Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гыйбрәт алырлык мисалларга колак салыгыз!

Гыйбрәт алырлык мисалларга колак салыгыз!

«Алар белән булган бу хәлләр безнең өчен сабак булып тора һәм безгә, дөнья төзелешләренең ахырында яшәүчеләргә, кисәтү итеп язылган» (1 КӨР. 10:11).

ҖЫРЛАР: 49, 127

1, 2. Дүрт Яһүд патшасының мисалын карап чыгу ни өчен файдалы булыр?

БЕРӘРСЕНЕҢ аягы таеп егылганын күрсәгез, сез, мөгаен, шул җирдән сак кына атлап барырсыз. Башкаларның хаталары турында уйлану безгә шундый ук хаталарны кабатламаска ярдәм итәргә мөмкин. Рухи яктан да шуны ук әйтеп була. Без башкаларның, шул исәптән Изге Язмаларда язылган кешеләрнең хаталарыннан файдалы сабаклар ала алабыз.

2 Үткән мәкаләдә әйтелгән дүрт Яһүд патшасы Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт иткән. Шулай да алар кайчак җитди хаталар кылган. Аларның мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була һәм без шундый ук хаталар кылудан ничек кача алабыз? Үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган шушы патшаларның мисаллары турында уйлану безгә, һичшиксез, файда китерәчәк. (Римлыларга 15:4 укы.)

КЕШЕ ЗИРӘКЛЕГЕНӘ ТАЯНУ ХӘТӘР

3—5. а) Асаның йөрәге тулысынча Йәһвәгә тугры булса да, ул нинди хата кылган? ә) Баша Яһүдкә каршы чыккач, Асаның кешегә таянып эш итүенең сәбәбе, күрәсең, нәрсәдә булган?

3 Әйдәгез, башта Аса мисалына тукталып, Аллаһы Сүзе безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә алганын карап чыгыйк. Хәбәшләрнең миллионлаган гаскәре Яһүдкә каршы яу белән чыккач, Аса Йәһвәгә таянган. Әмма Исраил патшасы Баша Яһүд патшалыгының чиге янында урнашкан Рама шәһәрен ныгыта башлагач, Аса Аллаһыга таянмаган (2 Елъ. 16:1—3). Моның урынына ул үз зирәклегенә таянып, Сурия патшасы Бинһәдадкә, Башага һөҗүм итсен өчен, ришвәт биргән. Асаның нияте уңышлы булганмы? «Баша, моның турында ишетү белән, Раманы төзүдән туктап, эшләрен ташлады»,— дип хәбәр ителә Изге Язмаларда (2 Елъ. 16:5). Шулай итеп, беренче карашка, Асаның нияте уңышлы булган.

4 Әмма Йәһвә моңа ничек караган? Ул үзенең вәкиле Хәнанине җибәреп, Асаны Үзенә таянмаганы өчен хөкем иткән. (2 Елъязма 16:7—9 укы.) Хәнани аңа: «Менә, хәзердән башлап сиңа каршы сугышлар туктамаячак»,— дигән. Аса Раманы үз контроле астына алган булса да, Асаның идарә итүенең ахырына кадәр сугышлар тынмаган.

5 Үткән мәкаләдән күргәнебезчә, Аллаһы Асаның йөрәген тикшереп, аның тулысынча үзенә тугры булганын күргән (1 Пат. 15:14). Аллаһының карашы буенча, Аса, гомумән алганда, Йәһвәгә бирелгән һәм аның таләпләренә туры килгән кеше булган. Шулай да ул акылсыз адымының нәтиҗәләрен татыган. Баша Яһүдкә каршы чыккач, ни өчен Аса Йәһвәгә түгел, ә үзенә һәм кешеләргә таянган? Бәлки, ул шушы дипломатик һәм хәрби алымны куллану Аллаһыдан ярдәм эзләүгә караганда күпкә нәтиҗәлерәк булыр дип уйлагандыр. Ә, бәлки, ул начар киңәш буенча эш иткәнгә күрә шундый карарга килгәндер.

6. Асаның хатасыннан нинди сабак алып була? Аңлатыгыз.

