Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дәүләт хезмәткәрләре белән эш иткәндә, мәсихчеләр Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданнары кушканча эш итәргә тиеш

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Мәсихчегә дәүләт хезмәткәрләренә акча я бүләк кебек нәрсәләр бирү урынлымы, юкмы икәнен билгеләргә нәрсә булыша ала?

Андый очракта кайбер факторларны исәпкә алырга кирәк. Мәсихчеләр намуслы булырга тиеш. Алар, бу Йәһвәнең кануннарына каршы килмәсә, дәүләт законнарын үтәргә бурычлы (Мат. 22:21; Рим. 13:1, 2; Евр. 13:18). Шулай ук алар җирле гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә, башкаларның хисләрен исәпкә алырга һәм якыннарын үзләрен яраткандай яратырга тырыша (Мат. 22:39; Рим. 12:17, 18; 1 Тис. 4:11, 12). Бу принциплар дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән мәсихчеләргә акча я бүләк кебек нәрсәләр бирү-бирмәү мәсьәләсендә кабул итәчәк карарларына тәэсир итәргә мөмкин.

Күп кенә җирләрдә кешеләр үзләренә закон буенча тиеш булганны алыр өчен, дәүләт хезмәткәрләренә бүләк-мазар бирүне кирәк дип тапмый. Үзләре күрсәткән хезмәтләре өчен хөкүмәт андый хезмәткәрләргә эш хакы түли, шунлыктан алар үз хезмәтләре өчен өстәмә акча яки бүләк кебек нәрсәләр бирүен сорамый да, көтми дә. Күп кенә илләрдә дәүләт хезмәткәрләренә башкарган хезмәтләре өчен бүләк кабул итү, сүз законны боза торган эш турында бармаса да, тыела. Андый бүләк, эшнең нәтиҗәсенә тәэсир итмәсә дә, ришвәт булып саналачак. Шуңа күрә андый илләрдә дәүләт хезмәткәрләренә акча я бүләк бирергәме, юкмы дигән сорау тумый да. Анда шулай эшләү урынсыз.

Әмма андый закон булмаган я андый законны үтәү катгый таләп ителмәгән җирләрдә дәүләт хезмәткәрләре башкарган эшләренә башкача карарга мөмкин. Кайбер илләрдә хакимият кешеләре үзләренең эш урыннарыннан файдаланып, үзләреннән тиешле хезмәт күрсәтүне көткән кешеләрдән акча я башка берәр нәрсә таләп итә һәм бүләк бирелмәсә бернәрсә дә эшләми. Андый бүләкләрне, мәсәлән, никах теркәүчеләр, керем налогы буенча түләүләрне кабул итүчеләр, төзү эшләренә рөхсәт бирүчеләр һәм башка хезмәткәрләр таләп итә. Бүләк бирелмәгәндә хакимият кешеләре гражданнарга закон буенча биреләсе нәрсәне алу бик авыр я хәтта алып булмасын өчен, күрәләтә төрле киртәләр кора. Мәсәлән, бер илдә янгынчылар, аларга башта шактый гына күләмдә акчалата бүләк бирелмәсә, ут сүндерүгә тотынмаячак та.

Кайвакыт закон буенча күрсәтелгән хезмәт өчен, рәхмәт йөзеннән бүләк бирү урынлы булырга мөмкин

Өстә әйтеп кителгән хәлләр киң таралган җирләрдә яшәүче кайберәүләр бүләк бирмәү мөмкин түгел дип уйлый. Андый илләрдә мәсихчеләр үзләренә закон буенча тиешлесен алу өчен акчалата бүләк бирүгә дәүләт хезмәткәрләренә түләнгән эш хакына өстәмә итеп карый ала. Шулай да коррупция киң таралган җирләрдә мәсихчеләргә Аллаһы күзлегеннән нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнлеген күздән ычкындырмас өчен, сак булырга кирәк. Закон буенча биреләсе нәрсәне алыр өчен берәр нинди бүләк бирү — ул бер нәрсә, ә менә закон буенча моңа хакың булмыйча бүләк биреп үз максатыңа ирешү — ул инде икенче нәрсә. Коррупция хөкем сөргән җирдә кайберәүләр хокуклары булмаган ниндидер хезмәт күрсәтелсен өчен, берәр түрәгә я штраф түләмәс өчен полиция хезмәткәренә яки инспекторга акчалата бүләк бирә. Әлбәттә, «бүләк» белән берәрсен майлау һәм андый максат белән бирелгән «бүләкне» кабул итү дә дөрес булмас иде. Ике очракта да бу гаделлекне бозу булыр иде (Чыг. 23:8; Кан. 16:19; Гыйб. сүз. 17:23).

Рухи яктан җитлеккән мәсихчеләрнең күбесенә түрәләр таләп иткәнчә бүләкләр бирергә Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданнары кушмый. Алар фикеренчә, шулай эшләү коррупцияне хуплау яки аның таралуына булышлык итү булыр иде. Шуңа күрә алар теләсә нинди бүләкләр турындагы шундый үтенечләрне тулысынча кире кага.

Рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр законсыз файда алу өчен, дәүләт хезмәткәрләренә бүләк бирү ришвәт бирүгә тиң була алганын аңлый. Шулай да җирле гореф-гадәтләрне һәм башкаларның хисләрен исәпкә алып, кайберәүләр рәхмәт йөзеннән закон буенча күрсәтелгән хезмәт өчен яки эштә нигезсез рәвештә тоткарлык тумасын өчен кечкенә генә бүләк бирүне урынлы дип санарга мөмкин. Башка очракларда хастаханәдә дәваланганнан соң кайбер мәсихчеләр дәвалау өчен үз рәхмәтләрен белдереп табибларга һәм шәфкать туташларына бүләк бирә. Алар, ришвәт бирергә тели я үзләренә ниндидер аерым игътибар күрсәтелүен көтә дигән уй тумасын өчен, моны дәвалау башланганчы түгел, ә аннан соң эшли.

Төрле җирләрдә була алган һәр очракны бу мәкаләдә карап чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә җирле шартларга карамастан, ничек эш итәргә икәнен хәл иткәндә, мәсихчеләргә саф вөҗданнарын сакларга кирәк (Рим. 14:1—6). Мәсихчеләр законны боза алган эшләрдән качарга тиеш (Рим. 13:1—7). Без Йәһвә исеменә тап төшерергә һәм башкалар өчен абыну ташы булырга теләмибез (Мат. 6:9; 1 Көр. 10:32). Безнең карарларыбызда якыннарга карата яратуыбыз чагылырга тиеш (Марк 12:31).

Берәрсенең җыелышка кире кайтканы турында белдерү ясалгач, җыелыш үз шатлыгын ничек белдерә ала?

Лүк китабының 15 нче бүлегендә Гайсәнең 100 сарыгы булган кеше турындагы мисалы язылган. Бер сарыгы югалгач, ул кеше 99 сарыгын чүлдә калдырып, югалганын эзләп киткән. Гайсә болай дигән: «Ә инде тапкач, ул аны җилкәсенә салып шатланыр. Һәм өенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалган сарыгымны таптым“,— дияр». Ахырда Гайсә болай дигән: «Сезгә шуны әйтәм: күктә дә, тәүбә итүгә мохтаҗ булмаган 99 тәкъва кешегә караганда, тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы турында күбрәк шатлык булыр» (Лүк 15:4—7).

Контексттан күренгәнчә, Гайсә бу сүзләрне үзен салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән аралашканы өчен тәнкыйтьләгән канунчыларның һәм фарисейларның фикер йөртүен үзгәртер өчен әйткән булган (Лүк 15:1—3). Гайсә, гөнаһ кылган кеше тәүбә иткәндә, күктә шатлык була дигән. Шуңа күрә мондый сорау туа: «Гөнаһ кылган кеше тәүбә иткәндә һәм үз юлын үзгәртеп, дөрес юлга кире кайтканда, күктә шатлык икән, җирдә дә шатлык булырга тиеш түгелме?» (Евр. 12:13)

Берәрсенең җыелышка кире кайтуы — шатлыклы вакыйга. Аңа алга таба да Аллаһыга үз тугрылыгын сакларга кирәк булачак. Җыелышка кире кайтарылыр өчен, ул тәүбәгә килгән һәм без моңа шат. Шуңа күрә өлкәннәр берәрсенең җыелышка кире кайтуы турында белдерү ясагач, җыелыштагыларның шатлыктан әдәпле итеп кенә кул чабулары бик тә урынлы булырга мөмкин.

Ни өчен Иерусалимдагы Битзата дип аталган сулыкта су дулкынланган?

Гайсә көннәрендә Иерусалимда яшәүчеләрнең кайберәүләре Битзата сулыгы дулкынлана башлаганда, аның суы шифалы көч ала дип уйлаган (Яхъя 5:1—7). Шул сәбәптән кешеләр савыгырга дип шунда килә торган булган.

Археологик казулар вакытында табылган яһүдләрнең ритуаль юыну бассейнын белгечләр Битзата сулыгы белән тиңләштерәләр. Андагы суның билгеле бер күләме шул ук комплексның өлеше булган янәшәдәге резервуардан килгән су ярдәмендә сакланган. Казулар күрсәткәнчә, бу ике сулык арасында буа булган. Буаны ачканда, су шул резервуардан канал аша ритуаль юыну бассейнының түбән өлешенә аккан. Андый очракларда су агымы су өслеген тынычсызландырган.

Шунысы игътибарга лаек: Яхъя 5:4 тә бер фәрештәнең суны болгатканы турында язылган булса да, бик абруйлы борынгы грек кулъязмаларында, мәсәлән, дүртенче гасырда язылган Синай кодексында бу шигырь юк. Гайсә Битзата янында 38 ел буе авырган бер кешене савыктырган, һәм тегесе сулыкка кермичә шунда ук сау-сәламәт булып киткән.