Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен»

«Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен»

КҮЗ алдыгызга китерегез: сез кичке караңгылыкта урам буйлап барасыз. Бер мәл сез берәүнең артыгыздан барганын сизеп аласыз. Тукталгач, артыгыздан килгән аяк тавышы тына. Сез адымнарыгызны тизләтәсез, эзәрлекләүчегез дә тизлеген арттыра. Сез йөгерергә тотынасыз; сез якында гына яшәгән дустыгызның өенә чабасыз. Дустыгыз ишекне ачып, сезне каршы алгач, сез җиңел сулап куясыз.

Сезнең, бәлки, нәкъ андый хәлгә очраганыгыз булмагандыр да, әмма тормышыгызда сезне куркуга я борчуга салган бүтән нәрсәләр бардыр. Мәсәлән, сез, бәлки, җиңәргә теләгән берәр нинди кимчелек белән көрәшәсездер, әмма барыбер бер үк хаталарны кабатлыйсыз. Яисә куйган бар тырышлыкларыгызга карамастан сез инде озак вакыт дәвамында эш таба алмыйча йөрисез. Яки олыгая барганыгыз һәм сәламәтлекнең начарланып китә алуы аркасында хафаланасыздыр. Ә, бәлки, сезне башка берәр нәрсә борчыйдыр.

Нинди генә проблема булмасын, сез үз борчуларыгызны уртаклашырлык һәм кирәк чакта ярдәм күрсәтерлек берәр кемнең булуы өчен әллә рәхмәтле булмас идегезме? Сезнең шундый дустыгыз бармы? Әлбәттә, бар! Йәһвә — сезнең шундый дустыгыз. Ул ыруг башлыгы Ибраһимга дус булган кебек, сезгә дә дус була ала. Ишагыя 41:8—13 тә язылган сүзләргә игътибар итик. 10 нчы һәм 13 нче шигырьләрдә Йәһвә һәрберебезгә мөрәҗәгать итеп болай ди: «„Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен, сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын“. Чөнки мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам, сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям».

«СИНЕ... УҢ КУЛЫМ БЕЛӘН ТОТЫП ТОРЫРМЫН»

Йәһвәнең бу сүзләре күңелне юата. Әйдәгез, аның сүзләрендә салынган күренешне күз алдыбызга китерик. Монда сезнең Йәһвә белән кулга-кул тотышып барганы сурәтләнми, әмма андый фикер җанга рәхәтлек өстәр иде. Әгәр дә сез кулга-кул тотышып барган булсагыз, аның уң кулы сезне сул кулыгыздан тотар иде. Әмма Йәһвә сезгә тәкъвалыгы буенча уң кулын сузып, сезне уң кулыгыздан тотып ала, гүя ул сезне берәр кыен хәлдән тартып чыгарырга җыена. Шул чакта ул: «Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен»,— дип әйтеп, сезне ныгыта.

Сез Йәһвәне кайгыртучан Ата һәм Дус буларак күрәсезме? Авыр вакытларда аның сезгә ярдәмгә киләчәгенә ышанасызмы? Ул сезнең хакта кайгырта, сезнең иминлегегез турында борчыла һәм сезгә ярдәм итәргә әзер. Кыенлыкларга очраганда Йәһвә сезнең үзегезне тыныч хис итүегезне тели, чөнки ул сезне бик нык ярата. Чыннан да, Йәһвә «кайгы-хәсрәтләр вакытында безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер» (Зәб. 46:1).

КҮҢЕЛДӘ ҮТКӘНДӘГЕ ХАТАЛАР ӨЧЕН ГАЕПЛЕЛЕК ХИСЕ ЯШӘГӘНДӘ

Кайберәүләр Аллаһы тарафыннан кичерелгәненә шикләнеп, үткәндә кылган хаталары аркасында үз-үзләрен газаплый. Сезнең очракта да шулай икән, тугры кеше Әюп турында уйланыгыз. Ул яшьлегендә кылган гөнаһлары аркасында борчылган (Әюп 13:26). Мәдхия җырлаучы Давыт та охшаш хисләр кичергән. Ул Йәһвәгә: «Яшьлегемдә кылган гөнаһларымны һәм җинаятьләремне искә алма»,— дип ялварган (Зәб. 25:7). Камил булмаганга, без барыбыз да «гөнаһ кылган һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калган» (Рим. 3:23).

