Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез зирәклек саклыйсызмы?

Сез зирәклек саклыйсызмы?

ЕРАК урнашкан бәләкәй генә бер авылда фәкыйрь малай яшәгән. Барысы да аңардан көлгән һәм аны юләргә санаган. Кайвакыт күршеләре аны килгән кунакларына күрсәтеп, мәсхәрәләп кәеф-сафа корган. Гадәттә аңа зур көмеш тәңкә һәм ике тапкыр кыйммәтрәк булган бәләкәй алтын тәңкә сузып: «Теләгәнеңне сайлап ал»,— дип әйтә торган булганнар. Теге малай тиз генә көмеш тәңкәне эләктереп кача торган булган.

Шулай берчак бу малайдан бер кеше: «Син алтын тәңкәнең көмеш тәңкәдән ике тапкырга кыйммәтрәк икәнен белмисеңме әллә?» — дип сораган. Малай елмайган да: «Беләм, әлбәттә»,— дигән. «Алайса, син ни өчен һәрчак көмеш тәңкәне аласың?» — дип сораган теге кеше. Моңа малай: «Әгәр мин алтын тәңкәне алсам, бу уен бит тәмамланачак. Белсәгез иде, мин ни хәтле көмеш тәңкә җыйдым!» — дип җавап биргән. Бу малайның гамәли зирәклеге булган, аңардан моңа хәтта олылар да өйрәнә алыр иде.

Изге Язмаларда болай диелә: «Зирәклек һәм аңны сакла. Ул чакта син үз юлыңнан имин йөрерсең, Һич абынмыйча атларсың» (Гыйб. сүз. 3:21, 23). Димәк, безнең өчен гамәли зирәклекнең нәрсә икәнен аңлау һәм аңа таянып эш итү — хәвефсезлек нигезе. Ул безгә хакыйкать юлында, абынмыйча, ныклы басып, ышанычлы адымнар белән атларга ярдәм итәр.

ГАМӘЛИ ЗИРӘКЛЕК НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Гамәли зирәклек — ул белем һәм аңлау гына түгел. Белемгә ия кеше мәгълүмат һәм фактлар җыя. Аңлауга ия булганы шушы фактларның үзара ничек бәйле булуын күрә. Ә зирәклеккә ия булган кеше исә, белгәннәрен аңлавы белән бергә бәйләп, аларны тормышта куллана.

Бер мисал карап чыгыйк. Сезнең өйрәнүчегез өйрәнүләр үткәрер өчен төп басманы тиз арада укып чыккан һәм аны аңлаган. Өйрәнү барышында ул бар сорауларга да дөрес җавап бирә. Ул җыелыш очрашуларына йөри һәм, хәтта, тикшерүләрдә катнашып яхшы җаваплар бирә. Болар барысы аның рухи яктан үсә баруын күрсәтергә мөмкин. Әмма, ул гамәли зирәклеккә ия булган, дип әйтеп буламы? Ай-һай. Ул, бәлки, нибары ишеткәнен шундук эләктереп алу сәләтенә иядер. Хакыйкать буенча яши башласа һәм белеме белән аңлавын дөрес кулланса, ул гамәли зирәклеккә ия дип әйтеп булыр. Әгәр ул карарларын аңлы рәвештә һәм җентекле уйлап кабул итә икән, димәк, ул гамәли яктан зирәк икәнен күрсәтә.

Маттай 7:24—27 дә Гайсә ике кеше турында әйтә. Алар үзләренә йорт төзи. Аларның берсе акыллы булган. Алдан уйлап, ул үз йортын кыя өстенә салган. Ул киләчәкне күзаллап алдын-артын уйлап эш иткән. Комда төзесәң, тиз дә, очсыз да була, дип тормаган ул. Гамәли зирәклек күрсәтеп, ул киләчәктә булуы ихтимал хәлләрне исәпкә алган. Шуңа күрә дә, көчле давыл башлангач, аның өе җимерелми нык калган. Шулай итеп, ничек безгә гамәли зирәклеккә ия булырга һәм аны саклап калырга?

АҢА НИЧЕК ИЯ БУЛЫРГА?

