләре файдасына иң яхшысын эшли. Инҗилдә болай диелә: «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачыл. 21:4). Йәһвәнең мәхәббәтен чын-чынлап кадерләүче һәм аңа, Хакимгә буларак, буйсынучы кешеләрнең һәммәсен искиткеч киләчәк көтә!

12. Нинди кешене «юаш кеше» дип атап була?

12 Йәһвәнең Сүзендә болай дип әйтелә: «Усал булма, турылыкны күр, юаш кешенең алда өмете бар. Канунсызлар бөтенләй бетәрләр, бозыкларның калганнары да бетәр» (Зәб. 36:37, 38). «Юаш кеше», ягъни саф кеше — Йәһвә һәм аның Улы турында белем алып, Аллаһы ихтыярын карышусыз үтәүче кеше. (Яхъя 17:3 укы.) Андый кеше 1 Яхъя 2:17 дә язылган мондый сүзләргә җитди карый: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк». Бу дөньяның ахыры якынлашып барган саен безгә «Ходайга өмет тот, Аның юлыннан йөр» дигән сүзләр буенча эш итү тагы да ашыгычрак булып китә (Зәбур 36:34).

АЛЛАҺЫНЫҢ БӨЕК МӘХӘББӘТЕ

13. Йәһвә гөнаһлы кешеләргә үзенең бөек мәхәббәтен ничек күрсәткән?

13 Камил булмасак та, без Йәһвәнең юлыннан йөри алабыз. Без шулай ук Йәһвәнең безгә карата күрсәткән бөек мәхәббәте нигезендә аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия була алабыз. Ул Гайсә Мәсихне йолым корбаны итеп биргән һәм тыңлаучан кешеләргә Адәмнән мирас итеп алган гөнаһ белән үлемнән азат ителүгә юл ачкан. (Римлыларга 5:12; 6:23 укы.) Йәһвә үзенә исәпсез-хисапсыз вакыт дәвамында тугры булган бердәнбер Улына тулысынча ышанган. Гайсәнең җирдә гаделсез мөгамәлә кичергәнен күреп, Аллаһының күңеле, кайгыртучан Ата буларак, һичшиксез әрнегән. Шулай да Гайсә Аллаһының хакимлеген яклаган һәм камил кеше өчен хәтта иң кыен шартларда да Йәһвә алдында саф булып калу мөмкин икәнен күрсәткән.

Яратудан чыгып Аллаһы җиргә үз улын җибәргән (13 нче абзацны кара.)

14, 15. Гайсәнең үлеме аша нәрсә мөмкин булган?

14 Кичергән иң авыр сынауларына карамастан, Гайсә Йәһвә алдында сафлыгын саклап калган һәм аның хакимлеге ягында торып, үлеменә кадәр Йәһвәгә тугры булып калган. Гайсә шулай ук үзенең үлеме аша кешелекне йолып алыр өчен һәм, кешеләр Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяда мәңге яши алсын өчен, тиешле бәя түләгән. Без моның өчен бик рәхмәтле! Рәсүл Паул йолым корбанының Йәһвә белән Гайсә ягыннан бөек мәхәббәт билгесе булганын ассызыклаган. Ул болай дигән: «Мәсих, без әле гөнаһлы булганда, билгеләнгән вакытта бозыклар өчен үлгән. Тәкъва өчен үләргә бик сирәк кеше генә ризалашыр, ә яхшылык кылучы өчен үләргә, бәлки, кем дә булса җөрьәт итәр. Ә Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһлы булганда, безнең өчен үлгән» (Рим. 5:6—8). Ә рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте. Мәхәббәтнең асылы шул: без Аллаһыны түгел, ә ул безне яратты һәм Улын үзе белән татулаштыручы, гөнаһларыбызны йолып алучы корбан итеп җибәрде» (1 Яхъя 4:9, 10).

15 Аллаһының кешелеккә карата булган мәхәббәте турында Гайсә болай дигән: «Аллаһы дөньяны [йолымга мохтаҗ кешелекне] шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Аллаһының кешеләргә карата мәхәббәте шулкадәр көчле, ул хәтта алар хакына бик кыйммәт бәя түләргә әзер булган. Аның мәхәббәте мәңгелек. Аның мәхәббәтенә һәрвакыт өметләнеп була. «Мин шуңа инанам,— дип язган Паул,— үлем дә, тормыш та, фәрештәләр дә, хөкүмәтләр дә, хәзерге һәм киләчәктәге нәрсәләр дә, көчләр дә, биеклек тә, тирәнлек тә, барлыкка китерелгән башка һичбер нәрсә дә безне Аллаһының Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән аера алмаячак» (Рим. 8:38, 39).

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ ИНДЕ ИДАРӘ ИТӘ

16. Патшалык нәрсә ул, һәм Йәһвә бу Патшалыкта идарәче итеп кемне куйган?

16 Аллаһы урнаштырган Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык шулай ук Аллаһының кешелеккә карата яратуын раслый. Йәһвә бу хөкүмәтнең идарәчесе итеп үз Улын билгеләгән. Мәсих кешеләрне ярата, һәм ул идарәче ролен үтәү өчен иң лаеклы шәхес (Гыйб. сүз. 8:31). Аллаһы Мәсихнең хакимдәшләре итеп 144 000 кешене сайлаган. Терелтелгәч, алар күктә үзләренең җирдә яшәгәндә туплаган тәҗрибәләрен кешелек файдасына кулланачак (Ачыл. 14:1). Аллаһы Патшалыгы Гайсә өйрәтүенең төп темасы булган. Ул үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Мат. 6:9, 10). Андый догалардагы сүзләр тормышка ашкач, Аллаһыга тыңлаучан кешеләр мул фатихалар алачак!

17. Гайсәнең идарәсе кешеләр идарәсеннән ничек аерылып тора?

17 Гайсәнең ярату белән башкарылган идарәсе кешеләрнең идарәсеннән бик нык аерылып тора. Кешелек хөкүмәтләре аркасында миллионлаган кешеләр сугышларда һәлак булган. Гайсә Мәсих исә чын-чынлап үз гражданнары турында кайгырта һәм Аллаһының күркәм сыйфатларын, аеруча мәхәббәтен чагылдыра (Ачыл. 7:10, 16, 17). «Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен,— дигән Гайсә.— Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел» (Мат. 11:28—30). Нинди ярату тулы сүзләр!

18. а) Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганнан соң нинди эшләр алып барыла? ә) Киләсе мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

18 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән күренгәнчә, Аллаһының күктәге Патшалыгы, Мәсих 1914 елда Патша булып идарә итә башлагач, урнаштырылган булган. Шул вакыттан башлап, Гайсә белән бергә күктә идарә итәчәк майланган мәсихчеләрнең калдыгы һәм бу дөнья төзелеше юк ителгәндә исән калачак һәм яңа дөньяда яшәячәк «бихисап күп кеше» җыела башлаган (Ачыл. 7:9, 13, 14). Бихисап күп кешенең саны хәзер күпме? Бу төркемгә кергән кешеләрдән нәрсә таләп ителә? Бу сорауларга җавапны без киләсе мәкаләдән белербез.