Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ләкләк

Күкләрдәге кошлардан алган сабаклар

Күкләрдәге кошлардан алган сабаклар

«Сорап кара... күктәге кошлардан — алар сиңа әйтер. Моның барысын Йәһвә булдырган икәнен аларның кайсысы белми?» (Әюп 12:7, 9)

ӨЧ МЕҢНӘН артык ел элек яшәүче ыруг башлыгы Әюп күкләрдәге кошларның Аллаһының иҗади эшләре турында күпне сөйли алганнарына төшенгән. Ләкин аларның үзенчәлекле гадәтләрен дә яхшы мисаллар һәм кинаяләр итеп кулланып була. Изге Язмаларның күктәге кошлар турындагы өзекләреннән тормыш хакында һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләребез турында мөһим нәрсәләрне белеп була. Әйдәгез, берничә мисал карап чыгыйк.

КАРЛЫГАЧЛАР ОЯЛАГАН УРЫН

Карлыгач

Иерусалимда яшәүчеләр карлыгачларны яхшы белгән, чөнки алар үз ояларын гадәттә өй башларында корган. Кайбер карлыгачлар үз ояларын Сөләйман төзегән гыйбадәтханәдә ясаган. Күрәсең, гыйбадәтханә тирәсендә оя ясаган карлыгачлар һәр ел шул җирне куркынычсыз һәм үз балаларын тыныч кына үстерә алган урын дип санаган.

84 нче мәдхияне язучы — һәр алты ай бер атна дәвамында гыйбадәтханәдә хезмәт иткән Корах улларының берсе — гыйбадәтханә тирәсендәге шул ояларга игътибар иткән. Аның Йәһвәнең йортында оялаган карлыгач кебек буласы килгән. «Синең бөек чатырың нинди күркәм соң, и Гаскәрләр Иясе Йәһвә! Бөтен барлыгым Йәһвәнең ишегалларына омтыла, әйе, күңелем ашкынуыннан хәлсезләнеп беттем. [...] И Гаскәрләр Иясе Йәһвә, Патшам һәм Аллаһым минем! — дип кычкырып әйткән ул.— Синең бөек мәзбәхең янында хәтта кош та үзенә өй таба, карлыгач үзенә оя кора, анда ул үз балаларын карап үстерә» (Зәбур 84:1—3). Ә без һәм яшьләребез Аллаһы халкы белән бергә һәрвакыт булыр өчен шундый ук теләк һәм рәхмәт белдерәбезме? (Зәбур 26:8, 12)

ЛӘКЛӘК ҮЗ ВАКЫТЫН БЕЛӘ

«Ләкләк... үзенең кайту-китү вакытын белә»,— дип язган Ирмия пәйгамбәр. Ул, һичшиксез, ләкләкләрнең Вәгъдә ителгән җир аша очып үтүләре турында яхшы белгән. Яз көнне 300 000 нән артык ак ләкләк Африкадан Үрдүн үзәне аша төньяк Европага күчә. Аларның эчке сәгате аларда җәйге үрчү урынына кайтырга теләк уята. Күчеп йөрүче башка кошлар сыман, алар «үз вакытында кайта һәм китә» (Ирмия 8:7).

«Тереклекнең бер урыннан икенчесенә күчүенең инстинктив булуы гаҗәеп нәрсә»,— дип әйтелә бер китапта («Collins Atlas of Bird Migration»). Йәһвә Аллаһы күчеп йөрүче кошларга кайту-китү вакыты турында инстинктив зирәклек биргән, ә кешегә вакытларны һәм заманнарны аңлау сәләтен биргән (Лүк 12:54—56). Ләкләкнең инстинктив зирәклеге булса, кешегә, без яшәгән вакыттагы вакыйгаларның мәгънәсен аңласын өчен, Аллаһыдан белем кирәк. Ирмия көннәрендәге исраиллеләр заман билгеләрен күрмәгән. Аллаһы моның сәбәбен болай дип аңлаткан: «Алар Йәһвә сүзен кире какты. Аларда нинди зирәклек булсын инде?» (Ирмия 8:9)

Бүген безнең Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип аталган вакытта яшәгәнебезгә бик күп дәлилләр бар (2 Тимутигә 3:1—5). Сез, ләкләк кебек, заман билгеләренә игътибар итәрсезме?

