Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Йосыфның әтисе кем булган?

Насара шәһәрендә яшәгән балта остасы Йосыф Гайсәнең үги әтисе булган. Әмма Йосыфның әтисе кем булган? Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә китерелгән Гайсә шәҗәрәсендә Йосыфның әтисе — Ягъкуб дип әйтелә, Лүк китабында исә Йосыф «Һелинең улы» дип атала. Монда капма-каршылык бармы? (Лүк 3:23; Маттай 1:16)

Маттай китабында: «Ягъкуб... Йосыфның атасы»,— дип әйтелә. Монда кулланылган грек сүзе шуны ап-ачык күрсәтә: Ягъкуб Йосыфның биологик атасы булган. Шулай итеп, Маттай Давыт патшаның токымыннан булган Йосыфның шәҗәрәсен тикшергән. Бу шәҗәрә буенча тәхеткә утыру законлы хокукы Йосыфның үги улына — Гайсәгә күчкән булган.

Әмма шул ук вакыт Лүк китабында «Йосыф Һелинең улы» дип атала. «Улы» дигән сүз «кияү» дигән мәгънә белдерергә мөмкин. Лүк 3:27 дә очраган бу сүз нәкъ шундый мәгънәдә кулланыла. Анда әйтелгәнчә, Шилтиил, аның биологик атасы Иһоякин булса да, «Ниринең улы» дип атала (1 Елъязма 3:17; Маттай 1:12). Күрәсең, Шилтиил Ниринең кызына өйләнгән, һәм шулай итеп аның кияве булып киткән. Йосыф та Һели кызы Мәрьямгә өйләнгәч, шул ук мәгънәдә Һелинең «улы» булган. Шулай итеп, Лүк Гайсәнең биологик әнисе нәселе буенча төзелгән шәҗәрәсен күздә тоткан (Римлыларга 1:3). Моннан күренгәнчә, Изге Язмаларда Гайсәнең бер-берсеннән аерылып торган ике нәсел шәҗәрәсе китерелә, һәм алардан күп файдалы мәгълүмат алып була.

Изге Язмалар язылган вакытта нинди тукымалар һәм буяу матдәләре кулланганнар?

Үле диңгез янындагы тау мәгарәсендә табылган буялган йон тукыма (б. э. 135 елына кадәр)

Борынгы заманнарда Якын Көнчыгышта тукымаларны башлыча сарык, кәҗә, дөя йоныннан ясаганнар. Иң киң таралган тукымалар йоннан ясалган булган, һәм Изге Язмаларда еш кына сарыклар, сарык кырку һәм йон кием искә алына (1 Ишмуил 25:2; 2 Патшалар 3:4; Әюп 31:20). Җитен Мисырда һәм Исраилдә үскән (Яратылыш 41:42; Йошуа 2:6). Изге Язмалар язылган чорда исраиллеләр, күрәсең, мамык үстермәгән, ләкин Язмаларда мамык тукымаларны фарсыларның кулланганы турында әйтелә (Әсфирә 1:6). Ефәк кыйбат, затлы материал дип саналган, аны, күрәсең, күчеп йөргән сәүдәгәрләр Азиядән китереп торган (Ачылыш 18:11, 12).

«Йонның табигый төсе ап-актан алып кара-көрән төсенә кадәр булган; шул төсләрнең төрле төсмерләре дә очраган»,— дип әйтелә бер китапта («Jesus and His World»). Өстәвенә, йонны еш кына буяганнар. Моллюскларның кайбер төрләреннән кызгылт-шәмәхә төс бирә торган кыйбатлы буяу матдәсе алганнар, ә кызыл, сары, зәңгәр һәм кара төс бирә торган буяу матдәләрен үсемлекләрдән, тамырлардан, яфраклардан, шулай ук бөҗәкләрдән ясаганнар.