Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кисәтүгә колак салу тормышыгызны коткара ала!

Кисәтүгә колак салу тормышыгызны коткара ала!

2004 елның 26 декабрендә Симёлуэ утравы җимергеч җир тетрәү кичергән. Аның көче 9,1 балга җиткән. Яр буендагы бар кешеләрнең күзләре диңгезгә текәлгән булган. Су ярдан гадәттән тыш тиз һәм ерак чигенгән. Кинәт һәркем: «Смонг! Смонг!» — дип кычкырып, калкулыкларга таба ыргылган. Җирле телдә бу сүз цунами дигәнне аңлата. 30 минуттан соң ярга зур дулкыннар бәреп, күпчелек йортларны һәм авылларны агызып киткән.

Суматраның (Индонезия) төньяк-көнбатыш яры янында урнашкан Симёлуэ утравы шул фаҗигале цунамидан беренче булып зыян күргән. Шулай да утраудагы 78 000 яшәүченең җидесе генә һәлак булган. Нәрсә ярдәмендә күпчелек кеше котыла алган? * Утрауда яшәүчеләр еш кына болай ди: «Җир нык тетрәсә һәм диңгез суы чигенсә, калкулыкларга кач, чөнки диңгез тиздән ярга ыргылачак». Үткәндәге тәҗрибәләреннән чыгып Симёлуэ утравында яшәүчеләр диңгездәге үзгәрешләр буенча цунаминың якынлашуын таный белгән. Кисәтүләргә колак салганга, алар үз тормышларын саклап калган.

Изге Язмаларда бер бөек афәтнең якынлашуы турында әйтелә. «Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак» (Маттай 24:21). Әмма монда сүз кешеләрнең җавапсызлыгы я берәр табигать афәте аркасында Җир шарының юк ителүе турында бармый, юк. Аллаһының ихтыяры буенча җир мәңге торачак (Вәгазьче 1:4). Якынлашып барган афәт Аллаһының «җирне һәлак итүчеләрне һәлак» итәчәген аңлата. Бар явызлык һәм газаплар юкка чыгарылачак (Ачылыш 11:18; Гыйбрәтле сүзләр 2:22). Нинди зур фатихалар көтә безне!

Өстәвенә, цунамилардан, җир тетрәүләрдән һәм вулкан атулардан аермалы буларак, якынлашып барган афәт гаепсез кешеләрнең үлеменә китермәячәк. «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә Изге Язмаларда, һәм Йәһвә исемле Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (1 Яхъя 4:8; Зәбур 37:29). Әмма бөек афәтне кичереп чыгар өчен һәм вәгъдә ителгән фатихаларны алыр өчен нәрсә эшләргә? Моның өчен бердәнбер чара — кисәтүгә колак салу!

ҮЗГӘРЕШЛӘРГӘ ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ

Без бар явызлыкка һәм газапларга ахыр киләчәк көннең кайчан булачагын билгели алмыйбыз, чөнки Гайсә болай дигән: «Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми: күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә». Шулай да Гайсә безне уяу торырга дәртләндергән (Маттай 24:36; 25:13). Изге Язмаларда Аллаһы явызлыкны юк итәр алдыннан дөньяда булачак шартлар турында әйтелә. Диңгез суының ярдан кинәт чигенүен күреп, Симёлуэ утравында яшәүчеләр цунами якынлашуын танып белгән кебек, без дә дөньядагы зур үзгәрешләрне күзәтеп ахырның якын булуын аңлый алабыз. Изге Язмаларда нинди зур үзгәрешләр турында әйтелә? Моны шушы мәкаләдәге рамкадан белеп була.

Әлбәттә, рамкада искә алынган үзгәрешләрнең кайберләре, аерым алганда, күпмедер дәрәҗәдә элек инде булган. Әмма Гайсә сүзләре буенча, «боларның барысын» күреп без ахырның якын булуын беләчәкбез (Маттай 24:33). Үзегезгә мондый сорау бирегез: бар тасвирланган бу вакыйгаларның 1) бөтен дөнья буенча, 2) бер ук вакытта һәм 3) начарланганнан начарая баруы тарихта берәр кайчан булганмы? Шунысы ап-ачык: боларның барысы нәкъ без яшәгән вакытта күзәтелә.

