Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

«Бөекбританиядәге Патшалык вәгазьчеләре, уяныгыз!»

«Бөекбританиядәге Патшалык вәгазьчеләре, уяныгыз!»

«БӨЕКБРИТАНИЯДӘГЕ Патшалык вәгазьчеләре, уяныгыз!» Бу җитди һәм туры өндәмә «Информатор»ның * Лондон басмасының 1937 елгы декабрь санында бастырылган булган. Шул мәкаләнең бер өстәмә исеме «Ун ел инде үсешнең булганы юк» дип аталган. Моңа дәлил итеп беренче битендә 1928—1937 елларның хезмәт отчеты китерелгән.

ПИОНЕРЛАРГА ИХТЫЯҖ ЮК?

Ни өчен Бөекбританиядәге вәгазьчеләр хезмәттә үз ашкынуларын югалткан? Мөгаен, җыелышлар үз адымнарын акрынайтып, күп еллар буе бер урында гына тапталып торган. Өстәвенә, филиалның карары буенча, илдә якынча 200 пионер гына хезмәт итә алган. Алар җыелышлар белән хезмәттәшлек итмәгән, ә ерак урнашкан җирләрдә вәгазьләп йөргән. Яңа пионерлар өчен Бөекбританиядә территория булмаганга, филиал аларны Европаның башка илләренә күченергә өндәгән. Шунысы мактауга лаек, пионерлар бер-бер артлы, чит телне начар белүләренә я бөтенләй белмәүләренә карамастан, төрле илләргә тарала башлаган. Мәсәлән, аларның кайберләре Франциягә күченгән.

ЭШ ИТӘРГӘ ВАКЫТ

1937 елгы «Информатор»дагы мәкаләдә вәгазьчеләр алдында 1938 елга зур максат куелган булган: бер миллион сәгать вәгазьләү. Моңа ирешү өчен вәгазьчеләр аена — 15, пионерлар 110 сәгать вәгазьләргә тиеш булган. Билгеле бер көннәрне бишәр сәгать вәгазьли торган төркемнәр оештырырга һәм аеруча эш көннәрендә кич белән кабат килеп китүләргә зур игътибар бирергә киңәш ителгән.

Шатлыклы пионерлар вәгазь эшендә ашкынып катнашкан

Хезмәткә яңача карарга өндәү күпләрне җанландырып җибәргән. «Кичектермичә эш итәргә өндәү төп идарәдән иде. Күбебез моны күптән көткән иде инде, һәм озакламый без гаҗәеп нәтиҗәләргә ирештек»,— дип исенә төшерә Хильда Паджетт *. Ә Уоллис апа кардәш болай дип язган: «Көненә 5 сәгать вәгазьләү тәкъдиме шәп булып чыкты! Көннәр буе Аллаһыга хезмәт итүдән дә зуррак шатлык бар микән? [...] Өйгә арып кайтсак та, без шундый шатлыклы идек!» Стивен Миллер исемле яшь абый-кардәш, вакыт көтми икәнен аңлап, чакыруны кабул иткән. Мөмкинлеге бар чакта аның күбрәк хезмәт итәсе килгән. Үзе исенә төшергәнчә, вәгазьчеләр велосипедларга утырып, көне буе вәгазьләп йөргән, ә җәйге кичләрдә кешеләргә яздырылган нотыкларны тыңлаткан. Бу ашкынучан вәгазьчеләр шулай ук плакатлар белән информацион маршларда катнашкан һәм урамнарда торып журналлар белән вәгазьләгән.

«Информатор»да мондый да чакыру булган: «Безгә 1 000 кешелек пионерлар армиясе кирәк». Оешмадагы яңа тәртип буенча пионерлар җыелышлардан аерым түгел, ә алар белән бергә, вәгазьчеләргә ярдәм итеп һәм дәртләндереп, вәгазьләргә тиеш булган. «Күп кенә кардәшләр пионер булып хезмәт итү кирәклеген аңлады»,— дип исенә төшерә Джойс Эллис исемле апа-кардәш. Ул болай дип өсти: «Миңа 13 яшь кенә булса да, пионер хезмәте минем максатым иде». Һәм 1940 елның июлендә 15 яшендә ул пионер булып хезмәт итә башлаган. Соңрак аның ире булып киткән Джойс Питер исемле абый-кардәш «уяныгыз» дигән чакыруны ишеткәч, пионер хезмәтен башлау турында уйлана башлаган. Һәм 1940 елның июнендә 17 яшендә ул, велосипедка утырып, пионер булып хезмәт итәр өчен 105 километр ераклыкта урнашкан Скарборо шәһәренә киткән.

Сирил һәм Китти Джонсон чын фидакарьлек күрсәткән яңа пионерлар булган. Тулы вакытлы хезмәт хакына алар өйләрен һәм әйберләрен сатырга карар иткән. Сирил эшеннән киткән, һәм бер айдан соң алар инде пионер хезмәтен башларга әзер булган. «Дөрес эш иткәнебезгә без һич шикләнмәдек,— дип исенә төшереп әйткән Сирил.— Без моны теләп һәм шатлык белән эшләдек».

ПИОНЕР ЙОРТЛАРЫ БАРЛЫККА КИЛӘ

Пионерлар саны кинәт артканга, җаваплы абый-кардәшләр аларга гамәли яктан ярдәм күрсәтү турында уйлый башлаган. 1938 елда зональ күзәтчесе (элек район күзәтчесен шулай атаганнар) Джим Карр шәһәрләрдә пионер йортлары оештырырга дигән киңәш буенча эш иткән. Пионерларны, чыгымнарны киметү өчен, бергә яшәргә һәм бергә хезмәт итәргә дәртләндергәннәр. Шеффилда кардәшләр бер зур йортны арендага алганнар һәм бер җаваплы абый-кардәшне күзәтче итеп билгеләгәннәр. Җирле кардәшләр акча һәм җиһаз-әйберләр биргән. Джимның сүзләре буенча, һәркем ярдәм итәргә тырышкан. Шул йортта яхшы рухи гадәтле 10 тырыш пионер яшәгән. Һәр иртә алар иртәнге аш вакытында көндәлек шигырьне укып, бергә фикер алышкан, ә аннан соң шәһәрнең төрле җирләрендә урнашкан участокларына вәгазьләргә барган.

Яңа пионерларның вәгазьгә барулары

Вәгазьчеләр һәм пионерлар 1938 хезмәт елында миллион сәгать вәгазьләп, куелган максатка ирешкән. Отчетлар буенча, хезмәтнең һәр төрендә үсеш күзәтелгән. Биш ел эчендә Бөекбританиядә вәгазьчеләр саны якынча өчләтә арткан. Вәгазьчеләрнең яңа көч белән хезмәткә тотынулары Йәһвә халкын алдагы сугыш елларында көткән сынаулар алдыннан ныгыткан.

Бүгенге көндә дә, Аллаһының сугышы Армагеддон якынлашып килгән арада, Бөекбританиядәге пионерлар саны үсә бара. Соңгы ун ел эчендә пионерларның яңа иң югары саннары күзәтелгән. 2015 елның октябрендә аларның саны 13 224 кә кадәр җиткән. Алар тулы вакытлы хезмәт тормыштагы иң яхшы юл икәнен аңлап, уяу тора.

^ 3 абз. Соңрак «Безнең изге хезмәтебез» дип атала башлаган.

^ 8 абз. Паджетт апа кардәшнең тәрҗемәи хәле «Күзәтү манарысы» журналының (рус) 1995 елның 1 октябрь санының 19—24 нче битләрендә бастырылган иде.