Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Кулларың салынып төшмәсен»

«Кулларың салынып төшмәсен»

«Кулларың салынып төшмәсен» (САФ. 3:16).

ҖЫРЛАР: 54, 32

1, 2. a) Бүген күпләр нинди авырлыкларга очрый, һәм бу нәрсәгә китерә? ә) Ишагыя 41:10, 13 тә язылган сүзләр безне нәрсәгә ышандыра?

ИРЕ өлкән булып хезмәт иткән бер пионер апа-кардәш болай ди: «Яхшы рухи гадәтләрем булса да, мин күп еллар борчулар белән көрәшеп яшим. Моның аркасында йокым кача, сәламәтлегем какшый бара; өстәвенә, бу башкалар белән мөгамәлә итүемә дә тәэсир итә. Кайчакларда минем җир тишегенә кереп качасым килә».

2 Сезгә бу апа-кардәшнең хис-тойгылары танышмы? Шунысы кызганыч, Шайтанның явыз дөньясында яшәп, кеше гаять көчле басымга дучар була. Нәтиҗәдә кеше борчу-хәсрәткә төшә һәм күңел төшенкелегенә бирелә. Андый хәлне көймәгә алга барырга ирек бирмәгән якорь белән чагыштырып була (Гыйб. сүз. 12:25). Әмма андый хис-тойгылар нәрсә аркасында туарга мөмкин? Бәлки, сез якын кешегезнең үлеме китергән кайгыны җиңәргә тырышасыз, берәр нинди җитди авыру белән көрәшәсез я эзәрлекләүләр кичерәсездер. Ә, бәлки, икътисадый авыр заманда яшәү сәбәпле гаиләгезне матди яктан тәэмин итәргә тырышасыз. Кичергән эмоциональ стресс сезне аяктан егарга һәм бөтенләй шатлыгыгызны урларга мөмкин. Ләкин Аллаһының ярдәм кулы сузарга әзер икәненә һич шикләнмәскә була. (Ишагыя 41:10, 13 укы.)

3, 4. a) «Куллар» дигән сүз Изге Язмаларда ничек кулланыла? ә) Куллар нәрсә аркасында салынып төшәргә мөмкин?

3 Берәр кемнең сыйфат-үзенчәлекләрен я эш-гамәлләрен сурәтләр өчен, Изге Язмаларда еш кына кеше тәненең әгъзалары кулланыла. Мисал өчен, «кул» дигән сүз меңнән артык тапкыр искә алына. Берәрсенең кулын ныгыту аны дәртләндерү һәм аңа көч өстәү дигәнне аңлатырга мөмкин. Мәсәлән 1 Ишмуил 23:16 һәм Езра 1:6 да «ныгыту» һәм «булышу» дип тәрҗемә ителгән сүзләр төп нөсхә язылган телдә «кулларны ныгыту» дигән сүзләр белән белдерелгән. Бу сүзтезмә уңай карашлы булуны һәм киләчәккә өмет белән карауны да үз эченә алырга мөмкин.

4 Изге Язмаларда күңел төшенкелегенә бирелгән я өметен югалткан кеше кайчакларда куллары салынып төшкән кеше итеп тасвирлана (2 Елъ. 15:7; Евр. 12:12). Кеше андый очракларда җиңел генә бирешергә мөмкин. Стресс китереп чыгарган шартларда я безне физик, эмоциональ һәм хәтта рухи яктан хәлсезләндерә алган шартларда кирәкле көчне кайдан табарга? Нык булып калырга һәм шатлыкны югалтмаска ярдәм иткән теләк белән көчкә ничек ия булырга?

«ЙӘҺВӘНЕҢ КУЛЫ КОТКАРЫР ӨЧЕН КЫСКА ТҮГЕЛ»

5. a) Авырлыклар безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин, әмма нәрсәне истә тоту мөһим? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

5 Сафуния 3:16, 17 укы. Куркуга һәм төшенкелеккә бирелер урынына, ягъни кулларыбызның салынып төшүенә юл куяр урынына, кайгыртучан Атабыз Йәһвә безне бар мәшәкатьләрне үзенә йөкләргә чакыра (1 Пет. 5:7). Әйдәгез, Аллаһының исраиллеләргә, куәтле кулым тугры хезмәтчеләремне коткарыр өчен кыска түгел, дигән сүзләрен күңелләребездә саклыйк (Ишаг. 59:1). Бу мәкаләдә без Изге Язмалардан игътибарга лаек өч кешенең мисалын карап чыгарбыз. Алар гаять зур булып күренгән авырлыкларга карамастан Аллаһының ихтыярын үти алган. Аларның мисаллары Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә авыр шартларда көч бирергә теләгәнен һәм моны эшләргә сәләтле дә булганын күрсәтә. Әйдәгез, бу мисаллар безне ничек ныгыта алганын карап чыгыйк.

6, 7. Исраиллеләрнең амаликлыларны җиңүеннән нинди мөһим сабаклар алып була?

6 Мисыр коллыгыннан могҗизалы рәвештә азат ителгәннән соң күп тә үтмәстән, исраиллеләр амаликлыларның һөҗүменә дучар булган. Мусаның күрсәтмәләре буенча эш итеп, кыю Йошуа исраиллеләрне сугышка алып киткән. Ул арада Муса Һарун белән Хурны алып, якындагы калкулыкка менеп баскан. Шуннан алар сугыш кырын күрә алган. Бу өч ир-ат куркуларыннан тауга менеп киткәнме? Һич тә юк!

7 Муса эш итү планын гамәлгә ашыра башлаган һәм нәтиҗәдә алар уңышка ирешкән. Ул Аллаһы алырга кушкан таякны кулына тотып, кулларын күккә таба күтәргән килеш торган. Кулларын күтәреп торганда, Йәһвә исраиллеләргә амаликлыларны җиңәр өчен көч биргән. Әмма Мусаның авырайган куллары төшә барганда амаликлылар җиңә башлаган. Тәвәккәл эш итеп, Һарун белән Хур «бер таш алып килделәр, һәм [Муса] ташка утырды. Шунда алар икесе ике яктан Мусаның кулларын тотып торды, һәм аның куллары кояш баеганчыга кадәр кымшанмый торды». Шулай итеп, Аллаһының кодрәтле кулы исраиллеләргә сугышта җиңү китергән (Чыг. 17:8—13).

8. a) Хәбәшләр Яһүдкә янаганда Аса нәрсә эшләгән? ә) Асаның Аллаһыга таянганыннан нинди үрнәк алып була?

8 Йәһвә шулай ук Аса патша көннәрендә дә кулының кыска түгел икәнлеген күрсәткән. Изге Язмаларда күп кенә сугышлар искә алына. Шундый сугышларның берсендә иң зур гаскәрне хәбәшстанлы Зирәх җыйган булган. Аның гаскәре 1 000 000 оста сугышчыдан торган. Дошман гаскәре Асаныкына караганда ике тапкырга диярлек зуррак булган. Катлаулы хәл алдында Аса җиңел генә борчу-куркуга төшеп, бирешә алыр иде. Әмма ул шунда ук ярдәм сорап Йәһвәгә мөрәҗәгать иткән. Хәрби күзлектән караганда, хәбәшләрне җиңү мөмкин түгел кебек тоелган, әмма «Аллаһы барысын да булдыра ала» (Мат. 19:26). Йәһвә үзенең гаять зур кодрәтен күрсәтеп, үзенә тулысынча тугрылык саклаган Аса алдында хәбәшләрне тар-мар иткән (2 Елъ. 14:8—13; 1 Пат. 15:14).

9. a) Нинди хәл аркасында Никами җиңел генә бирешә алыр иде? ә) Аллаһы Никаминың догасына ничек җавап биргән?

9 Иерусалимга килгәч, Никаминың нинди хисләр кичергәнен күз алдына китерегез. Шәһәр бөтенләй диярлек якланмаган, милләттәшләре исә тирән төшенкелеккә бирелгән. Чит халык дошманнарының янаулары аркасында яһүдләрнең куллары салынып төшкән, шәһәр стеналарын торгызу буенча эшләр тукталган. Бу хәл аркасында Никами төшенкелеккә бирелгәнме? Юк! Муса, Аса һәм Йәһвәнең башка тугры хезмәтчеләре кебек, Никами Йәһвәгә таянырга гадәтләнгән булган. Һәм шушы очракта да ул Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылган. Яһүдләр өчен бу хәл ерып чыкмаслык киртә булып тоелса да, Йәһвә Никаминың эчкерсез үтенеченә җавап биргән. Аллаһы үзенең «бөек кодрәте» һәм «куәтле кулы» белән яһүдләрнең салынып төшкән кулларын ныгыткан. (Никами 1:10; 2:17—20; 6:9 укы.) Сез Йәһвәнең «бөек кодрәте» һәм «куәтле кулы» белән үзенең бүгенге хезмәтчеләрен ныгыта алганына ышанасызмы?

ЙӘҺВӘ КУЛЛАРЫГЫЗНЫ НЫГЫТАЧАК

10, 11. a) Шайтан ничек итеп кулларыбызны хәлсезләндерергә тырыша? ә) Рухи яктан ныгытып, безгә көч бирер өчен Йәһвә нәрсә куллана? б) Теократик укыту-өйрәтү безгә нинди файда китерә?

10 Иблис мәсихче эшчәнлегебезне туктатырга тырышудан беркайчан да туктамаячак, ул кулларын салындырырга уйламый да. Иблис ялганны, хөкүмәт һәм дин әһелләренең янауларын, шулай ук мөртәтләрне куллана. Аның максаты нинди? Ул Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә кулларыбызның хәлсезләнүен тели. Әмма Йәһвә үзенең изге рухы ярдәмендә безне ныгытып, безгә көч бирергә әзер (1 Елъ. 29:12). Шайтан һәм аның явыз дөньясы безне дучар иткән авырлыклар алдында сыгылып төшмәс өчен изге рухка таяну мөһим (Зәб. 18:39; 1 Көр. 10:13). Изге рух тәэсире астында язылган Аллаһы Сүзе дә безнең өчен зур әһәмияткә ия. Шуны ук ай саен алган Изге Язмаларга нигезләнгән рухи ризык турында да әйтеп була түгелме? Зәкәрия 8:9, 13 тәге (укы) сүзләр Иерусалимдагы гыйбадәтханә торгызылган чакта әйтелгән булган, һәм бу сүзләр безнең өчен дә әһәмиятле.

11 Аллаһы безне шулай ук җыелыш очрашулары, конгресслар һәм теократик мәктәпләр аша ныгыта. Аллаһы тарафыннан бирелгән укыту-өйрәтү безгә дөрес теләк-омтылышка ия булырга, рухи максатлар куярга һәм күптөрле мәсихче вазифаларыбызны башкарырга ярдәм итә (Зәб. 119:32). Сез андый өйрәтүдән көч алыр өчен ихлас тырышлыклар куясызмы?

12. Рухи яктан нык булып калыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

12 Йәһвә исраиллеләргә амаликлыларны һәм хәбәшләрне җиңәргә ярдәм иткән, ә Никамига һәм аның хезмәттәшләренә торгызу эшләрен тәмамлау өчен көч биргән. Бүген дә Аллаһы безне үз ярдәменнән аермый. Каршылыкларга дучар булганда, кеше ваемсызлыгына очраганда һәм күңелебезне борчулар биләп алганда, ул безгә нык булып калырга һәм вәгазьләү эшен дәвам итәргә көч бирәчәк (1 Пет. 5:10). Без Йәһвәнең безнең хакка могҗизалар кылуын көтмибез. Безгә үз ягыбыздан тырышлыклар һәм көч куярга кирәк. Мәсәлән, Аллаһы Сүзен һәр көн укырга, җыелыш очрашуларына әзерләнергә, аларга атна саен йөрергә, шәхси өйрәнү һәм гаилә белән гыйбадәт кылу үткәреп, акылларыбызны һәм күңелләребезне тукландырырга һәм Йәһвәгә дога кылып, аңа таянырга кирәк. Әйдәгез, безне читкә алып китә алган теләк-омтылышларга һәм эш-шөгыльләргә Йәһвә безне ныгытыр өчен һәм дәртләндерер өчен кулланган чаралардан тулы файда алырга комачауларга юл куймыйк. Әгәр дә сез шушы рухи эшләрнең берсендә кулларыгызның салынып төшкәнен сизсәгез, Аллаһыдан ярдәм сорагыз. Шунда аның рухы «сездә эш итә һәм... сездә теләк уята һәм көч бирә» икәнен күрерсез (Флп. 2:13). Ә башкаларның кулларын ныгытыр өчен нәрсә эшләп була?

САЛЫНЫП ТӨШӘ АЛГАН КУЛЛАРНЫ НЫГЫТЫГЫЗ

13, 14. a) Хатынының үлеменнән соң бер абый-кардәшкә нык булып калырга нәрсә булышкан? ә) Без башкаларны ничек ныгыта алабыз?

13 Йәһвә безне кайгыртучан бөтендөнья кардәшлеге белән фатихалаган. Бу кардәшлек безнең өчен чын дәртләндерү чыганагы булып тора. Рәсүл Паул болай дип язган: «Хәлсезләнгән кулларыгызны һәм көчсезләнгән тезләрегезне ныгытыгыз. Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен» (Евр. 12:12, 13). Беренче гасырда күпләр шул рәвешчә рухи яктан ныгытылган булган. Бүген дә шулай ук. Бер абый-кардәш, хатыны үлгәннән соң һәм бүтән башка көенечле хәлләрне кичергәннән соң, болай дигән: «Мин кеше үз башына нинди сынау төшәчәген, аның кайчан һәм никадәр еш булачагын сайлый алмый икәнлеген аңладым. Дога һәм шәхси өйрәнү минем өчен су өстендә калырга ярдәм иткән коткару жилеты кебек булды. Шулай ук рухи кардәшләремнең ярдәме миңа зур юаныч китерде. Мин авыр хәлләрнең килеп чыкканчыга кадәр үк Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерүнең мөһимлеген аңладым».

