Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез якыныгызны үзегезне яраткандай яратасызмы?

Сез якыныгызны үзегезне яраткандай яратасызмы?

«Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (МАТ. 22:39).

ҖЫРЛАР: 25, 36

1, 2. Изге Язмаларда мәхәббәтнең мөһимлеге ничек ассызыклана?

МӘХӘББӘТ — Йәһвә Аллаһының төп сыйфаты (1 Яхъя 4:16). Аллаһы беренче итеп Гайсәне барлыкка китергән. Гайсә Аллаһы белән күктә исәпсез-хисапсыз вакыт дәвамында яшәгән һәм Аллаһыдан мәхәббәт күрсәтергә өйрәнгән (Көл. 1:15). Гайсә гомере буе, шул исәптән җирдә яшәгәндә дә, Йәһвәнең мәхәббәт Аллаһысы булганын яхшы белеп, аның мәхәббәтен чагылдырган. Шуңа күрә без Йәһвәнең һәм Гайсәнең ярату белән мәңге хакимлек итәчәгенә тулысынча ышана алабыз.

2 Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме дигән сорауга Гайсә болай дип җавап биргән: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — беренче һәм иң мөһим әмер. Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (Мат. 22:37—39).

3. Безнең «якыныбыз» кем?

3 Игътибар итегез, Гайсә якыныңны ярат дигән әмерне Йәһвәне ярат дигән әмерне әйткәннән соң әйткән. Моннан башкаларга ярату күрсәтү никадәр мөһим икәне күренә. Әмма безнең «якыныбыз» кем ул? Никахта булсак, тормыш иптәшебез. Җыелыштагы мәсихче кардәшләребез, ягъни хак Аллаһыга гыйбадәт кылучылар, шулай ук безнең якыннарыбыз булып тора. Хезмәттә очраткан кешеләр дә безнең якыннарыбыз. Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар һәм аның Улының өйрәтүләре буенча яшәүчеләр яратуны якыннарына карата ничек күрсәтә ала?

ТОРМЫШ ИПТӘШЕГЕЗГӘ КАРАТА ЯРАТУ КҮРСӘТЕГЕЗ

4. Камил булмасак та, ни өчен никахта бәхетле булу мөмкин?

4 Йәһвә Адәм белән Хауваны барлыкка китереп һәм аларны кавыштырып, беренче никахка нигез салган. Ул аларның бәхетле, нык гаилә булуын һәм җир йөзе аларның токымнары белән тулуын теләгән (Ярат. 1:27, 28). Ләкин Йәһвәнең хакимлегенә каршы күтәрелгән фетнә аркасында беренче никах зыян күргән һәм кешелек гөнаһ белән үлемгә дучар булган (Рим. 5:12). Шулай да никахта бәхетле булу мөмкин. Изге Язмаларда моңа кагылышлы киңәшләр бар. Бу иң яхшы киңәшләр, чөнки аларның чыганагы — Гаиләгә Нигез Салучы Йәһвә. (2 Тимутигә 3:16, 17 укы.)

5. Никахта мәхәббәт никадәр мөһим?

5 Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, мәхәббәт бу — кемне дә булса бик нык якын күрү яки чын күңелдән ярату. Ул кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә, бигрәк тә никахта үтә мөһим. Рәсүл Паул Көринт җыелышына мондый сүзләр язган: «Мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт көнчел түгел, ул мактанмый, масаеп йөрми, үзен әдәпсез тотмый, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне санап бармый. Ул тәкъвасызлыкка сөенми, ә хакыйкатькә сөенә, барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала. Мәхәббәт мәңгелек» (1 Көр. 13:4—8). Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләр турында уйлану һәм аларны тормышта куллану никахны һичшиксез бәхетле итә ала.

Аллаһы Сүзе никахта бәхетле булырга булыша (6, 7 нче абзацларны кара.)

