Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ДАВЫТ

«Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы»

«Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы»

ДАВЫТ үзенә каршы йөгерүче гаскәриләр арасыннан этешеп-төртешеп алга үтә. Куркуларыннан алар сугыш кырын калдырып китә. Аларны нәрсә куркыткан соң? Давыт бу гаскәриләрнең бертуктамый бер үк сүзне — ниндидер кешенең исемен кабатлаганнарын ишетә булса кирәк. Үзәндә исә шул адәм үзе горур гына басып тора. Андый зур гәүдәле кешене Давыт, бәлки, беренче тапкыр күрәдер.

Бу кеше — Голиат! Ул шундый зур, чыннан да әзмәвер! Менә ни өчен гаскәриләрнең йөрәкләре алынган. Хәтта сугыш коралларын һәм киемнәрен исәпкә алмыйча, аның авырлыгы ике зур кешенекенә караганда да зуррактыр. Голиат — баштанаяк кораллы, үтә гайрәтле һәм тәҗрибәле сугышчы. Ул исраиллеләрне сугышырга чакыра һәм Исраил гаскәре белән Шаул патшаны мыскыллый. Аның тирән, көчле тавышы кайтаваз булып яңгырый. Ул исраиллеләргә мондый шарт куя: араларыннан берсе, чыгып, аның белән сугышсын; кем җиңсә, шуның халкы да җиңүче булыр (1 Ишмуил 17:4—10).

Исраиллеләр дә, Шаул патша да тетрәнеп китә. Давытка билгеле булганча, бу хәл инде бер айдан да күбрәк вакыт дәвам итә! Ике гаскәр — филистилеләрнең һәм исраиллеләрнең гаскәрләре — бер-берсенә һөҗүм дә итми, чигенми дә. Голиат исә һәр көн мыскыллау сүзләре яудыра. Исраил патшасын, аның гаскәриләрен, шул исәптән Давытның өч абыйсын, көчле курку биләп алган. Нинди зур хурлык! Моның аркасында Давыт хафага төшә. Давыт карашыннан, мәҗүси Голиат, Исраил гаскәрен кимсетеп, Исраил Аллаһысы Йәһвәне дә мәсхәрәли! Ләкин яшь Давыт нәрсә эшли ала? Без Давыт иманыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (1 Ишмуил 17:11—14)

«МЕНӘ УЛ, ТОР ДА МАЙЛА АНЫ!»

Моңа кадәр күп айлар элек булган вакыйгаларга күз салыйк. Кич якынлашып килә. Бәйтлеһем кырларында Давыт үз әтисенең сарыкларын көтә. Андый тыныч вакытларда зифа буйлы, алсу йөзле, матур күзле бу егет арфада уйнарга ярата. Аллаһының иҗади эшләре аны матур җырлар язарга илһамландыра, һәм ул күбрәк уйнаган саен остара бара. Әмма ул кичне ни өчендер аны атасы чакырган була (1 Ишмуил 16:12).

Өйгә кайткач, ул әтисе Ишайның бер карт кеше белән сөйләшеп торганын күрә. Бу — Аллаһының тугры пәйгамбәре Ишмуил. Йәһвә аны Ишай улларының берсен Исраилнең патшасы итеп майларга җибәргән! Ишмуил Давытның җиде абыйсы белән инде очрашкан булса да, Йәһвә аңа берсен дә сайламаганын белдергән. Әмма, Давыт килгәч, Йәһвә Ишмуилга: «Менә ул, тор да майла аны!» — ди. Ишмуил Давытның абыйлары алдында махсус май салынган куыш мөгезнең авызын ача да майны Давытның башына агыза. Майлангач, Давытның тормышы бик нык үзгәрә. Изге Язмаларда: «Шул көннән башлап Йәһвә үз рухы аша Давытка ярдәм итә башлады»,— дип әйтелә (1 Ишмуил 16:1, 5—11, 13).

