Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ЮАТУНЫ КАЙДАН ТАБАРГА?

Авыр чакларда юаныч алу

Авыр чакларда юаныч алу

Кайгы-хәсрәтләр төрле була. Бу мәкаләдә бар авырлыкларны карап чыгып булмаса да, инде искә алынган дүрт мисалга җентекләбрәк игътибар итик. Төрле авырлыклар белән очрашкан кешеләрнең Аллаһыдан чын юаныч алганнарын күрегез.

ЭШ ЮГАЛТУ

«Мин һәртөрле эшкә ризалашырга өйрәндем, һәм без кирәкмәгән чыгымнарны кыскарттык» (Джонатан).

«Без хатыным белән бер үк вакытта эшебезне югалттык,— дип сөйли Сет * исемле кеше.— Ике ел буе безгә туганнарыбыз биргән акчага яшәргә һәм вакытлы эш урыннарында эшләргә туры килде. Ахыр чиктә, хатыным Присилла депрессия хәленә төште һәм мин үземне булдыксыз итеп сизә башладым.

Без авырлыкларны ничек ерып чыктык? Присилла һәрвакыт Гайсәнең Маттай 6:34 тә язылган сүзләрен истә тотты. Гайсә иртәгесе көн турында борчылмаска кушкан, чөнки һәр көннең үз мәшәкатьләре бар. Хатыныма шулай ук чын күңелдән кылган догалары да бирешмәскә булышты. Мине исә Зәбур 55:22 дәге сүзләр юатты. Мәдхия җырлаучыдан үрнәк алып, мин үз йөгемне Йәһвәгә салдым һәм аның миңа булышканын сиздем. Хәзер минем эшем бар, әмма без әле дә, Гайсәнең Маттай 6:20—22 дәге киңәшен истә тотып, гади тормыш алып барабыз. Без Аллаһыга да, бер-беребезгә дә тагын да якынрак булып киттек».

«Гаилә бизнесыбыз банкротлыкка чыккач, киләчәк турында уйлау мине куркыта башлады,— дип сөйли Джонатан.— Экономик кризис аркасында, 20 еллык тырышлыкларым кинәт файдасыз булып китте. Без хатыным белән акча турында бәхәсләшә башладык. Банк безгә кредит картасы буенча берәр нәрсә сатып алырга рөхсәт итмәс дип курка идек.

Әмма Аллаһы Сүзе һәм аның рухы безгә дөрес карарлар кабул итәргә булышты. Мин һәртөрле эшкә ризалашырга өйрәндем, һәм без кирәкмәгән чыгымнарны кыскарттык. Безгә шулай ук имандашларыбыз — Йәһвә Шаһитләре ярдәм күрсәтте. Алар ярдәмендә без үзебезне яңадан кирәкле кешеләр итеп сизә башладык; авыр чакларда алар безгә ярдәм кулы сузды».

ГАИЛӘ ТАРКАЛУЫ

«Ирем мине ташлап киткәч, бу миңа зур авырту китерде, ачуым чыкты,— дип әйтә Ракель.— Күңелемне зур кайгы басты. Әмма, Аллаһыга якынлашкач, ул мине юатты. Көн саен аңа дога кылганда, Аллаһы тынычлыгы йөрәгемне саклый иде. Әйтерсең лә Ходай әрнүле йөрәгемне дәвалады.

Аның Сүзе — Изге Язмалар — ярдәмендә мин ачу һәм рәнҗү хисен җиңә алдым. Мин рәсүл Паулның Римлыларга 12:21 дә язылган мондый сүзләрен йөрәгем белән кабул иттем: „Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә“.

«Кайчак „югалту белән килешергә“ туры килә... [...] Хәзер мин тормышка яңа караш белән карыйм» (Ракель).

Бер акыллы дустым миңа алга карау мөһим икәнен аңларга булышты. Ул миңа Вәгазьче 3:6 ны күрсәтте һәм кайчак „югалту белән килешергә“ туры килә дип әйтте. Бу киңәшне кабул итү авыр булса да, нәкъ ул миңа кирәк иде дә. Хәзер мин тормышка яңа караш белән карыйм».

«Кеше аерылышканда, аңа ярдәм кирәк,— дип әйтә Элизабет.— Минем бик якын дустым бар. Ул мине һәр көн ныгытып торды, минем белән елады, мине юатты. Аның ярдәмендә мин үземне кире кагылган итеп түгел, ә кирәкле кеше итеп сизә идем. Йәһвә аның аша минем күңел яраларымны төзәтте».

ЧИРЛӘҮ ҺӘМ КАРТАЮ

«Дога кылганнан соң, мин аның рухының үземне ныгытканын сизәм» (Луис).

