Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Биргән вәгъдәңне үтә»

«Биргән вәгъдәңне үтә»

«Йәһвә каршында биргән нәзереңне үтә» (МАТ. 5:33).

ҖЫРЛАР: 124, 51

1. а) Хаким Ифтах белән Һаннаны нәрсә берләштерә? (Мәкалә башындагы рәсемнәрне кара.) ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

ИФТАХ батыр җитәкче, кыю сугышчы булган. Һанна басынкы хатын, яхшы хуҗабикә булган. Әмма Исраил хакиме Ифтахны һәм Илкананың хатыны Һаннаны нәрсә берләштерә? Алар Йәһвәгә гыйбадәт кылганнар. Моннан тыш, алар икесе дә Аллаһыга ант биреп, аны тугры үтәгән. Ифтах та, Һанна да безнең көннәрдә Йәһвәгә ант бирергә карар иткән ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен искиткеч үрнәк булып тора. Әмма кайбер сораулар туа: нәрсә ул ант? Аллаһыга биргән антка без никадәр җитди карарга тиеш? Ифтах һәм Һанна мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

2, 3. а) Нәрсә ул ант? ә) Изге Язмаларда Аллаһыга бирелгән антлар турында нәрсә әйтелә?

2 Изге Язмаларда ант турында сүз барганда Аллаһыга бирелгән тантаналы вәгъдә күздә тотыла. Ант биргән кеше берәр нәрсәне эшләргә, башкарырга, бирергә, билгеле бер хезмәткә керешергә я нәрсәдән дә булса тыелырга вәгъдә итә. Ант ирекле рәвештә, үз ихтыяры белән бирелә. Әмма Аллаһы күзендә ант изге һәм үтәлүе мәҗбүри булган нәрсә. Изге Язмалар буенча, ант нәрсәнең дә булса чынлыгына ышандырып әйтелгән сүз яки берәр нәрсә эшләргә я эшләмәскә дигән вәгъдә була ала (Ярат. 14:22, 23; Евр. 6:16, 17). Изге Язмаларда Аллаһыга бирелгән антларның җитдилеге турында нәрсә әйтелә?

3 Муса канунында болай диелгән: «Әгәр берәр ир-ат Йәһвәгә нәзер әйтсә я... ант итсә, ул үз сүзен тотарга тиеш. Ул нәрсә эшләргә нәзер әйткән, шуны эшләсен» (Сан. 30:2). Соңрак, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Сөләйман болай дип язган булган: «Аллаһыга вәгъдә биргәндә, аны кичектермичә үтә, чөнки ул акылсызларны хупламый. Биргән вәгъдәңне үтә» (Вәг. 5:4). Гайсә: «Борынгы заманнарда кешеләргә: „Биргән антыңны бозма, Йәһвә каршында биргән нәзереңне үтә“,— дип әйтелгәнне сез беләсез»,— диеп, антларга җитди карарга кирәклеген күрсәткән (Мат. 5:33).

4. а) Аллаһыга бирелгән антлар никадәр җитди? ә) Бу мәкаләдә без Ифтах һәм Һанна турында нәрсә белербез?

4 Моннан күренгәнчә, Аллаһыга биргән вәгъдәләргә без бик җитди карарга тиеш. Антларыбызга карашыбыз Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә тәэсир итә. Давыт болай дип язган: «Йәһвәнең тавына кем менә ала? Аның изге урынына кем күтәрелә ала? ...Минем гомерем [Йәһвәнең гомере] белән ялган ант бирмәүче һәм алдап ант итмәүче кеше» (Зәб. 24:3, 4, иск.). Ифтах һәм Һанна нинди ант биргән? Аларга үз антларын үтәргә җиңел булганмы?