Давыт ерткычларны Йәһвә ярдәмендә генә җиңә алганын басынкылык белән таныган

Давыт, мин патша булырмын диеп, эреләнеп йөри башлыймы? Юк, ул Йәһвә рухының җитәкчелеген, җаваплы вазифалар үтәү вакыты килгәнен көтәргә риза. Әлегә ул басынкылык белән көтүче эшен башкара. Ул бу эшне бик ярата. Еш кына аңа кыюлык кирәк була. Әтисенең көтүенә ике тапкыр зур куркыныч янаган: бер очракта сарыкларына — арыслан, икенчесендә аю һөҗүм иткән. Давыт шул ерткычларны куу белән генә чикләнмәгән, ә, алар белән көрәшеп, әтисенең сарыкларын яклаган. Ике очракта да ул үз куллары белән коточкыч җанварларны үтергән! (1 Ишмуил 17:34—36; Ишагыя 31:4)

Вакыт узу белән Давытны кабат чакыралар. Аның турында Шаул патша ишетеп алган була. Гайрәтле сугышчы булуына карамастан, Шаул, Аллаһының күрсәтмәләрен санга сукмаганга, Йәһвә илтифатын югалткан. Йәһвә Шаулны үз рухыннан аерган, шунлыктан патшаны еш кына яман рух — ачу, башкаларда шикләнү һәм явызлык рухы биләп ала. Андый очракларда Шаулны музыка тынычландыра алыр иде. Шуңа күрә Шаулның хезмәтчеләре, Давытның яхшы музыкант һәм сугышчы булуын белгәч, аны патша янына чакыралар, һәм ул Шаулның сарай музыканты һәм корал йөртүчесе булып китә (1 Ишмуил 15:26—29; 16:14—23).

Давытның иманы аеруча яшьләр өчен яхшы үрнәк булып тора. Давытның буш вакытта шөгыльләнгән эшләре аны Йәһвәгә якынрак иткән. Ул шулай ук тырышып гамәли күнекмәләргә өйрәнгән, һәм моның ярдәмендә аңа эш табу авыр булмаган. Ә иң мөһиме, ул Йәһвә рухының җитәкчелеге буенча эш иткән. Чыннан да, Давытның мисалы һәрберебез өчен үрнәк алырлык! (Вәгазьче 12:1)

«ТЕГЕ ФИЛИСТИЛЕДӘН ҺИЧКЕМ КУРЫКМАСЫН»

Шаулга хезмәт иткәндә, Давыт еш кына, өйгә кайтып, сарыкларны көтә торган булган. Кайчакларда ул Бәйтлеһемдә шактый вакыт үткәргән. Андый очракларның берсендә Ишай Давытны Шаул гаскәрендә хезмәт иткән өч абыйсының хәлләрен белешергә җибәрә. Тыңлаучан Давыт, абыйларына дигән ризыкны алып, Эла үзәненә китә. Анда килгәч һәм бу мәкалә башында сурәтләнгән ике армия арасындагы хәлне күргәч, Давыт шакката: исраиллеләр һәм филистилеләр, киң, борылмалы үзәннең ике ягында торып, бернинди дә адымнар ясамый (1 Ишмуил 17:1—3, 15—19).

Давыт моңа тик карап тора алмый. Ничек инде чын Аллаһы Йәһвәнең гаскәре гади кешедән — әле, җитмәсә, мәҗүсидән — коты алынып кача ала! Давыт Голиатның мыскыллап әйткән сүзләрен Йәһвәне хурлау дип саный. Шуңа күрә ул Голиатны җиңү турында гаскәриләр белән сөйләшә. Күп тә үтми, Давытның иң олы абыйсы Илиаб аның сүзләре турында ишетеп ала. Ул үз энекәшен тупас кына тәнкыйтьли һәм аны: «Син монда сугышны күрер өчен генә килдең»,— дип гаепли. Давыт исә: «Мин нәрсә эшләдем соң? Сорарга да ярамыймыни?» — дип җавап кайтара. Аннан соң ул Голиатны җиңү турында сөйләвен дәвам итә, һәм, нәтиҗәдә, бу сүзләр Шаул колакларына барып җитә. Патша Давытны үзе алдына китерергә куша (1 Ишмуил 17:23—31).

Давыт Голиат турында мондый дәртләндергеч сүзләр әйтә: «Теге филистиледән һичкем курыкмасын». Әйе, Шаул һәм аның кешеләре Голиат аркасында кыюлыкларын югалткан. Күрәсең, алар кешегә хас хата ясаган: үзләрен бу әзмәвер белән чагыштыра башлаган. Бәлки, алар буйлары Голиатның биленә генә җитә дип һәм коралланган бу әзмәвер аларны бик җиңел генә җиңә ала дип уйлагандыр. Ләкин Давыт алай уйламый. Ул бу хәлгә бөтенләй башка караш белән карый. Шуңа күрә ул үзе Голиатка каршы чыгарга теләк белдерә (1 Ишмуил 17:32).

