Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чит тел җыелышында хезмәт итеп, рухи яктан нык булып калыгыз

Чит тел җыелышында хезмәт итеп, рухи яктан нык булып калыгыз

«Сүзләреңне күңелемдә саклыйм» (ЗӘБ. 119:11).

ҖЫРЛАР: 142, 47

1—3. а) Шартларыбызга карамастан, без нәрсәгә зур әһәмият бирергә тиеш? ә) Яңа телне өйрәнергә булган кардәшләр нинди авырлыкларга очрый, һәм моның белән бәйле нинди сораулар туа? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БҮГЕН меңләгән Йәһвә Шаһитләре «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» яхшы хәбәрне игълан итеп, рәсүл Яхъяга бирелгән күренешнең үтәлешендә ашкынып катнаша (Ачыл. 14:6). Алар рәтендә чит телне өйрәнүчеләр дә бар. Кайберләре чит илдә миссионер булып хезмәт итсә, башкалары ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченгән. Бүтәннәре исә үз илләрендәге чит тел җыелышына йөри башлаган.

2 Аллаһының хезмәтчеләре буларак, безнең барыбыз да үзенең һәм гаиләсенең рухилыгына зур әһәмият бирергә тиеш (Мат. 5:3). Әмма кайчак тыгыз график аркасында сыйфатлы шәхси өйрәнү үткәрү өчен вакыт табу авыр була. Ләкин чит тел җыелышында хезмәт иткән кардәшләрнең башка авырлыклары да бар.

3 Яңа телне өйрәнүдән тыш, чит тел җыелышында хезмәт иткән кардәшләргә шулай ук үз күңелләрен каты рухи ризык белән даими рәвештә азыкландырып торырга кирәк (1 Көр. 2:10). Яңа телне әлегә яхшы белмәгәнлектән, алар моңа ничек ирешә ала? Һәм ни өчен мәсихче ата-аналар Аллаһы Сүзенең балаларның күңеленә ирешүе турында кайгыртырга тиеш?

РУХИЛЫККА ЯНАГАН КУРКЫНЫЧ

4. Рухилыгыбызга нәрсә зыян китерергә мөмкин? Мисал китер.

4 Аллаһы Сүзенең мәгънәсенә чит телдә төшенеп җиткермәү рухилыгыбыз өчен чын куркыныч тудыра ала. Б. э. кадәр V гасырда яшәгән Никами Бабылдан кайткан яһүд балаларының кайберләре еврей телендә сөйләшә белмәгәнгә борчуга төшкән. (Никами 13:23, 24 укы.) Аллаһы Сүзенең мәгънәсен тулысынча аңлап бетермәгәнгә, бу балалар чынлыкта үзләренең Аллаһының изге халкыннан булуын аңламаган (Ник. 8:2, 8).

5, 6. Чит тел җыелышында хезмәт иткән кайбер ата-аналар нәрсәгә игътибар иткән, һәм моның сәбәбе нәрсәдә?

5 Чит тел җыелышында хезмәт иткән кайбер мәсихче ата-аналар балаларының хакыйкатькә карата кызыксынулары сүрелә баруына игътибар иткән. Җыелыш очрашуларында нәрсә әйтелгәнен тулысынча аңламаганга, рухи хакыйкатьләр балаларның күңелләренә үтеп керми. Австралиядән Көньяк Америкага үз гаиләсе белән күченгән Пе́дро [1] болай ди: «Рухи әңгәмәләр балаларның йөрәгенә үтеп керергә, хис-тойгыларына тәэсир итәргә тиеш» (Лүк 24:32).

6 Чит телдә укыганда мәгълүмат гадәттә күңелебезгә туган телдә укыганча үтеп керми. Өстәвенә, башка телдә яхшы аралаша алмаганга, без акыл арыганлыгын тоярга һәм рухи яктан хәлсезләнергә мөмкин. Шуңа күрә чит тел җыелышында хезмәт иткән кардәшләргә үз рухилыкларын сакларга кирәк (Мат. 4:4).

АЛАР РУХИ ЯКТАН НЫК БУЛЫП КАЛГАН

7. Бабыллылар Даниялны үз культураларына һәм диннәренә ничек ирештерергә тырышкан?

7 Даниял һәм аның өч дусты әсирлеккә алынгач, бабыллылар аларны калдайлылар теленә өйрәтеп, үз культураларына, гореф-гадәтләренә ирештермәкче булган. Моннан тыш, патша сараеның баш түрәсе аларга бабыллылар йөрткән исемнәр биргән (Дан. 1:3—7). Даниялга бирелгән исем бабыллыларның баш илаһы Бел белән бәйле булган. Шулай итеп Нәбукаднизар патша, күрәсең, Даниялны Бабыл илаһы аның Аллаһысы Йәһвәдән күпкә кодрәтлерәк икәненә ышандырырга теләгән (Дан. 4:8).

8. Даниялга чит-ят җирдә үз рухилыгын сакларга нәрсә ярдәм иткән?

