Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»

«Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»

«Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (МАТ. 28:19, 20).

ҖЫРЛАР: 141, 17

1, 2. Гайсәнең Маттай 24:14 тә язылган сүзләре нинди сораулар уята?

КАЙБЕРӘҮЛӘР безнең белән риза, бүтәннәре безгә ярсуланып каршы килә. Әмма азлар гына Йәһвә Шаһитләренең бөтен җирдә вәгазьләү эше белән яхшы билгеле булуын кире кагар. Сезнең, бәлки, вәгазьдә карашларыбыз белән риза булмаган, ләкин алып барган эшчәнлегебез өчен безне ихтирам иткән кешеләрне очратканыгыз булгандыр. Белгәнебезчә, Гайсә Патшалык хакындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнәчәк дип алдан әйткән булган (Мат. 24:14). Әмма башкарган эшебез Гайсә әйткән пәйгамбәрлекнең үтәлеше икәнен без кайдан беләбез? Бу эшне без генә башкарабыз дип уйлау үз-үзебезгә артык ышану түгелме?

2 Күп кенә дини оешмалар үзләре турында Инҗилне, ягъни яхшы хәбәрне вәгазьли дип уйлый. Әмма еш кына аларның тырышлыклары үзләренең иманга ничек килгәннәре турында сөйләү, чиркәү хезмәтләре башкару яки телевидение я интернет аша тапшырулар алып баруы белән чикләнә. Бүтәннәрнең тырышлыклары хәйрия эшләренә яки медицина һәм мәгариф өлкәләренә юнәлгән. Шулай эшләп алар Гайсәнең әмерен үти дип әйтеп буламы?

3. Маттай 28:19, 20 дәге әмер буенча, Гайсәнең шәкертләреннән нинди адымнар көтелә?

3 Гайсәнең шәкертләре кешеләрнең үзләре янына килүләрен көтеп утырырга тиеш булганмы? Һич тә юк! Үледән терелтелгәннән соң, Гайсә йөзләгән шәкертләренә мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Мат. 28:19, 20). Монда дүрт адым турында әйтелә. Без шәкертләр әзерләргә, аларны суга чумдырырга һәм өйрәтергә тиеш. Ләкин моңа кадәр нәрсә эшләргә кирәк? Гайсә: «Барыгыз»,— дигән! Бу әмер турында Изге Язмалар буенча бер белгеч болай дигән: «„Барыгыз“ дигән әмер дингә ышанучы һәр кеше өчен йөкләмә булып тора, һәм аны үтәр өчен ул үз урамындагы кешеләргә барырмы я океанны кичәрме, анысы мөһим түгел» (Мат. 10:7; Лүк 10:3).

4. «Кеше тотучылар» булу нәрсәне аңлата?

4 Гайсә һәрбер шәкертенең аерым куйган тырышлыклары яки вәгазь эшенең оештырылган рәвештә алып барылуы турында әйткәнме? Бер кеше «бөтен халык кешеләренә» бара алмаганга, бу эш күп кешеләрнең оештырылган тырышлыкларын таләп итә. Гайсә, үз шәкертләрен «кеше тотучылар» булырга чакырганда, нәкъ шуны күздә тоткан да. (Маттай 4:18—22 укы.) Ул ялгыз гына җимле кармагын тотып, тик кенә балык эләккәнен көтеп утырган балыкчы турында әйтмәгән. Юк, ул балык тоту ятьмәсе белән балык тотуны, ягъни күп көч куюны, вакыт-вакыт күпләрнең катнашуын таләп иткән эшне күздә тоткан (Лүк 5:1—11).

5. Безгә нинди дүрт сорауга җавап табарга кирәк, һәм ни өчен?

5 Бүген Гайсәнең пәйгамбәрлеген үтәп, яхшы хәбәрне кемнәр вәгазьләгәнен белер өчен, мондый дүрт сорауга җавап табарга кирәк:

  • Нинди хәбәрне вәгазьләргә кирәк?

  • Бу эшне башкарырга безне нәрсә этәрергә тиеш?

  • Нинди ысуллар кулланылырга тиеш?

  • Вәгазьләү эше нинди колачта һәм күпме вакыт алып барылырга тиеш?

Бу сорауларга җавап табу кешеләрне коткару эшен кемнәр алып барганын белергә булышыр, һәм шулай ук аны алга таба да тугрылык белән башкару теләгебезне ныгытачак (1 Тим. 4:16).

НИНДИ ХӘБӘРНЕ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ КИРӘК?

6. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре генә Гайсә вәгазьләргә кушкан хәбәрне вәгазьли дип әйтеп була?