АЛАР АЛЛАҺЫГА БИРГӘН ВӘГЪДӘЛӘРЕН ҮТӘГӘН

5. Ифтах нинди ант биргән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

5 Әйдәгез, башта ни өчен Ифтах Йәһвәгә ант бирергә булганын исебезгә төшерик. Аллаһы халкы амунлыларның җәбереннән интегеп яшәгән (Хак. 10:7—9). Дошманнары өстеннән җиңүгә ирешергә теләп, Ифтах: «Син амунлыларны минем кулыма бирсәң, амунлыларга каршы сугыштан исән-имин кайтканда, йортымның ишегеннән мине каршыларга беренче булып кем чыкса, шул Йәһвәнеке булыр»,— дип ант биргән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Амунлылар җиңелгән, ә Ифтах сугыштан җиңү белән кайтып килгәндә, каршысына яраткан кызы чыккан. Ифтах нәкъ менә аны Йәһвәгә багышларга тиеш булган да (Хак. 11:30—34). Аның кызы өчен бу нәрсәне аңлаткан?

6. а) Ифтахка һәм аның кызына Аллаһыга биргән антны үтәү җиңел булганмы? ә) Канун 23:21, 23 тә һәм Зәбур 15:4 тә язылган сүзләрдән Аллаһыга ант бирү турында нәрсә белеп була?

6 Атасының антын үтәр өчен, Ифтахның кызы бар вакытын Йәһвәнең изге чатыры янында хезмәт итеп үткәрергә тиеш булган. Ифтах антны уйламыйча биргәнме? Юк, чөнки ул, күрәсең, каршысына нәкъ кызы чыга алганын белгән. Шулай да аның үзенә дә, кызына да эмоциональ яктан бу авыр хәл — икесе өчен дә чын корбан булган. Кызын күргәч, Ифтах киемнәрен ертып: «И кызым! Син минем йөрәгемне җәрәхәтләдең»,— дигән. Аның кызы «гыйффәтле булып калуына» елаган. Ни өчен? Ифтахның улы булмаган, ә хәзер менә бердән-бер кызы да беркайчан да кияүгә чыкмаячак һәм аңа оныклар тудырмаячак. Нәтиҗәдә, нәселен дәвам итәрлек һәм мирасын калдырырлык һичкем булмаячак. Әмма Ифтах та, аның кызы да үзләренең хис-теләкләреннән мөһимрәк нәрсәнең булганын аңлаган. Ифтах: «Мин бит Йәһвәгә вәгъдә бирдем һәм аны боза алмыйм»,— дигән. Моңа җавап итеп кызы: «Син Йәһвәгә вәгъдә биргәнсең икән, минем белән вәгъдәң буенча эш ит»,— дигән (Хак. 11:35—39). Алар Аллаһы Тәгаләгә тугры булган һәм зур корбаннарга барырга туры килсә дә, аңа биргән антны бозу аларның уена да килмәгән. (Канун 23:21, 23; Зәбур 15:4 укы.)

7. а) Һанна нинди ант биргән һәм ни өчен? Нәтиҗәдә нәрсә булган? ә) Һаннаның анты Ишмуил өчен нәрсәне аңлаткан? (Искәрмәне кара.)

7 Һанна да Йәһвәгә биргән антын тугры үтәгән. Ул бала таба алмавы һәм бертуктаусыз мыскыллауларга дучар булганы аркасында тирән кайгы кичергән һәм газап чиккән (1 Иш. 1:4—7, 10, 16). Бер көнне Һанна Аллаһыга күңелен бушатып, мондый нәзер әйткән: «И Гаскәрләр Иясе Йәһвә, хезмәтче кызыңның кайгысына игътибар итеп, миңа җавап бирсәң һәм хезмәтче кызың турында онытмыйча, аңа ир бала бирсәң, мин аны, Йәһвә, гомере буе сиңа хезмәт итсен дип, сиңа бирермен, һәм аның чәче беркайчан да кыркылмас» (1 Иш. 1:11) *. Һанна үз үтенеченә җавап алган, һәм аның беренче баласы — малае туган. Аның шатлыгының иге-чиге булмаган! Шулай да ул Аллаһыга биргән антын онытмаган. Улы тугач, ул: «Мин аны Йәһвәдән сорап алдым»,— дигән (1 Иш. 1:20).

8. а) Һаннага антын үтәү җиңел булганмы? ә) Давытның 61 нче мәдхиясендә язылган сүзләре безгә ничек Һаннаның яхшы үрнәген хәтерләтә?