Патша табыныннан затлы ашамлыклар тәкъдим ителгән булса да, Даниял шулар белән «үзен нәҗесләмәскә дип күңеленә беркетеп куйган иде» (Дан. 1:8). Язмаларны туган телендә укуын дәвам иткәнгә, ул чит-ят җирдә яшәп, рухи яктан нык булып кала алган (Дан. 9:2). Шулай итеп, Бабылга килгәненә якынча 70 ел үтсә дә, аны һаман да еврей исеме буенча белгәннәр (Дан. 5:13).

9. 119 нчы мәдхиянең язучысына Аллаһы Сүзе ничек тәэсир иткән?

9 Зәбур китабының 119 нчы мәдхиясе язучысы башкаларның бозык тәэсиренә каршы торыр өчен Аллаһы Сүзеннән көч тапкан. Ул патша сараендагы кайбер кешеләрнең мыскыллауларына дучар булган (Зәб. 119:23, 61). Ул Аллаһының сүзләренә үз күңеленә тирән тәэсир итәргә юл куйган. (Зәбур 119:11, 46 укы.)

ҮЗ РУХИЛЫЛЫГЫЗ ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫГЫЗ

10, 11. а) Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә максатыбыз нинди булырга тиеш? ә) Бу максатыбызга ничек ирешеп була? Мисал китер.

10 Безгә, бәлки, күп кенә теократик һәм башка төрле вазифалар башкарырга туры килсә дә, без барыбыз да шәхси өйрәнү һәм гаилә белән гыйбадәт кылу өчен вакыт бүлеп куярга тиеш (Эфес. 5:15, 16). Әмма безнең максатыбыз Изге Язмаларның һәм әдәбиятыбызның фәлән хәтле битләрен укып чыгу гына я җыелыш очрашуларында катнашыр өчен комментарийлар әзерләү генә түгел. Безнең максатыбыз — Аллаһы Сүзен күңелебезгә үтеп керерлек һәм иманыбызны ныгытырлык итеп уку.

11 Моның өчен «алтын урталыкны» табу мөһим. Без башкаларның рухи ихтыяҗларын гына түгел, ә үзебезнең рухи ихтыяҗларыбызны да кайгыртырга кирәклеген истә тотарга тиеш (Флп. 1:9, 10). Шуны танырга кирәк, вәгазьгә, җыелышка әзерләнгәндә я нотык әзерләгәндә, без укыганны гадәттә үзебезгә карата кулланмыйбыздыр. Мәсәлән, аш пешерүче, аш-су әзерләгәндә, аны авыз итеп карый һәм шуннан соң гына әзерләгән ризыкларын табынга куя. Әмма моның белән генә ул тук булмас. Әгәр дә ул сау-сәламәт булып калырга теләсә, ул үзенә туклыклы ризык әзерләргә тиеш. Шул рәвешчә, рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерер өчен, без рухи яктан йөрәгебезгә үтеп керерлек итеп тукланырга тиеш.

12, 13. Ни өчен чит тел җыелышында хезмәт иткән күп кенә кардәшләр Изге Язмаларны ана телендә регуляр рәвештә өйрәнүдән файда таба?

12 Чит тел җыелышларында хезмәт иткән күп кенә кардәшләр Изге Язмаларны регуляр рәвештә туган телләрендә өйрәнүдән зур файда таба (Рәс. 2:8). Хәтта миссионерлар да үз хезмәтләрендә рухи яктан нык булып калыр өчен җыелыш очрашуларында ишеткән төп рухи хакыйкатьләрне аңлау гына җитәрлек түгел икәнлекләрен таный.

13 Якынча сигез ел фарсы телен өйрәнгән А́лен болай ди: «Фарсы телендә җыелыш очрашуларына әзерләнгәндә, мин бар игътибарымны телнең үзенә бирәм. Моңа башлыча акыл-зиһенемне катыштырганга, укыганнарым гадәттә күңелемә үк үтеп керми. Нәкъ шуңа күрә мин Изге Язмаларны һәм башка басмаларны ана телемдә регуляр рәвештә өйрәнер өчен вакыт бүлеп куям».

БАЛАЛАРЫГЫЗНЫҢ КҮҢЕЛЕНӘ ИРЕШЕГЕЗ

14. Ата-аналар нәрсәне төгәл белергә тиеш һәм ни өчен?

14 Мәсихче ата-аналар Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләрнең баланың акылына һәм күңеленә үтеп керәме, юкмы икәнлеген төгәл белергә тиеш. Чит тел җыелышында өч елдан артык вакыт дәвамында хезмәт иткәннән соң, Серж һәм аның хатыны Мюрьель 17 яшьлек улларына рухи эшләрдә катнашу шатлык китермәгәненә игътибар иткән. «Башка телдә вәгазьләргә бару аңа ошамый иде, ә менә туган француз телендә вәгазьләргә ул ярата иде»,— дип әйтә Мюрьель. Ә Серж болай ди: «Бу хәлнең улыбызга рухи яктан үсәргә комачаулаганын аңлагач, без элекке җыелышыбызга кайтырга булдык».