Һәммәбез дә җыелыштагылар өчен дәртләндерү чыганагы була ала (14 нче абзацны кара.)

14 Һарун белән Хур сугыш барышында Мусаның кулларын тотып торып, аңа булышлык иткән. Без исә башкаларга гамәли яктан ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Әмма ярдәмгә кем мохтаҗ? Картлык нәтиҗәләре һәм чир-авырулар белән көрәшкән, үз гаиләләрендә каршылыкка дучар булган, үзләрен ялгыз итеп сизгән я якын кешесен югалткан кардәшләр. Без шулай ук яманлык кылырга этәрүчеләрнең я бу дөнья төзелешендә «уңышка» — югары белем алырга, акча эшләргә һәм карьера ясарга өндәүчеләрнең басымына дучар булган яшьләрне ныгыта алабыз (1 Тис. 3:1—3; 5:11, 14). Патшалык Залында, вәгазьдә, бергә ашаган чакта я телефоннан сөйләшкәндә башкаларга эчкерсез кызыксыну күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләгез.

15. Дәртләндергеч сүзләр кардәшләребезгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

15 Асаның гаҗәеп җиңүеннән соң, Азария пәйгамбәр аны һәм халыкны мондый сүзләр белән рухландырган: «Әмма сез нык булыгыз, рухыгыз төшмәсен, чөнки әҗерегез эшегезгә карап бирелер» (2 Елъ. 15:7). Бу сүзләр Асаны хак гыйбадәтне торгызу буенча зур үзгәрешләр ясарга дәртләндергән. Безнең дә дәртләндергеч сүзләребез башкаларга көчле йогынты ясый ала. Шулай итеп без аларга Йәһвәгә хезмәт итүдә тагын да күбрәкне башкарырга ярдәм итә алырбыз (Гыйб. сүз. 15:23). Шулай ук җыелыш очрашуларында биргән дәртләндергеч комментарийларыбыз башкаларга бик нык тәэсир итә алганын беркайчан да онытмыйк.

16. Никамидан үрнәк алып, өлкәннәр җыелыштагыларның кулларын ничек ныгыта ала? Кардәшләрнең сезгә ничек ярдәм иткәненә мисал китерегез.

16 Йәһвә ярдәме белән Никами һәм аның белән булганнар кулларын ныгытып, эшкә керешкән. Һәм Иерусалим стеналары 52 көн эчендә торгызылган! (Ник. 2:18; 6:15, 16) Никами эшне күзәтеп кенә йөрмәгән. Ул Иерусалим стеналарын торгызуда үзе дә катнашкан (Ник. 5:16). Бүген дә күп кенә өлкәннәр Никамидан үрнәк алып, теократик төзү проектларында я җирле Патшалык Залын җыештыруда һәм аны ремонтлау белән бәйле эшләрдә катнаша. Вәгазьчеләр белән бергә хезмәттә катнашып һәм үзләренең көтүче вазифаларын үтәп, кайгыртучан өлкәннәр күңелләрендә борчу булган кардәшләрнең хәлсезләнгән кулларын ныгыта. (Ишагыя 35:3, 4 укы.)

«КУЛЛАРЫҢ САЛЫНЫП ТӨШМӘСЕН»

17, 18. Проблемаларга очраганда я борчуларга бирелгәндә нәрсәдә шикләнмәскә була?

17 Кардәшләребез белән иңгә-иң хезмәт итү бердәмлегебезне ныгыта. Бу шулай ук дәвамлы дуслык мөнәсәбәтләренә нигез сала һәм Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында булачак фатихаларның тормышка ашачагына ышанычыбызны ныгыта. Башкаларның кулларын ныгытканда, без аларга авырлыкларны кичереп чыгарга, уңай караш сакларга һәм киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итәбез. Өстәвенә, бу безгә игътибарыбызны рухи нәрсәләргә тупларга һәм Аллаһы безнең өчен әзерләгән нәрсәләрнең чыннан да булачагын күз алдыбызга китерергә булыша. Әйе, башкаларны ныгытып, без үз кулларыбызны да ныгытабыз.

18 Йәһвәнең үзенең үткәндә яшәгән тугры хезмәтчеләрен төрле шартларда ничек итеп ныгытканы һәм яклаганы турында белү безнең аңа карата иманыбызны һәм ышанычыбызны ныгыта. Шуңа күрә басымга дучар булганда һәм проблемаларга очраганда кулларыбыз салынып төшмәсен! Шуңа һич шикләнмәскә була: Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылсак, аның куәтле кулы безне ныгытып торачак һәм безне Патшалык китерәчәк фатихаларга алып барачак (Зәб. 73:23, 24).