Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИҢ ЯХШЫ БҮЛӘК

Иң яхшы бүләкне эзләү

Иң яхшы бүләкне эзләү

Берәр кеше өчен югары бәяләнәчәк бүләк табу җиңел эш түгел. Чөнки бүләкнең чын кадерен бүләк алучы билгели. Һәм берәү кадерле дип санаган нәрсә башка берәү өчен кадерле булмаска мөмкин.

Мисал өчен, берәр яшүсмер иң соңгы электрон җайланманы иң яхшы бүләк дип санар. Ә олы кеше өчен җылы хисләр уятучы бүләк бик кадерле булыр, мәсәлән бу нәселдән нәселгә күчә торган берәр нәрсә булырга мөмкин. Кайбер илләрдә яшьләргә дә, олыларга да акчалата бүләк бирү яхшырак дип санала; бу кешегә нәрсә тели шуны алырга мөмкинлек бирә.

Күп кенә кайгыртучан кешеләр кыенлыкларга карамастан кешесенә туры килгән бүләк эзләүләрен дәвам итә. Андый бүләкне табу кайчак мөмкин түгелдер, ләкин кайбер нәрсәләрне истә тоту бу яктан уңышка ирешә алу ихтималлыгын арттырыр. Әйдәгез, бүләк алучы кешегә бүләктән күбрәк канәгатьлек алырга ярдәм иткән дүрт якны карап чыгыйк.

Бүләк алучының теләкләре. Белфастта (төньяк Ирландия) яшәүче бер ир кеше 10—11 яшьләрендә үзенә бүләк ителгән велосипедны иң яхшы бүләк дип атаган. Ни өчен? «Чөнки мин аны бик теләдем»,— дип әйтә ул. Әйе, кешенең теләге аның берәр бүләкне кадерләячәкме, юкмы икәнендә зур роль уйный. Шуңа күрә үзегез бүләк бирергә теләгән кеше турында уйлагыз. Кешенең нәрсә кадерләгәнен белергә тырышыгыз, чөнки бу еш кына аның теләкләренә тәэсир итә. Мәсәлән, әби-бабалар өчен еш кына гаиләләре белән вакыт үткәрү — кадерле нәрсә. Алар балаларын һәм оныкларын мөмкин кадәр ешрак күрергә телидер. Берәр гаилә әби-бабалары белән ял итәргә барса, бу соңгылар өчен, башка бүләкләр белән чагыштырганда, күрәсең, кадерлерәк булыр.

Кешенең теләкләрен белер өчен тыңлый белергә кирәк. Изге Язмалар безне «тыңларга әзер булырга, сөйләргә... ашыкмаска» өнди (Ягъкуб 1:19). Дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән аралашканда, аларны игътибар белән тыңлагыз, шулай сез аларга нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый икәнен аңларсыз. Шулчак сез, бәлки, аларга ошаячак бүләк сайлый алырсыз.

Бүләк алучының ихтыяҗлары. Берәр кеше хәтта иң гади бүләкне дә бик кадерләргә мөмкин, чөнки ул аның өчен файдалы. Әмма кешенең ихтыяҗларын ничек белергә?

Кешенең үзеннән аңа нәрсә кирәк я ул нәрсә тели икәнен сорау моның өчен иң җиңел юл булып күренергә мөмкин. Әмма бу күпләрнең бүләк бирүдән алган шатлыкларын киметә, чөнки алар туры килгән бүләк белән кешене гаҗәпләндерергә теләр иде. Өстәвенә, кайбер кешеләр үзләренә нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый икәнен ачык итеп әйтсә дә, үз ихтыяҗлары турында сөйләргә яратмый.

Шуңа күрә күзәтүчән булыгыз һәм кешенең шартларына игътибар итегез. Ул яшьме, олымы, ялгызмы, никахтамы, аерылышканмы, толмы, эшлиме я пенсиядәме? Ул кешегә нәрсә кирәк икәне турында уйланыгыз.

Үзегез бүләк бирергә теләгән кешенең ихтыяҗларын белер өчен, шартлары аныкына охшаш булган кешеләр белән киңәшләшеп алыгыз. Алар, бәлки, күпләргә билгеле булмаган ниндидер ихтыяҗлар турында әйтер. Шулай эшләп, сез башкаларның уена да килмәгән ихтыяҗларны канәгатьләндерүче бүләк бирә алырсыз.

