Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тирән мәгънәле сүз

Тирән мәгънәле сүз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР язылган чорда ир кешеләр хатын-кызларга кайвакыт «хатын» дип дәшкән. Еврей культурасында «хатын» дип дәшү ихтирамлы мөгамәләне белдергән. Гайсә дә бу сүзне кулланган. Мәсәлән, 18 ел буе авырып, бөкрәеп беткән хатынны савыктыргач, Гайсә аңа: «Хатын кеше, син авыруыңнан котылдың»,— дигән (Лүк 13:10—13, «Яхшы хәбәр»). Гайсә шул ук сүзне хәтта әнисе белән сөйләшкәндә кулланган (Яхъя 19:26; 20:13, «Яхшы хәбәр»). Әмма «хатын» дигән сүздән дә ягымлырак бер сүз булган.

Изге Язмаларда кайбер хатыннарга карата аерым бер җылылык һәм ягымлылык белән сугарылган сүз кулланыла. Гайсә 12 ел кан китүдән җәфаланган хатынга нәкъ шул сүз белән дәшкән дә. Гайсәгә кагылып, ул Аллаһы Канунын бозган дип әйтеп була, чөнки үз авыруы аркасында нәҗес булып саналган. Ул башкаларга якынлашырга тиеш булмаган (Лев. 15:19—27). Әмма бу хатын бик мескен хәлдә булган. Ул «күп кенә табибларда дәваланып, бик күп газап чиккән... Бар мөлкәтен сарыф итсә дә, бу аңа файда китермәгән, ә хәле тагын да начарайган булган» (Марк 5:25, 26).

Бичара хатын Гайсә янына арттан, халык арасыннан гына, килеп, аның өс киеменең чугына кагылган. Һәм аның кан китүе шунда ук туктаган! Хатын, һичкемгә сиздермичә генә качарга уйлаган, әмма Гайсә: «Кем миңа кагылды?» — дип сораган (Лүк 8:45—47). Шунда хатын, куркып һәм калтыранып, Гайсә алдына тезләнгән һәм барысын сөйләп биргән (Марк 5:33).

Хатынны тынычландырырга тырышып, Гайсә йомшак кына: «Кыю бул, кызым!» — дигән (Мат. 9:22). Изге Язмаларны тикшерүче галимнәрнең фикеренчә, «кызым» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек сүзләре «игелекне һәм ягымлылыкны» белдерү өчен дә кулланыла. Гайсәнең шуннан соң әйткән сүзләре аны бигрәк тә тынычландыргандыр: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул» (Марк 5:34).

Бай исраилле Богаз да моаблы Рутка «кызым» дип дәшкән. Чит кешенең басуында арпа башаклары җыеп йөргән Рут, килмешәк буларак, үзен уңайсыз сизгән. Богаз аңа: «Тыңлачы, кызым»,— дигән һәм аны үз басуында гына ашлык җыеп йөрергә өндәгән. Шунда Рут тез чүгеп, йөзтүбән капланган да, нәрсә өчен шундый игелеккә лаек булганлыгы турында сораган. Богазның әйткән сүзләре Рутның күңелен җылытып җибәргән: «Миңа барын да сөйләп бирделәр. Ирең үлгәч, каенанаң [тол Нагомия] хакына башкарган эшләрең турында да... әйттеләр. Йәһвә сиңа кылган эшләрең өчен әҗерен бирсен» (Рут 2:8—12).

Әйе, Гайсә һәм Богаз мәсихче өлкәннәр өчен искиткеч үрнәк булып тора! Кайчакта ике өлкән рухи ярдәмгә һәм дәртләндерүгә мохтаҗ булган апа-кардәшкә килеп китүләрен планлаштырырга мөмкин. Догада Йәһвәдән җитәкчелек сорап һәм имандашларын игътибар белән тыңлап, өлкәннәр аны Аллаһы Сүзе нигезендә юата алачак (Рим. 15:4).