Ишагыя китабының 41 нче бүлегендә язылган сүзләр башлыча Аллаһының борынгы халкына юнәлгән булган. Баштанаяк гөнаһка батканга, Йәһвә аларны, Бабылга әсирлеккә алып китәргә юл куеп, җәзага тартырга булган (Ишаг. 39:6, 7). Әмма шул ук вакытта Аллаһы тәүбә иткәннәрне һәм үзенә кире кайтырга теләгән кешеләрне азат итәчәге турында хәбәр иткән! (Ишаг. 41:8, 9; 49:8) Бүген дә Йәһвәнең илтифатын казанырга теләгән эчкерсез кешеләргә ул үзенең шундый ук киң күңеллелеген күрсәтә (Зәб. 51:1).

Та́куя * мисалын карап чыгыйк. Аның пычрак гадәтләре булган. Ул порнография карау гадәте белән һәм мастурбация белән көрәшкән. Әмма аның үзен тыеп калу һәрвакытта да барып чыкмаган. Ул үзен ничек хис иткән? «Мин үземне кеше итеп хис итми идем, әмма кичерү сорап Йәһвәгә догада ялварганда, ул мине түбәннән күтәрә иде». Йәһвә моны ничек эшләгән? Такуяның җыелышындагы өлкәннәр, ул һәр тапкыр үзен тыеп кала алмаганда, үзләренә шалтыратырга кушканнар. Ул болай ди: «Аларга шалтыратып әйтергә җиңел түгел иде, әмма шулай эшләгәндә бу мине ныгытып, миңа көч өсти иде». Аннары өлкәннәр Такуяның өенә район күзәтчесенең килеп китүен планлаштырган. Район күзәтчесе аңа: «Мин монда болай гына түгел,— дигән.— Өлкәннәр минем синең яныңа килеп китүемне теләде. Алар синең турында уйлаганга мин монда». Такуя болай ди: «Мин гөнаһлы идем, әмма Йәһвә өлкәннәр аша миңа ярдәм итте». Ахыр чиктә Такуя пычрак гадәтләрдән арынып, пионер хезмәтен башлаган, һәм хәзер ул филиалларның берсендә хезмәт итә. Аллаһы бу абый-кардәшкә ярдәм иткән кебек, сезгә дә ярдәм итәчәк.

ЭШ ТАБА АЛМАГАНДА

Күпләр үз эшләрен югалтып, яңасын таба алмаганына борчыла. Эш эзләп тегендә-монда йөргәндә һәм эш бирүчеләр эшкә алмаганда кешенең нинди хисләр кичергәнен аңлавы кыен түгел. Андый хәлләрдә кайберәүләр үз-үзенә хөрмәтне югалта. Йәһвә сезгә ничек ярдәм итә ала? Аллаһы сезгә шунда ук яхшы эш табарга ярдәм итмәсә дә, ул сезгә Давыт патшаның сүзләрен күңелегездә сакларга ярдәм итә ала: «Мин яшь идем һәм менә картайдым, ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да, аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем» (Зәб. 37:25). Әйе, сез Йәһвә өчен кадерле, һәм сез аңа хезмәт итүен дәвам итә алсын өчен, ул тәкъвалыгы буенча үзенең уң кулы белән сезгә үзегезне иң кирәклесе белән тәэмин итәргә ярдәм итә ала.

Эшегезне югалтсагыз, Йәһвә сезгә ничек ярдәм итә ала?

