Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үз халкын җитәкли

Йәһвә үз халкын җитәкли

«Йәһвә сине һәрвакыт җитәкләп барыр» (ИШАГ. 58:11).

ҖЫРЛАР: 3, 4

1, 2. а) Йәһвә Шаһитләре башка диннәрдән нәрсә белән аерылып тора? ә) Бу һәм киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

«КЕМ сезнең җитәкчегез?» Бу сорауны еш кына Йәһвә Шаһитләренә бирәләр. Һәм бу бер дә гаҗәп түгел! Күп кенә диннәрдә берәр ир-ат я хатын-кыз җитәкче булып тора. Әмма без Җитәкчебез камилсез кеше булмавыбыз белән горурланабыз. Безне терелтелгән Мәсих җитәкли, ул үзе исә Атасы Йәһвә җитәкчелегенә буйсына (Мат. 23:10).

2 Шулай да безнең көннәрдә Аллаһы халкын җитәкләгән ир-атлар төркеме бар. Бу төркем «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атала (Мат. 24:45). Әмма безнең белән чынлыкта үзенең Улы аша Йәһвәнең җитәкчелек иткәне безгә кайдан билгеле? Бу һәм киләсе мәкаләдә без Йәһвәнең ничек итеп меңләгән еллар дәвамында билгеле бер кешеләргә үз халкы белән җитәкчелек итү вазифасын ышанып тапшырганы турында белербез. Йәһвә аларны кулланган булса да, үз халкының Җитәкчесе булып Ул үзе булган, һәм бүген дә шулай кала бирә (Ишаг. 58:11). Ике мәкаләдә без бу фикерне раслаучы өч дәлилне карап чыгарбыз.

АЛАРГА ИЗГЕ РУХ БИРЕЛГӘН

3. Мусага халык белән җитәкчелек итәргә нәрсә ярдәм иткән?

3 Аллаһының вәкилләренә изге рух бирелгән булган. Муса мисалын алыйк. Аллаһы аны исраиллеләрнең җитәкчесе итеп сайлаган булган. Шушы бик җаваплы вазифаны үтәргә аңа нәрсә ярдәм иткән? Йәһвә аңа «үзенең изге рухын иңдергән». (Ишагыя 63:11—14 укы.) Мусага Аллаһының изге рухы бирелгәнгә, халык белән, асылда, Йәһвә җитәкчелек иткән.

4. Исраиллеләр Аллаһы рухының Мусада эш иткәнен ничек күрә алган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Изге рух күзгә күренмәс көч булганга, исраиллеләр изге рухның Мусада эш иткәнен ничек күрә алган? Изге рух ярдәме белән Муса төрле могҗизалар кылган һәм фиргавен алдында Аллаһы исемен игълан итә алган (Чыг. 7:1—3). Шулай ук изге рух Мусага исраиллеләр белән җитәкчелек итәр өчен мәхәббәт, юашлык һәм сабырлык кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм иткән. Муса башка халыкларның кырыс һәм үз-үзләрен генә яратучы җитәкчеләреннән бик нык аерылып торган! (Чыг. 5:2, 6—9) Әйе, Йәһвәнең Мусаны үз халкының җитәкчесе итеп сайлаганы ап-ачык күренгән.

5. Йәһвә үз халкы белән җитәкчелек иткән башка кешеләргә ничек ярдәм иткәнен аңлатыгыз.

5 Соңрак Йәһвә үз халкы белән җитәкчелек итәргә билгеләгән башка ир-атларга да изге рухын биргән. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Нун улы Йошуа зирәклек рухына ия иде» (Кан. 34:9); «Йәһвә рухы Гидеонга иңде» (Хак. 6:34); «Йәһвә үз рухы аша Давытка ярдәм итә башлады» (1 Иш. 16:13). Аларның барысы да Аллаһы рухының ярдәменә таянган һәм шулай итеп үз көчләре белән башкара алмаган батыр эшләр кылган (Йош. 11:16, 17; Хак. 7:7, 22; 1 Иш. 17:37, 50). Нәтиҗәдә, шушы бөек эшләр өчен бар дан-мактау тиешенчә Йәһвәгә бирелгән.