6 Аса турындагы хәбәр безне үзебезнең эш итү рәвешебезне тикшереп чыгарга дәртләндерергә тиеш түгелме? Кичереп чыга алмаслык булып тоелган кыенлыкларга очраганда, без Йәһвәгә таянырга кирәклеген ачык күрәбез. Ә менә көндәлек тормышыбыздагы әллә ни җитди булмаган проблемаларга очраганда, без нәрсә эшлибез? Үзебез дөрес дип санаганча эш итеп, акылыбызга таянабызмы? Я Изге Язмалардагы принципларны эзләп табып һәм шулар буенча эш итәргә тырышып, Йәһвәгә таянганыбызны күрсәтәбезме? Әйтик, гаиләгездә берәрсе җыелыш очрашуларына йөрүегезгә я конгрессларга баруыгызга каршы килә, ди. Сез Йәһвәдән кыен хәлдән чыгу юлын күрсәтүен сорарсызмы? Ә, бәлки, сез эшегезне югалтып, яңасын таба алмыйча интегәсездер. Ахыр чиктә бер эш табылып, эш бирүче белән сөйләшкәндә, сез аңа һәр атна җыелыш очрашуларына йөриячәгегез турында әйтерсезме? Нинди генә авырлыклар булмасын, мәдхия җырлаучының: «Юлыңны Йәһвәгә тапшыр. Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр»,— дигән сүзләрен исебездә тотыйк (Зәб. 37:5).

ЯМАННАР БЕЛӘН АРАЛАШУНЫҢ ЗЫЯНЛЫ ТӘЭСИРЕ

7, 8. Йәһшәфәт нинди хаталар кылган һәм нәтиҗәләре нинди булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

7 Ә Асаның улы Йәһшәфәт турында нәрсә әйтеп була? Аның күп кенә яхшы сыйфатлары булган. Аллаһыга таянып, Йәһшәфәт күп кенә игелек кылган. Әмма ул шул ук вакыт акылсыз карарлар да кабул иткән. Мәсәлән, Йәһшәфәт Исраилнең төньяк патшалыгының явыз патшасы Ахаб белән туганлашкан. Соңрак Микай пәйгамбәрнең кисәтүенә карамастан, Йәһшәфәт Ахаб белән бергә суриялеләргә каршы сугышырга барган. Сугышта Йәһшәфәт чак кына үлми калган. Шуннан соң ул Иерусалимга кайткан (2 Елъ. 18:1—32). Шунда Яхый пәйгамбәр аңардан: «Син яманнарга булышырга һәм Йәһвәне нәфрәт итүчеләрне яратырга тиеш идеңме соң?» — дип сораган. (2 Елъязма 19:1—3 укы.)

8 Йәһшәфәт моннан берәр нәрсәгә өйрәнгәнме? Аллаһыга ашкынып хезмәт итүен дәвам иткән булса да, ул, күрәсең, ачы тәҗрибәсеннән сабак алмаган һәм Яхыйның кисәтү сүзләренә колак салмаган. Соңрак Йәһшәфәт бүтән бер акылсыз килешү төзегән. Ул Аллаһының дошманы — Ахабның улы явыз Әһәзия патша белән бергә эш алып барырга килешкән. Йәһшәфәт Әһәзия белән бергә кораблар төзегән, әмма, кораблары ахыр чиктә һәлакәткә дучар булган һәм аларның ниятләре тормышка ашмаган (2 Елъ. 20:35—37).

9. Яманнар белән аралашу тормышыбызга ничек тәэсир итә ала?

9 Йәһшәфәт очрагы безне үзебезнең тормышыбызны тикшереп чыгарга дәртләндерергә тиеш. Гомумән алганда, Йәһшәфәт яхшы патша булган. Ул дөрес булганны кылган һәм «Йәһвәне бөтен йөрәге белән эзләгән» (2 Елъ. 22:9). Шулай да Йәһшәфәтнең яманнар белән аралашуның зыянлы тәэсиреннән яклавы булмаган. Изге Язмаларда: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер»,— дип юкка гына язылмаган (Гыйб. сүз. 13:20). Бер яктан караганда, без хакыйкать белән кызыксынган кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма шул ук вакыт без Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр белән якын аралашуның куркынычы турында да онытмыйбыз. Йәһшәфәт Ахаб белән якын аралашканы аркасында гомерен югалта язган.

10. а) Гаилә коруга килгәндә, Йәһшәфәттән нинди сабак алып була? ә) Яманнар белән аралашуга килгәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?

10 Йәһшәфәт очрагыннан тагын нәрсәгә өйрәнеп була? Мәсихче, Аллаһы хезмәтчеләре арасында туры килгән тормыш иптәше табып булмый дип уйлап, Йәһвәне яратмаган кешегә карата романтик хисләр үстерә башларга мөмкин. Яки кайбер мәсихчеләргә Йәһвә Шаһите булмаган туганнары басым ясап, аларны: «Яшең бара, инде гаилә кору турында да уйлый башларга вакыт»,— дип өндәргә мөмкин. Өстәвенә, бер апа-кардәшебез әйткәнчә, «барыбыз да мәхәббәт белән дуслыкка мохтаҗ». Алайса, мәсихчеләргә нәрсә эшләргә соң? Мәсәлән, Йәһшәфәт белән булган хәл турында уйланып була. Ул, гадәттә, Аллаһыдан җитәкчелек сораган (2 Елъ. 18:4—6). Әмма Йәһшәфәт Йәһвәне яратмаган Ахаб белән якын аралаша башлагач, нәрсә булганын хәтерлисезме? Йәһшәфәт Йәһвәнең күзләре «күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнарга» юнәлгәнен истә тотарга тиеш булган. Безнең көннәрдә дә Аллаһының күзләре «бөтен җир йөзен күздән кичерә», һәм ул «үзенең көч-куәтен... үзенә тугры булганнар файдасына» күрсәтергә әзер (2 Елъ. 16:9). Ул безнең хәлебезне аңлый һәм безне ярата. Сез Аллаһының мәхәббәткә һәм дуслыкка ихтыяҗыгызны тулысынча канәгатьләндерә алачагына ышанасызмы? Аның моны үз вакытында эшләячәгенә һич шикләнмәгез!

