Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | АЛЛАҺЫНЫҢ ИҢ ЗУР БҮЛӘГЕН СЕЗ КАБУЛ ИТӘРСЕЗМЕ?

Аллаһының иң зур бүләге өчен сез рәхмәтле булырсызмы?

Аллаһының иң зур бүләге өчен сез рәхмәтле булырсызмы?

«Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора... Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән» (2 Көринтлеләргә 5:14, 15).

ИСКИТКЕЧ бүләк безне рәхмәт белдерергә дәртләндерергә тиеш. Гайсә, ун кешене ул вакытта дәвалап булмаган йончыткыч авырудан савыктыргач, моңа басым ясаган. Шул ун кешенең берсе «көчле тавыш белән Аллаһыны данлап кире килгән». Гайсә аннан: «Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң?» — дип сораган (Лүк 17:12—17). Нинди сабак монда? Башкаларның безнең хакка эшләгән яхшылыклары кайвакыт бик тиз онытыла!

Йолым башка бөтен бүләкләрдән аерылып тора. Ул бирелгән бүләкләрнең иң кыйммәтлесе. Алайса, сез Аллаһы үзегез хакына биргән бу бүләк өчен рәхмәтле булуыгызны ничек күрсәтергә тиеш?

  • Бүләк Бирүче турында белем алыгыз. Йолым ярдәмендә мәңгелек тормыш алыр өчен, берәр нәрсә эшләргә кирәкме? Әйе. Гайсә Аллаһыга болай дип дога кылган: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3). Берәрсе сезгә бер кеше бала чагыгызда тормышыгызны коткарып калды дисә, сезнең аның турында һәм ни өчен моны эшләгәне турында беләсегез килмәс идеме? Тормышыбызны коткара торган йолым бүләген биргән Йәһвә Аллаһы сезнең үзе турында белүегезне генә түгел, ә үзе белән якын мөнәсәбәтләр булдыруыгызны да тели. «Аллаһыга якынлашыгыз,— диелә Изге Язмаларда,— ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).

  • Йолымга иман итегез. «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия» (Яхъя 3:36). Иман итү нәрсәне аңлата? Тырышлык куюны аңлата; йолымга иман итү тырышлыклар куюны таләп итә (Ягъкуб 2:17). Нинди тырышлыклар кирәк? Бүләкне кабул итсәгез генә, ул сезнеке булып китәчәк. Шуңа күрә сез йолымны кабул итәргә тиеш. Моны ничек эшләргә? Аллаһының үзегезнең ничек яшәвегезне теләгәнен белегез һәм белгәннәрегез буенча эш итегез *. Аллаһыга кичерү һәм саф вөҗдан турында дога кылыгыз. Йолымга иман итсәгез, сезнең киләчәктә мәңге тынычлыкта, иминлектә һәм муллыкта яшәргә өметегез булачак (Еврейләргә 11:1).

  • Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килегез. Гайсә йолымны исебезгә төшерү өчен ел саен үткәреләсе бер бәйрәм оештырган. Аны үткәрү турында ул болай дигән: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19). Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең үлемен 2017 елны, 11 апрельдә, сишәмбе көнне кояш батканнан соң искә алачак. Якынча бер сәгатьлек программада Гайсә үлеменең мөһимлеген һәм аның бүгенге һәм киләчәктәге файдасын аңлатучы нотык яңгыраячак. Былтыр бөтен җир шары буенча Кичәгә якынча 20 миллион кеше килде. Без сезне безгә кушылып, Аллаһының иң зур бүләге өчен рәхмәтле булуыгызны күрсәтергә чын күңелдән чакырабыз.

^ 7 абз. Аллаһы турында белем алыр һәм аңа якынлашыр өчен иң яхшы юл аның Сүзе Изге Язмаларны өйрәнү. Моның өчен Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез.