Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар ялган диннең коллыгыннан азат ителгән

Алар ялган диннең коллыгыннан азат ителгән

«Минем халкым... чык аннан» (АЧЫЛ. 18:4).

ҖЫРЛАР: 3, 21

1. а) Аллаһы халкының Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителергә тиеш булганлыгы безгә кайдан билгеле? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

ҮТКӘН мәкаләдән без тугры мәсихчеләрнең Бөек Бабыл әсирлегенә ничек эләккәне турында белдек. Әмма шунысы куанычлы булган, алар андый хәлдә мәңге калырга тиеш булмаган. Беркем дә ялган диннең бөтендөнья империясе тәэсиреннән котыла алмаган булса, Аллаһының: «Минем халкым... чык аннан»,— дигән боерыгы мәгънәсез булыр иде. (Ачылыш 18:4 укы.) Безгә Аллаһы халкының Бөек Бабыл тырнагыннан кайчан тулысынча азат ителгәнен белү бик кызыктыр. Әмма башта мондый сорауларга җавап алыйк: 1914 елга кадәр Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең Бөек Бабылга нинди мөнәсәбәте булган? Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кардәшләребез вәгазь эшендә никадәр актив катнашкан? Аллаһы халкы ул вакытта һаман да төзәтелергә кирәк булганы аркасында Бөек Бабыл әсирлегендә кала биргәнме?

«БАБЫЛНЫҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ»

2. Иң баштагы Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең ялган дингә мөнәсәбәте нинди булган?

2 Беренче бөтендөнья сугышына кадәр дистәләгән еллар элек Чарлз Тейз Расселл һәм аның хезмәттәшләре христиан дөньясының дини оешмалары Изге Язмалардагы хак тәгълиматларга өйрәтмәгәнен аңлаган. Шуңа күрә алар ялган дин белән бернинди дә уртак эш алып бармаска карар иткән. Элегрәк 1879 елгы «Сион күзәтү манарасы» журналының ноябрь ае чыгарылышында аларның Изге Язмаларга нигезләнгән карашы ачыктан-ачык белдерелгән булган: «Үзен Мәсих белән ярәшелгән гыйффәтле кыз икәнлеген дәгъвалаган, ә чынлыкта дөнья (ерткыч) белән бердәмлектә булган һәм аны үз таянычы иткән һәр чиркәүне без, Изге Язмалар теле белән әйткәндә, фахишә чиркәү [Бөек Бабыл] буларак хөкем итәбез». (Ачылыш 17:1, 2 укы.)

3. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр ялган диннән чыкканнарын ничек күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән ир-атлар һәм хатын-кызлар нәрсә эшләргә кирәклеген яхшы белгән. Алар ялган дини оешмаларда калып, Аллаһының фатихасына һич тә өметләнеп булмый икәнен аңлаган. Шуңа күрә күп кенә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр чиркәүдән китү турында хат язган. Кайчак алар хәтта үз хатларын чиркәүдә халык алдында укыган. Алай эшләү тыелганда, алар үз хатларының күчермәсен чиркәүнең һәр әгъзасына җибәргән. Әйе, алар ялган диннән читтә торырга теләгән! Гасырлар элек исә мондый батырчылык бик кыйммәткә төшә алган. Әмма XIX гасыр азагында күп кенә илләрдә чиркәү белән дәүләт арасындагы бәйләнешләр сүрелә башлаган. Кешеләр җәзалаудан курыкмыйча иркенләп төрле дини темаларга сөйләшә алган һәм чиркәүләр белән риза булмавын ачык итеп белдерә алган.

4. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Аллаһы халкы белән Бөек Бабыл арасында нинди мөнәсәбәтләр булган?

4 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр үзләренең ялган дингә мөнәсәбәтен туганнарына, дусларына һәм чиркәү әгъзаларына белдерү генә җитәрлек түгел икәнлеген аңлаган. Бөек Бабылның чынлыкта дини фахишә булганын бөтен дөнья белергә тиеш булган! Шулай итеп, 1917 елның декабреннән алып 1918 елның башына кадәр меңләгән Изге Язмаларны Тикшерүчеләр зур ашкыну белән 10 000 000 экземпляр «Бабылның җимерелүе» дип аталган һәм христиан дөньясын кискен рәвештә фаш иткән буклет тараткан. Әлбәттә, руханиларның моңа бик нык ачулары чыккан. Әмма Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне бу туктатмаган һәм алар мөһим эшләрен дәвам иткән. Алар кешеләргә түгел, ә иң элек Аллаһыга буйсынырга тәвәккәл булган (Рәс. 5:29). Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Беренче бөтендөнья сугышы вакытында бу мәсихчеләр Бөек Бабыл коллыгына эләккән дип әйтү төгәл булмас иде; киресенчә, ул вакытта алар ялган диннең тәэсиреннән азат ителә барган һәм башкаларга да бу яктан ярдәм иткән.

СУГЫШ ВАКЫТЫНДА АШКЫНЫП БАШКАРЫЛГАН ЭШ

5. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кардәшләребезнең ашкынучан булулары безгә кайдан билгеле?

5 Элек без Аллаһы халкы Беренче бөтендөнья сугышы вакытында вәгазь эшендә сүлпән булып киткәннәре аркасында Йәһвәнең хуплавын югалткан дип уйлый идек. Һәм нәкъ менә шушы сәбәптән чыгып, без Йәһвә Бөек Бабылга үз халкын кыска вакытка әсирлеккә алырга юл куйган дигән нәтиҗәгә килгән идек. Әмма 1914—1918 елларда Аллаһыга хезмәт иткән тугры абый һәм апа-кардәшләр соңрак аңлатканча, Аллаһы халкы, вәгазьләү эше дәвам ителсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләгән. Һәм моңа көчле дәлилләр бар. Теократик тарихыбызны төгәлрәк белү һәм аңлау Изге Язмаларда тасвирланган билгеле бер вакыйгаларның мәгънәсен ачыграк аңларга ярдәм итте.

6, 7. а) Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында нинди авырлыклар кичергән? ә) Аларның ашкынучан булулары нәрсәдән күренгән?

6 Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында (1914—1918) Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кешеләргә көчле шаһитлек биргән. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында вәгазьләү эше кыенлашкан. Шул сәбәпләрнең икесенә генә игътибар итик. Беренчедән, ул вакытларда аларның төп эшләре Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны тарату булган. 1918 ел башында хөкүмәт «Тәмамланган сер» дигән китапны тыйгач, күп кенә кардәшләр өчен хезмәттә катнашу авыр булып киткән. Алар Изге Язмалар белән генә вәгазьләргә әле ияләшмәгән булган, чөнки моңарчы алар өчен вәгазьдә «Тәмамланган сер» китабы «сөйләгән». Икенчедән, 1918 елда коточкыч испанка гриппы кизүе башланган. Бу авыру куркыныч йогышлы булганга, вәгазьчеләр бер җирдән икенче җиргә иркенләп йөри алмаган. Шулай да бу һәм башка авырлыкларга карамастан, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр вәгазь эше тукталмасын өчен бар тырышлыкларын куйган.

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр ашкынучан булган! (6, 7 нче абзацларны кара.)

7 1914 ел эчендә генә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, сан ягыннан бик аз булсалар да, 9 000 000 нан артык кешегә «Барлыкка китерү турында фотодрама» күрсәткән. Бер-беренә тоташтырылган рәсемнәр белән кинокадрлардан торган тавышлы бу фотодрамада дөнья яратылган вакыттан алып Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытына кадәрге кешелек тарихы тасвирланган булган. Ул вакыт күзлегеннән бу зур алгарыш булган. Уйлап кына карагыз: 1914 елда фотодраманы караган кешеләрнең саны бүгенге Патшалык вәгазьчеләренең гомуми саныннан күбрәк булган! Отчетлардан күренгәнчә, 1916 елда Кушма Штатларда җыелыш очрашуларына 809 393 кеше килгән, ә 1918 елда бу сан 949 444 кә кадәр җиткән. Әйе, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бик тә ашкынучан булган!

8. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кардәшләрнең рухи ихтыяҗлары ничек канәгатьләндерелгән булган?

8 Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне рухи ризык белән тәэмин итәр өчен һәм дәртләндерер өчен зур тырышлыклар куелган. Яратудан чыгып күрсәтелгән мондый ярдәм кардәшләргә вәгазь эшен дәвам итәргә көч өстәгән. Шул вакытларда актив хезмәт иткән Ричард Барбер исемле кардәш ул вакытлардагы хәлләрне исенә төшереп, болай дигән: «Безнең тырышлыкларыбыз нәтиҗәле булды: күчеп йөрүче күзәтчеләр хезмәтләрен дәвам итте, „Күзәтү манарасы“ журналы бастырылып торды һәм Канадага, ул анда тыелган булса да, җибәрелеп торды. Күпләрдән „Тәмамланган сер“ дигән китап тартып алынганга, кесә форматындагы шул китапны кардәшләремә почта аша җибәрү минем өчен зур хөрмәт иде. Мөмкин кадәр күбрәк кардәшләребезне дәртләндерер өчен Рутерфорд кардәш безне Кушма Штатларның көнбатышында урнашкан берничә шәһәрдә конгресслар оештырып, шунда докладчылар җибәрергә кушты».