Имансызлар белән бер камытка җигелү куркынычын истә тотыгыз (10 нчы абзацны кара.)

ЙӨРӘГЕГЕЗ ГОРУРЛАНЫП КИТМӘСЕН

11, 12. а) Һизәкыянең йөрәгендә нәрсә булганы ничек беленгән? ә) Ни өчен Аллаһы Һизәкыягә үз ачуын түкмәскә булган?

11 Ә Һизәкыя мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Йөрәкләрне тикшерүче Аллаһы бервакыт Һизәкыянең йөрәгендә нәрсә булганын ачыклаган. (2 Елъязма 32:31 укы.) Һизәкыя каты авырып киткәч, Аллаһы аның савыгачагын күрсәткән билге биргән: ул күләгәне артка күчергән. Соңрак Бабыл түрәләре, күрәсең, шушы билге турында сорап белергә дип аңа үз вәкилләрен җибәргән (2 Пат. 20:8—13; 2 Елъ. 32:24). Шунда Аллаһы Һизәкыянең йөрәгендәгесен белер өчен «аны берүзен калдырган». Һизәкыя бабыллыларга «үзенең бөтен хәзинәсен» күрсәткән. Бу акылсыз адымы аның «йөрәгендә булганның барысын» ачыклаган.

12 Шунысы кызганыч, Һизәкыянең йөрәге горурланып киткән. Сәбәбе турында Изге Язмаларда берни дә әйтелми. Бәлки, аның ассириялеләр өстеннән җиңү яулавы я могҗизалы рәвештә савыгуы сәбәп булгандыр. Ә, бәлки, бик бай булып киткәнгә һәм зур данга ирешкәнгә күрәдер. Ничек кенә булмасын, Һизәкыя, «йөрәге горурланып киткәнгә, үзенә карата кылган яхшылыкны тиешенчә бәяләмәгән». Һизәкыя Аллаһыга бербөтен йөрәк белән хезмәт иткән булса да, ул күпмедер вакыт горур булып, Йәһвә күңеленә хуш килмәгәнне эшләгән. Әмма соңрак Һизәкыя үзен басынкыландырган һәм Аллаһы аңа һәм халыкка үз ачуын түкмәгән (2 Елъ. 32:25—27; Зәб. 138:6).

13, 14. а) Нинди очракта Йәһвә безне сынап, безне берүзебезне калдырырга мөмкин? ә) Кылган эшләребез өчен башкалар безне мактаганда, без үзебезне ничек тотарга тиеш?

13 Һизәкыя тормышы турында уку һәм уйлану безгә нинди файда китерә ала? Исегезгә төшерсәгез, Һизәкыянең горурлыгы Йәһвә Синахерибны тар-мар иткәннән соң һәм Һизәкыяне савыктырганнан соң күп тә үтмәстән ачык күренә башлаган. Безнең белән дә шундыйрак хәл була аламы? Билгеле бер уңышка ирешкәннән соң, Йәһвә безне дә сынап, йөрәгебездә нәрсә бар икәнен белер өчен безне берүзебезне калдырырга мөмкинме? Әйтик, бер абый-кардәшебез бик яхшы әзерләнеп, җыелыш алдында үз нотыгын сөйли, ди. Чыгыш ясаганнан соң күпләр аны мактый. Ул мактауны ничек кабул итәр?

14 Башкалар безне мактаганда Гайсәнең мондый сүзләрен истә тоту мөһим: «Үзегезгә кушылганның барысын да башкарып чыкканнан соң: „Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр. Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез» (Лүк 17:10). Бу яктан да Һизәкыядән гыйбрәт алып була. Аның йөрәге горурланып киткәч, ул «үзенә карата кылган яхшылыкны тиешенчә бәяләмәгән». Аллаһының безнең хакка күпме эшләр башкарганы турында уйлану безгә басынкы булып калырга ярдәм итәчәк. Йәһвә тиешенчә мактавыбызга лаек. Ул безгә Изге Язмаларны биргән һәм изге рухы белән безгә ярдәм итеп тора.

