Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының юмарт игелеге өчен рәхмәтле булыгыз

Аллаһының юмарт игелеге өчен рәхмәтле булыгыз

«Без барыбыз юмарт игелек өстенә юмарт игелек алып тордык» (ЯХЪЯ 1:16).

ҖЫРЛАР: 1, 13

1, 2. а) Гайсәнең йөзем бакчасының хуҗасы турындагы гыйбрәтле хикәясен сөйләп бир. ә) Бу хикәядән юмартлык һәм юмарт игелек сыйфатлары турында нәрсә белеп була?

ИРТӘН иртүк йөзем үстерүче үзенең йөзем бакчасына эшчеләр яллар өчен базар мәйданына бара. Анда ул тәкъдим ителгән хезмәт хакына эшләргә ризалашкан кешеләрне таба. Әмма хуҗага күбрәк эшчеләр кирәк. Шуңа күрә ул, көн дәвамында базар мәйданына берничә тапкыр барып, тагын эшчеләр яллый. Хуҗа эшчеләргә, хәтта кичкә таба килгәннәренә дә, яхшы хезмәт хакы тәкъдим итә. Кич җиткәч, йөзем бакчасының хуҗасы эшчеләрне җыеп, аларга хезмәт хакы түли. Күпме сәгать эшләгәннәренә карамастан ул барысына да акчаны бертигез түли. Шунда беренче булып ялланганнары зарлана башлый. Үз сүзләребез белән әйткәндә, йөзем үстерүче аларга мондый җавап кайтара: «Сез мин тәкъдим иткән хезмәт хакына үзегез ризалаштыгыз түгелме соң? Әллә минем кемгә күпме түләргә карар итәргә хакым юкмы? Ә, бәлки, сезнең минем юмарт булуыма көнчелегегез киләдер?» (Мат. 20:1—15, иск.).

2 Гайсәнең гыйбрәтле хикәясе Йәһвәнең Изге Язмаларда еш кына искә алынган сыйфатларының берсен — «юмарт игелеген» исебезгә төшерә. [1] (2 Көринтлеләргә 6:1 укы.) Бер сәгать кенә эшләгән эшчеләр тулы хезмәт хакы алырга лаек түгел кебек тоела алган, әмма йөзем бакчасының хуҗасы аларга карата гаҗәеп игелеген күрсәтергә булган. Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә «мәрхәмәт» дип тәрҗемә ителгән «юмарт игелек» сүзтезмәсе турында бер галим болай дип язган: «[Грек сүзе] кешегә ниндидер яхшы эшләре я хезмәте өчен түгел, ә бушлай бирелгән һәм кеше кабул итәргә лаек булмаган бүләккә ия булу дигән төп фикерне белдерә».

ЙӘҺВӘНЕҢ ЮМАРТ БҮЛӘГЕ

3, 4. Йәһвә бөтен кешелеккә карата юмарт игелеген ни өчен һәм ничек итеп күрсәткән?

3 Изге Язмаларда безгә бүләк итеп бирелгән «Аллаһының юмарт игелеге» турында әйтелә (Эфес. 3:7). Йәһвә безгә бу бүләкне ни өчен һәм ничек итеп бирә? Әгәр дә без Йәһвәнең бөтен таләпләренә камил дәрәҗәдә туры килгән булсак, без аның игелегенә лаек булыр идек. Әмма бу безнең хәлебездән килми шул. Зирәк Сөләйман патша: «Җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән һәм бер дә гөнаһ кылмаган тәкъва кеше юк»,— дип язган (Вәг. 7:20). Рәсүл Паул да моңа охшаш фикерләр әйткән: «Барысы да гөнаһ кылган һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калган»; шулай ук: «Гөнаһ өчен түләү — үлем»,— дип язган (Рим. 3:23; 6:23а). Моңа без чыннан да лаек.

4 Әмма Йәһвә гөнаһлы кешелеккә карата яратуын чагыштыргысыз дәрәҗәдә юмарт игелеген күрсәтеп белдергән. Аның иң бөек бүләге — безнең хакка үләргә дип җиргә җибәрелгән «бердәнбер Улы» (Яхъя 3:16). Шуңа күрә Паул Гайсә турында болай дип язган: «[Аңа] үлем газабын кичергәне өчен, дан һәм хөрмәт таҗы кидерелгән. Аллаһы юмарт игелекле булганга, Гайсә һәркем өчен үлемне татыган» (Евр. 2:9). Әйе, «Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш» (Рим. 6:23ә).

5, 6. а) Гөнаһ хакимлеге астында... ә) Юмарт игелек хакимлеге астында яшәү нәрсәгә китерә?

