Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Иблис кем ул?
СЕЗНЕҢЧӘ, Иблис — ул...
рухи шәхесме?
кеше эчендәге явызлыкның символымы?
кеше уйлап чыгарган нәрсәме?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Иблис Гайсә белән сөйләшкән һәм аны «вәсвәсәләгән» (Маттай 4:1—4). Шуңа күрә Иблис — уйлап чыгарылган нәрсә я явызлыкның символы түгел, ә явыз рухи шәхес ул.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?
Иң башта Иблис изге фәрештә булган, әмма ул «хакыйкатьтән читкә киткән» (Яхъя 8:44). Ул ялганчы булып киткән һәм Аллаһыга каршы фетнә күтәргән.
Башка фәрештәләр дә Шайтан фетнәсенә кушылган (Ачылыш 12:9).
Иблис, кешеләр аның барлыгына ышанмасын өчен, күпләрнең акыл күзләрен сукырайткан (2 Көринтлеләргә 4:4).
Иблис кешеләр белән җитәкчелек итә аламы?
КАЙБЕРӘҮЛӘРНЕҢ ӘЙТҮЕНЧӘ, Иблиснең кешеләр белән җитәкчелек итүе — уйдырма. Башкалар исә явыз җеннәрнең хакимлеге астына эләгергә бик курка. Ә сез нәрсә уйлысыз?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
«Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 Яхъя 5:19). Иблис кешелеккә зур йогынты ясый, шулай да ул һәрбер кеше белән җитәкчелек итми.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?
Иблис үз йогынтысын көчәйтер өчен кешеләрне алдый (2 Көринтлеләргә 11:14).
Явыз җеннәр кайчак кешеләрне үз җитәкчелекләре астында тота ала (Маттай 12:22).
Аллаһының ярдәме белән сез «Иблискә каршы тора» аласыз (Ягъкуб 4:7).