Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ЮАТУНЫ КАЙДАН ТАБАРГА?

Һәммәбез дә юатуга мохтаҗ

Һәммәбез дә юатуга мохтаҗ

Балачакта сезнең егылып төшкәнегез булгандыр. Бәлки, сез кулыгызны канаткансыздыр я тезләрегезне сыдыргансыздыр. Әниегезнең сезне юатканын хәтерлисезме? Ул, яраны юып, аны бәйләп куйгандыр. Еласагыз да, аның юатучы сүзләрен ишетеп һәм җылы кочагына сыенып, сез үзегезне тынычрак хис итә башлагансыз. Ул вакытта сез юатуны кайда табарга икәнен белә идегез.

Әмма олыгая бара, тормыш та катлаулана. Проблемалар үсә, юаныч табу авыррак булып китә. Кызганыч, әмма олы кешеләрнең авырлыкларын бинт белән я ана кочагы белән генә хәл итеп булмый. Андый авырлыкларның кайберләрен карап чыгыйк.

  • Сезнең кайчан да булса, эш югалтып, кайгырганыгыз булдымы? Хулиан үзенең, эшен югалткач, нәрсә эшләргә белмичә, боекканы турында сөйли. «Ничек гаиләм турында кайгыртырга? — дип уйлый иде ул.— Ничек инде шулай? Мин күп еллар буе шул компаниядә тырышып эшләдем, ә хәзер мине кирәксез дип саныйлар!»

  • Бәлки, сез гаиләгезнең таркалуы аркасында кайгырасыздыр. «Ел ярым элек, һич көтмәгәндә, мине ирем ташлап китте. Мин кайгыга баттым. Әйтерсең лә йөрәгем икегә ярылды,— дип сөйли Ракель.— Минем тәнем дә, күңелем дә әрнеде. Мине курку биләп алды».

  • Мөгаен, сез авыр чирдән газапланасыздыр һәм савыгуга өмет юк кебек тоеладыр. Кайвакыт сез, Аллаһының Әюп исемле хезмәтчесе кебек: «Тормышымны нәфрәт итәм, бүтән яшисем килми»,— дип уйлап куясыздыр (Әюп 7:16). 80 яшьлек Луис: «Кайвакыт мин үлемне көтеп яшим»,— дип уртаклаша. Бәлки, сездә дә андый хисләр туадыр.

  • Яраткан якын кешенең үлеме дә кайгыга салырга мөмкин. «Улым самолет һәлакәтендә вафат булгач, мин моңа ышана алмадым,— дип сөйли Роберт.— Аннан соң күңелем әрни башлады. Гүя, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, җанымны озын кылыч телгәләде» (Лүк 2:35).

Роберт, Луис, Ракель һәм Хулиан тормышларының хәтта андый кайгылы чакларында да юаныч таба алды. Бу юанычны аларга иң яхшы Юатучы — Аллаһы Тәгалә бирде. Ул ничек юата? Аллаһы сезне дә юата аламы?