Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Уңышка ирешкәнче, мин күп тапкыр абындым

Уңышка ирешкәнче, мин күп тапкыр абындым
  • ТУУ ЕЛЫ: 1953

  • ТУГАН ИЛЕ: АВСТРАЛИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: ПОРНОГРАФИЯ БЕЛӘН МАВЫККАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.

Әтием 1949 елда Германиядән Австралиягә күченгән. Ул шахтада я электростанциядә эш эзләгән һәм Виктория штатындагы бер авылда урнашкан. Шунда ул әниемә өйләнде, һәм 1953 елда мин тудым.

Берничә елдан соң әнием Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады, шуңа күрә кайбер балачак хатирәләрем Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән бәйле. Әмма әтием бөтен диннәрне нәфрәт итә иде. Ул мәрхәмәтсез булып китте һәм яный иде. Әнием аңардан бик курка иде. Ул Изге Язмаларны өйрәнүен яшерен генә дәвам итте һәм аның тәгълиматларын яратты. Әтием өйдә булмаганда, ул мине сеңелем белән үзе белгәннәренә өйрәтә иде. Ул безгә җирдә булачак оҗмах турында һәм, Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәсәк, никадәр бәхетле булачагыбыз турында сөйли иде (Зәбур 37:10, 29; Ишагыя 48:17).

Әтием мәрхәмәтсез булганга, 18 яшемдә миңа өйдән китәргә туры килде. Әнием Изге Язмалар нигезендә өйрәткән нәрсәләргә ышансам да, аларның кадерен белмәдем. Шуңа күрә алар буенча яшәмәдем дә. Мин күмер шахтасында электрик булып эшли башладым; 20 яшемдә өйләндем. Өч елдан соң беренче кызыбыз туды, һәм мин тормышымда нәрсә иң мөһиме икәнлеге турында яңадан уйлана башладым. Изге Язмалар гаиләбезгә ярдәм итә ала икәнен мин белә идем, шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Әмма хатыным Йәһвә Шаһитләренә нык каршы иде. Мин аларның җыелыш очрашуына барып кайткач, ул миңа ультиматум куйды: я Изге Язмалар өйрәнүен ташла, я гаиләбездән кит. Көчсез булуымны сизеп, мин хатынымның таләбен үтәдем һәм Шаһитләр белән бар элемтәләрне өздем. Соңрак мин үзем дөрес дип санаган нәрсәләр буенча яшәмәгәнемә үкендем.

Бер көнне хезмәттәшләрем миңа порнография күрсәттеләр. Ул кызыктыргыч, әмма шул ук вакытта җирәнгеч иде. Мине гаеп хисе биләп алды. Мин Изге Язмаларда андый эшләр хөкем ителә икәнен хәтерли идем һәм Аллаһы миңа җәза бирер дип уйлаган идем. Әхлаксыз сурәтләрне күргән саен, порнографиягә карата карашым үзгәрә барды. Вакыт узу белән порнография карау гадәтемә керде.

Киләсе 20 ел дәвамында мин әнием өйрәткән нормалардан ерагая бардым. Акылымны тутырган нәрсәләр тотышымда чагыла иде. Сөйләмем әшәке иде, һәм миңа әхлаксыз шаяртулар ошый иде. Җенси мөнәсәбәтләргә дә бозык караш үстердем. Үз хатыным белән яшәсәм дә, минем башка хатыннар да булды. Бервакыт мин көзгегә карадым да уйлап куйдым: «Син миңа ошамыйсың». Үз-үземне хөрмәт итүем үземне нәфрәт итү белән алмашынды.