АЛЛАҺЫ ЯРАТУДАН ЧЫГЫП ЭШ ИТӘ

«Алдан хәбәр итү системасы... кеше гомерен саклый»,— дип әйткән АКШның бер экс-президенты. 2004 елда купкан цунамидан зыян күргән районнарда, киләчәктә андый афәт кабат була калса, мөмкин кадәр күбрәк кеше гомерләрен саклап калыр өчен, хәбәр итү системасын урнаштырганнар. Шул рәвешчә Аллаһы да ахыр килгәнче кешеләрне алдан кисәтер өчен чара күргән. Изге Язмаларда мондый пәйгамбәрлек язылган: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14).

Соңгы ел эчендә генә Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне 240 илдә һәм территориядә 700 дән артык телдә вәгазьләгән һәм бу эшкә 1,9 миллиард сәгать багышлаган. Бүгенге көннәрдә башкарылган бу эш — ахырның якын булуына көчле дәлил. Йәһвә Шаһитләре яратудан чыгып бар кешеләрне Аллаһының тиз якынлашып килгән хөкем көне турында кисәтер өчен күп тырышлыклар куя (Маттай 22:39). Сезнең бу мәкаләне укып файда ала алганыгыз Йәһвәнең сезне яратуына дәлил булып тора. Шуны истә тотыгыз: «[Аллаһы] беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9). Сез Аллаһының мәхәббәтен кабул итәрсезме һәм кисәтүгә колак салырсызмы?

КУРКЫНЫЧСЫЗ УРЫНГА КАЧЫГЫЗ!

Симёлуэ утравының яры буенда урнашкан авылларда яшәүчеләр су чигенешен күргәч, биегрәк җирләргә качып киткән; алар су күтәрелешен көтеп тормаган. Аларның тоткарланмыйча эш итүләре гомерләрен коткарган. Якынлашып килгән афәттә котылыр өчен, сезгә дә, әле соң булганчы, образлы итеп әйткәндә, биегрәк җирләргә качарга кирәк. Ничек итеп? Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Ишагыя пәйгамбәр «соңгы көннәрдә», без яшәгән вакытта, яңгыраячак чакыру турында язган: «Килегез Йәһвә тавына... меник. Ул безне үз юлларына өйрәтер. Без аның сукмакларыннан йөрербез» (Ишагыя 2:2, 3).

Тау башына менгән кеше бар нәрсәгә югарыдан карап тора ала һәм куркынычсыз җирдә урнаша. Шул рәвешчә, бөтен дөнья буенча яшәүче миллионлаган кешеләр Изге Язмалар китабыннан Аллаһы юлларын белеп, үз тормышларын яхшы якка үзгәртә ала (2 Тимутигә 3:16, 17). Шулай эшләп, алар «аның [Аллаһының] сукмакларыннан» йөри башлый һәм аның хуплавы һәм яклавы астында яши.

Сез бу чакыруны кабул итәрсезме һәм Аллаһының үзегезне бу авыр көннәрдә кайгыртып яклавыннан файдаланырсызмы? Без сезне бу мәкаләдәге рамканы тикшереп чыгарга өндибез. Анда Изге Язмалардан «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезгә дәлилләр китерелә. Якын тирәдә яшәгән Йәһвә Шаһитләре сезгә Изге Язмаларны яхшырак аңларга һәм анда язылганны тормышта ничек кулланып булганын белергә ярдәм итәргә шат булыр. Үз сорауларыгызга җавапны сез шулай ук сайтыбыздан таба аласыз.

^ 3 абз. 2004 елны купкан бу цунами 220 000 нән артык кешенең гомерен өзгән. Ул тарихтагы иң җимергеч цунамиларның берсе булган.