Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | Яраткан якының үлгәндә

Кайгы кичерүчеләрне ничек юатырга?

Кайгы кичерүчеләрне ничек юатырга?

Яраткан якынын югалтканга кайгы кичергән кеше янында булганда, сезнең көчсезлек сизгәнегез бармы? Кайвакыт без нәрсә әйтергә я нәрсә эшләргә белмичә берәр нәрсә әйтүдән я эшләүдән тыелып калабыз. Әмма сез гамәли ярдәм күрсәтә аласыз.

Еш кына кеше янында булу һәм аңа «кайгы-хәсрәтеңне уртаклашам» кебек гади сүзләр әйтү җитәрлек була. Күп кенә культураларда кайгыртуны күрсәтер өчен кешене кочаклыйлар я кулыннан назлы тоталар. Үз якынын югалткан кеше сөйләшергә теләсә, аны кайгысын уртаклашып тыңлагыз. Әмма иң яхшысы — югалту кичергән гаилә өчен берәр нәрсә эшләү. Мәсәлән, кайгы кичерүче кеше теләсә, ул хәзер башкара алмаган эшләрне башкарып була: ризык әзерләргә, балаларны карарга я җирләүне оештыру белән бәйле эшләрдә булышырга. Андый эшләр күп сүзләрдән яхшырак.

Вакыт узу белән сез, бәлки, үлгән кешенең туганнары белән аның турында сөйләшергә булырсыз. Ул чакта аның яхшы сыйфатларын һәм шатлыклы вакыйгаларны искә төшереп була. Андый сөйләшүдән үз якынын югалткан кешенең йөзенә хәтта елмаю чыгарга мөмкин. Мәсәлән, үз ире Иенны алты ел элек югалткан Пэм исемле бер хатын болай ди: «Кайвакыт кешеләр миңа Иенның үзем белмәгән яхшы эшләре турында сөйли, һәм бу йөрәгемне сөендерә».

Тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кенә кешеләр үз якыннарын югалткан дусларына башта зур ярдәм күрсәтсә дә, тиздән янә үз тормыш мәшәкатьләренә батып, аларның ихтыяҗларын оныта. Шуңа күрә дусларыгыз янына якыннары үлгәннән соң регуляр килеп йөрегез һәм аларга шалтыратып торыгыз *. Күпләр өчен андый игътибар кайгылы көннәрендә зур юаныч була, һәм алар аны бик кадерли.

Япониядә яшәүче Каори исемле бер яшь хатынның мисалына игътибар итик. Аның апасы үлгәннән соң 15 ай үткәч, ул әнисен югалткан. Бәхеткә каршы, тугры дуслары Каорига ярдәм күрсәткән. Аңардан күпкә олырак булган Рицуко исемле бер хатын аңа якын дус булырга тәкъдим иткән. «Дөресен генә әйткәндә,— ди Каори,— миңа бу әллә ни ошамады. Мин әнием урынына башка берәүнең булуын теләмәдем, һәм беркем дә моны булдыра алмас дип уйлый идем. Ләкин, Рицуко-әнинең миңа карата мөнәсәбәте шулкадәр яхшы булганга, күңелем аңа тартыла башлады. Һәр атна без бергәләшеп кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләдек һәм мәсихчеләрнең очрашуларына йөрдек. Ул мине чәй эчәргә чакырып торды, миңа ризык китереп торды, күп тапкыр хатлар һәм открыткалар язды. Рицуко-әнинең игелеге күңел яраларыма шифа булды».

Каориның әнисе үлгәннән соң инде 12 ел узган. Хәзер Каори үз ире белән тулы вакытлы хезмәттә катнашып, яхшы хәбәрне тарата. «Рицуко-әни үз кайгыртуын әле дә күрсәтеп тора,— ди Каори.— Туган якларыма кайтканда, мин һәрвакыт аңа кереп чыгам. Аның белән аралашудан мин рәхәтлек табам».

Башка кешенең мисалына игътибар итик. Бу Кипрда яшәгән Поли исемле бер Йәһвә Шаһите. Ул да башкаларның ярдәменнән файда күргән. Аның ире Созос игелекле булган һәм мәсихчеләрнең җыелышында өлкән булып хезмәт иткән. Ул ятимнәр белән тол хатыннарны аралашыр һәм ашап алыр өчен үз өенә чакырып торган (Ягъкуб 1:27). Кызганычка каршы, ул 53 яшендә баш миендәге шеш сәбәпле вафат булган. «Мин 33 ел бергә яшәгән яраткан иремне югалттым»,— ди Поли.

Югалту кичергән кешеләргә ярдәм күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләгез

Ирен җирләгәннән соң, Поли 15 яшьлек кече улы Дэниел белән Канадага күченгән. Анда да алар Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөрүләрен дәвам иткән. «Яңа җыелыштагы дусларым үткән тормышыбыз һәм авыр шартларыбыз турында берни дә белми иде,— ди Поли.— Әмма моңа карамастан, алар гел яныбызга килеп, безне кочаклый иде, игелекле сүзләр әйтә иде һәм гамәли ярдәм күрсәтеп торды. Безгә ул вакытта аеруча андый ярдәм кирәк иде, чөнки улым әтисенә бик мохтаҗ иде! Җыелыштагы җаваплы абый-кардәшләр Дэниелга эчкерсез кызыксыну күрсәттеләр, һәм аңа күп вакыт бүлеп куя иделәр. Бер абый-кардәшне аерым искә аласым килә, ул дуслары белән аралашканда һәм футбол уйнарга барганда, Дэниелны үзе белән ала иде». Бүген Поли белән Дэниелның хәлләре күпкә яхшырак.

Әйе, кайгы кичерүчеләрне юатыр өчен һәм аларга гамәли ярдәм күрсәтер өчен, күп мөмкинлекләр бар. Изге Язмаларда язылган искиткеч өмет безне шулай ук юата ала.

^ 6 абз. Кайберәүләр хәтта үз календарьларында үлем датасын билгеләп куйган. Шулай итеп алар кайгы кичергән кешегә ул юанычка аеруча мохтаҗ булган вакытта (шул көнне я аңа якынрак) юату бирергә онытмый.