6 Лүк 4:43 укы. Гайсә «Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне» вәгазьләгән һәм үз шәкертләренә шуны ук эшләргә кушкан. «Бөтен халык кешеләренә» бу хәбәрне кемнәр вәгазьли? Җавап ап-ачык: Йәһвә Шаһитләре генә. Хәтта безгә каршы килгән кайбер кешеләр дә моны таный. Мәсәлән, бер рухани-миссионер бер кардәшебезгә үзенең төрле илләрдә яшәгәне һәм һәр илдә Йәһвә Шаһитләреннән нинди хәбәрне вәгазьлисез дип сораганы турында сөйләгән. Ул нинди җавап ишеткән? Рухани болай дигән: «Шул кадәр акылсыз булырга кирәк бит! Бөтенесе бер үк төрле итеп: „Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне“,— дип җавап бирә иде». Руханиның сүзләре безнең «акылсыз» булуыбызны түгел, ә безнең, чын мәсихчеләр буларак, сүздә бердәм булуыбызны раслый (1 Көр. 1:10). Бу хәбәр шулай ук «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән журналның да төп темасы булып тора. Бу журнал 254 телгә тәрҗемә ителә һәм аның һәр саны якынча 59 миллион данә тиражы белән бастырыла. Ул — дөньяда иң киң таралган журнал.

7. Христиан дине әһелләре Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләмәгәнен без кайдан беләбез?

7 Христиан дине әһелләре Аллаһы Патшалыгы хакындагы хәбәрне вәгазьләми. Алар Патшалык хакында сөйләсә дә, күпләре бу нибары хис я кешенең йөрәк торышы дип әйтә (Лүк 17:21). Алар кешеләрне Аллаһы Патшалыгы бу — Гайсә Мәсих җитәкчелеге астындагы күктәге хөкүмәт дип өйрәтми. Алар бу Патшалык кешелек проблемаларын хәл итәчәк һәм җир йөзендәге бар явызлыкны тиздән юк итәчәк дип тә өметләндерми (Ачыл. 19:11—21). Алар Гайсәне Раштуа һәм Пасха вакытында гына искә ала. Чыннан да, алар Гайсәнең җирнең яңа Хакиме буларак нәрсә эшләячәген бөтенләй белми. Вәгазьләргә тиешле хәбәрне аңламыйча күздән ычкындырганга, алар бу эшнең нинди теләктән чыгып башкарылырга тиешлеген дә күздән ычкындырган.

БУ ЭШНЕ БАШКАРЫРГА БЕЗНЕ НӘРСӘ ЭТӘРЕРГӘ ТИЕШ?

8. Вәгазьләү эшендә нинди теләктән чыгып катнашу дөрес түгел?

8 Вәгазьләү эше нинди теләктән чыгып башкарылырга тиеш? Әлбәттә, акча җыю һәм зиннәтле биналар төзү ниятеннән түгел. Гайсә үз шәкертләренә: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дигән (Мат. 10:8). Аллаһы сүзе табыш алу чыганагына әйләнергә тиеш түгел (2 Көр. 2:17). Яхшы хәбәрне таратучылар башкарган эштән үзләренә табыш эзләргә тиеш түгел. (Рәсүлләр 20:33—35 укы.) Бу ачык күрсәтмәләргә карамастан, күп кенә чиркәүләр игътибарларын читкә юнәлтеп, акча җыю белән мавыга я бөлгенлеккә төшмәс өчен бар тырышлыкларын куя. Чиркәүләр руханиларга, шулай ук күп кенә бүтән хезмәтчеләренә акча түли. Күп кенә очракларда христиан дине җитәкчеләре үзләренә зур байлык туплый (Ачыл. 17:4, 5).

9. Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләү эшендә дөрес теләктән чыгып катнашканы нәрсәдән күренә?

9 Акча җыюларга килгәндә, Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйтеп була? Аларның эшчәнлеге ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла (2 Көр. 9:7). Аларның Патшалык Залларында һәм конгрессларында акча җыюлар үткәрелми. Шул ук вакытта соңгы ел эчендә генә Йәһвә Шаһитләре 2 миллиард сәгать диярлек вакытны яхшы хәбәрне вәгазьләүгә һәм ай саен бушлай 9 миллионнан артык Изге Язмалар өйрәнүләренә багышлаган. Шунысы гаҗәп, аларга хезмәтләре өчен акча түләнми, алар үз чыгымнарын үзләре капларга әзер. Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге турында бер тикшерүче болай дигән: «Аларның төп максаты — вәгазьләү һәм өйрәтү... Алар арасында руханилар юк, шуңа күрә аларның чыгымнары шактый кимрәк». Алайса, безне бу эштә катнашырга нәрсә этәрә соң? Гади генә әйткәндә, без бу эшне үз теләгебез белән башкарабыз, чөнки без Йәһвәне һәм якыннарыбызны яратабыз. Зәбур 110:3 тә (укы) язылган пәйгамбәрлек буенча, безнең күңелләребез Йәһвә юлларыннан йөрергә әзер.