Уңайлы вакытны сайлау. Изге Язмаларда әйтелә: «Үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!» (Гыйбрәтле сүзләр 15:23) Бу өзек буенча, үз вакытында әйтелгән сүзләр зур файда китерергә мөмкин. Эшләребез турында да шуны ук әйтеп була. Үз вакытында әйтелгән сүзне ишетү рәхәт булган кебек, үз вакытында я берәр вакыйга уңаеннан бирелгән бүләк кешенең шатлыгын арттыра ала.

Дусларыгыз никахлашамы? Берәр кемегез мәктәпне тәмамлыймы? Танышларыгыз бала көтәме? Бу очраклар гадәттә бүләкләр бирелә торган күп очракларның кайберләре генә. Кайберәүләр ел дәвамында булачак шундый вакыйгаларның исемлеген төзи. Шулай итеп алар алдан ук һәр шундый вакыйга өчен туры килгән бүләк әзерли ала *.

Берәр вакыйга уңаеннан гына бүләкләр бирү белән чикләнмәгез. Аларны теләсә кайчан биреп, шатлык табып була. Әмма кисәтү сүзләре дә урынлы булыр. Мәсәлән, бер ир кеше берәр хатынга һич сәбәпсез бүләк бирсә, тегесе бу ир үзе белән яхшырак танышырга тели дигән нәтиҗәгә килер. Әмма бу алай түгел икән, андый бүләк аңлашылмаучанлыкка һәм авырлыкларга китерер. Бу башка мөһим якны — бүләк бирүченең этәргеч теләкләрен карап чыгарга кирәклеген ассызыклый.

Бүләк бирүченең этәргеч теләкләре. Өстә китерелгән мисал күрсәткәнчә, бүләк алучы бүләк бирүченең этәргеч теләкләрен ялгыш аңламасмы икәне турында уйлану яхшы булыр иде. Икенче яктан бүләк бирүче үзенең дә этәргеч теләкләрен тикшереп чыкса, әйбәт булыр иде. Күпчелек кешенең үз бүләкләрен дөрес этәргеч теләкләрдән чыгып бирә дип ышанасы килсә дә, күпләр бүләкләрен елның билгеле бер көннәрендә мәҗбүр булганга бирә. Башкалар өчен исә бүләкләр — илтифат казану я берәр нәрсәгә ия булу ысулы.

Бүләгегез дөрес этәргеч теләкләрдән чыгып бирелгәнме, юкмы икәнен ничек белергә? Изге Язмаларда болай диелә: «Һәрнәрсәне мәхәббәт белән башкарыгыз» (1 Көринтлеләргә 16:14). Бүләгегезне кешегә аны эчкерсез яратканга һәм кайгыртканга бирсәгез, ул бу бүләкне, бәлки, шатлык белән кабул итәр, ә сез юмартлыгыгыз аркасында чын бәхет сизәрсез. Чын күңелдән биреп, сез шулай ук күктәге Атабызны шатландырасыз. Борынгы Көринттәге мәсихчеләр Яһүдиядә яшәгән мәсихчеләргә юмартлык һәм шатлык белән ярдәм иткәч, рәсүл Паул аларны мактаган. Ул аларга: «Аллаһы шатланып бирүчене ярата»,— дигән (2 Көринтлеләргә 9:7).

Карап чыккан якларга игътибарлы булу башкаларны бәхетле итәчәк бүләкләр табарга ярдәм итә ала. Бу һәм башка яклар Аллаһының кешелеккә иң бөек бүләк бирүендә чагылган. Киләсе мәкаләне укып, сез бу нинди бүләк икәнен белерсез.

^ 13 абз. Күпләр туган көн я башка бәйрәмнәр уңаеннан да бүләкләр бирә. Әмма андый бәйрәмнәрдә еш кына Изге Язмалар тәгълиматларына каршы килгән нәрсәләр эшләнә. Бу басмадагы «Укучыларның сораулары. Мәсихчеләргә Раштуаны бәйрәм итәргә кирәкме?» дигән мәкаләне карагыз.