Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, сез суга чумдырылу үтәргә әзерме?

Яшьләр, сез суга чумдырылу үтәргә әзерме?

«Әйтик, берегез манара төзергә тели, ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?» (ЛҮК 14:28)

ҖЫРЛАР: 6, 34

Бу ике мәкалә суга чумдырылу турында уйланган яшьләр өчен язылган

1, 2. а) Бүген Аллаһы халкын нәрсә сөендерә? ә) Мәсихче ата-аналар һәм өлкәннәр яшьләргә суга чумдырылуның мәгънәсен аңларга ничек булыша ала?

«МИН сине туган көнеңнән бирле беләм,— дигән бер мәсихче өлкән 12 яшьлек Кристоферга,— һәм мин синең суга чумдырылу үтәргә теләгәнеңне ишетергә бик шат. Синнән сорыйсым килә, ни өчен син бу адымны ясарга булдың?» Өлкәннең соравы нигезсез булмаган. Әлбәттә, ел саен бөтен дөнья буенча меңләгән яшьләрнең суга чумдырылу үткәннәре турында ишетү безгә зур шатлык китерә (Вәг. 12:1). Шул ук вакытта мәсихче ата-аналар һәм җыелыштагы өлкәннәр яшьләрнең бу карарны үз теләге буенча гына түгел, ә шулай ук аңлы рәвештә кабул итүләренә инанырга тели.

2 Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, багышлану һәм суга чумдырылу — мәсихче тормыш юлының башлангычы гына. Бу юлда мәсихче Йәһвәнең фатихаларын да татый, Шайтанның каршылыкларына да дучар була (Гыйб. сүз. 10:22; 1 Пет. 5:8). Шуңа күрә мәсихче ата-аналар үз балаларына Мәсих шәкерте булу үз эченә нәрсә алганын аңлатыр өчен вакыт бүлеп куя. Әгәр дә инде яшь кешенең ата-анасы мәсихчеләр түгел икән, җыелыштагы өлкәннәр аңа моны үзләре игелекле итеп аңлатачак. (Лүк 14:27—30 укы.) Төзелешне уңышлы гына тәмамлар өчен планлаштыру мөһим булган кебек, Йәһвәгә «ахырга кадәр» тугрылык белән хезмәт итәр өчен, моңа әзер булу мөһим (Мат. 24:13). Әмма яшьләр Йәһвәгә гомер буе хезмәт итәргә тәвәккәл булыр өчен үзләре нинди тырышлыклар куя ала? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

3. а) Гайсәнең һәм Петернең әйткән сүзләреннән суга чумдырылуның мөһимлеге ничек күренә? (Мат. 28:19, 20; 1 Пет. 3:21) ә) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз һәм ни өчен?

3 Сез, яшь кеше буларак, суга чумдырылу турында уйлыйсыз икән, бу мактауга лаек! Суга чумдырылу үткән Йәһвә Шаһитләренең берсе булу — зур хөрмәт. Өстәвенә, суга чумдырылу — мәсихчеләр өчен таләп һәм котылып калыр өчен мөһим адым (Мат. 28:19, 20; 1 Пет. 3:21). Кеше суга чумдырылу үткәндә Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә вәгъдә итә. Шуңа күрә сез суга чумдырылу үтәргә әзерме, юкмы икәнен аңлар өчен өч сорауны карап чыгу файдалы булыр: 1) бу адымны ясар өчен мин рухи яктан җитәрлек дәрәҗәдә җитлеккәнме? 2) Бу минем шәхси теләгемме? 3) Йәһвәгә багышланган булу нәрсә аңлатканына мин төшенәмме? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

РУХИ ЯКТАН ҖИТЛЕККӘНЛЕКНЕ НИЧЕК БИЛГЕЛӘРГӘ?

4, 5. а) Ни өчен суга чумдырылу зурлар өчен генә түгел? ә) Рухи яктан җитлеккән булу нәрсәне аңлата?

4 Изге Язмаларда зурлар я билгеле бер хокукларга ия булырлык яшькә җиткән кешеләр генә суга чумдырылу үтә ала дип әйтелми. Гыйбрәтле сүзләр 20:11 дә болай диелә: «Хәтта баланың да тәртибе сафмы, яхшымы икәнлеге аның эшләреннән күренә». Хәтта балалар нәрсә яхшы икәнлегенә һәм Барлыкка Китерүчеләренә багышланган булу нәрсә аңлатканына төшенә ала. Шулай итеп, суга чумдырылу — үзенең билгеле бер дәрәҗәдә рухи яктан җитлеккән булуын күрсәткән һәм үзен Йәһвәгә багышлаган яшь кеше өчен мөһим һәм ясарга тиешле адым (Гыйб. сүз. 20:7).

