Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бөтен җирнең Хакиме» һәрвакыт гадел эш итә

«Бөтен җирнең Хакиме» һәрвакыт гадел эш итә

«Ул — Кыя, аның эшләре камил, аның бар юллары гадел» (КАН. 32:4).

ҖЫРЛАР: 12, 135

1. Ибраһим Йәһвәнең гадел эш итүенә ышанганын ничек күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

«ӘЛЛӘ бөтен җирнең Хакиме гадел эш итмәсме?» (Ярат. 18:25) Шушы сүзләре белән Ибраһим Йәһвәнең Сәдүм белән Гамура шәһәрләрен камил гаделлеге буенча хөкем итәчәгенә ышанганын күрсәткән. Ибраһим Йәһвәнең беркайчан да «тәкъва кешене явыз белән бергә юк итмәячәгенә» ышанган. Йәһвәнең гаделсез эш итүе Ибраһим өчен акылга сыймаслык булган. Якынча 400 ел үткәч, Муса Йәһвә турында мондый сүзләр язган: «Ул — Кыя, аның эшләре камил, аның бар юллары гадел. Ул — тугрылык Аллаһысы, һич тә гаделсезлек кылмый. Ул тәкъва һәм намуслы» (Кан. 31:19; 32:4).

2. Ни өчен Йәһвә беркайчан да гаделсезлек кылмый?

2 Ни өчен Ибраһим Йәһвәнең һәрвакыт гадел хөкем иткәненә ышанган? Чөнки Йәһвә — гаделлекнең һәм тәкъвалыкның иң бөек үрнәге. «Гаделлек» һәм «тәкъвалык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзләре Еврей Язмаларында еш кына бергә кулланыла. Асылда, алар мәгънәләре буенча бик охшаш сүзләр. Йәһвә гаделлекнең иң югары нормаларын урнаштырганга, аның һәртөрле эш-мәсьәләгә карашы һәрвакыт гадел. Моннан тыш, Аның Сүзендә — Изге Язмаларда язылганча, «ул тәкъвалык белән гаделлекне ярата» (Зәб. 33:5).

3. Бүгенге дөньяда кешеләр нинди гаделсезлеккә дучар була? Мисал китер.

3 Йәһвәнең һәрвакыт гадел эш иткәнен белү эчкерсез кешеләргә юаныч бирә, чөнки хәзерге дөнья гаделсезлек белән тулы. Шунлыктан кешеләр кайчак гаделсезлек корбаны булып китә. Мәсәлән, кайбер кешеләрне, аларга гаделсез хөкем чыгарылып, нахакка төрмәгә утыртканнар. Һәм ДНК-анализлар практикада кулланыла башлагач кына аларның эшләре яңадан карап чыгылган. Нәтиҗәдә алар, еллар буе төрмәдә тотылганнан соң, азат ителгән. Мондый гаделсезлектән өметләр өзелә һәм хәтта күңелдә ачу туа. Әмма кайчак мәсихчеләр гаделсезлекнең башка бер төренә дучар була. Моны кичерү тагы да авыррак булырга мөмкин. Нәрсә турында сүз бара?

ҖЫЕЛЫШТА

4. Мәсихченең иманы ничек сыналырга мөмкин?

4 Мәсихчеләр буларак, безне бу дөнья кешеләренең безгә карата гаделсез мөгамәлә итүе әллә ни гаҗәпләндерми. Әмма мәсихче җыелышта гаделсез булып күренгән эш-гамәлләрне күргәндә я үзебез моңа дучар булганда, иманыбыз сыналырга мөмкин. Әгәр дә берәр имандашыгыз сезгә карата гаделсез мөгамәлә кылса, сез нәрсә эшләрсез? Бу сезнең өчен абыну ташы булырмы?

5. Ни өчен җыелышта гаделсез мөнәсәбәт күргәндә я кичергәндә, гаҗәпләнәсе юк?

5 Камилсез булганга, барыбыз да хата кыла. Шунлыктан җыелышта я башкалар безгә, я без үзебез башкаларга гаделсез мөгамәлә күрсәтергә мөмкин икәнлеген аңлыйбыз (1 Яхъя 1:8). Әлбәттә, андый хәл мәсихчеләр арасында сирәк була. Әмма булса, тугры мәсихчеләрне бу гаҗәпләндерми һәм алар өчен абыну ташы да булып китми. Аллаһының Сүзендә бу мәсьәләгә кагылышлы төрле гамәли киңәшләр бар. Йәһвә аларны юкка гына бирмәгән, чөнки алар безгә, имандашларыбыздан гаделсез мөгамәлә күргән чакта, Аңа тугры булып калырга ярдәм итә (Зәб. 55:12—14).