Шаул аңа: «Син ул филистиле белән сугыша алмыйсың, син бит малай гына, ә ул кечкенәдән үк сугышырга өйрәнгән»,— дип каршы чыга. Давытны бала дип атап буламы? Юк, ул бала түгел, әмма сугышта катнашыр өчен ул әле бик яшь. Бәлки, ул үз яшеннән хәтта яшьрәк булып күренәдер. Шулай да Давытны батыр сугышчы итеп беләләр, һәм хәзер аңа 20 ләр тирәседер (1 Ишмуил 16:18; 17:33).

Давыт Шаулга үзенең арыслан белән аюны җиңгәнен сөйләп бирә. Моны мактану дип атап буламы? Юк. Ул бу көрәштә кем ярдәмендә җиңгәнен белә. «Мине арыслан белән аю тырнагыннан коткарган Йәһвә шул филистиле кулыннан да коткарачак»,— ди ул. Ахыр чиктә, Давыт белән ризалашып, Шаул: «Бар, Йәһвә синең белән булсын»,— дип әйтә (1 Ишмуил 17:37).

Сезнең дә Давыт иманына охшаш иман үстерәсегез киләме? Шуны онытмагыз: Давытның иманы зәңгәр күзлек аша карау я чынбарлыкны идеаллаштыру булмаган. Аның иманы белемгә һәм тәҗрибәсенә нигезләнгән. Йәһвә аның өчен кайгыртучан Яклаучы һәм үз вәгъдәләрен үтәүче булган. Андый иманга ия булыр өчен, безгә, Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһы Тәгалә турында белем алырга кирәк. Өйрәнгәннәребез буенча яшәп, без дә үз иманыбызны ныгытачакбыз (Еврейләргә 11:1).

«ЙӘҺВӘ СИНЕ МИНЕМ КУЛЫМА ТАПШЫРАЧАК»

Башта Шаул Давытка үзенең хәрби кием-коралларын бирмәкче була. Ул, Голиатныкы кебек, бакырдан ясалган һәм, күрәсең, көбәдән — вак металл тәңкәләрне бер-берсенә тоташтырып эшләнгән борынгы сугыш киеменнән торган. Әмма, шул авыр һәм уңайсыз киемне кигәч, Давыт аның белән бара алмаячагын аңлый. Аның гаскәр сафларында хезмәт иткәне булмаган, шуңа күрә ул хәрби кием кияргә ияләшмәгән. Бигрәк тә Шаулның — Исраил халкындагы иң озын буйлы кешенең — киемнәре аның өчен уңайлы түгел (1 Ишмуил 9:2). Шунлыктан ул, бу киемне салып, көтүен яклап көткәндә киеп йөргән киемендә барырга була (1 Ишмуил 17:38—40).

Давыт үзенең көтүче таягын, пращын ала һәм җилкәсенә букчасын аса. Пращ, гади булып кына күренсә дә, җитди корал булган. Көтүченең шул коралы озынча күн каештан ясалган, ә уртасында киңәеп торган өлеше булган. Шул өлешкә таш салынган, аннан соң пращны баш өстеннән тиз-тиз әйләндергәннәр дә, каешның бер ягын кинәт ычкындырып, ташны төгәл атканнар. Бу корал шулкадәр уңышлы булган ки, кайбер гаскәрләрдә хәтта пращчылар отрядлары булган.

Шул коралы белән Давыт үз дошманына каршы чыга. Үзәннең юеш туфрагына басып, биш кечкенә шома таш сайлаганда, Давыт Аллаһыга чын күңелдән дога кылгандыр. Аннары ул, сугыш кырына чыгып, Голиатка таба йөгерә!