Гаиләм таркалды, тормышым таушалып бетте. Шунда мин Йәһвәгә бөтен йөрәктән дога кылдым. 20 ел әхлаксыз тормыш алып барсам да, мин Изге Язмаларны яңадан өйрәнә башладым. Ул вакытка әтием вафат булды, әнием исә, суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып китте.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Тормыш юлым Изге Язмалардагы югары нормалардан бик ерак иде. Әмма ул чакта мин Изге Язмаларда вәгъдә ителгән җан тынычлыгына ия булырга тәвәккәл идем. Мин әшәке сөйләмнән арынырга һәм начар холкымны тыярга булдым. Шулай ук мин әхлаксыз тормыш рәвешемне, комарлы уеннарны, артык эчүне калдырырга һәм эштә урлаудан туктарга карар иттем.

Эштәге хезмәттәшләрем минем ни өчен шундый зур үзгәрешләр ясарга теләгәнемне аңламый иде. Өч ел алар мине элекке тормышка кайтырга котыртып тордылар. Әгәр дә мин хәтта кечкенә нәрсәдә бирешсәм, мәсәлән, ярсып китсәм я әшәке сүз әйтсәм, алар тантана итеп, болай кычкыра иде: «Менә! Элекке Джоны күрәбез». Бу сүзләрдән күңелем кырыла иде! Мин еш кына үземне булдыксыз итеп хис итә идем.

Эшләгән җирем порнография белән тулы иде: электрон форматта да, кәгазьдә дә. Хезмәттәшләрем әхлаксыз сурәтләрне үз компьютерлары аша бер-берсенә таратып торды, үзем дә элек шулай эшли идем. Начар гадәтемне ташларга тырыштым, әмма алар әйтерсең лә мине адым саен абындырырга омтылды. Шунда мин үзем белән Изге Язмаларны өйрәнгән абый-кардәштән ярдәм сорадым. Аңа йөрәгемне бушатканда, ул мине түземлек белән тыңлады. Изге Язмалардагы билгеле бер шигырьләрне кулланып, ул гадәтемнән ничек арынып булганын күрсәтте һәм мине өзлексез дога кылып Йәһвәдән ярдәм эзләргә дәртләндерде (Зәбур 119:37).

Бер көнне мин эш бригадамны җыелырга чакырдым. Алар җыелгач, мин эчүне ташларга тырышкан ике хезмәттәшебез өчен сыра китерергә куштым. Алар моңа каршы чыгып, болай дип кычкырып җибәрде: «Алай эшләргә ярамый! Алар бит үз гадәтләрен ташларга тырыша!» Мин аларга: «Әйе, мин дә»,— дип җавап бирдем. Шул көнне хезмәттәшләрем порнография карау гадәтем белән көрәш алып баруымны аңлады һәм мине бүтән котыртмады.

Вакыт узгач, Йәһвә ярдәме белән мин порнография карау гадәтемне җиңдем. Тәртипле һәм бәхетле тормыш алып барыр өчен миңа тагын бер шанс бирелгәне өчен бик рәхмәтле булып, мин 1999 елда, суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булдым.

Хәзер мин Йәһвәнең үзем озак вакыт яраткан нәрсәләрне ни өчен нәфрәт иткәнен аңлыйм. Йәһвә, яратучы Ата буларак, мине порнография китерә торган зыяннан сакларга теләгән. Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 дагы сүзләр чыннан да хак: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма. Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр». Изге Язмалардагы нормалар безгә яклау гына түгел, ә шулай ук уңышлы булачагыбызга гарантия дә бирә (Зәбур 1:1—3).

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Үткәндә мин үземне нәфрәт итә идем, ә хәзер үз-үземне хөрмәт итәм һәм җан тынычлыгы тоям. Мин саф тормыш алып барам һәм Йәһвәнең үземне кичергәнен сизәм. Ул миңа ярдәм итеп тора. 2000 елда мин Каролин исемле бик яхшы апа-кардәшкә өйләндем. Ул Йәһвәне минем шикелле нык ярата. Йортыбызда тынычлык-татулык хөкем сөрә. Безнең өчен саф һәм бер-берсен яратучы бөтендөнья кардәшлеге әгъзалары булу зур хөрмәт.