Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кием-килбәтегез Аллаһыны данлыймы?

Кием-килбәтегез Аллаһыны данлыймы?

«Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» (1 КӨР. 10:31).

ҖЫРЛАР: 34, 29

1, 2. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре кием-килбәткә кагылышлы югары нормаларны тота? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

«ЭССЕ көн булганга, аларның күбесе аеруча көндәлек киемнән иде»,— дип язылган булган чиркәү җитәкчеләренең очрашуы турында бер нидерланд газетасында. «Йәһвә Шаһитләренең конгрессында исә алай түгел... Малайлар һәм ирләр галстук тагып, пиджак кигән, ә кызлар һәм хатыннар бик тә килешле итәктән... зәвык белән һәм заманча киенгән». Әйе, Йәһвә Шаһитләре еш кына «үзләрен тыйнаклык, төплелек һәм тиешле кием» белән бизәп, Аллаһыга бирелеп яшәгәннәрен күрсәтә (1 Тим. 2:9, 10). Рәсүл Паул хатын-кызлар турында әйтсә дә, шул ук принциплар мәсихче ирләр өчен дә кулланырлык.

2 Йәһвә халкы буларак, кием-килбәтебезгә кагылышлы принциплар безнең өчен үтә мөһим. Без гыйбадәт кылган Аллаһы өчен дә бу әһәмиятле (Ярат. 3:21). Изге Язмаларда кием-килбәт турында әйтелгәннәр Галәм Хакименең үз хезмәтчеләре өчен тышкы кыяфәткә кагылышлы акыллы күрсәтмәләре барлыгын ап-ачык күрсәтә. Шуңа күрә бу сорауда без үз теләкләребездән генә чыгып эш итәргә тиеш түгел. Безгә Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең дә карашын исәпкә алырга кирәк.

3. Исраиллеләргә бирелгән Кануннан кием-килбәт турында нәрсә белеп була?

3 Мәсәлән, Аллаһы исраиллеләргә биргән Канунда тирә-якларында яшәгән халыкларның азгын тормыш рәвешеннән яклап торган күрсәтмәләр булган. Кануннан күренгәнчә, кешенең нинди җенестә булуын ачык билгеләп булмаган киенү рәвеше Йәһвә өчен җирәнгеч. (Канун 22:5 укы.) Изге Язмаларда кием-килбәткә кагылышлы күрсәтмә Йәһвәнең ирне — хатын итеп күрсәткән, ә хатынны ир итеп күрсәткән я кемнең кайсы җенестә булуын билгеләү авыр булган киенү рәвешен һич хупламаганын ап-ачык күрсәтә.

4. Мәсихчеләргә кием сайлаганда акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә ярдәм итә ала?

4 Аллаһы Сүзендә киенү рәвешенә кагылышлы акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм иткән принциплар бар. Бу принциплар кешенең кайда, нинди климатта яшәвенә һәм нинди культурадан булуына карамастан кулланырлык. Безгә нинди кием һәм киенү рәвеше яраклы, ниндие яраксыз икәнен күрсәткән җентекле исемлек кирәк түгел. Без үзебезгә сайларга ирек биргән Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәбез. Әйдәгез, нәрсә кияргә дип хәл иткәндә, «Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры» нәрсәдә икәнен билгеләргә ярдәм иткән кайбер принципларга күз салыйк (Рим. 12:1, 2).

«ҮЗЕБЕЗНЕ АЛЛАҺЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ ИТЕП ТОТАБЫЗ»

5, 6. Килеш-килбәтебез башкаларга ничек тәэсир итәргә тиеш?

5 Аллаһы рәсүл Паулны бер мөһим принципны язарга рухландырган. (2 Көринтлеләргә 6:4 укы.) Килеш-килбәтебез безнең турыда күпне сөйли. Күпләрнең безнең турында беренче тәэсирләре күзләре белән күргәннәре нигезендә туа (1 Иш. 16:7). Шуңа күрә, Аллаһы хезмәтчеләре буларак, без аңлыйбыз: киенү мәсьәләсендә киемнең уңайлы я ошаган булуын гына исәпкә алу җитәрлек түгел. Аллаһы Сүзендәге принципларны да исәпкә алу мөһим. Алар безне тәнгә сыланып тормаган, ачык булмаган һәм җенси дәрт уятмаган киемнәр сайларга дәртләндерә. Шул сәбәптән без игътибарны тәннең интим өлешләренә җәлеп иткән я аларны ачык итеп күрсәтеп торган киемнән баш тартырга тиеш. Килеш-килбәтебезгә караганда, кешеләр үзләрен уңайсыз хис итәргә я күзләрен читкә борырга мәҗбүр булмасын.