Беренчедән, игътибар итегез, Микай 6:9 да нәрсә әйтелә: «Зирәкләр исемеңне [Аллаһының исемен] тирән хөрмәт итәр». Йәһвәнең исемен тирән хөрмәт итүчеләр аңа ихтирам хисе тоя. Аллаһы исеме белән бәйле бар нәрсәгә, шул исәптән Йәһвә урнаштырган кагыйдәләргә дә, ул курку-хөрмәт белән карый. Кешенең карашларын белми торып, аны олылау мөмкин түгел. Аның турында яхшы белгәч кенә аңа ышанырга, аңардан өйрәнергә һәм акыллы карарлар кабул итә белүдә үрнәк алырга була. Әгәр без карарларыбыз Йәһвә белән мөнәсәбәтебездә ничек чагылачак икәне хакында уйласак, аларны Аллаһы кагыйдәләрен исәпкә алып кабул итсәк, гамәли зирәклеккә ия булырбыз.

Икенчедән, Гыйбрәтле сүзләр 18:1 дә болай диелә: «Башкалардан читләшүче кеше үз теләкләрен генә кайгырта һәм зирәклекне кире кага». Әгәр без саклык белән эш итмәсәк, Йәһвәдән һәм аның халкыннан ераклашырга мөмкинбез. Безгә аерылып читкә китмәс өчен, Аллаһы исеменнән куркучы һәм аның кагыйдәләрен хөрмәт итүче кешеләр белән генә вакыт үткәрергә кирәк. Әгәр бернәрсә дә комачауламый икән, һәрчак очрашуларга килеп, кардәшләр белән аралашу бик мөһим. Очрашуларда ишеткәнебез хисләребезгә тәэсир итсен өчен, аларны аңыбыз һәм йөрәгебез аша үткәрергә кирәк.

Моннан тыш, әгәр Йәһвәгә йөрәгебезне ачсак, аңа тагын да ныграк якынаячакбыз (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Изге Язмалардан һәм Йәһвә оешмасы чыгарган әдәбияттан укыганнарыбыз хакында тирән уйлансак, кылачак гамәлләребезнең нәтиҗәсе ничек булачагын күзаллап, дөрес сайлау ясый алырбыз. Безгә шулай ук рухи яктан җитлеккән абый-кардәшләрнең киңәшләрен йөрәк белән кабул итәргә кирәк (Гыйб. сүз. 19:20). Шул чакта без «зирәклекне кире кагып» аңа каршы тормабыз, ә гамәли зирәклеккә ия булырбыз.

ГАИЛӘДӘ УЛ НИКАДӘР МӨҺИМ?

Гамәли зирәклек гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр сакларга ярдәм итә. Билгеле булганча, Изге Язмаларда хатын «үз ирен тирән хөрмәт» итәргә тиеш дип әйтелә (Эфес. 5:33). Ә ир үз хатынының ихтирамын ничек яулый ала? Әгәр ир үзен мәрхәмәтсез тотып хатыныннан хөрмәт таләп итсә, ул бернәрсәгә дә ирешә алмас. Әлбәттә, талаш чыкмасын өчен, ире үз янында булганда аның хатыны, бәлки, хөрмәт күрсәтер дә. Әмма, ире аның янында булмаганда нәрсә көтәргә? Аның хөрмәтенең эзе дә калмавы бик тә ихтимал. Иргә ныклап уйланырга кирәк: хатыны аны чыннан да хөрмәт итсен өчен, аңа үзен ничек тотарга? Әгәр дә ул изге рух җимешен тәшкил иткән сыйфатларны чагылдырса, ул аның хөрмәтен яулаячак. Әлбәттә, мәсихче хатын үз ирен ул хөрмәткә лаек булса да, булмаса да хөрмәт итәргә тиеш (Гәл. 5:22, 23).