6. Ни өчен Аллаһы исраиллеләрнең үз җитәкчеләренә хөрмәт күрсәтүләрен теләгән?

6 Бу ир-атлар белән Аллаһының изге рухы җитәкчелек иткәне ап-ачык күренеп торганлыктан, исраиллеләр нәрсә эшләргә тиеш булган? Халык Мусадан зарлана башлагач, Йәһвә: «Кайчанга хәтле бу халык миңа хөрмәт күрсәтмәс?» — дигән (Сан. 14:2, 11). Әйе, Муса, Йошуа, Гидеон һәм Давытны үзенең вәкилләре итеп Йәһвә үзе сайлаган булган. Аларга буйсынганда, халык, асылда, үз Җитәкчеләре Йәһвәгә буйсынганын күрсәткән.

АЛАРГА ФӘРЕШТӘЛӘР ЯРДӘМ ИТКӘН

7. Фәрештәләр Мусага ничек ярдәм иткән?

7 Аллаһының вәкилләренә фәрештәләр ярдәм иткән. (Еврейләргә 1:7, 14 укы.) Фәрештәләрен кулланып, Йәһвә Мусага йөкләмәләр тапшырган, аларны үтәү өчен бар кирәклесен биргән һәм аны җитәкләгән. Аллаһы Мусаны «куакта күренгән фәрештә аша, башлык һәм коткаручы итеп җибәргән» (Рәс. 7:35). Йәһвә Мусага «фәрештәләр аша» Канун тапшырган һәм Муса аның нигезендә халыкны өйрәткән (Гәл. 3:19). Йәһвә Мусага: «Халыкны мин сиңа әйткән җиргә алып кит. Менә, минем фәрештәм синең алдан барачак»,— дигән (Чыг. 32:34). Изге Язмаларда исраиллеләр кеше кыяфәтенә кергән фәрештәләрнең шушы эшләрне башкарганнарын күргән дип әйтелми. Әмма Мусаның халыкны ничек өйрәткәненнән һәм ничек итеп җитәкләгәненнән аңа фәрештәләр ярдәм иткәне ап-ачык булган.

8. Фәрештәләр Йошуага һәм Һизәкыягә ничек ярдәм иткән?

8 Фәрештәләр тагын кемгә ярдәм иткән? Мусага алмашка килгән Йошуа Аллаһы халкын кәнганлыларга каршы сугышка алып барырга тиеш булган. Шул вакытта «Йәһвә гаскәренең мирзасы» Йошуаны сугыш алдыннан ныгыткан, һәм исраиллеләр җиңү яулаган (Йош. 5:13—15; 6:2, 21). Соңрак Һизәкыя патша көннәрендә Иерусалимга ассириялеләрнең гаять зур гаскәренең бәреп керү куркынычы янаган. Шунда бер төн эчендә «Йәһвәнең бер фәрештәсе, чыгып, ассириялеләрнең лагеренда 185 000 кешене үтергән» (2 Пат. 19:35).

9. Аллаһы вәкилләренең хата-кимчелекләре исраиллеләргә үз җитәкчеләренә буйсынмаска нигез биргәнме? Аңлат.

9 Әйе, фәрештәләр камил булган, ә менә алардан ярдәм күргән кешеләр камил булмаган. Мәсәлән, бер очракта Муса Йәһвәне изгеләндермәгән (Сан. 20:12). Йошуа, гибонлылар белән килешү төзер алдыннан, Йәһвәдән киңәш сорамаган (Йош. 9:14, 15). Ә Һизәкыянең йөрәге кыска вакытка горурланып киткән (2 Елъ. 32:25, 26). Бу ир-атларның хата-кимчелекләренә карамастан, исраиллеләр аларны тыңларга тиеш булган. Шушы кешеләргә Йәһвә үзенең фәрештәләре аша ярдәм иткән. Әйе, халыкны Йәһвә җитәкләгән.

АЛАР АЛЛАҺЫ СҮЗЕ БУЕНЧА ЭШ ИТКӘН

10. Муса ничек Аллаһы Кануны буенча эш иткән?