6, 7. а) Изге Язмаларда башчылык турында нәрсә әйтелә? ә) Мәсихче ирләр үз хатыннары белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

6 Аллаһы урнаштырган башчылык принцибы турында әйткәндә, мәхәббәт күрсәтү аеруча мөһим. Паул бу принципны болай дип аңлаткан: «Шуны белегез: һәр ирнең башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең башы — Аллаһы» (1 Көр. 11:3). Әмма баш булу кырыслык я тупаслык белән мөгамәлә итүгә хак бирми. Мәсәлән, Йәһвә Мәсихнең башы буларак, аның белән үзен игелекле тота һәм фидакарь ярату күрсәтә. Гайсә исә Аллаһының яратуга нигезләнгән башчылык итүен хөрмәт итә, чөнки ул үз Атасын ярата (Яхъя 14:31). Йәһвә үзенең яраткан Улы белән үзен тупас я кырыс тотса, Гайсәнең үз Атасына карата андый хисләре булмас иде.

7 Ир үз хатынының башы булса да, Изге Язмаларда язылганча, ул үз хатынын ихтирам итәргә тиеш (1 Пет. 3:7). Ничек итеп? Мөмкинлекләрнең берсе — хатынның ихтыяҗларын исәпкә алу һәм төрле сорауларда аңа беренче булып сайларга мөмкинлек бирү. Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Ирләр, хатыннарыгызны яратып яшәгез, Мәсих тә, җыелышны яратып, аның хакына үзен биргән бит» (Эфес. 5:25). Әйе, Гайсә үзенең шәкертләре өчен хәтта үз гомерен биргән. Ир Гайсәдән үрнәк алып, кайгыртучан баш булса, хатынга аны яратырга, хөрмәт итәргә һәм аңа күндәм булырга җиңелрәк булачак. (Титуска 2:3—5 укы.)

ИМАНДАШЛАРЫГЫЗНЫ ЯРАТЫГЫЗ

8. Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар үз имандашларына ничек карарга тиеш?

8 Җир йөзендә миллионлаган кеше Йәһвәгә гыйбадәт кыла һәм аның исеме, нияте турында шаһитлек бирә. Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар үз имандашларына ничек карарга тиеш? Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Бар кешегә, бигрәк тә имандашларыбызга, игелек эшлик» (Гәл. 6:10; Римлыларга 12:10 укы). Рәсүл Петер болай дип язган: «Сез хакыйкатькә күндәм булганга, җаннарыгызны пакьләдегез, нәтиҗәдә сез риясыз туганнарча яратуга ия булдыгыз, шуңа күрә хәзер бер-берегезгә ихлас күңелдән тирән мәхәббәт күрсәтегез». Петер шулай ук үз имандашларына: «Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз»,— дип әйткән (1 Пет. 1:22; 4:8).

9, 10. Ни өчен Аллаһы халкы арасында бердәмлек хөкем сөрә?

9 Без имандашларыбызны тирән һәм эчкерсез яратканга, безнең бөтендөнья оешмабыз үзенә күрә бер оешма булып тора. Өстәвенә, Йәһвәне яратканга һәм аның кануннарын үтәп яшәгәнгә, ул безгә Галәмдәге иң куәтле көчне — үзенең изге рухын, ягъни эш итүче көчен бирә. Моның барысы ярдәмендә халыкара кардәшлегебез арасында искиткеч бердәмлек хөкем сөрә. (1 Яхъя 4:20, 21 укы.)

10 Мәсихчеләр арасындагы мәхәббәтнең мөһимлеген ассызыклап, Паул болай дип язган: «Назлы хисләр белән кызгануны, игелек, тыйнаклык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез. Бер-берегезгә карата сабыр булыгыз һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш. Боларга өстәп мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (Көл. 3:12—14). Чыгышыбызга һәм милләтебезгә карамастан, безнең арада мәхәббәт — «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» хөкем сөргәнгә без бик шат!

11. Йәһвәнең оешмасы нәрсә белән аерылып тора?

11 Йәһвә хезмәтчеләре арасындагы эчкерсез мәхәббәт һәм бердәмлек аларның хак диндә булуларын күрсәтә. Гайсә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аллаһы балаларын һәм Иблис балаларын болай танып була: тәкъва тормыш алып бармаучы һәм үз кардәшен яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел. Башлангычтан ук ишеткән хәбәрне онытмагыз: без бер-беребезне яратырга тиеш» (1 Яхъя 3:10, 11). Йәһвә Шаһитләренең Мәсихнең чын шәкертләре булуы алар арасында хөкем сөргән искиткеч бердәмлектән һәм мәхәббәттән күренә. Алар Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне бөтен җиһанда вәгазьләп, Аллаһының ниятен үти (Мат. 24:14).