Хакыйкать балагызның күңеленә ирешәме, юкмы икәнен аңларга тырышыгыз (14, 15 нче абзацларны кара.)

15. а) Ата-аналарга башка җыелышка күчәргәме, юкмы икәнен хәл итәргә нәрсә ярдәм итә ала? ә) Канун 6:5—7 дә ата-аналарга нәрсә киңәш ителә?

15 Ата-аналарга балалары яхшырак аңлаган телдәге җыелышка күчәргәме, юкмы икәнен хәл итәргә нәрсә ярдәм итә ала? Беренчедән, алар үз балаларында Йәһвәгә карата яратуны тәрбияләр өчен һәм шул ук вакытта чит телне дә өйрәтер өчен җитәрлек вакытлары һәм көчләре бармы икәнен билгеләргә тиеш. Икенчедән, ата-аналар үз балаларының рухи эшләрдән бизгәненә я үзләре хезмәт иткән чит тел җыелышына йөрергә теләмәгәненә игътибар итәргә мөмкин. Андый очракларда мәсихче ата-аналар балалары, хакыйкатьтә тирән тамыр җибәргәнчегә кадәр, яхшырак аңлаган телдәге җыелышка күчү турында уйлана ала. (Канун 6:5—7 укы.)

16, 17. Кайбер ата-аналар чит тел җыелышында хезмәт итеп, балаларын рухи яктан ничек өйрәтә?

16 Икенче яктан, кайбер ата-аналар чит тел җыелышында я төркемендә булып та, үз балаларына туган телләрендә рухи тәрбия бирү чаралары тапкан. Мәсәлән, Шарль исемле ата 9, 12 һәм 13 яшьлек өч кызы белән лингала телендәге төркемгә йөри. Ул болай ди: «Без балаларыбызны туган телебездә өйрәтергә булдык, гаилә белән гыйбадәт кылуны да үз телебездә үткәрергә карар иттек. Ә лингала телен өйрәнү күңелле булсын өчен, өйрәтүебез гамәли дәресләрне һәм төрле уеннарны да үз эченә ала».

Чит телне өйрәнер өчен һәм җыелыш очрашуларында катнашыр өчен тырышлыклар куегыз (16, 17 нче абзацларны кара.)

17 5 һәм 8 яшьлек кызлары булган Кевин исемле ата балалары чит телдә үткән җыелыш очрашуы программасын тулысынча аңламаганга, чаралар күргән. Ул болай ди: «Мин һәм хатыным кызларыбыз белән бергә аларның ана телләрендә — француз телендә шәхси өйрәнү үткәрәбез. Без шулай ук аена бер тапкыр француз телендәге җыелышка йөрергә максат куйдык, ә туган телебездә конгресслар үткәндә, отпуск алырга булдык».

18. а) Римлыларга 15:1, 2 дәге принцип сезгә балаларыгыз өчен нәрсә файдалырак икәнен билгеләргә ничек ярдәм итәчәк? ә) Башка ата-аналар нәрсә киңәш итә? (Өстәмәне кара.)

18 Әлбәттә, һәр гаилә балаларының рухилыгына нәрсә файдалырак булачагын үзләре хәл итә [2] (Гәл. 6:5). Югарыда телгә алынган Мюрьель үзенең ире белән улларының рухи иминлеге хакына чит тел җыелышында хезмәт итүне калдырырга булган. (Римлыларга 15:1, 2 укы.) Үткәнне искә төшереп, Серж кабул иткән карарлары дөрес булганына һич шикләнми. Ул болай ди: «Француз телендәге җыелышка кире кайтканнан соң улыбыз рухи яктан үсеп, суга чумдырылу үтте. Хәзер ул пионер булып хезмәт итә. Ул хәтта чит тел төркеменә кире кайту турында уйлый!»

АЛЛАҺЫ СҮЗЕ КҮҢЕЛЕГЕЗГӘ ИРЕШСЕН

19, 20. Аллаһы Сүзен яратканыбызны ничек күрсәтеп була?

19 Йәһвә барлык кешеләрне ярата, һәм ул «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4). Моның өчен Аллаһы Изге Язмаларның меңләгән телдә булуы турында кайгырткан. Аңа билгеле: кешеләр үзләренең рухи ихтыяҗларын яхшырак канәгатьләндерә алсын өчен аның уй-фикерләрен күңел телендә укырга кирәк.

20 Шартларыбыз нинди генә булмасын, без каты рухи ризык белән азыкланырга тиеш. Изге Язмаларны күңел телендә регуляр рәвештә өйрәнеп, без үз рухилыгыбызны һәм гаиләбезнең рухилыгын саклыйбыз, шулай ук Аллаһының сүзләрен күңелебездә саклаганыбызны күрсәтәбез (Зәб. 119:11).

^ [1] (5 нче абзац) Исемнәр үзгәртелгән.

^ [2] (18 нче абзац) Гаиләгезгә ярдәм итә алган Изге Язмалардагы принципларны «Күзәтү манарасы» (рус) журналының 2002 ел, 15 октябрь санының 22—26 нчы битләрендә табып була.