6 Йөз-кыяфәтебез пөхтә, чиста һәм тыйнак булса, кешеләр, мөгаен, безне, Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, күбрәк хөрмәт итәр. Һәм, бәлки, хак гыйбадәт кылуыбыз белән күбрәк кызыксыныр. Өстәвенә, безнең килешле тышкы-кыяфәтебез оешмабыз турында яхшы тәэсир калдырачак. Нәтиҗәдә кешеләр гомерне саклап кала алган хәбәребезне теләбрәк тыңлар.

7, 8. Нинди очракларда киемебез аеруча туры килерлек булырга тиеш?

7 Кием-килбәтебезгә карап, башкалар изге Аллаһыбыз һәм кардәшләребез турында билгеле бер фикергә килә. Шуңа күрә без хәбәребезгә хөрмәт уяткан һәм Йәһвәгә дан китергән кием кияргә тиеш (Рим. 13:8—10). Рухи эшләр белән шөгыльләнгәндә, мәсәлән, җыелыш очрашуларына йөргәндә я вәгазьләгәндә бу аеруча мөһим. Безгә «Аллаһыга бирелеп яшибез диюче [кешеләргә] хас булганча» киенергә кирәк (1 Тим. 2:10). Әлбәттә, бер җирдә урынлы булып саналган кием икенче җирдә гел урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә дөньяның төрле төбәгендә яшәгән Йәһвәнең хезмәтчеләре башкаларны рәнҗетмәс өчен җирле гореф-гадәтләрне исәпкә ала.

Кием-килбәтебез без гыйбадәт кылган Аллаһыга карата хөрмәт уятамы? (7, 8 нче абзацларны кара.)

8 1 Көринтлеләргә 10:31 укы. Конгресслар барган вакытта киемебез урынлы һәм тыйнак булырга тиеш. Бу дөньяда киң таралган һәм тыйнаклык чикләреннән чыгып торган киенү стильләре безнең тышкы кыяфәтебездә чагылырга тиеш түгел. Хәтта кунакханәгә урнашканда я аннан киткәндә, шулай ук конгресс программасы алдыннан һәм аннан соңгы буш вакытта безнең тышкы кыяфәтебез пөхтәсез я җыйнаксыз булырга тиеш түгел. Кием-килбәтебезгә игътибарлы булсак, без зур горурлык белән үзебезнең Йәһвә Шаһитләре булганыбызны әйтеп, һич тартынмыйча шаһитлек бирә алачакбыз.

9, 10. Филипиялеләргә 2:4 тәге сүзләр кием сайлавыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

9 Филипиялеләргә 2:4 укы. Ни өчен мәсихчеләр үзләренең кием-килбәтләре имандашларына ничек тәэсир иткәне турында уйларга тиеш? Сәбәпләрнең берсе, Аллаһы хезмәтчеләре Изге Язмалардагы мондый киңәш буенча эш итәргә тырыша: «Шул сәбәпле фәхешлек, нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес... тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез» (Көл. 3:2, 5). Без имандашларыбызга бу киңәшне үтәүдә авырлык тудырырга һич тә теләмәс идек. Элек азгын тормыш рәвеше алып барган кайбер кардәшләр гөнаһлы теләкләре белән әле дә көрәшеп яши (1 Көр. 6:9, 10). Без аларның көрәшен тагы да авырайтырга һич кенә дә теләмәс идек, шулай бит?

10 Кардәшләребез белән бергә булганда без үзебезнең киенү рәвешебез белән җыелышта әхлакый сафлыкның хөкем сөрүенә булышлык итәргә тиеш. Без җыелыш очрашуындамы я башка берәр җирдә бергә вакыт үткәрәбезме, моны исәпкә алу мөһим. Әлбәттә, кияр киемне без үзебез сайларга ирекле. Шулай да һәрберебез үз киеме белән башкаларга әхлакый яктан саф булып калуны, шулай ук уй-фикердә, сүздә һәм тәртиптә Аллаһының изге нормаларын тотуны җиңеләйтү өчен җаваплы (1 Пет. 1:15, 16). Чын мәхәббәт «үзен әдәпсез тотмый, үз файдасын эзләми» (1 Көр. 13:4, 5).