«БИХИСАП КҮП КЕШЕНЕҢ» ҖЫЕЛУЫ

12, 13. «Бихисап күп кеше» бүген нәрсә эшли, һәм озакламый аларны нәрсә көтә?

12 Йәһвә хезмәтчеләренең күбесе «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» «бихисап күп кешенең» санына керә. Алар Аллаһының «тәхете һәм Бәрән [Гайсә Мәсих] алдында басып тора». Бу кешеләр кемнәр алар? Ачылыш китабында әйтелгәнчә, «алар бөек афәтне кичереп киләләр һәм озын киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар», чөнки алар Гайсәнең йолым корбанына иман итә. «Бихисап күп кешенең» санына кушылучы кешеләр Йәһвәне һәм Гайсәне ярата һәм «көне-төне аңа [Аллаһыга] аның гыйбадәтханәсендә изге хезмәт башкаралар» (Ачыл. 7:9, 14, 15).

13 Озакламый Аллаһы бу явыз дөньяны «бөек афәттә» юк итәчәк (Мат. 24:21; Ирмия 25:32, 33 укы *). Әмма Йәһвә үз хезмәтчеләрен яратканга, аларны төркем буларак саклап калачак һәм яңа дөньяга кертәчәк. Якынча 2 000 ел элек алдан пәйгамбәрлек ителгәнчә, Аллаһы «аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак». Сез «элеккегеләр үтеп киткәч», булачак оҗмахтагы тормышны түземсезлек белән көтәсезме? (Ачыл. 21:4)

14. Бихисап күп кешенең саны ничек үсә бара?

14 1914 елда соңгы көннәр башланган. Ул вакытта бөтен дөнья буенча нибары берничә мең кеше генә Йәһвәгә хезмәт иткән. Якыннарына карата булган яратудан чыгып, майланган мәсихчеләрнең кечкенә калдыгы Аллаһы рухы ярдәме белән Патшалыкны вәгазьләү эшендә тырышып катнашкан. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә җирдә яшәргә өметләнгән бихисап күп кеше җыела башлаган. Бөтен дөнья буенча 115 400 дән артык җыелышта 8 000 000 нан артык Йәһвә Шаһите хезмәт итә, һәм аларның саны көннән-көн арта бара. Мәсәлән, 2014 хезмәт елында 275 500 дән артык кеше суга чумдырылу үткән. Димәк, атна саен уртача 5 300 кеше Аллаһы халкына кушылган.

15. Вәгазьләү эшенең никадәр киң колач алуын тасвирлап бирегез.

15 Вәгазьләү эшенең киң колач алуы шаккатыра. Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыз бүгенге көндә 700 дән артык телдә бастырыла. «Күзәтү манарасы» — дөньяда иң киң таралган журнал. Һәр ай ул 52 000 000 данәдән артык тираж белән бастырыла. Бу журнал 247 телдә чыга. Өйрәнүләр үткәрү өчен билгеләнгән «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның гомуми тиражы 200 000 000 данә, һәм ул 250 дән артык телдә бастырылган.

16. Нәрсә ярдәмендә Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше рухи яктан гөрләп чәчәк ата?

16 Без бүген күргән искиткеч үсеш Аллаһыга иман итүебезнең һәм Йәһвә тарафыннан могҗизалы рәвештә рухландырылган Изге Язмаларга тулысынча ышануыбызның нәтиҗәсе (1 Тис. 2:13). «Бу дөнья төзелешенең илаһы» Шайтанның ярсуына һәм каршы килүенә карамастан, Йәһвә халкының рухи яктан гөрләп чәчәк атуы бигрәк тә гаҗәпләндерә (2 Көр. 4:4).