Беренче мәкаләдә искә алынган Луис йөрәк авыруыннан интегә. Ул ике тапкыр чак кына үлми калган. Хәзер аңа тәүлегенә 16 сәгать кислород трубкалары аша суларга туры килә. «Мин һәрвакыт Йәһвәгә дога кылам,— дип сөйли ул.— Дога кылганнан соң, мин аның рухының үземне ныгытканын сизәм. Дога миңа алга барыр өчен кыюлык бирә, чөнки мин Аллаһыга иман итәм һәм аның минем турында кайгыртканын беләм».

«Минем күп эшләр башкарасым килә, әмма булдыра алмыйм,— дип уртаклаша 80 яшьлек Петра.— Көчсезләнгәнемне аңлау бик күңелсез. Мин хәлсезләнә барам һәм дарулар эчәргә мәҗбүр. Мин еш кына Гайсә мисалын искә алам. Ул үз Атасыннан, мөмкин булса, сынавы үзен читләтеп үтсен дип үтенгән. Йәһвә исә Гайсәне ныгыткан, һәм ул мине дә ныгыта. Көн саен дога кылу минем өчен дәва булып тора. Аллаһым белән сөйләшеп алгач, мин үземне яхшырак хис итә башлыйм» (Маттай 26:39).

Таркау склероз авыруы белән якынча 30 ел көрәшүче Хулиан да охшаш хисләр кичерә. «Мин идарәче креслосын инвалидлар креслосына алмаштырдым,— дип әйтә ул.— Әмма, башкаларга ярдәм күрсәткәнгә, мин мәгънәле тормыш алып барам. Башкалар турында уйлау үз газапларымны җиңеләйтә. Йәһвә безне авыр чакта ныгытырга вәгъдә итә һәм үз вәгъдәсен үти. Рәсүл Паул кебек, мин дә: „Үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам“,— дип әйтәм» (Филипиялеләргә 4:13).

ЯКЫН КЕШЕНЕ ЮГАЛТУ

«Әтием юл һәлакәтендә вафат булгач, башта мин моңа ышана алмадым,— дип исенә төшерә Антонио.— Бу гаделсез иде: ул бит гаепсез җәяүле генә иде. Мин бер ни дә эшли алмадым. Биш көн комада ятканнан соң, ул үлеп китте. Әнием алдында мин күз яшьләремне тыя ала идем әле, әмма, берүзем калганда, үкереп елый идем. „Ни өчен? Ни өчен?“ — дип сорый идем мин үз-үземнән.

Шул авыр вакытта мин Йәһвәдән хисләремне тыярга булышсын дип һәм миңа җан тынычлыгы бирсен дип үтенә идем. Тора-бара мин тынычландым. Изге Язмалар буенча, һәрберебез „көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә“ ала, һәм мин моны белә идем. Әтием терелтелгәч, мин аны күрәчәкмен, чөнки Аллаһы ялганлый алмый» (Вәгазьче 9:11; Яхъя 11:25; Титуска 1:2).

«Улыбыз самолет һәлакәтендә вафат булды, ләкин без аның белән бәйле шатлыклы хатирәләрне искә төшерергә тырышабыз» (Роберт).

Беренче мәкаләдә искә алынган Роберт охшаш хисләр кичерә. Ул болай ди: «Хатыным белән бергә Йәһвәгә дога кылгач, без Филипиялеләргә 4:6, 7 дә әйтелгән җан тынычлыгы сиздек. Күңелебездәге шул тынычлык ярдәмендә без телерепортерларга терелтүгә өметебез турында сөйли алдык. Улыбыз самолет һәлакәтендә вафат булды, ләкин без аның белән бәйле шатлыклы хатирәләрне искә төшерергә тырышабыз.

Имандашларыбыз безнең телевизордан үз ышануларыбыз турында тыныч кына сөйләгәнебезне күргәннәрен әйткәч, без аларга, моны башкаларның күп санлы догалары ярдәмендә генә эшли алдык, дидек. Йәһвә безне кардәшләребезнең юатучы сүзләре аша да күп-күп тапкыр юатып, ныгытып торды».

Бу мисаллардан күргәнебезчә, Аллаһы төрле-төрле авырлыклар һәм сынаулар аша үткән кешеләрне юата ала. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Тормышыгызда нинди генә киртәләр булмасын, сез кайгы-хәсрәт вакытында кирәкле юаныч таба аласыз *. Ярдәмне Йәһвәдән эзләгез, чөнки ул — «һәртөрле юаныч Аллаһысы» (2 Көринтлеләргә 1:3).

^ 5 абз. Бу мәкаләдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 23 абз. Аллаһы турында күбрәк белем аласыгыз һәм аннан юаныч табасыгыз киләме? Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә шат булыр. Алар белән сөйләшеп алыгыз я аларның филиалына языгыз.