БӨРКЕТ ЕРАККА КАРЫЙ

Бөркет

Изге Язмаларда бөркет күп мәртәбә искә алына. Бу кошларны Вәгъдә ителгән җирдә бик еш күреп була. Үзенең югарыдагы текә кыядагы оясыннан бөркет «ризык эзли, күзләре еракка карый» (Әюп 39:27—29). Бөркет шулкадәр яхшы күрә ки, ул, хәбәр ителгәнчә, бер километр ераклыктан куянны күреп алырга сәләтле.

Бөркет «еракка карый» алган кебек, Йәһвә дә ерак киләчәккә карый ала. Мәсәлән, Йәһвә Аллаһы болай дип игълан иткән: «Мин баштан ук нәрсә буласын, борынгы заманнан әле башкарылмаган нәрсәләрне алдан әйтәм» (Ишагыя 46:10). Йәһвәнең киңәшенә колак салсак, без аның чагыштыргысыз зирәклегеннән һәм алдан күрә алу сәләтеннән файда алачакбыз (Ишагыя 48:17, 18).

Изге Язмаларда Аллаһыга өмет итүчеләр дә бөркетләр белән чагыштырыла: «Ә Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр. Алар бөркетләр кебек үз канатларында күккә күтәрелер» (Ишагыя 40:31). Бөркет өскә күтәрелүче җылы һава агымын кулланып, күккә күтәрелә. Ул шул агымга эләккәч, канатларын җәя дә шул һава агымы эчендә әйләнеп йөреп күтәрелгәннән күтәрелә бара. Бөркетнең күтәрелеп ерак араларга очып йөрүе аның үз көченә бәйле түгел. Шул рәвешчә Йәһвәгә өметләнгәннәр дә аңа үзләренә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирергә вәгъдә иткән шәхескә карагандай карый ала (2 Көринтлеләргә 4:7, 8).

«ТАВЫК ҮЗ ЧЕБИЛӘРЕН ҮЗ КАНАТЛАРЫ АСТЫНА ҖЫЙГАН КЕБЕК»

Тавык үз чебиләре белән

Үлеменә берничә көн калгач, Гайсә яһүдләрнең үзәк шәһәренә күз салыр өчен тукталган. «Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим,— дип көрсенгән ул.— Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез» (Маттай 23:37).

Кошларның иң көчле инстинктларының берсе үз балаларын яклау булып тора. Тавыклар кебек, үз ояларын җирдә ясаган кошлар куркыныч янамыймы икәнен игътибар белән күзәтеп торырга тиеш. Тавык өстә карчыганың очып йөрүен күрсә, каты тавыш белән кытаклый башлый һәм чебиләр йөгереп, аналарының канаты астына кереп качалар. Анда чебиләр кызу кояштан да, коеп яуган яңгырдан да ышык урын таба ала. Гайсәнең дә Иерусалимда яшәүчеләргә рухи ышык һәм яклау тәкъдим итәсе килгән. Бүген Гайсә безне, көндәлек тормышыбыз йөгеннән һәм мәшәкатьләреннән яклап, җаннарыбызны яңартыр өчен, үзе янына килергә чакыра (Маттай 11:28, 29).

Әйе, без бу кошлардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Аларны күзәткәндә алар турында Изге Язмалардагы кинаяләрне искә төшерергә тырышыгыз. Карлыгачларга карап, Йәһвәгә гыйбадәт кылу йорты өчен рәхмәтле булыгыз. Бөркет кебек күккә күтәрелә алыр өчен Аллаһыдан көч сорагыз. Рухи хакыйкать үзегезне тавык чебиләрен яклагандай сакласын өчен Гайсә янына килегез. Һәм ләкләкне күзәтеп, яшәгән вакытыбызны билгеләгән дөньядагы вакыйгаларның мәгънәсенә игътибар итеп торыгыз.