10 Аллаһының вәкилләре Аның Сүзе буенча эш иткән. Изге Язмаларда Исраил халкына бирелгән Канун «Муса кануны» дип атала (1 Пат. 2:3). Шулай да, Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә — Канун Чыгаручы, һәм Муса үзе дә бу Канун буенча эш итәргә тиеш булган (2 Елъ. 34:14). Мәсәлән, Йәһвә Мусага изге чатырны коруга кагылышлы күрсәтмәләр биргәннән соң, «Муса барысын Йәһвә үзенә кушканча эшләде. Ул нәкъ шулай эшләде» (Чыг. 40:1—16).

11, 12. а) Йошуадан һәм Аллаһы халкы белән идарә иткән патшалардан нәрсә таләп ителгән? ә) Аллаһы Сүзе халык җитәкчеләренә ничек тәэсир иткән?

11 Йошуа халык җитәкчесе булып киткәндә, аның инде кулдан язылган Аллаһы Сүзе булган. Йәһвә аңа: «Бу Канун китабында язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен... аны көне-төне укып уйлан»,— дигән (Йош. 1:8). Соңрак Аллаһы халкы белән идарә иткән патшалар да шулай ук эшләгән. Алар Канунны һәр көн укырга, үзләренә аның күчермәсен ясарга һәм «бу Канунның бөтен сүзләрен дә, шушы кагыйдәләрне дә үтәргә» өйрәнергә тиеш булган. (Канун 17:18—20 укы.)

12 Аллаһы Сүзе Исраил халкы белән җитәкчелек иткән ир-атларга ничек тәэсир иткән? Йошия патша мисалына күз салыйк. Канун кулъязмасы табылгач, Йошиянең сәркатибе аны патшага укый башлаган *. Йошиягә бу ничек тәэсир иткән? Изге Язмаларда: «Канун кулъязмасындагы сүзләрне ишетү белән патша үз өстендәге киемен ертып җибәрде»,— дип әйтелә. Алай гына да түгел, Аллаһы Сүзе буенча эш итеп, Йошия потка табынуга каршы катгый көрәш башлаган һәм күптән булмаган киң колачлы Пасах бәйрәмен оештырган (2 Пат. 22:11; 23:1—23). Йошия һәм Йәһвәгә тугры булган башка җитәкчеләр Аллаһы Сүзеннән җитәкчелек эзләгәнгә, алар халыкка биргән күрсәтмәләрен үзгәртергә һәм аныкларга әзер булган. Бу үзгәрешләр исраиллеләргә Аллаһы ихтыяры буенча яшәргә ярдәм иткән.

13. Аллаһы халкының җитәкчеләре мәҗүси халык җитәкчеләреннән нәрсә белән аерылып торган?

13 Аллаһының шушы тугры вәкилләре башка халыкларның алдан күрүчән булмаган һәм үзләренең чикле зирәклеге буенча эш иткән патшаларыннан никадәр нык аерылып торган! Мәсәлән, кәнганлыларның идарәчеләре һәм алар җитәкчелеге астындагы халык җирәнгеч эшләр кылган. Алар үз туганнары белән якынлык кылган, гомосексуализм белән шөгыльләнгән, хайваннар белән якынлык кылган, балаларны корбанга китергән һәм потка табынган (Лев. 18:6, 21—25). Моннан тыш, Бабыл һәм Мисыр идарәчеләре Аллаһы Исраил халкына биргән һәм фәнни күзлектән дөрес булган гигиена кагыйдәләрен үтәп яшәмәгән (Сан. 19:13). Аллаһының борынгы халкы исә, киресенчә, үз җитәкчеләренең рухи, әхлакый һәм физик чисталыкны сакларга өндәгәнен күргән. Һичшиксез, Исраил халкы җитәкчеләре белән Йәһвә җитәкчелек иткән.

14. Ни өчен Йәһвә үз халкының кайбер җитәкчеләрен төзәткән?