5 Кешеләр гөнаһ белән үлемне ничек мирас итеп алган? Изге Язмаларда аңлатылганча, «бер кешенең [Адәмнең] гөнаһы аркасында үлем... [Адәм токымнары өстеннән] патша булып идарә иткән» (Рим. 5:12, 14, 17). Әмма без алга таба да гөнаһ хакимлегендә булырбызмы, юкмы икәнен үзебез сайлый алабыз. Мәсихнең йолым корбанына иман иткәндә, безнең өстебездән Йәһвәнең юмарт игелеге хакимлек итә. Рәсүл Паул моның турында болай дип язган: «Гөнаһ ташып торганда, Аллаһының юмарт игелеге тагын да ныграк ташып торган. Ни өчен? Гөнаһ белән үлем патша булып идарә иткән кебек, юмарт игелек тә патша булып идарә итсен өчен һәм тәкъвалык ярдәмендә кешеләр... Гайсә Мәсих аша мәңгелек тормыш алсын өчен» (Рим. 5:20, 21).

6 Без, әлегә гөнаһлы булсак та, гөнаһка тормышыбыз өстеннән идарә итәргә юл куярга тиеш түгел. Гөнаһ кылган чакларда без Йәһвәдән кичерү сорыйбыз. Паул мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «Гөнаһ сезгә хуҗа булмасын, чөнки сез канун хакимлеге астында түгел, ә Аллаһының юмарт игелегенең хакимлеге астында яшисез» (Рим. 6:14). Шулай итеп, безнең өстебездән юмарт игелек хакимлек итә. Моның нәтиҗәсе нинди? Паул болай дип аңлата: «Аллаһы... юмарт игелеген күрсәтте. Бу юмарт игелек безне бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга һәм бу дөнья төзелешендә төпле, тәкъва һәм Аллаһыга бирелгән булып яшәргә өйрәтә» (Тит. 2:11, 12).

ТӨРЛЕЧӘ КҮРСӘТЕЛӘ ТОРГАН АЛЛАҺЫНЫҢ ЮМАРТ ИГЕЛЕГЕ

7, 8. Нинди мәгънәдә Йәһвәнең юмарт игелеге төрлечә күрсәтелә? (Мәкалә башындагы рәсемнәрне кара.)

7 Рәсүл Петер болай дип язган: «Аллаһыдан нинди бүләк алган булсагыз, һәрберегез шул бүләкне, төрлечә күрсәтелә торган Аллаһының юмарт игелегенең яхшы идарәчеләре буларак, бер-берегезгә хезмәт итәр өчен кулланыгыз» (1 Пет. 4:10). Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Тормышыбызда нинди генә сынаулар булмасын, Йәһвә безгә аларны кичереп чыгарга көч бирә ала (1 Пет. 1:6). Һәр сынау вакытында без Аллаһының юмарт игелеген күрәчәкбез һәм нәкъ кирәкле ярдәмне алачакбыз.

8 Чыннан да, Йәһвәнең юмарт игелеге төрлечә күрсәтелә. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аның юмарт игелеге ташып торганга, без барыбыз юмарт игелек өстенә юмарт игелек алып тордык» (Яхъя 1:16). Йәһвәнең төрлечә күрсәтелгән юмарт игелеге нигезендә без күп фатихаларга ия. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап чыгыйк.

9. Йәһвәнең юмарт игелеге безгә нинди файда китерә, һәм без моның өчен үз рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз?

9 Гөнаһларыбызның кичерелүе. Юмарт игелекле булганга, Йәһвә безне кичерә. Әмма ул безне кичерсен өчен, без тәүбә итәргә һәм гөнаһлы теләк-омтылышларыбыз белән көрәшергә тиеш. (1 Яхъя 1:8, 9 укы.) Аллаһының мәрхәмәте күңелләребезне рәхмәт хисе белән тутырып, безне аны данларга дәртләндерергә тиеш. Үзе кебек майланган мәсихче булган кардәшләренә Паул болай дип язган: «[Йәһвә] безне караңгылык хакимлегеннән коткарып, үзенең яраткан Улының патшалыгына күчерде, һәм аның Улы, йолым түләп, безне азат итте, һәм бу гөнаһларыбыз кичерелде дигәнне аңлата» (Көл. 1:13, 14). Гөнаһларыбыз кичерелгәнгә, безнең алдыбызда күп кенә башка гаҗәеп фатихаларга да юл ачыла.

10. Аллаһының юмарт игелеге нигезендә без нәрсәгә ия?