Үзенең дошманын күргәч, Голиат нәрсә дип уйлый? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул «аны түбәнсетеп, мыскыллап көлә башлады, чөнки тегесе алсу битле һәм чибәр малай гына иде». «Мин сиңа этме әллә? — дип сорый аңардан Голиат.— Нәрсә миңа каршы таяк белән чыгасың?» Бәлки, Голиат аның кулындагы таягына гына игътибар иткәндер, ә пращны күрми калгандыр. Ул Давытны филистилеләр илаһлары белән каһәрли башлый һәм Давытның үле гәүдәсен кошларга һәм кыргый хайваннарга ашатырга вәгъдә итә (1 Ишмуил 17:41—44).

Давытның кайтарган җавабында нык иман чагыла! Бу егет Голиатка: «Син миңа каршы кылыч һәм сөңгеләр белән чыгасың, ә мин сиңа каршы син мыскыл иткән Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең — Исраил гаскәре Аллаһысының исеме белән чыгам»,— дип кычкыра. Кешенең көче һәм кораллары иң мөһиме түгел икәнен Давыт яхшы белгән. Голиат Йәһвә Аллаһыны каһәрләгән, һәм Йәһвә аңа тиешенчә җавап бирәчәк. Давыт дөрес әйткән: «Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы» (1 Ишмуил 17:45—47).

Әлбәттә, Давыт Голиатның зур гәүдәле булганын да, яхшы коралланганын да күргән, әмма бу аны һич тә куркытмаган. Ул Шаулның һәм аның гаскәриләренең хатасын кабатламаган: үзен Голиат белән чагыштырмаган. Киресенчә, ул Голиатны Йәһвә белән чагыштырган. Якынча 3 метр озынлыктагы Голиат башка кешеләрдән күпкә зуррак булган. Әмма, галәм Хуҗасы Аллаһы белән чагыштырганда, ул никадәр зур булган соң? Бар кешеләр сыман, ул нибары бөҗәк кенә — бу очракта Йәһвә юк итәргә теләгән бөҗәк кенә булган!

Давыт, үз дошманына каршы йөгергәндә, букчасыннан таш ала да пращына сала. Давыт пращын баш өстеннән әйләндергәндә, пращ сызгыра. Күрәсең, үзенең калкан йөртүчесе артында гына торучы Голиат Давытка таба атлый. Бу очракта Голиатның озын буе аңа бер дә булышмый, чөнки калкан йөртүче, Голиатны яклар өчен, калканны бу әзмәвернең башына кадәр күтәрә дә алмас иде. Ә Давыт нәкъ шунда эләктермәкче була да (1 Ишмуил 17:41).

Давыт хәтта әзмәвер дә, Йәһвә Аллаһы белән чагыштырганда, көчсез икәнен белгән

Давыт ташны атып җибәрә. Таш Голиат башына эләккәч, бөек тынлык урнаша. Давытка ташны төгәл ыргытырга, һичшиксез, Йәһвә булыша. Аңа ташны икенче тапкыр ыргытырга туры килми: таш нәкъ Голиатның маңгаена кадала. Әзмәвер йөзтүбән егыла. Калкан йөртүче, коты алынып, качып китәдер. Шунда Давыт, килеп, Голиатның кылычын ала да аның башын чабып ташлый (1 Ишмуил 17:48—51).

Хәзер Шаул һәм аның гаскәриләре кыюланып китә. Көчле тавыш белән кычкырып, алар филистилеләргә ташлана. Давытның Голиатка әйткән сүзләре чынга ашты. «Йәһвә... бөтенегезне дә безнең кулыбызга бирәчәк»,— дигән иде ул (1 Ишмуил 17:47, 52, 53).

Бүген Аллаһының хезмәтчеләре сугышларда катнашмый. Андый вакытлар үткән (Маттай 26:52). Шулай да безгә Давыт иманын үрнәк итеп тотарга кирәк. Аның кебек, без Йәһвәгә якынлашырга, аңа гына хезмәт итәргә һәм аңардан гына куркырга тиеш. Кайвакыт проблемаларыбыз үзебездән дә зуррак булып күренергә мөмкин, ләкин, Йәһвәнең чиксез көче белән чагыштырганда, алар бик кечкенә. Йәһвәне үз Аллаһыбыз итеп сайласак һәм аңа Давыт иман иткәндәй иман итсәк, бернинди авырлык та, бернинди проблема да безне куркытмаячак. Бернәрсә дә Йәһвәнең көченнән куәтлерәк була алмый!