НИНДИ ЫСУЛЛАР КУЛЛАНЫЛЫРГА ТИЕШ?

Без кешеләр булган җирләрдә вәгазьлибез (10 нчы абзацны кара.)

10. Гайсә һәм аның шәкертләре вәгазьләү эшендә нинди ысуллар кулланган?

10 Гайсә һәм аның шәкертләре яхшы хәбәрне вәгазьләүдә нинди ысуллар кулланган? Алар кеше булган урыннарга — һәртөрле җәмәгать урыннарына һәм кеше йортларына барган. Вәгазьләү эше өйдән-өйгә йөреп башкарылган (Мат. 10:11; Лүк 8:1; Рәс. 5:42; 20:20). Даими кулланылган бу ысул аларның кешеләргә бертигез караганын күрсәткән.

11, 12. Яхшы хәбәрне вәгазьләүгә килгәндә, христиан дөньясы һәм Йәһвә халкы нинди тырышлыклар куя?

11 Христиан дине чиркәүләре турында нәрсә әйтеп була? Гадәттә, чиркәүгә йөрүчеләр вәгазь эше белән моның өчен акча алган руханиларның шөгыльләнгәненә бик шат. Христиан дине әһелләре «кеше тотучылар» булырга бер дә омтылмый. Аларның уйлары күбрәк үзләрендә булган «балыкны» саклап калу тирәсендә әйләнә. Әйе, вакыт-вакыт кайбер руханилар башкаларны вәгазьләүнең кайбер чараларында катнашырга өндәргә мөмкин. Мәсәлән, 2001 елның башында Рим папасы Иоанн Павел II үз хатында болай дип язган: «Ничәмә еллар инде мин диннең яңа сулыш алуына өндәп киләм. Бүген дә шуны ук эшлим... Без Паулның „Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен“,— дип әйткән сүзләрен күңелләребездә торгызырга тиеш». Аннары Рим папасы бу миссия «специалистлар төркеменә түгел, ә Аллаһы Халкы әгъзалары җаваплылыгына тапшырылырга тиеш» дигән. Әмма күпме кеше бу чакыруны кабул иткән?

12 Ә Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйтеп була? Алар гына Гайсәнең 1914 елдан алып Патша булып идарә итүе турында вәгазьли. Гайсә кушканча, алар вәгазьләү эшен беренче урынга куя (Марк 13:10). Бер китапта болай диелә: «Йәһвә Шаһитләре өчен миссионер эшчәнлеге бөтен башка нәрсәдән мөһимрәк». Бер Йәһвә Шаһитенең сүзләренә нигезләнеп, шул китапның авторы болай дип дәвам итә: «Ачлык, ялгызлык кичергәндә һәм сәламәтлек белән бәйле проблемаларга очраганда, алар ярдәм кулы сузарга тырыша... Әмма алар беркайчан да үзләренең төп йөкләмәләре — дөньяның якынлашып килгән ахыры һәм котылуның кирәклеге турындагы рухи хәбәрне тарату икәнлеген онытмыйлар» («Pillars of Faith—American Congregations and Their Partners»). Йәһвә Шаһитләре, Гайсә һәм аның шәкертләре кулланган ысулларны кулланып, шушы хәбәрне таратуларын дәвам итә.

ВӘГАЗЬЛӘҮ ЭШЕ НИНДИ КОЛАЧТА ҺӘМ КҮПМЕ ВАКЫТ АЛЫП БАРЫЛЫРГА ТИЕШ?

13. Вәгазьләү эше нинди колачта алып барылырга тиеш?

13 Гайсә «яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» диеп, вәгазьләү эшенең колачын сурәтләгән (Мат. 24:14). Шәкертләрне бөтен халык кешеләре арасыннан әзерләргә кирәк (Мат. 28:19, 20). Моннан вәгазьләү эшенең бөтен дөнья буенча алып барылырга тиешлеге күренә.

14, 15. Гайсәнең вәгазь эшенең колачы турында әйтелгән пәйгамбәрлеге Йәһвә Шаһитләрендә үтәлгәненә нинди дәлилләр бар? (Мәкалә башындагы рәсемнәрне кара.)