8 Бәләкәй Ишмуил имчәктән аерылгач ук (аңа ул вакытта, күрәсең, кимендә өч яшь булган) Һанна Аллаһыга биргән вәгъдәсе буенча эш иткән. Башкача эш итү аның уенда да булмаган. Ул Ишмуилны Шилодагы изге чатырда хезмәт иткән баш рухани Илий янына алып килеп, аңа: «Мин шушы бала турында дога кылган идем, һәм Йәһвә үтенечемне үтәде. Менә хәзер мин аны Йәһвәгә кайтарам. Гомере буе ул Йәһвәнеке булачак»,— дигән (1 Иш. 1:24—28). Шуннан бирле «яшь Ишмуил Йәһвә алдында үсә барган» (1 Иш. 2:21). Әмма Һанна өчен бу нәрсәне аңлаткан? Хәзер инде ул үзенең өзелеп яраткан бәләкәй улы белән бергә һәр көн була алмаячак. Уйлап кына карагыз: Һанна үз улын күкрәгенә кысып сөяргә, аның белән уйнарга, аны тәрбияләргә, башкача әйткәндә, һәр әни кеше үз нәни баласының үсүен күреп яшәүдән кичергән онытылмаслык мизгелләрне татырга ничек теләгәндер! Шулай да Һанна Аллаһыга ант биргәненә һич үкенмәгән. Аның йөрәге Йәһвәдә сөенеч тапкан (1 Иш. 2:1, 2; Зәбур 61:1, 5, 8 укы).

Сез Йәһвәгә биргән антларыгызны үтисезме?

9. Без хәзер нинди сорауларны карап чыгарбыз?

9 Күргәнебезчә, Аллаһыга ант бирү җитди нәрсә. Хәзер, әйдәгез, мондый сорауларны карап чыгыйк: без бүген Аллаһы алдында нинди антлар бирәбез? Һәм ни өчен аларны үтәү мөһим?

БАГЫШЛАНУ АНТЫ

Багышлану анты (10 нчы абзацны кара.)

10. Мәсихчеләр Аллаһыга биргән антларның иң мөһиме нинди һәм ул нәрсәне аңлата?

10 Тормышны Йәһвәгә багышлау — мәсихче биргән иң мөһим ант. Ни өчен шулай? Чөнки мәсихче шәхси догада Йәһвәгә, бернәрсәгә дә карамастан, мәңге хезмәт итәргә тантаналы вәгъдә бирә. Гайсә әйткәнчә, кеше үз-үзеннән баш тартып, Аллаһының ихтыярын тормышындагы бар нәрсәдән дә өстенрәк куярга ант бирә (Мат. 16:24). Шул көннән алып, ул Йәһвәнеке булып китә (Рим. 14:8). Багышлану антын биргән һәркем Аллаһыга биргән антына мәдхия җырлаучы кебек бик җитди карарга тиеш. Мәдхия җырлаучы: «Миңа кылган бар яхшылыгы өчен Йәһвәгә ни кайтарыйм? Йәһвәгә биргән вәгъдәләремне аның бөтен халкы алдында үтәрмен»,— дигән (Зәб. 116:12, 14).

11. Суга чумдырылган көнегез нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

11 Сез, үз тормышыгызны Йәһвәгә багышлап, суга чумдырылу үттегезме? Әгәр дә шулай икән, бик яхшы! Исегездәдер, суга чумдырылган көнне докладчы нотык азагында сезгә башкалар алдында мондый сорау бирде: «Үзеңне Аллаһыга багышлап һәм суга чумдырылу үтеп, син Йәһвә Шаһитләренә — Аллаһының рухы җитәкчелек иткән оешмага кушылганыңны күрсәтәсең; син моны аңлыйсыңмы?» Ачык итеп әйтелгән җавабыгыз сезнең тулысынча Аллаһыга багышланганыгызны, шулай ук суга чумдырылу үтәргә һәм Йәһвәнең багышланган хезмәтчесе булырга әзер булуыгызны күрсәтте. Йәһвәнең никадәр сөенгәнен күз алдына гына китерегез!

