Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хаталарга дөрес караш

Хаталарга дөрес караш

Дон белән Маргарет * янына кунакка кызлары гаиләсе белән килгән булган, һәм алар күңелле вакыт үткәргән. Саубуллашу мәҗлесе уңаеннан элек пешекче булып эшләгән Маргарет ике оныгының яраткан ризыгын — сыр белән макарон пешергән.

Барысы утыргач, Маргарет төп ашамлык алып килеп, аны өстәл уртасына куйган. Ул япкычны күтәргәч, ни күрсен, чүлмәк эчендә кайнар сыр соусы гына! Маргарет иң мөһимен — макаронны салырга оныткан!

Яшебезгә һәм тәҗрибәбезгә карамастан барыбыз хата кыла. Мәсәлән, безнең уйламыйча берәр нәрсә әйткәнебез, вакытсыз берәр эш эшләгәнебез бардыр я исебездән нәрсәдер чыгып киткәндер. Ни өчен хаталар килеп чыга? Алар килеп чыкса, нишләргә? Хаталар кылмый булдырып буламы? Хаталарга дөрес караш бу сорауларга җавап бирергә булышыр.

ХАТАЛАРГА БЕЗНЕҢ ҺӘМ АЛЛАҺЫНЫҢ КАРАШЫ

Яхшылык кылганда, без мактау сүзләрен ишетергә шат һәм без моңа лаеклы икәнен аңлыйбыз. Хата кылганда, моны хәтта ялгыш эшләсәк тә һәм башкалар белмәсә дә, без шулай ук үз җаваплылыгыбызны аңларга тиеш түгелме? Моның өчен басынкылык кирәк.

Үзебез хакында югары фикердә булсак, без хатабызны киметергә, гаепне бүтәннәргә аударырга я хәтта аны эшләмәдек дип әйтергә мөмкин. Шулай эшләү гадәттә тискәре нәтиҗәләргә китерә. Проблема, мөгаен, чишелмәс, ә башкаларны нахакка гаепләргә мөмкиннәр. Без хатабызның нәтиҗәләреннән кача алсак та, ахыр чиктә «һәрберебез Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк» икәнен исебездә тотарга кирәк (Римлыларга 14:12).

Аллаһы хаталарга аек караш белән карый. Зәбур китабында Аллаһы турында ул «шәфкатьле һәм кызганучан», «беркайчан да гаеп эзләп тормас, ачуын да мәңге сакламас» дип әйтелә. Ул кешеләрнең камил булмаганнарын белә һәм тумыштан килгән кимчелекләребезне аңлый, «безнең туфрак икәнебезне онытмый» (Зәбур 103:8, 9, 14).

Шулай ук Аллаһы, шәфкатьле ата буларак, безнең дә хаталарга карашыбыз үзенекенә охшаш булуын тели (Зәбур 130:3). Аның Сүзендә күп кенә киңәшләр бар; алар безне үзебез һәм башкалар хата кылганда, нишләргә икәненә өйрәтә.

ХАТАЛАР КИЛЕП ЧЫКСА, НИШЛӘРГӘ?

Еш кына кешеләр хаталы сүзләр я эшләр аркасында башкаларны гаепләп яки үзләрен аклап, күп вакыт һәм эмоциональ көч сарыф итә. Моның урынына, сүзегез белән берәүне рәнҗетсәгез, гафу үтенегез, хатаны төзәтегез һәм дуслыкны саклап калыгыз. Берәр начарлык эшләп, үзегезне я башкаларны борчуга салдыгызмы я тагы да күбрәк зыян китердегезме? Үзегезне тиргәр я башкаларны гаепләр урынына хатагызны төзәтер өчен көчегездән килгәнне эшләгез. Үз дигәнебездә торып гаепне кире каксак, кирәкмәгән киеренкелек кала бирер, ә проблема кискенләшер. Моның урынына хаталарыгыздан өйрәнергә тырышыгыз, аларны төзәтегез һәм алга барыгыз.

