Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Башкарыласы эш — зур эш»

«Башкарыласы эш — зур эш»

ИЕРУСАЛИМДА үткән бер мөһим очрашуга Давыт патшаның барлык җитәкчеләре, түрәләре һәм гайрәтле кешеләре җыела. Барысы да зур түземсезлек белән патшаның җиткерәчәк мөһим хәбәрен көтә. Йәһвә әйткәнчә, хак Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен мәһабәт гыйбадәтханәне Давытның улы Сөләйман төзиячәк. Олы яшькә җиткән Исраил патшасы Сөләйманга Аллаһы рухы тарафыннан бирелгән сызымнарны тапшыра. «Башкарыласы эш — зур эш,— дип әйтә Давыт,— чөнки гыйбадәтханә кеше өчен түгел, Йәһвә Аллаһы өчен төзелә» (1 Елъ. 28:1, 2, 6, 11, 12; 29:1).

Шуннан соң Давыт халыкка мондый сорау белән мөрәҗәгать итә: «Кемнең бүген Йәһвәгә бүләкләр китерәсе килә?» (1 Елъ. 29:5) Анда булсагыз, сез бу чакыруга ничек карар идегез? Шушы зур проектка булышлык күрсәтер идегезме? Исраиллеләр һич тоткарланмыйча эш иткән. Халык «ирекле бүләкләрне китереп сөенде, чөнки алар бүләкләрен Йәһвәгә чын йөрәктән китерде» (1 Елъ. 29:9).

Гасырлар үткәч, Йәһвә Сөләйман төзегән гыйбадәтханәдән бөегрәк нәрсә торгызган. Ул бөек рухи гыйбадәтханә урнаштырган. Бу төзелеш кешеләргә Гайсә Мәсихнең корбаны нигезендә Аллаһыга якынлашырга мөмкинлек бирә (Евр. 9:11, 12). Йәһвә кешеләргә үзе белән татулашырга ничек ярдәм итә? Шәкертләр әзерләү эше аша (Мат. 28:19, 20). Шушы эш нәтиҗәсендә һәр ел миллионлаган Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрелә, меңләгән шәкертләр суга чумдырыла һәм йөзләгән яңа җыелышлар барлыкка килә.

Шунлыктан күп әдәбият бастырырга, яңа Патшалык Заллары төзергә, аларны төзекләндерергә, шулай ук конгресслар үткәрү өчен биналар сатып алырга я аларны арендага алырга кирәк. Ризалашырсыз, яхшы хәбәрне тарату эше — зур һәм саваплы эш (Мат. 24:14).

Аллаһыга һәм якыннарга карата ярату, шулай ук Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенең ашыгыч булганын аңлау Аллаһы халкын «Йәһвәгә бүләкләр» китерергә дәртләндерә. Үзебездә булганның иң яхшысы белән Йәһвәне данларга һәм иганәләребезнең иң бөек эшне башкарып чыгар өчен саклык һәм зирәклек белән тотылганын күрергә без шундый шатбыз! (Гыйб. сүз. 3:9)