14 Әмма Аллаһының халкы белән идарә иткән патшаларның барысы да Аның күрсәтмәләре буенча эш итмәгән. Алар Йәһвәнең үзенең изге рухы, фәрештәләре һәм Сүзе аша бирелгән җитәкчелеген кире каккан. Кайбер очракларда Йәһвә аларны үгетләп төзәткән я алар урынына башкаларны куйган (1 Иш. 13:13, 14). Соңрак Йәһвә гасырлар дәвамында халкы белән идарә иткән бөтен патшалардан да өстенрәк булган камил җитәкчене билгеләгән.

ЙӘҺВӘ КАМИЛ ҖИТӘКЧЕНЕ БИЛГЕЛИ

15. а) Пәйгамбәрләр иң яхшы җитәкченең килүе турында нәрсә дигән булган? ә) Алдан әйтелгән бу җитәкче кем булган?

15 Гасырлар дәвамында Йәһвә үз халкы өстеннән иң яхшы җитәкчене куячагы турында әйтә килгән. Муса исраиллеләргә: «Аллаһың Йәһвә сиңа кардәшләрең арасыннан минем кебек пәйгамбәр бирәчәк. Аны тыңла»,— дип әйткән булган (Кан. 18:15). Ишагыя пәйгамбәр ул «җитәкче һәм башлык» булачак дигән (Ишаг. 55:4). Ә Даниял пәйгамбәр, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, «Мәсих Җитәкченең» килүе турында язган (Дан. 9:25). Ахыр чиктә, Гайсә Мәсих үзен Аллаһы халкының «Җитәкчесе» дип атаган. (Маттай 23:10 укы.) Гайсәнең шәкертләре аңа теләп ияргән һәм аның Йәһвә тарафыннан сайланган зат булганына ышанган (Яхъя 6:68, 69). Аларны Йәһвәнең үз халкы белән Гайсә Мәсих аша җитәкчелек итәчәгенә нәрсә ышандырган?

16. Гайсәдә изге рухның булуы нәрсәдән күренгән?

16 Гайсәгә изге рух бирелгән булган. Гайсәне суга чумдырганнан соң, Чумдыручы Яхъя «күкләрнең ачылуын һәм рухның... [Гайсәгә] күгәрчен рәвешендә төшүен» күргән. Аннары рух Гайсәне чүлгә китәргә дәртләндергән (Марк 1:10—12). Җирдәге хезмәте дәвамында Гайсә Аллаһының изге рухы ярдәмендә төрле могҗизалар кылган һәм үзенә югарыдан бирелгән хакимлек белән өйрәткән (Рәс. 10:38). Өстәвенә, изге рух Гайсәгә мәхәббәт, шатлык һәм нык иман кебек сыйфатларны камил рәвештә чагылдырырга булышкан (Яхъя 15:9; Евр. 12:2). Һичбер җитәкчегә дә Аллаһының изге рухы шулкадәр нык тәэсир итмәгән. Һичшиксез, Гайсә Йәһвә тарафыннан сайланган зат булган.

Гайсә суга чумдырылганнан соң күп тә үтмәстән, фәрештәләр аңа ничек ярдәм иткән? (17 нче абзацны кара.)

17. Фәрештәләр Гайсәгә ничек ярдәм иткән?

17 Гайсәгә фәрештәләр ярдәм иткән. Суга чумдырылганнан соң күп тә үтмәстән, Гайсә янына фәрештәләр килгән һәм аңа хезмәт күрсәтә башлаган (Мат. 4:11). Үлеменә кадәр берничә сәгать калганда да күктән бер фәрештә төшеп, аны ныгыткан (Лүк 22:43). Нинди генә хәл булмасын, Гайсә, Йәһвәнең аның янына фәрештәләрен җибәреп, Үзенең ихтыярын үтәргә ярдәм итәчәгенә һич тә шикләнмәгән (Мат. 26:53).

18, 19. Аллаһы Сүзе Гайсәнең тормышына һәм башкаларны өйрәтүенә ничек тәэсир иткән?