КАРАРЛАР КАБУЛ ИТКӘНДӘ САК БУЛЫГЫЗ

15, 16. Ни өчен Йошия Аллаһының яклавын һәм үз гомерен югалткан?

15 Һәм ахырда, әйдәгез, Йошия патша белән булган хәлдән нинди гыйбрәт алып булганын белик. Аның үлеменә нәрсә китергәнен карап чыгыйк. (2 Елъязма 35:20—22 укы.) Мисыр патшасы Нехо Йошиягә каршы бармавы турында әйткән булса да, ул барыбер аңа каршы сугышырга чыккан. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Нехоның сүзләре Аллаһыдан булган. Ни өчен соң, алайса, Йошия аңа каршы чыккан? Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми.

16 Йошия патша Нехоның сүзләре Йәһвәдәнме, юкмы икәнен ничек белә алган? Ул Аллаһының тугры пәйгамбәрләренең берсеннән, мәсәлән, Ирмиядән сорый алган (2 Елъ. 35:23, 25). Әмма ул шулай эшләгәнме, юкмы икәнлеге турында беркая да язылмаган. Моннан тыш, Нехо Кархемишка юл тоткан. Ул Иерусалимга түгел, ә «бүтән патшалыкка каршы барган». Өстәвенә, Нехо Йәһвәне дә, аның халкын да хурламаган. Шуңа күрә Йошиянең Нехога каршы сугышырга чыгуы акылсыз карар булган. Монда безнең өчен нинди сабак бар? Берәр проблемага очраганда, Аллаһының ихтыяры нәрсәдә икәненә төшенү мөһим.

17. Берәр проблемага очраганда, безгә Йошия хатасын кабатламаска нәрсә ярдәм итәр?

17 Берәр кыенлык я проблема туганда, без хәл-шартыбызга кагылышлы Изге Язмалардагы принципларны карап чыгып, аларны акыллылык белә кулланырга тиеш. Кайбер очракларда без, бәлки, киңәш сорап өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә теләрбез. Без, мөгаен, бу мәсьәлә буенча тирән уйланып, хәтта басмаларыбыз нигезендә тикшерүләр дә үткәрербез. Әмма исәпкә алырга кирәк булган Изге Язмалардагы башка принциплар да булырга мөмкин. Һәм өлкәннәр игътибарыбызны шул принципларга юнәлтеп, безгә уйланырга ярдәм итә ала. Мисал өчен ире Йәһвә Шаһите булмаган апа-кардәшебезне алыйк. Ул үзенең вәгазьләү бурычын үтәргә тиешлеген аңлый (Рәс. 4:20). Бер көнне ул вәгазьгә барырга планлаштыра. Ләкин ире аның өйдә калуын тели. Ул, соңгы арада без бергә бик аз вакыт үткәрәбез, ди. Апа-кардәшебез Изге Язмалардагы кайбер принциплар турында, мәсәлән, Аллаһыга тыңлаучан булу һәм шәкертләр әзерләү әмере турында уйланырга мөмкин (Мат. 28:19, 20; Рәс. 5:29). Әмма аңа шулай ук иренә буйсыну һәм акыллылык күрсәтү турында да уйларга кирәк (Эфес. 5:22—24; Флп. 4:5). Аның ире вәгазьләп йөрүенә бөтенләй каршымы я ире аны тик шул көнне генә өйдә калуын сорыймы? Әйе, Аллаһы ихтыярын үтәгәндә һәм саф вөҗдан саклаганда, без акыллы караш сакларга тиеш.

БЕРБӨТЕН ЙӨРӘК БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТЕП, ШАТЛЫКЛЫ БУЛЫГЫЗ

18. Бу мәкаләдә каралган дүрт патшаның мисалы турында уйлану безгә нинди файда китерә?

18 Камил булмавыбыз аркасында без дә кайчак дүрт Яһүд патшасы кылган хаталар кылырга мөмкин. Без 1) аңсыз рәвештә үз акылыбызга таянырга, 2) яманнар белән аралаша башларга, 3) горурланып китәргә һәм 4) башта Аллаһының ихтыяры нәрсәдә икәненә төшенмичә карарлар кабул итәргә мөмкин. Йәһвә дүрт Яһүд патшасының күңелендә яхшыны күргән кебек, безнең дә яхшы якларыбызны күрә! Өстәвенә, Ул безнең аны никадәр нык яратканыбызны һәм аңа җан-тән белән хезмәт итәргә теләгәнебезне күрә. Шунлыктан, җитди хаталар кылудан сакланырга ярдәм итәр өчен, Йәһвә безнең файдабызга гыйбрәт алырлык мисаллар язып калдырган. Әйдәгез, Изге Язмалардагы шул мисаллар турында уйланыйк һәм Йәһвәгә үз рәхмәтләребезне белдерик!