14 Гайсәнең вәгазьләү эшенең киң колачлыгы турында әйтелгән пәйгамбәрлеге Йәһвә Шаһитләрендә ничек үтәлгәнен күрер өчен, кайбер дәлилләргә игътибар итик. Кушма Штатларда төрле дини конфессияләрдә якынча 600 000 дин хезмәтчеләре исәпләнә, ә Йәһвә Шаһитләренең саны 1 200 000 нән артык. Бөтен дөнья буенча Рим католик чиркәвенең якынча 400 000 рухание бар. Ә хәзер Патшалыкны вәгазьләү эшендә катнашкан Йәһвә Шаһитләренең санына игътибар итик. Бөтен дөнья буенча 8 000 000 нан артык ирекле хезмәтче 240 илдә һәм территориядә вәгазьли. Әйе, җир йөзендә Йәһвәгә мактау һәм дан китергән гаҗәеп эш башкарыла! (Зәб. 34:1; 51:15)

15 Йәһвә Шаһитләре буларак, безнең максатыбыз ахыр килгәнче мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерү. Шул сәбәптән без Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны төрле-төрле телләргә тәрҗемә итеп һәм аны бастырып, тиңе булмаган эшне башкарабыз. Без миллионлаган китап, журнал, буклет, шулай ук конгресска һәм Искә алу кичәсенә бушлай чакырулар таратабыз. Безнең басмаларыбыз 700 дән артык телдә бастырыла. Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе» 130 дан артык телдә 200 миллион данә тиражы белән нәшер ителгән. Үткән елда гына якынча 4,5 миллиард Изге Язмаларга нигезләнгән басма бастырылды. Сайтыбыздагы мәгълүмат белән 750 дән артык телдә танышып була. Мондый эшне башкаручылар тагын бармы?!

16. Йәһвә Шаһитләрендә Аллаһы рухы бар икәнлеген без кайдан беләбез?

16 Вәгазьләү эше күпме дәвам ителәчәк? Гайсә әйткәнчә, бу бөтендөнья эше соңгы көннәрнең ахырына кадәр башкарылачак, «һәм шунда ахыр кил[әчәк]» (Мат. 24:14). Бу әһәмиятле соңгы көннәрдә яхшы хәбәрне вәгазьләүче бүтән дини төркем бармы? Вәгазьдә очраткан кайбер кешеләр безгә: «Изге рух бездә, ә сез вәгазьләп йөрисез»,— дип әйтергә мөмкин. Ләкин бу эшне чыдамлылык белән үтәвебез изге рухның бездә булуын әллә күрсәтмиме? (Рәс. 1:8; 1 Пет. 4:14) Вакыт-вакыт кайбер дини төркемнәр Йәһвә Шаһитләре башкарганны башкарырга тырыша, әмма аларның эшләре, гадәттә, барып чыкмый. Бүтәннәр берникадәр вакыт үзләренчә миссионер эшчәнлегендә катнашкан булып, аннары гадәти тормыш рәвешенә кайта. Башкалар исә хәтта өйдән-өйгә йөрергә тырыша, әмма алар нәрсә турында вәгазьли? Билгеле, алар Гайсә Мәсих башлап җибәргән эшне башкармый.

БҮГЕН ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ЧЫНЛЫКТА КЕМ ВӘГАЗЬЛИ?

17, 18. а) Ни өчен бүген Йәһвә Шаһитләре генә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьли дип һич шикләнмичә әйтеп була? ә) Нәрсә ярдәмендә бу эштә катнашу мөмкин?

17 Бүген Патшалык хакындагы хәбәрне чынлыкта кемнәр вәгазьли? Без тулы ышаныч белән: «Йәһвә Шаһитләре!» — дип әйтә алабыз. Ни өчен безнең моңа тамчы да шигебез юк? Чөнки без дөрес хәбәрне — Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьлибез. Кешеләр янына үзебез барып, без вәгазьдә дөрес ысулларны кулланабыз. Вәгазьләү эшебезне без дөрес теләктән чыгып башкарабыз: безне матди табыш артыннан куу теләге түгел, ә ярату дәртләндерә. Төрле халык кешеләренә вәгазьләп, без эшебезне киң колач белән башкарабыз. Һәм без бу эшне алга таба да һич туктамыйча елдан-ел ахыр килгәнче дәвам итәчәкбез.

18 Аллаһы халкының шушы дулкынландыргыч вакытта зур эш алып барганын күрү гаҗәеп. Моның барысы нәрсә ярдәмендә мөмкин соң? Җавап рәсүл Паулның филипиялеләргә язган хатында: «Аллаһы үзе... сездә эш итә һәм, сез ул хуп күргәнчә эш итсен өчен, сездә теләк уята һәм көч бирә» (Флп. 2:13). Хезмәтебезне ихлас күңелдән һәм һәрьяклап үтәгән арада кайгыртучан Атабыз безнең һәрберебездә эш итүен дәвам итсен (2 Тим. 4:5).