18 Гайсә Аллаһы Сүзенә таянып эш иткән. Җирдәге хезмәтен башлаган көннән алып Гайсә Язмаларда язылганнарга таянып яшәгән (Мат. 4:4). Гайсәнең Аллаһы Сүзенә тулысынча буйсынуы җәфалану баганасында үләргә әзер булуыннан күренгән. Хәтта соңгы сулышы алдыннан да, ул Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрдән өзекләр китергән (Мат. 27:46; Лүк 23:46). Ул вакыттагы дини җитәкчеләр исә, Аллаһы Сүзе аларның йолаларына каршы килгәндә, аны санга сукмаган. Йәһвәнең Ишагыя пәйгамбәр аша әйткән сүзләрен өземтә итеп китереп, Гайсә болай дигән: «Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтә, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына» (Мат. 15:7—9). Һичшиксез, Йәһвә андый кешеләрне беркайчан да үз халкы белән җитәкчелек итәргә сайлый алмаган.

19 Аллаһы Сүзендә язылганнар Гайсәнең эш-гамәлләренә генә түгел, ә шулай ук аның ничек өйрәтүенә дә тәэсир иткән. Үзенә каршы чыккан дин әһелләре белән сөйләшкәндә, ул үзенең чиксез зирәклегенә дә, тиңсез тәҗрибәсенә дә таянып эш итмәгән. Киресенчә, ул үзенең әйткәннәрен Аллаһы Сүзенә нигезләгән (Мат. 22:33—40). Моннан тыш, Гайсә күктәге тормышы я Галәмнең барлыкка китерелүе турыда төрле-төрле хикәяләр сөйләп, тыңлаучыларын шаккатырырга тырышмаган. Моның урынына Гайсә, «Язмаларны аңласыннар дип, аларның зиһеннәрен» ачкан (Лүк 24:32, 45). Гайсә Аллаһы Сүзен яраткан һәм башкаларга анда язылганнарны сөйләргә омтылган.

20. а) Гайсәнең Аллаһыга дан-хөрмәт күрсәткәне нәрсәдән күренә? ә) Гайсә һәм Һируд Әгрип I бер-берсеннән ничек аерылып торган?

20 Кешеләр Гайсәнең «ягымлы сүзләренә» таң калса да, ул һәрвакыт үзенең Остазы Йәһвәгә дан-мактау китергән (Лүк 4:22). Бер бай кеше Гайсәне данларга теләп, аны «Игелекле Остаз» дип атагач, Гайсә тыйнак кына: «Ник син мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк»,— дип җавап биргән (Марк 10:17, 18). Гайсәнең үлеменнән соң якынча 8 ел үткәч, Һируд Әгрип I Яһүдия өстеннән патша, ягъни җитәкче итеп куелган булган. Никадәр нык аерылып торган аңардан Гайсә! Бер көнне Һируд махсус очрашуга җыелган зур халык төркеме алдына «патша киемнәренә киенеп» чыккан. Аның сүзләрен ишетеп, халык: «Бу тавыш — кеше тавышы түгел, бу — алла тавышы!» — дип кычкыра башлаган. Һирудка бу сүзләр, күрәсең, бик ошаган. Аннары нәрсә булган? Аллаһыны данламаганы өчен Йәһвәнең фәрештәсе аңа шунда ук җәза биргән: ул кортлап үлгән (Рәс. 12:21—23). Һирудның Йәһвә тарафыннан сайланган җитәкче булмаганы ап-ачык. Әмма Гайсәне Аллаһы сайлаганына ышанычлы дәлилләр җитәрлек. Гайсә һәрвакыт Йәһвәне үз халкының иң югары Хакиме итеп данлаган.

21. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 Гайсә күп елларга җитәкче итеп билгеләнгән булган. Үзенең терелүеннән соң, ул: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде»,— дип әйткән. Һәм: «Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип өстәгән (Мат. 28:18—20). Әмма ничек соң Гайсә күкләрдәге күзгә күренмәс рухи шәхес була торып, җирдә Аллаһы халкы белән җитәкчелек итәргә тиеш булган? Йәһвә Мәсихнең җитәкчелеге астында Үз халкы белән җитәкчелек итү өчен кемне куллана? Һәм мәсихчеләргә Аллаһының вәкилләрен ничек танырга? Бу сорауларга җавапны киләсе мәкаләдән белербез.

^ 12 абз. Бу, бәлки, Муса үз кулы белән язган Канун кулъязмасы булгандыр.