10 Аллаһы белән тыныч-тату мөнәсәбәтләргә ия булу. Гөнаһлы кешеләр буларак, без тумыштан ук Аллаһының дошманнары булган идек. Моны танып, Паул болай дигән: «Без Аллаһыга дошман булган вакытта аның белән Улының үлеме аркылы татулашканбыз» (Рим. 5:10). Бу татулашу безгә Йәһвә белән тыныч-тату мөнәсәбәтләргә ия булырга мөмкинлек бирә. Паул бу фатиханы Йәһвәнең юмарт игелеге белән бәйләп, болай дигән: «Хәзер, без [Мәсихнең майланган кардәшләре] иман нигезендә тәкъва дип игълан ителгәч, Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән тыныч мөнәсәбәтләребезне саклыйк. Безгә шулай ук Гайсәгә иман итү аша без инде татып яшәгән юмарт игелеккә юл ачылды» (Рим. 5:1, 2). Нинди гаҗәеп фатиха!

Аллаһының юмарт игелегенең чагылышы: яхшы хәбәрне ишетү мөмкинлеге (11 нче абзацны кара.)

11. Майланган мәсихчеләр «башка сарыкларны» тәкъвалыкка ничек китерә?

11 Аллаһы алдында тәкъва булу. Безнең беребез дә табигате буенча тәкъва түгел. Әмма Даниял пәйгамбәр ахыр вакытында «төшенүчән булганнар», ягъни майланган мәсихчеләрнең калдыгы «күпләрне тәкъвалыкка» китерәчәге турында алдан әйткән булган. (Даниял 12:3 укы.) Вәгазь һәм өйрәтү эше аркылы алар миллионлаган «башка сарыкларга» Йәһвә алдында тәкъва булырга ярдәм итә (Яхъя 10:16). Әмма бу Йәһвәнең юмарт игелеге аркасында гына мөмкин. Паул болай дип аңлаткан: «Аллаһының юмарт игелеге һәм Мәсих Гайсәнең аларны азат итәр өчен түләнгән йолымы ярдәмендә алар тәкъва дип игълан ителә, һәм бу — Аллаһының юмарт бүләге» (Рим. 3:23, 24).

Дога кылу мөмкинлеге (12 нче абзацны кара.)

12. Дога Аллаһының юмарт игелеге белән ничек бәйле?

12 Дога аша Аллаһы тәхетенә якынлашу. Юмарт игелегеннән чыгып, Йәһвә безгә тагын бер фатиха — дога аша үзенең күктәге тәхетенә якынлашу мөмкинлеге бирә. Паул Йәһвәнең тәхетен «юмарт игелек тәхете» дип атый һәм безне аңа «сөйләү иреге» белән якынлашырга чакыра (Евр. 4:16ә). Йәһвә безгә Улы аша үзенә якынлашырга юл ача. Гайсә ярдәмендә «безнең бу сөйләү ирегебез бар, һәм без Аллаһыга ышаныч белән һич киртәсез якынлаша алабыз, чөнки Мәсихкә иман итәбез» (Эфес. 3:12). Йәһвәгә догада иркенләп мөрәҗәгать итү — аның юмарт игелегенең гаҗәеп чагылышы.

Вакытында ярдәм алу (13 нче абзацны кара.)

13. «Ярдәм кирәк булганда» Йәһвә безгә үзенең юмарт игелеген ничек күрсәтә?

13 Вакытында ярдәм алу. Паул безне «Аллаһы безгә, ярдәм кирәк булганда, юмарт игелек һәм шәфкать күрсәтсен өчен», догада иркенләп мөрәҗәгать итеп Йәһвәгә якынлашырга дәртләндергән (Евр. 4:16а). Сынауларга түзәр хәл калмаганда я ыгы-зыгыдан нишләргә белмәгәндә, без теләсә кайсы вакытта Йәһвәгә ярдәм сорап ялвара алабыз. Без моңа лаек булмасак та, Аллаһы безгә еш кына кардәшләребез аша ярдәм итә. Нәтиҗәдә без кыюланып: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» — дип әйтә алабыз (Евр. 13:6).

14. Йәһвәнең юмарт игелегенең йөрәгебезгә файдасы нинди?

14 Күңел юанычы табу. Йәһвәнең юмарт игелеге аша чагылган бүтән бер гаҗәеп фатиха — кайгылы күңелгә юаныч табу (Зәб. 51:17). Эзәрлекләүләр кичергән Тисалуникәдәге мәсихчеләргә Паул болай дип язган: «Юмарт игелекле булганга безгә мәңгелек юаныч белән какшамас өмет биргән һәм безгә үз мәхәббәтен күрсәткән күктәге Атабыз Аллаһы белән Хуҗабыз Гайсә Мәсих үзе күңелләрегезне юатсыннар... сезне ныгытсыннар» (2 Тис. 2:16, 17). Юмарт игелегеннән чыгып, Йәһвәнең безнең хакта наз белән кайгыртканын белү безне шундый юата!