Колумбиядә яшәүче Сара Йәһвә сүзләренең куәтен үз тәҗрибәсендә татыган. Ул күренекле бер компаниядә эшләгән. Эше киеренке, әмма шул ук вакытта яхшы акчалы булган. Шулай да ул Йәһвә өчен күбрәкне эшләргә теләгән, шуңа күрә Сара эштән китеп, пионер булып хезмәт итә башлаган. Әмма туры килгән ярты көнлек эш табу җиңел булмаган. Ул кечкенә бер морожный кафесын ачкан, әмма тора-бара акчасы бетеп, ул аны ябарга мәҗбүр булган. «Өч ел үтте, әмма Йәһвә ярдәме белән мин барысын кичереп чыктым»,— дип әйтә Сара. Ул кыйммәтле әйберләргә ия булу теләге белән иң кирәкле әйберләргә ия булу теләге арасындагы аерманы күрергә һәм иртәгесе көн өчен борчылмаска өйрәнгән (Мат. 6:33, 34). Ахыр чиктә аңа элекке хуҗасы шалтыраткан һәм элекке эш урынын тәкъдим иткән. Сара ярты көн генә эшләүне шарт итеп куйган һәм бу эш аңа үзенең рухи эшләрендә катнашырга комачауламаса гына тәкъдимне кабул итәргә риза булганы турында әйткән. Хәзер Сара элеккечә күп акча эшләми, әмма ул пионер хезмәтен дәвам итә ала. Ул болай ди: «Бөтен шушы вакыт дәвамында мин Йәһвәнең назлы кайгыртуын сиздем».

КАРТАЕП БАРУ АРКАСЫНДА БОРЧЫЛГАНДА

Олыгая бару да кешегә зур борчу китерә. Күпләр пенсия яшенә җитеп, картаймыш көннәрендә яхшы гына яшәү өчен акчаның җитәрлек булырмы, юкмы икәнлеге турында борчыла. Алар шулай ук олыгая бару сәбәпле сәламәтлекнең начарланып китә алуы аркасында да хафалана. Зәбурда Йәһвәгә ялварып әйтелгән мондый сүзләр язылган: «Картайган көнемдә ташлама мине, көчем беткәндә, калдырма мине» (Зәб. 71:9, 18). Бу сүзләрне, күрәсең, Давыт әйткән булган.

Алайса, Йәһвәнең хезмәтчеләре картлык көннәрендә үзләрен ничек тыныч-имин хис итә ала? Аларга Аллаһыга үз иманнарын үстерергә һәм аның үзләрен бар кирәклесе белән тәэмин итәчәгенә ышанырга кирәк. Әлбәттә, әгәр дә алар еллар буе чагыштырмача рәхәтлектә гомер кичергәннәр икән, аларга, бәлки, үз тормышларын гадиләштереп, булганына канәгать булып яшәргә кирәк булыр. Алар «симез үгез ите ашаудан» килгән шатлыкны «яшелчә аша[п]» та кичереп булганын һәм аның хәтта сәламәтлек өчен күпкә яхшырак була алганын да күрер! (Гыйб. сүз. 15:17) Әгәр дә сез игътибарыгызны Йәһвәнең күңеленә хуш килгәнне эшләүгә тупласагыз, ул картлык көннәрендә дә сезнең хакта кайгыртачак.

Хосе белән Роуз һәм Тони белән Уэнди

Хосе́ белән Роуз мисалын алыйк. Алар инде 65 елдан артык Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итә. Берничә ел дәвамында аларга тәүлекләр буе Роузның атасын карарга туры килгән. Җитмәсә, Хосега рактан операция ясаганнар, һәм ул химиотерапия курсы үткән. Йәһвә бу тугрылыклы ирле-хатынлыга уң кулын сузганмы? Әйе, сузган. Ничек итеп? Йәһвә аларга җыелышларындагы То́ни белән Уэ́нди аша булышкан. Аларның буш яшәү урыннары булган, һәм алар аны тулы вакытлы пионерларга бушлай яшәргә тәкъдим итәргә теләгән. Күп еллар элек Тони мәктәптә укыганда, тәрәзәдән Хосе белән Роузның вәгазьләп йөргәннәрен күрә торган булган. Тони аларны ашкынучан булганнары өчен яраткан, һәм аларның ашкынулары аңа бик нык тәэсир иткән. Бу олы яшьтәге ирле-хатынлы бөтен гомерләрен Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлаганга, Тони белән Уэнди аларны бер түбә астында яшәргә чакырган. Соңгы 15 ел алар 80 нән узган Хосе белән Роузга булышып тора. Бу олы яшьтәге ирле-хатынлы яшь ирле-хатынлыны Йәһвәдән бүләк итеп саный.

Йәһвә сезгә: «Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен»,— дип вәгъдә итә. Ул сезгә дә тәкъвалыгы буенча үзенең «уң кулын» суза. Ә сез аңа үз кулыгызны сузарсызмы?

^ 11 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.