6, 7. Бер абый-кардәшебез нинди гаделсезлеккә очраган һәм аңа нинди сыйфатлар ярдәм иткән?

6 Вилли Диль исемле абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Ул 1931 елдан алып Швейцариянең Берн шәһәрендә урнашкан Бәйтелдә еллар буе тугрылык белән хезмәт иткән. 1946 елда ул Гилад мәктәбенең 8 нче сыйныфына укырга чакырылган булган. Соңрак аны Швейцариягә район күзәтчесе итеп билгеләгәннәр. Диль кардәш үзенең биографиясендә болай дип язган: «1949 елның май аенда мин өйләнү ниятем турында Берндагы филиалга хәбәр иттем». Филиалдан килгән җавапта аның барлык хөрмәтле вазифаларыннан мәхрүм ителгәне турында әйтелгән булган. Ул бары тик пионер булып кына хезмәт итә алган. Аннары сүзен дәвам итеп ул болай дигән: «Кардәшләр мине нотыклар сөйләүдән тыйды... Күпләр, безгә җыелыштан чыгарылган кешеләргә шикелле карап, безнең белән хәтта исәнләшми дә башлады».

7 Диль кардәш бу хәлдә үзен ничек тоткан? Ул болай дигән: «Без өйләнешү Изге Язмалардагы принципларга каршы килмәгәнен белә идек, шуңа күрә дога кылып, барысын да Йәһвә кулына тапшырдык». Гаделсезлеккә сәбәп булган җаваплы кардәшләрнең никахка карата хаталы карашлары үзгәргәч, Диль кардәшкә хөрмәтле вазифалары кайтарылган. Шулай итеп, Йәһвә аны тугрылыгы өчен бүләкләгән *. Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Шундыйрак гаделсезлеккә очрасам, мин нәрсә эшләрмен? Шундый ук рухи караш күрсәтерменме һәм Йәһвәне сабырлык белән көтәрменме? Я барысын да үз кулыма алырмынмы?» (Гыйб. сүз. 11:2; Микай 7:7 укы).

8. Ни сәбәптән без үзебезне я җыелыштагы берәрсен гаделсезлек корбаны булып киткән дип исәпләп, хаталы нәтиҗә ясарга мөмкин?

8 Икенче яктан, без үзебезне я җыелыштагы берәрсен гаделсезлек корбаны булып киткән дип исәпләп, хаталы нәтиҗә ясарга мөмкин. Сәбәбе? Без нәрсәнедер дөрес аңлап җиткермәскә я бар фактларны да белмәскә мөмкин. Ничек кенә булмасын, без Йәһвәгә дога кылып таянырга һәм аңа тугры булып калырга тиеш. Бу безгә Йәһвәгә карата ярсуланып китмәскә булышыр. (Гыйбрәтле сүзләр 19:3 укы.)

9. Бу һәм киләсе мәкаләдә нинди мисаллар каралачак?

9 Әйдәгез, Изге Язмалар язылган чорда Йәһвәнең халкы арасында булган өч гаделсезлек очрагына күз салыйк. Бу мәкаләдә без үз абыйлары аркасында җәфа чиккән Ибраһим оныгының улы Йосыф мисалын карап чыгарбыз. Ә киләсе мәкаләдә без Йәһвәнең Исраил патшасы Ахаб белән ничек эш иткәненә, шулай ук Суриядәге Антиохта рәсүл Петер белән булган бер очракка игътибар итәрбез. Бу мисаллардан үзегез өчен сабаклар алырга тырышыгыз. Алар сезгә төрле очракларда, аеруча үзегезне гаделсезлек корбаны итеп сизгәндә, игътибарыгызны алга таба да рухи нәрсәләргә тупларга һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне сакларга ярдәм итәчәк.

ЙОСЫФ — ГАДЕЛСЕЗЛЕК КОРБАНЫ

10, 11. а) Йосыф нинди гаделсезлеккә очраган? ә) Төрмәдә чакта Йосыф нинди мөмкинлектән файдаланган?