САФЛАНДЫРУНЫҢ КИРӘКЛЕГЕ

9. а) Ни өчен 1914—1919 еллар дәверендә Аллаһы халкын төзәтергә кирәк булган? ә) Аллаһы халкының төзәтелергә кирәк булганлыгы нәрсәне аңлатмый?

9 1914—1919 еллар дәверендә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кайбер өлкәләрдә Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итмәгән. Кардәшләр эчкерсез күңелле булса да, аларның кайвакыт дәүләт хакимиятенә буйсыну мәсьәләсендә дөрес аңлау булмаган (Рим. 13:1). Шул сәбәптән алар, төркем буларак, сугыш вакытында кайчак нейтралитет сакламаган. Мәсәлән, Кушма Штатларның президенты 1918 елның 30 май көнен тынычлык өчен дога кылу көне дип игълан иткәч, «Күзәтү манарасы» журналында Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне моңа кушылырга өндәү булган. Кайбер кардәшләр армиягә финанс яктан ярдәм күрсәтә башлаган, ә кайберәүләр хәтта кулларына корал тотып сугышка барган. Әмма Изге Язмаларны Тикшерүчеләр төзәтелергә тиешле яклары булганы аркасында Бөек Бабыл әсирлегенә эләккән дигән нәтиҗә ясау хата булыр иде. Асылда, алар ялган диннән читтә торырга тиешлеген яхшы аңлаган, һәм Беренче бөтендөнья сугышы вакытында алар ялган дин империясе белән араны бөтенләй диярлек өзеп ташлаган. (Лүк 12:47, 48 укы.)

10. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр тормышның изгелегенә карата нинди ныклы карашта торган?

10 Ул вакытта Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең мәсихче нейтралитет саклау мәсьәләсендә тулы аңлаулары булмаган. Әмма алар Изге Язмалар кеше үтерүне тыя икәнен төгәл белгән. Шуңа күрә хәтта кулларына корал тотып сугышка барган аз санлы кардәшләр дә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кеше үтерүдән баш тарткан. Аларның кайберәүләрен, үлсеннәр дип, сугыш кайнаган урынга җибәргәннәр.

11. Дәүләт хакимияте Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең сугышка барудан баш тартуларына ничек караган?

11 Абый-кардәшләрнең сугышка хәтта шундый карашы Иблисне бик нык ярсыткан. Нәтиҗәдә ул «закон исеменнән бәла китерергә» ниятләгән (Зәб. 94:20). Кушма Штатлар армиясенең генерал-майоры Джеймс Франклин Белл, Джозеф Рутерфорд һәм Уильям ван Амбург белән сөйләшкәндә, АКШ юстиция министрлыгының конгресста яңа закон чыгару инициативасы белән чыкканы турында әйткән. Бу закон буенча, корал алып сугышка барудан баш тарткан кешегә үлем карары чыгарыласы булган. Ул бу законның аеруча Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә карата кулланылуын теләгән. Көчле ярсу белән генерал Белл Рутерфорд кардәшкә болай дигән: «Бу закон кабул ителмәде, чөнки аны [АКШның президенты] Вильсон хупламады; безнең сезгә кулыбыз җитәчәк әле һәм чарасын табып, моны, һичшиксез, эшләячәкбез!»

12, 13. а) Ни өчен сигез җаваплы абый-кардәшне озак срокка хөкем иткәннәр? ә) Төрмәгә ябылу кардәшләрнең Йәһвәгә тыңлаучан булу тәвәккәллеген какшатканмы? Аңлат.