5 Рухи яктан җитлеккән булу нәрсәне аңлата? Җитлеккәнлек физик яктан өлгерүдән күбрәкне үз эченә ала. Изге Язмаларда җитлеккәннәр «үз төшенүчәнлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» дип әйтелә (Евр. 5:14). Шулай итеп, рухи яктан җитлеккән кеше Йәһвә күзендә яхшылыкның нәрсә икәнлеген белә һәм үз күңелендә шулай эшләргә нык карар итә. Нәтиҗәдә, аны яманлыкка төшерергә җиңел түгел; яхшылыкка да аны һәрвакыт өндәп торырга кирәк түгел. Суга чумдырылу үтәргә булган яшь кешедән, янында хәтта ата-анасы я башка олы кешеләр булмаса да, ул Аллаһының нормаларын үтәр дип көтелә. (Филипиялеләргә 2:12 белән чагыштыр.)

6, 7. a) Даниял Бабылда нинди авырлыкларга очраган? ә) Даниялның рухи җитлеккәнлеге нәрсәдән күренгән?

6 Яшьләр андый җитлеккәнлекне чыннан да күрсәтә аламы? Изге Язмалардагы Даниял мисалын карап чыгыйк. Аны, күрәсең, яшүсмер чагында ата-анасыннан аерып, Бабылга әсирлеккә алып киткәннәр. Шунда Даниял яхшылык белән яманлыкка бөтенләй башка карашта булган кешеләр арасында яши башлаган. Өстәвенә, Даниялның тормышын тагын бер нәрсә катлауландырган: Бабылда аңа махсус мөнәсәбәт күрсәтелгән. Даниял патша сараенда хезмәткә сайлап алынган егетләрнең берсе булган! (Дан. 1:3—5, 13) Бабылда Даниял алдында яңа мөмкинлекләр ачылган. Исраилдә ул моңа, күрәсең, беркайчан да ия була алмас иде.

7 Яшь Даниял моның барысына ничек караган? Бабылның зиннәтлелеге, купшылыгы аның башын әйләндергәнме? Яңа шартлар аны шәхес буларак үзгәрткәнме я иманын җимергәнме? Һич тә юк! Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Даниял Бабылдагы ялган дин белән бәйле булган бер нәрсә белән дә «үзен нәҗесләмәскә дип күңеленә беркетеп куйган» (Дан. 1:8). Даниял гаҗәеп рухи җитлеккәнлек күрсәткән!

Рухи яктан җитлеккән мәсихче үзен Патшалык Залында Аллаһының дусты кебек, ә мәктәптә бу дөньяның дусты кебек тотмый (8 нче абзацны кара.)

8. Сез Даниял мисалыннан нәрсәгә өйрәнә аласыз?

8 Даниял мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Рухи яктан җитлеккән яшүсмер үз ышануларында нык тора. Ул тирә-юньгә яраклашып, үз төсен үзгәртә торган хамелеон кебек түгел. Ул Патшалык Залында Аллаһының дусты кебек, ә мәктәптә бу дөньяның дусты кебек үзен тотмый. Ул айкалып-чайкалып йөрми, ә хәтта иман сынауларында да нык булып кала. (Эфеслеләргә 4:14, 15 укы.)

9, 10. а) Соңгы иман сынауларын кичергәндә ничек эш иткәннәре турында уйлану яшьләргә нинди файда китерә ала? ә) Суга чумдырылу нәрсәне аңлата?

9 Әйе, бер кеше дә камил түгел. Яшьләр дә, зурлар кебек, вакыт-вакыт хата кыла (Вәг. 7:20). Шулай да әгәр сез суга чумдырылу турында уйланасыз икән, Йәһвә нормалары буенча яшәүне күңелегезгә никадәр нык беркетеп куйганыгызны тикшерү акыллы булыр иде. Моны ничек тикшерергә? Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Аллаһы нормалары буенча яшәүгә килгәндә, уңышларым нинди?» Соңгы иман сынаулары кичергәндә ничек эш иткәнегез турында уйланыгыз. Үзегездә яхшылык белән яманлыкны аерыр өчен кирәкле төшенүчәнлекнең булуын сез күрсәттегезме? Даниял очрагындагы кебек, дөнья кешеләре сезгә махсус сәләтләргә ия булуыгыз турында кат-кат әйтеп, махсус мөнәсәбәт күрсәтсә, нәрсә эшләрсез? Аллаһы ихтыярына каршы эш итү вәсвәсәсе туса да, сез Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенә алырсызмы? (Эфес. 5:17)