ВАКЫТЫНА ҺӘМ УРЫНЫНА ТУРЫ КИЛГӘН ТИЕШЛЕ КИЕМ

11, 12. Кияр кием турында уйлаганда, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

11 Киенүгә кагылышлы карарлар кабул иткәндә Аллаһының хезмәтчеләре «һәр эшнең, һәр гамәлнең үз вакыты бар» икәнен истә тота (Вәг. 3:1, 17). Гадәттә без нинди климатта яшәвебезгә һәм сезонына карап киенәбез. Киенү рәвешебезгә шулай ук төрле хәл-шартлар һәм яшәү шартлары да тәэсир итә. Әмма Йәһвәнең нормалары һава торышына карап үзгәрми (Мал. 3:6).

12 Җылы якларда башкаларга игътибар-хөрмәт күрсәткән, акыллылык һәм төплелек чагылдырган кием сайлау аеруча авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә тәнгә сыланып торган я артык иркен кием кимәскә тырышканда кардәшләребез бик рәхмәтле булыр (Әюп 31:1). Шулай ук пляжда я бассейн янында ял иткәндә су коену киемебез тыйнак булырга тиеш (Гыйб. сүз. 11:2, 20). Бүген күпләрнең су коену киемнәре артык ачык, әмма без, Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, чын күңелдән яраткан изге Аллаһыбызны данлаган кием сайларга телибез.

13. Ни өчен кием сайлаганда 1 Көринтлеләргә 10:32, 33 тәге киңәшне исәпкә алырга кирәк?

13 Тиешле кием сайларга ярдәм иткән тагын бер мөһим принципка күз салыйк. Безгә башкаларның, имандашларыбызмы алар, юкмы, вөҗданнарын исәпкә алырга кирәк. (1 Көринтлеләргә 10:32, 33 укы.) Киемебез башкаларның хисләрен рәнҗетә алганын исебездә тоту мөһим. Рәсүл Паул: «Һәрберебез, якыныбызны ныгытыр өчен һәм аңа файда булсын өчен, аның күңелен табып яшәсен»,— дип язган. Аннары ул моның сәбәбен дә аңлатып киткән: «Мәсих тә бит үз файдасы турында уйламаган» (Рим. 15:2, 3). Әйе, Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәүне һәм башкаларга ярдәм күрсәтүне үз теләкләреннән өстенрәк куйган. Шуңа күрә без күңелебезгә хуш килгән, әмма кешеләргә хәбәребезне кабул итәргә комачаулый алган ниндидер кием аксессуарларыннан я билгеле бер стильдәге киемнәрдән баш тартабыз.

14. Ата-аналар балаларын үз киенү рәвешләре белән Аллаһыны данларга ничек өйрәтә ала?

14 Мәсихче ата-аналар үз балаларын Изге Язмалардагы принципларны куллана белергә өйрәтү өчен җаваплы. Мәсәлән, алар үзләренең һәм балаларының тыйнак кием-килбәтләре белән Аллаһының йөрәген сөендергәнен күзәтергә тиеш (Гыйб. сүз. 22:6; 27:11). Ата-аналарга үз балаларында изге Аллаһыга карата дөрес хөрмәтне ничек тәрбияләргә? Алар үз балаларына яхшы үрнәк булырга һәм аларны ярату белән өйрәтергә тиеш. Ата-аналар яшүсмер балаларын туры килгән киемне кайда табарга һәм ничек сайларга өйрәткәндә, алар мактауга лаек! Кием күңелгә ошарлык кына түгел, ә иң мөһиме, Йәһвә Аллаһының вәкиле булып хезмәт итә алырлык булырга тиеш.

ИХТЫЯР ИРЕГЕН АКЫЛЛЫ КУЛЛАНЫГЫЗ

15. Киенү мәсьәләсендә акыллы карарлар кабул итәргә безгә нәрсә ярдәм итәргә тиеш?

15 Изге Язмаларда Аллаһыга дан китергән акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм иткән гамәли киңәшләр бар. Шулай да җаныбыз теләгәнчә киенү күбесенчә безнең ихтыярыбызда. Һәрберебезнең зәвыгы да, материаль мөмкинлекләре дә төрле. Әмма безнең киемебез һәрвакыт пөхтә, чиста, тыйнак, шулай ук очрагына һәм җиренә туры килергә тиеш.