12 Дәүләт вәкилләренең янаулары буш сүз генә булып калмаган. Алар Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең вәкилләрен — Рутерфорд, ван Амбург һәм тагын алты кардәшне кулга алган. Аларга хөкем карары чыгарылганда, судья болай дигән: «Бу ир-атлар алып барган дини пропаганда немец солдатлары дивизиясеннән дә куркынычрак... Алар дәүләт суды чиновникларының һәм армия разведкасы идарәсенең абруен шик астына куя һәм бөтен чиркәүләрнең руханиларына гаеп ташлый. Алар каты җәзага тартылырга тиеш» («Faith on the March», А. Макмиллан, 99 б.). Нәкъ шулай булган да. Сигез абый-кардәшне, озак срокка хөкем итеп, Атлантадагы (Джорджия штаты) федераль төрмәгә япканнар. Әмма сугыш тәмамлангач, алар азат ителгән һәм акланган.

13 Хәтта төрмәдә утырган чакта да бу сигез абый-кардәш Аллаһының кануннары буенча эш итәргә тәвәккәл булган. Мәрхәмәт күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итеп, алар АКШ президентына болай дип язган: «Изге Язмаларда Аллаһының „кеше үтермә“ дигән ихтыяры белдерелә. Шунлыктан [Халыкара Изге Язмаларны Тикшерүчеләр] Берләшмәсенең Аллаһыга багышланган әгъзасы үзенең багышлану антын белә торып бозса, Аллаһы хуплавын югалтачак һәм хәтта бөтенләйгә юк ителәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә алар белә торып кешене тормышыннан мәхрүм итмәскә булган». Нинди кыю сүзләр! Абый-кардәшләр үз карашларыннан чигенмәгән дип һич шикләнмичә әйтеп була!

НИҺАЯТЬ, АЗАТЛЫК!

14. Изге Язмалар буенча, 1914—1919 елларда нәрсә булганын тасвирлап бирегез.

14 Малахи 3:1—3 тәге (укы) шигырьләрдә «Леви улларының», ягъни майланган мәсихчеләрнең сафландырылачак вакыты тасвирлана. Алдан әйтелгән сафландыру 1914 елдан алып 1919 елның башына кадәрге вакытка туры килгән. Шул дәвердә «хак Раббы» Йәһвә Аллаһы «килешү хәбәрчесе» Гайсә Мәсих белән бергә рухи гыйбадәтханәгә анда хезмәт итүчеләрне тикшерергә дип килгән. Кирәкле төзәтү алгач, Йәһвәнең сафланган халкы яңа йөкләмәләр үтәргә әзер булган. 1919 елда Гайсә Аллаһының бөтен хезмәтчеләренә дә рухи ризык өләшү өчен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән (Мат. 24:45). Ниһаять, Аллаһы халкы Бөек Бабыл хакимлегеннән азат булган. Шул вакыттан алып Йәһвәнең хезмәтчеләре аның юмарт игелеге ярдәмендә Аллаһы ихтыярын көннән-көн тирәнрәк аңлый бара, һәм аларның күктәге Аталарына карата яратулары үскәннән-үсә бара. Үзләрен мул итеп фатихалаганы өчен алар аңа шундый рәхмәтле! [1]

15. Бөек Бабыл әсирлегеннән азат булуыбыз безне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш?

15 Бөек Бабыл әсирлегеннән азат булуыбызга без шундый шат! Шайтанның чын мәсихчеләр динен юкка чыгарыр өчен куйган тырышлыклары нәтиҗәсез булды. Әмма без Йәһвә нинди максат белән безне азат иткәнен исебездә тотарга тиеш (2 Көр. 6:1). Күп кенә эчкерсез кешеләр һаман да ялган дин әсирлегендә кала бирә. Аларга котылу юлын күрсәтергә кирәк. Бу безнең хәлебездән килә. Әйдәгез, үткән гасырда яшәгән кардәшләребезнең үрнәгенә ияреп, кешеләргә ярдәм итәр өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлик!

^ [1] (14 нче абзац) Яһүдләрнең Бабыл әсирлегендә булуы һәм мөртәтлек килеп чыкканнан соң мәсихчеләр белән булган хәлләр арасында күп кенә охшашлыклар бар. Әмма борынгыда яһүдләр төшкән әсирлек 1919 елга кадәрге дәвердә майланган мәсихчеләр белән булган хәлләрнең прообразы булып тора дип әйтеп булмый. Бер аермасы — ике әсирлекнең дә дәвамлылыгы төрле булуында. Яһүдләр әсирлектә — 70 ел, ә майланган мәсихчеләр күпкә күбрәк вакыт үткәргән. Шуңа күрә Бабыл әсирлеге белән Бөек Бабыл әсирлеге арасында булган һәр охшашлыкта пәйгамбәрлек мәгънәне эзләргә кирәк түгел.