15. Аллаһының юмарт игелеге аркасында безнең нинди өметебез бар?

15 Мәңгелек тормышка өмет. Гөнаһлы кешеләр булганга, без үз көчебез белән чын өметкә ирешә алмас идек. (Зәбур 49:7, 8 укы.) Йәһвә безгә искиткеч өмет бирә. Гайсә үзенең шәкертләренә: «Атамның ихтыяры буенча, Улын танучы һәм аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормышка ия булачак»,— дип вәгъдә иткән (Яхъя 6:40). Әйе, мәңгелек тормышка өмет — ул бүләк, Аллаһының юмарт игелегенең искиткеч чагылышы. Һичшиксез, Паул моны яхшы аңлаган, шуңа күрә ул: «Аллаһы һәртөрле кешегә үзенең коткару китерүче юмарт игелеген күрсәтте»,— дигән (Тит. 2:11).

АЛЛАҺЫНЫҢ ЮМАРТ ИГЕЛЕГЕННӘН ДӨРЕС ФАЙДАЛАНЫГЫЗ

16. Беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр Аллаһының юмарт игелегенә ничек караган?

16 Йәһвәнең юмарт игелегеннән килгән күп кенә фатихаларны татысак та, без, үз-үзебезгә артык ышанып, Аллаһы теләсә нинди тәртипкә бармак аша карый дип уйларга тиеш түгел. Беренче гасырдагы мәсихчеләр арасында кайберәүләр «Аллаһының юмарт игелеген азгынлыкны аклар өчен» кулланган (Яһүд 4). Күрәсең, бу тугрылыксыз мәсихчеләр, гөнаһ кылсаң да, Йәһвәнең кичерүен алып була, дип уйлаган. Тагы да начаррагы: алар кардәшләрен дә үзләренә иярергә котырткан. Бүген дә шулай эшләүче һәркем «юмарт игелек рухын» кимсетеп хурлый (Евр. 10:29).

17. Петер нинди җитди киңәш биргән?

17 Безнең көннәрдә дә Шайтан кайбер мәсихчеләрне Аллаһының мәрхәмәтенә өмет итеп, яман эшләренең җәзасын татымыйча гөнаһ кылу мөмкин дип ышандыра. Гөнаһ кылып тәүбә иткән кешене кичерергә әзер булса да, Йәһвә бездән гөнаһлы теләк-омтылышлар белән бар көчебезне куеп көрәш алып баруны көтә. Аллаһы Петерне болай дип язарга рухландырган: «Шуңа күрә сез, кадерле кардәшләр, моның турында алдан белеп, сак булыгыз: бу явыз кешеләр сезне үз ялгыш юлларына ияртеп читкә алып китмәсен һәм ныклыгыгызны какшатмасын. Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих турында белем һәм аның юмарт игелеге сезгә мулрак бирелсен» (2 Пет. 3:17, 18).

ЮМАРТ ИГЕЛЕК ҖАВАПЛЫЛЫК ӨСТИ

18. Йәһвәнең юмарт игелеге безнең өстебезгә нинди җаваплылык өсти?

18 Без Йәһвәгә юмарт игелеге өчен чын күңелдән рәхмәтле. Шуңа күрә без бүләкләребезне Аллаһыны данлар өчен һәм якыннарыбызга ярдәм итәр өчен кулланырга бурычлы. Бу бүләкләрне ничек кулланырга? Җавап рәсүл Паулның сүзләрендә: «Үзебезгә күрсәтелгән юмарт игелек буенча бирелгән бүләкләребез төрле... кемгә хезмәт — шул хезмәт итсен; кем өйрәтә — шул өйрәтсен; кем дәртләндерә — шул дәртләндерсен; ...кем шәфкать күрсәтә — шатланып күрсәтсен» (Рим. 12:6—8). Йәһвәнең безгә карата күрсәткән юмарт игелеге безнең өстебезгә мәсихче хезмәт белән мәшгуль булу, башкаларны Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә өйрәтү, кардәшләребезне дәртләндерү һәм безне рәнҗеткән һәркемне кичерү җаваплылыгы өсти.

19. Киләсе мәкаләдә нинди җаваплылык турында сүз барачак?

19 Аллаһының гаҗәеп яратуы өчен рәхмәтле булуыбыз безне «Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү эшен башкарып» чыгар өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә этәрергә тиеш (Рәс. 20:24). Бу җаваплылык турында без җентекләбрәк киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

^ [1] (2 нче абзац) «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге «Изге Язмалар терминнары сүзлеге»ннән «Юмарт игелек» сүзтезмәсен кара.