Башка берәү хата кылса, аны хупламаганыбызны белдерү бик җиңел. Әмма Гайсә Мәсихнең мондый киңәшен тоту күпкә яхшырак: «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12). Берәр хата, хәтта кечкенә хата кылсагыз, сез, һичшиксез, башкаларның үзегезгә карата шәфкатьле булуларын я хәтта хатагызны тулысынча онытуларын теләрсез. Шуңа күрә үзегез дә башкаларга шундый ук игелек күрсәтергә тырышыгыз (Эфеслеләргә 4:32).

ХАТАЛАР САНЫН КИМЕТӘ АЛГАН ПРИНЦИПЛАР

Ялгышлыклар «хаталы фикер йөртү, җитәрлек белем булмау я игътибарсызлык» аркасында туа, дип әйтелә бер сүзлектә. Безгә шуны танырга кирәк: һәр кешедә кайчак бу җитешсезлекләрнең берәрсен я берничәсен күреп була. Шулай да Изге Язмалардагы кайбер төп принципларны карап чыгу хаталар санын киметергә ярдәм итәр.

Андый принципларның берсе Гыйбрәтле сүзләр 18:13 тә язылган: «Сүзне тыңламыйча җавап бирү — ахмаклык һәм хурлык». Әйе, сүзне тыңлап бетерү һәм уйлап җавап бирү, һичшиксез, сезгә дуамал сүзләр әйтүдән тыелырга я кызып китмәскә ярдәм итәр. Игътибарлы булудан килгән белем хаталы фикер йөртүдән һәм ялгышлыклардан сакланырга бик булыша.

Изге Язмалардагы башка принцип мондый: «Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез» (Римлыларга 12:18). Тынычлык һәм хезмәттәшлек рухы булдырыр өчен көчегездән килгәнне эшләгез. Башкалар белән бергә эшләгәндә, аларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булыгыз, аларны мактагыз һәм рухландырыгыз. Андый шартларда уйламый әйтелгән сүзләр һәм кылынган эшләр җиңел кичерелә һәм онытыла, ә җитдирәк ялгышлыклар дусларча чишелә һәм төзәтелә.

Хаталардан сабак алырга өйрәнегез. Эшләрегез я сүзләрегезне аклар урынына, ялгышлыкларны яхшы сыйфатлар үстерер өчен мөмкинлек итеп санагыз. Бәлки, сезгә күбрәк түземлелек, игелек я тотнаклылык кирәктер? Ә юашлык, тынычлык һәм ярату турында ни әйтеп була? (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Ким дигәндә, сез киләсе тапкыр нәрсә эшләргә кирәкми икәнен белерсез. Хисләргә артык бирелмәгез, җавапсыз да булып китмәгез. Юмор хисе киеренкелекне киметә ала.

ДӨРЕС КАРАШНЫҢ ФАЙДАСЫ

Хаталар килеп чыкканда, аларга дөрес караш акыллы эш итәргә булышыр. Без үзебез дә тынычрак булырбыз, башкалар белән дә мөнәсәбәтләребез тынычрак булыр. Хаталарыбыздан сабак алырга тырышсак, без зирәгрәк һәм ягымлырак булып китәрбез. Без артык боекмабыз, үзебез турында начар фикердә дә булмабыз. Башкаларның да, хаталар кылганда, дөрес эш итәргә тырышканнарын аңлау безне аларга якынлаштырыр. Ә иң мөһиме, без Аллаһының мәхәббәтен һәм ихлас күңелдән кичерергә әзер булуын үрнәк итеп тотарга өйрәнеп, моның файдасын күрербез (Көләсәйлеләргә 3:13).

Мәкалә башында искә алынган Маргаретның хатасы гаиләнең мәҗлесен бозганмы? Һич тә юк. Һәрберсе моңа юмор беләр караган, аеруча Маргарет, һәм мәҗлесләрен макаронсыз дәвам иткән! Еллар узгач, теге ике онык бу онытылмас мәҗлес турында үз балаларына кабат-кабат сөйләгән һәм әби-бабалары турындагы җылы истәлекләрне яңарткан. Бу бит нибары хата гына булган!

^ 2 абз. Исемнәр үзгәртелгән.