10 Йәһвәнең тугры хезмәтчесе Йосыф чит кешеләрдән генә түгел, ә шулай ук туган абыйларыннан да гаделсез мөгамәлә күргән, һәм бу аның йөрәген бик нык әрнеткән. Йосыфка 17 яшь булганда, абыйлары аны тотып коллыкка сатып җибәргән. Аны теләгенә каршы Мисырга алып киткәннәр (Ярат. 37:23—28; 42:21). Берникадәр вакыттан соң чит илдә аны көчләүдә нахакка гаепләп, судсыз-нисез төрмәгә ташлаганнар (Ярат. 39:17—20). Ул коллыкта һәм төрмәдә якынча 13 ел буе интеккән. Әгәр дә без берәр имандашыбыз ягыннан гаделсезлеккә дучар булсак, Йосыф мисалы безгә ничек ярдәм итәчәк?

11 Йосыф төрмәдә утырган чакта патшаның баш шәрабчысы да төрмәгә эләккән. Күпмедер вакыт дәвамында алар бергә төрмәдә утырган. Бер төнне шәрабчы төш күргән һәм Йәһвә Йосыфка аның мәгънәсен аңларга булышкан. Йосыфның юравы буенча, шәрабчы үзенең элеккеге дәрәҗәсенә кайтарылып, фиргавен сараенда хезмәт итүен дәвам итәргә тиеш булган. Аллаһы ярдәме белән ачылган төшнең мәгънәсен аңлатканда, Йосыф, мөмкинлектән файдаланып, шәрабчыга үзенең төрмәгә ничек эләккәне турында сөйләп биргән. Без Йосыфның мисалыннан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз, мәсәлән, ул нәрсәнедер әйткән, ә нәрсәнедер әйтеп тормаган (Ярат. 40:5—13).

12, 13. а) Йосыфның үз хәле белән килешеп, кул кушырып утырмаганы безгә кайдан билгеле? ә) Шәрабчы белән сөйләшкәндә Йосыф, мөгаен, нинди нечкәлекләрне әйтеп тормаган?

12 Яратылыш 40:14, 15 укы. Игътибар иткән булсагыз, Йосыф үзе турында: «Мине еврейләр җиреннән көчләп алып киттеләр»,— дигән. Әйе, ул гаделсезлек корбаны булган. Йосыф шулай ук төрмәгә утыртырлык һичнәрсә кылмаганы турында әйткән. Шул сәбәптән ул шәрабчыдан үзе хакында фиргавенгә сүз җиткерүен үтенгән. Нинди максат белән? «Минем моннан чыгасым килә»,— дигән ул.

13 Йосыфның сүзләре аның үз хәле белән килешеп, кул кушырып утырган кеше булганын күрсәтәме? Һич тә юк. Ул үзенең ничәмә тапкыр гаделсезлек корбаны булганын яхшы аңлаган. Шуңа күрә Йосыф үзенә чыннан да ярдәм итә алган кешегә үзе белән булган хәлне ачык итеп аңлатып биргән. Әмма шунысы кызык: ул беркемгә дә, хәтта фиргавенгә дә чит илгә үз абыйлары аркасында эләккәне турында әйтмәгән. Бу Изге Язмалардан ачык күренә. Аның абыйлары Мисырга килеп, Йосыф белән татулашкач, фиргавен аларны ачык йөз белән каршы алган һәм Мисырга илнең «иң яхшы нәрсәләреннән» рәхәтлек күреп яшәргә чакырган (Ярат. 45:16—20).

Яман сүз тарату утка май өстәргә генә мөмкин (14 нче абзацны кара.)

14. Җыелышта гаделсезлеккә дучар булган чакта зарарлы сүзләр сөйләүдән безне нәрсә саклар?

14 Мәсихче үзен гаделсезлек корбаны итеп санаса, аңа бу турыда гайбәт таратып йөрмәс өчен бик сак булырга кирәк. Әлбәттә, әгәр имандашыбыз җитди гөнаһ кылган булса, бу хакта өлкәннәргә барып әйтеп, алардан ярдәм эзләү урынлы булыр (Лев. 5:1). Әмма күп кенә очракларда кылынган гөнаһ җитди булмый. Шуңа күрә килеп чыккан проблеманы башкаларны я хәтта өлкәннәрне катыштырмыйча да хәл итеп була. (Маттай 5:23, 24; 18:15 укы.) Әйдәгез, андый мәсьәләләрне Изге Язмалардагы принципларга нигезләнеп хәл итеп, тугрылык күрсәтик. Кайчакларда без чынлыкта гаделсезлек корбаны булмаганыбызга төшенергә мөмкин. Андый очракта имандашыбызга яла ягып, утка май өстәмәгәнебезгә без шундый шат булачакбыз! Шуны онытмыйк: хаклымы без, юкмы, зарарлы сүзләр сөйләп, киеренке хәлне беркайчан да яхшыртып булмый. Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә карата тугры булу безне андый хата кылудан саклаячак. «Сафлык юлыннан йөрүче» кеше турында мәдхия җырлаучы болай дигән: «Ул теле белән башкаларга яла якмый, якынына һичнинди начарлык кылмый һәм дусларын хурламый» (Зәб. 15:2, 3; Ягък. 3:5).