10 Ни өчен үзебезгә шундый сораулар бирү мөһим? Чөнки алар безгә суга чумдырылу бу җитди адым икәнен аңларга булыша. Югарыда искә алынганча, суга чумдырылу үтеп, без шәхсән Йәһвәгә тантаналы рәвештә вәгъдә биргәнебезне күрсәтәбез. Без аны яратырга һәм аңа җан-тән белән мәңге хезмәт итәргә вәгъдә итәбез (Марк 12:30). Суга чумдырылу үтәргә булган һәркем үз вәгъдәсе буенча яшәргә тәвәккәл булырга тиеш. (Вәгазьче 5:4, 5 укы.)

БУ СИНЕҢ ШӘХСИ ТЕЛӘГЕҢМЕ?

11, 12. а) Суга чумдырылу турында уйланган кеше нәрсәне аңларга тиеш? ә) Суга чумдырылуга Йәһвә карашы белән карарга сезгә нәрсә булышачак?

11 Изге Язмаларда Йәһвә халкы, шул исәптән яшьләр дә, аңа хезмәт итәргә әзер торачак дип әйтелгән (Зәб. 110:3). Шуңа күрә суга чумдырылу турында уйлаган кеше бу аның шәхси теләге икәненә бер дә шикләнмәскә тиеш. Моның өчен сез үз-үзегезне тикшерергә тиеш. Әгәр дә сез хакыйкатьтә балачактан ук үсәсез икән, моны эшләү бигрәк тә мөһим.

12 Үсә барган арада сез күпләрнең, шул исәптән яшьтәшләрегезнең һәм, бәлки, хәтта бертуганнарыгызның суга чумдырылу үткәнен күргәнсездер. Сезнең очрагыгызда шулай икән, шуны истә тоту мөһим: суга чумдырылу — иртәме, соңмы һәр яшь кеше билгеле бер яшькә җитеп үткән йола түгел. Суга чумдырылуга карашыбыз Йәһвәнекенә туры килгәненә ничек инанырга? Суга чумдырылуның ни өчен шулкадәр мөһим булуы турында еш уйланырга тырышыгыз. Кайбер мөһим сәбәпләрне сез бу һәм киләсе мәкаләдә табарсыз.

13. Суга чумдырылу теләге йөрәктән чыгамы икәнен ничек билгеләргә?

13 Суга чумдырылу теләге йөрәктән чыгамы, юкмы икәнен билгеләр өчен төрле ысуллар бар. Мәсәлән, Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итү теләге догаларыгыздан күренәчәк. Догаларның ешлыгы һәм конкрет булуы сезнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезнең никадәр якын булуын күрсәтә (Зәб. 25:4). Йәһвә догаларыбызга еш кына үзенең Сүзе аша җавап бирә. Шуңа күрә Изге Язмаларны тырышып өйрәнүебез дә Йәһвәгә якынлашырга һәм чын-чынлап хезмәт итәргә теләгәнебезне күрсәтә (Йош. 1:8). Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Минем догаларым никадәр конкрет? Мин Изге Язмаларны шәхси рәвештә даими өйрәнәмме?» Гаилә белән гыйбадәт кылу үткәрәсез икән, үз-үзегездән: «Мин гаилә белән гыйбадәт кылуда теләп катнашаммы?» — дип сорагыз. Бу сорауларга җаваплар сезгә суга чумдырылу теләгегез шәхсиме, юкмы икәнен күрергә булышачак.

БАГЫШЛАНУНЫҢ МӘГЪНӘСЕ

14. Багышлану белән суга чумдырылу арасында нинди аерма бар?

14 Кайберәүләргә багышлану белән суга чумдырылу арасында аерманы күрү авыр. Мәсәлән, кайбер яшьләрнең әйтүенчә, алар үзләрен Йәһвәгә багышлаган, әмма суга чумдырылырга әле әзер түгел. Бу дөресме? Йәһвәгә багышланганда син аңа мәңге хезмәт итәргә теләгеңне белдерәсең. Суга чумдырылу үтеп, кеше башкаларга үзенең Аллаһыга багышланган булуын күрсәтә. Башкача әйткәндә, суга чумдырылу үтеп, син Йәһвәгә шәхси рәвештә дога кылып багышланганыңны башкалар алдында белдерәсең. Шуңа күрә суга чумдырылу үткәнче, син багышлануның мәгънәсен яхшы аңларга тиеш.