ЯРАТУНЫ ҺӘРВАКЫТ КҮРСӘТЕГЕЗ

17, 18. Аллаһы хезмәтчеләре башка кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

17 Йәһвәнең хезмәтчеләре хак Аллаһыга гыйбадәт кылмаган кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш? Вәгазьләгәндә кешеләр безнең хәбәребезгә төрлечә карый: кемдер кабул итә, ә кемдер хәтта ярсый. Кешеләр безгә ничек кенә карамасын, Изге Язмаларда без үзебезне ничек тотарга тиеш икәнлеге турында болай диелә: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез» (Көл. 4:6). Өметебез хакында сораулар бирүче һәркем алдында өметебезне яклаганда, без моны «юашлык һәм тирән хөрмәт белән» эшлибез, чөнки якыннарыбызны яратабыз (1 Пет. 3:15).

18 Берәр кеше хәбәребезне кабул итмичә, безгә хәтта ярсыса да, без барыбер ярату күрсәтергә тырышабыз. Андый очракта без Гайсәдән үрнәк алабыз: «Мыскыллап хурланганда, ул җавап итеп хурламады. Газап чиккәндә, ул янамады, ә үзен гадел хөкем итүчегә [Йәһвәгә] тапшырды» (1 Пет. 2:23). Кардәшләребез я башка кешеләр белән мөгамәлә иткәндә, без басынкылык күрсәтәбез һәм мондый киңәш буенча эш итәбез: «Явызлыкка явызлык белән я хурлауга хурлау белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатихалагыз» (1 Пет. 3:8, 9).

19. Каршылык күрсәтүчеләр турында әйткәндә, Гайсә нинди киңәш биргән?

19 Йәһвәнең хезмәтчеләре басынкы караш саклап, Гайсә биргән бер мөһим принципны үти. Үзенең Таудагы вәгазендә ул болай дигән: «Сез: „Якыныңны ярат, дошманыңны нәфрәт ит“,— дип әйтелгәнне беләсез. Ә мин сезгә шуны әйтәм: дошманнарыгызны яратып, ә эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез. Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз, чөнки ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Мат. 5:43—45). Әйе, дошманнар безнең белән үзләрен ничек кенә тотмасын, без, Аллаһы хезмәтчеләре буларак, аларны яратырга өйрәнергә тиеш.

20. Яңа дөньяда кешеләр Аллаһыны һәм үз якыннарын яратачагын без кайдан беләбез? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

20 Йәһвә хезмәтчеләренең тормышларының бар өлкәләрендә Йәһвәне һәм үз якыннарын яратулары эшләрендә һәм карашларында чагылырга тиеш. Мәсәлән, кайберәүләр Патшалык хәбәрен кабул итмәгәндә дә, без алар ярдәмгә мохтаҗ булган чакларда ярату күрсәтәбез. Рәсүл Паул болай дип язган: «Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә һичнәрсә белән бурычлы калмагыз, башканы яратучы канунны үтәгән була бит. Чөнки „зина кылма“, „кеше үтермә“, „урлама“, „кешенекенә нәфесеңне сузма“ дигән әмерләр һәм башкалары „якыныңны үзеңне яраткандай ярат“ дигән әмердән гыйбарәт. Яратучы кеше үз якынына явызлык кылмый, шуңа күрә башкаларны яратучы канунны үти» (Рим. 13:8—10). Шайтан хакимлеге астындагы бүленгән, җәбер-золым тулы, явыз дөньяда яшәп тә, без, Йәһвә Шаһитләре буларак, эчкерсез ярату күрсәтәбез (1 Яхъя 5:19). Һичшиксез, Шайтан, аның җеннәре һәм фетнәчел кешеләр юк ителгәч, яңа дөньяда һәр нәрсәдә мәхәббәт өстенлек итәчәк. Җирдә яшәүче һәркем Аллаһыны һәм үз якынын ярата башлагач, тормыш шундый гаҗәеп булачак!

^ 13 абз. Ирмия 25:32, 33: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Менә халыктан халыкка бәла-каза килә. Җирнең иң ерак төбәкләреннән көчле давыл күтәрелер. Шул көнне Йәһвә һәлак иткән кешеләр җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр ятар. Алар өчен кайгырып еламаслар да, аларны җыймаслар да, җирләмәсләр дә. Алар җир өстендә тирес сыман ятар“».