16. Ни өчен тиешле кием табар өчен тырышлыклар кую мөһим?

16 Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: киенү мәсьәләсендә акыллы, төпле һәм бар якларны исәпкә алган карарлар кабул итү еш кына җиңел түгел. Күп кенә кибетләр бүген модада булган кием тәкъдим итә, шуңа күрә тыйнак итәк, күлмәк я блузка яки артык тар булмаган костюм я чалбар табар өчен күп вакыт һәм көч сарыф итәргә туры килә. Шулай да имандашларыбыз, мөгаен, зәвыклы һәм яраклы кием табар өчен куйган тырышлыкларыбызны бәяләми калмас. Ә кадерле күктәге Атабызга дан китерүдән кичергән канәгатьлек туры килгән кием эзләү белән бәйле була алган һәртөрле кыенлыкларны тулысынча каплаячак.

17. Сакал йөртергәме, юкмы икәнен хәл иткәндә, абый-кардәшкә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

17 Ә хәзер сакал йөртү мәсьәләсенә игътибар итик. Абый-кардәшләргә сакал йөртү дөресме? Муса кануны буенча, ир-атлар сакал йөртергә тиеш булган. Әмма бүген мәсихчеләр Муса кануны буенча яшәми (Лев. 19:27; 21:5; Гәл. 3:24, 25). Кайбер культураларда пөхтәләп кырылган сакал урынлы һәм килешле итеп санала һәм Патшалык хакындагы хәбәрнең әһәмиятен һич киметми. Шул җирләрдә хәтта кайбер җаваплы абый-кардәшләр сакал йөртә. Шулай да кайбер абый-кардәшләр сакал йөртмәскә булган (1 Көр. 8:9, 13; 10:32). Башка культураларда һәм җирләрдә исә сакал йөртү гадәти нәрсә түгел, шуңа күрә сакал йөртү абый-кардәшләр өчен урынсыз дип санала. Мондый шартларда абый-кардәш сакал йөртсә, бу аңа, чынлыкта, тышкы кыяфәте белән Аллаһыга дан китерергә һәм тел тидермәслек булырга комачаулый алыр иде (Рим. 15:1—3; 1 Тим. 3:2, 7).

18, 19. Микай 6:8 дәге сүзләр Аллаһыны киемебез белән данларга ничек булыша ала?

18 Йәһвә килеш-килбәтебезгә кагылышлы җентекле кагыйдәләр исемлеге төзеп тормышыбызны катлауландырмаганы өчен, без аңа бик рәхмәтле. Моның урынына ул безгә ихтыяр ирегебезне кулланырга һәм Изге Язмалардагы принциплар нигезендә акыллы карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, без хәтта киемебез һәм тышкы кыяфәтебез белән Аллаһының юлында тыйнак йөрергә теләгәнебезне күрсәтә алабыз (Мик. 6:8).

19 Тыйнак булу үзебезне басынкылык белән саф һәм изге Йәһвәнең нормалары буенча бәяләүне аңлата, чөнки без аның җитәкчелегенә мохтаҗ. Шулай ук тыйнаклык башкаларның хисләренә карата хөрмәт күрсәтүне һәм аларның карашларын исәпкә алуны да үз эченә ала. Шулай итеп, без Аллаһының нормалары буенча яшәп һәм башкаларның хисләренә игътибарлы булып, Аллаһының юлында тыйнак йөрибез.

20. Тышкы кыяфәтебез башкаларга ничек тәэсир итәргә тиеш?

20 Киемебезгә карап, кешеләр безнең Йәһвә хезмәтчеләре икәнлеген ап-ачык аңларга тиеш. Кардәшләребез, шулай ук башкалар да безнең тәкъва Аллаһыбызны тиешенчә мактаганыбызны күрергә тиеш. Ул безгә үзенең югары нормаларын биргән, һәм без алар буенча яшәргә тырышканыбызга бик шат. Үрнәк алырлык килеш-килбәтләре һәм тәртипләре өчен кардәшләребез мактауга лаек. Бу эчкерсез кешеләрне Изге Язмалардагы гомерне саклап кала алган хәбәргә җәлеп итә, Йәһвәгә дан һәм шатлык китерә. Киенү мәсьәләсендә акыллы карарлар кабул итү, һичшиксез, алга таба да «мәһабәтлек һәм дан-шөһрәткә» киенгән Аллаһыга дан китереп торачак (Зәб. 104:1, 2).