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕҢНЕ КАДЕРЛӘ

15. Йәһвәгә тугры булуы өчен Йосыф ничек бүләкләнгән?

15 Йосыф мисалыннан без тагын бер бик файдалы гыйбрәт ала алабыз. Аның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булган. 13 ел буе гаделсезлек аркасында интексә дә, ул бар нәрсәгә Йәһвәнең карашы белән караган (Ярат. 45:5—8). Ул үзе белән булган хәлләрдә беркайчан да Йәһвәне гаепләмәгән. Гаделсезлектән интеккән көннәрен онытмаса да, Йосыф ярсулы булып китмәгән. Ә иң мөһиме, ул башкаларның камилсезлегенә һәм начар эш-гамәлләренә үзен Йәһвәдән ераклаштырырга юл куймаган. Тугрылыгын саклаганга, Йосыф Йәһвәнең, гаделсезлеккә чик куеп, үзен дә, гаиләсен дә мул итеп фатихалаганын күргән.

16. Ни өчен гаделсезлеккә дучар булганда без Йәһвәгә тагы да ныграк якынлашырга тиеш?

16 Шул рәвешчә, без дә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне кадерләргә һәм сакларга тиеш. Кардәшләребезнең камилсезлегенә үзебез яраткан һәм гыйбадәт кылган Аллаһыбыздан ераклаштырырга беркайчан да юл куймыйк (Рим. 8:38, 39). Киресенчә, имандашларыбыз ягыннан гаделсезлеккә дучар булсак, Йосыфтан үрнәк алып, Йәһвәгә тагы да ныграк якынлашыйк, хәл-шартларга Аның карашы белән карарга тырышыйк. Проблеманы Изге Язмалар киңәш иткәнчә хәл иткәндә, безгә барысын да Йәһвә кулына тапшырырга һәм Аның килеп чыккан хәлне үз вакытында һәм үзе теләгәнчә төзәтәчәгенә ышанырга кирәк.

«БӨТЕН ҖИРНЕҢ ХАКИМЕНӘ» ТАЯН

17. Без «бөтен җирнең Хакименә» ышанычыбызны ничек күрсәтә алабыз?

17 Бу дөнья төзелешендә без вакыт-вакыт гаделсезлеккә дучар булачакбыз. Кайбер очракларда сезгә я башка берәүгә җыелышта үзегез белән я аның белән булган берәр хәл гаделсезлек булып күренергә мөмкин. Бу сезнең өчен абыну ташы булмасын (Зәб. 119:165). Аллаһының тугры хезмәтчеләре буларак, аңа тугрылык саклыйк һәм дога кылып аңа таяныйк. Шул ук вакытта безгә бар фактлар да билгеле булмаска мөмкин икәнлеген дә басынкылык белән танырга кирәк. Камилсезлегебез аркасында без нәрсәнедер дөрес аңлап җиткермәскә дә мөмкинбез. Йосыфның мисалыннан күренгәнчә, без башкалар турында яман сүз таратудан качарга тиеш, чөнки андый сүзләр утка май өстәү белән бер була. Һәм соңгысы, эшне үз кулыбызга алыр урынына, әйдәгез, Йәһвәгә тугры булып калырга тырышыйк һәм аның моны төзәтәчәген сабырлык белән көтик. Шулай эш итү, һичшиксез, Йосыф очрагындагы кебек, Йәһвәнең хуплавына һәм фатихаларына китерәчәк. Шик тә юк, «бөтен җирнең Хакиме» Йәһвә һәрвакыт гадел эш итә, чөнки «аның бар юллары гадел» (Ярат. 18:25; Кан. 32:4).

18. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Киләсе мәкаләдә без Изге Язмалар язылган чорда Йәһвә халкы арасында булган тагын ике гаделсезлек очрагын карап чыгарбыз. Бу безгә басынкылык һәм кичерә белү Йәһвәнең гаделлеккә карашы белән ничек бәйле икәнен аңларга булышыр.

^ 7 абз. Вилли Диль кардәшнең тулы биографиясе «Күзәтү манарасы» (рус) 1991 ел, 1 ноябрь, 25—29 нчы битләрендә бастырылган.