Изге Язмаларда ир «үз хатынын... яратырга тиеш» диелә (Эфес. 5:28, 33). Иренең мәхәббәте сүрелер дип куркып хатын ире хупламаган, әмма белергә хаклы нәрсәләрне яшереп калдырырга мөмкин. Моны гамәли зирәклек дип атап буламы? Барысы да ачылгач ире моңа ничек карар? Бу аларның үзара мөнәсәбәтен һич тә ныгытмас. Мәгәр хатын, уңайлы вакыт табып, һәммәсен дә тыныч кына аңлатып бирсә, һичшиксез, ире аны эчкерсез булганы өчен тагы да ныграк яратыр.

Бүген балага ничек акыл сеңдерсәгез, киләчәктә аның белән арагыздагы мөнәсәбәтләр шундый булачак

Балалар хакыйкать юлына өйрәтүче ата-анасын «тыңлап яшәргә» тиеш (Эфес. 6:1, 4). Бу ата-аналар үз балалары өчен тәртип кагыйдәләренең озын исемлеген төзеп куярга тиеш дигәнне аңлатамы? Балаларның алардан ата-анасы нәрсә көтә икәнен һәм тыңламасалар нинди җәза алачакларын белүе генә аз. Гамәли зирәклеккә ия булган ата-аналар балаларга ни өчен алар тыңлаучан булырга тиеш икәнен дә аңлатып бирер.

Әйтик, бала әтисе яисә әнисе белән тупас сөйләшә, ди. Шулчак балага акырсаң яки ярсып китеп аны шелтәләсәң, ул үзен түбәнсетелгән итеп тояр я үз-үзенә ябылыр. Ул рәнҗү саклап ата-анасыннан читләшергә мөмкин.

Гамәли зирәклеккә ия ата-ана үз баласына нинди җәза яраклы һәм ул аңа ничек тәэсир итәчәге хакында уйлана. Ярсыган чакта баланы шелтәләмәгез. Тыныч кына һәм игелек белән, бәлки, икәүдән-икәү генә сөйләшегез. Аңа аңлатыгыз: Йәһвә аның ата-анасын хөрмәт итеп җирдә мәңге яшәвен тели. Шулчак бала, ата-анасын хөрмәт итеп, Йәһвәне олылый икәнен аңлар (Эфес. 6:2, 3). Андый мөнәсәбәт баланың йөрәгенә тәэсир итәр. Ул ата-анасы аны чыннан да яратканын аңлар һәм аларны тагы да ныграк хөрмәт итәр. Ә киләчәктә инде ул курыкмыйча килеп үзен борчыган нәрсәләр хакында алар белән бүлешә алыр.

Кайбер әти-әниләр балаларының хисләренә кагылып куярбыз дип курка һәм аларны бервакытта да шелтәләми. Әмма, бала үсеп җиткәч, нәрсә булыр? Ул Йәһвәдән куркырмы, Аллаһының кагыйдәләре буенча яшәү нихәтле акыллы икәнен аңлармы? Йәһвәнең өйрәтүләрен ул бөтен йөрәге белән кабул итәргә теләрме я читләшеп китеп рухи нәрсәләрне санга сукмасмы? (Гыйб. сүз. 13:1; 29:21).

Яхшы скульптор нәрсә иҗат итәргә теләгәнен алдан белә. Ул ташның кисәкләрен, нәрсә дә булса килеп чыгар әле, дип ватып төшереп кенә утырмый. Гамәли зирәклеккә ия ата-аналар Йәһвәнең нормаларын үзләштерер өчен үз вакытын жәлләми. Алар күзәтеп тора: бала Аллаһы исеменнән куркып яшиме? Йәһвәдән һәм аның оешмасыннан читләшмичә, алар гамәли зирәклеккә ия була һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыта.

Һәркөн безгә ниндидер карарлар кабул итәргә туры килә, һәм аларның кайберләре безнең гомеребезгә тәэсир итәргә мөмкин. Уйламыйча ашыгыч карарлар кабул итмәгез! Туктап фикер йөртеп алу яхшырак булыр. Ерак киләчәккә тәэсир итә алырдай өземтәләр хакында уйланыгыз. Йәһвәнең җитәкчелеген эзләгез һәм Аллаһы зирәклеген кулланыгыз. Шул рәвешле сез гамәли зирәклегегезне саклый алырсыз һәм мәңгелек тормышка ия булырсыз (Гыйб. сүз. 3:21, 22).