15. Багышлану нәрсәне аңлата?

15 Гади генә әйткәндә, гомереңне Йәһвәгә багышлап, син үзеңне аңа тапшырасың. Син Йәһвәгә аның ихтыярын тормышыңдагы бар нәрсәдән дә өстен куярга вәгъдә итәсең. (Маттай 16:24 укы.) Һәр вәгъдәгә җитди карарга кирәк, әмма Йәһвә Аллаһыга биргән вәгъдә турында әйткәндә, бу бигрәк тә мөһим! (Мат. 5:33) Әмма үз-үзеңнән баш тартканыңны һәм хәзер син Йәһвәнеке икәнеңне ничек күрсәтергә? (Рим. 14:8)

16, 17. а) Үз-үзеңнән баш тарту нәрсәне аңлата? Мисал китер. ә) Кеше үзен Йәһвәгә багышлап, асылда аңа нәрсә әйтә?

16 Бер мисалга игътибар итик. Күз алдына китерегез: дустыгыз сезгә машина бүләк итте. Ул сезгә машина документларын бирә дә: «Машина — синеке»,— дип әйтә. Әмма аннары ул: «Ачкычы миндә калачак, чөнки машинада син түгел, ә мин йөриячәкмен»,— дип өстәп куя. Андый «бүләк» турында ни әйтерсез? Дустыгыз турында нәрсә уйларсыз?

17 Ә хәзер Йәһвәнең хисләре турында уйлап карагыз. Ул үзенә багышланган кешедән нәрсә көтә? Бу кеше аңа: «Мин сиңа үз гомеремне бирәм. Мин — синеке»,— дип әйтә. Ул ике төрле тормыш алып бара башласа, мәсәлән, Аллаһыга иман итмәүче кеше белән очраша башласа я Йәһвәгә җан-тән белән хезмәт итәргә һәм мәсихче очрашуларга йөрергә комачаулаган эшкә урнашса, бу машина ачкычын үзеңдә калдыруга тиң булмас идеме? Үзен Йәһвәгә багышлаган кеше асылда аңа болай ди: «Гомерем башлыча минеке түгел, синеке. Берәр кайчан синең ихтыярың минем теләкләремә туры килмәсә, мин синең ихтыярыңны һәрвакыт өстен куячакмын». Гайсә нәкъ шундый карашта булган, ул болай дигән: «Мин үз ихтыярымны түгел, ә мине җибәрүченең ихтыярын үтәр өчен күктән иңдем» (Яхъя 6:38).

18, 19. а) Роуз белән Кристоферның әйткән сүзләреннән суга чумдырылу фатихалар китерүче адым булганы ничек күренә? ә) Сез суга чумдырылу турында нәрсә уйлыйсыз?

18 Әйе, суга чумдырылу — җитди адым, һәм аңа җиңел генә карарга ярамый. Әмма шул ук вакытта Йәһвәнең багышланган һәм суга чумдырылган хезмәтчесе булу зур хөрмәт. Йәһвәне яраткан һәм багышлануның мәгънәсен аңлаган яшьләр суга чумдырылу үтәргә икеләнми һәм кабул иткән карарларына беркайчан да үкенми. «Мин Йәһвәне яратам, һәм аңа хезмәт итүдән башка бүтән бер нәрсә дә мине бәхетлерәк итә алмый,— дип әйтә суга чумдырылган Ро́уз исемле яшүсмер кыз.— Тормышымда моңарчы кабул иткән карарларым белән чагыштырганда, суга чумдырылу карарыма мин һич кенә дә шикләнмәдем».

19 Ә мәкалә башында искә алынган Кристофер белән нәрсә булган? 12 яшендә суга чумдырылу үтәргә карары төпле булганмы? Кристофер үзенең багышланып суга чумдырылуын иң җылы хисләр белән исенә төшерә. 17 яшендә ул пионер булып хезмәт итә башлаган, ә 18 яшендә аны хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләгәннәр. Бүген ул Вефильдә хезмәт итә. Кристофер болай ди: «Суга чумдырылу үтеп, мин дөрес карар кабул иткәнмен. Йәһвәгә һәм аның оешмасына хезмәт итү тормышымны канәгатьлек белән тутыра». Сез суга чумдырылу турында уйланасыз икән, моңа ничек әзерләнергә? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.