12. а) Үзебезгә нинди сораулар бирү яхшы булыр иде? ә) Петернең сүзләреннән күренгәнчә, без нинди сыйфатлар үстерергә тиеш?

12 Әмма суга чумдырылу яңа тормышның башлангычы гына әле. Суга чумдырылу үткәннән соң да без Аллаһыга тугры хезмәт итеп, багышлануыбыз буенча яшәргә телибез. Шуңа күрә үзебезгә мондый сораулар бирү яхшы булыр иде: «Суга чумдырылганнан соң мин рухи яктан никадәр үстем? Мин һаман да Йәһвәгә бөтен күңелемне биреп хезмәт итәргә тырышаммы? (Көл. 3:23) Мин еш дога кыламмы? Аллаһы Сүзен һәр көн укыйммы? Җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөримме? Вәгазь эшендә мөмкин кадәр ешрак катнашаммы? Яки мин шушы рухи эшләргә азрак әһәмият бирә башладыммы?» Рәсүл Петер Йәһвәгә хезмәтебездә сүлпәнәеп китү куркынычы турында кисәткән. Әгәр дә без иманыбызга белем, чыдамлылык һәм Аллаһыга бирелгәнлекне өстәп торсак, безнең белән андый хәл булмаячак. (2 Петер 1:5—8 укы.)

13. Аллаһыга багышланган һәм суга чумдырылган мәсихче нәрсәне аңларга тиеш?

13 Багышлану антын кире кайтару мөмкин түгел. Әйтик, кеше Йәһвәгә хезмәт итүдән я мәсихчеләрчә яшәүдән арыса, ул: «Мин чынлыкта беркайчан да үземне Аллаһыга багышламадым һәм минем суга чумдырылуым чын түгел»,— дип әйтә алмый *. Асылда, суга чумдырылуы белән бу кеше барысы алдында үзенең тулысынча Аллаһыга багышланганын ачык күрсәткән. Әгәр дә ул җитди гөнаһ кылса, ул кылган эше өчен Йәһвә һәм җыелыш алдында җавап бирәчәк (Рим. 14:12). Беркайчан да иң баштагы «беренче мәхәббәтне» югалтмыйк. Без Гайсәнең биредәге сүзләре безгә карата да әйтелүен телибез: «Мин синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм соңгы эшләреңнең элеккеләреннән бөегрәк булуын беләм» (Ачыл. 2:4, 19). Әйдәгез, багышлану антыбыз буенча яшәр өчен бар тырышлыкларыбызны куеп, Йәһвәне сөендереп яшик!

НИКАХ АНТЫ

Никах анты (14 нче абзацны кара.)

14. Кеше бирә алган иң мөһим антларның икенчесе нинди һәм ни өчен?

14 Кеше бирә алган иң мөһим антларның икенчесе — никах анты. Ни өчен шулай? Чөнки никах изге. Кияү белән кәләш Аллаһы һәм башкалар алдында бер-берсенә никах анты бирә. Гадәттә, алар Аллаһы нигез салган никахта гомер буена бергә җирдә яшәгәнчегә кадәр бер-берсен яратырга, кайгыртырга, хөрмәт итәргә вәгъдә итә. Башкалар нәкъ шундый сүзләрне әйтмәсәләр дә, алар барыбер Аллаһы алдында ант бирә. Шуннан соң аларны ир белән хатын итеп игълан итәләр, һәм аларның никахлары Аллаһы күзендә гомерлек союз итеп исәпләнә башлый (Ярат. 2:24; 1 Көр. 7:39). «Шулай итеп,— дигән Гайсә,— Аллаһы кушылдырганны кеше [ир дә, хатын да, башка кеше дә] аермасын». Шуңа күрә никахка кергән парларның аерылышу турындагы уйлар башларына да килергә тиеш түгел (Марк 10:9).

15. Ни өчен мәсихчеләр бу дөньяның никахка кагылышлы карашын үзләштерүдән сакланырга тиеш?

15 Әлбәттә, дөньяда камил никахлар да, камил кешеләр дә юк. Менә ни өчен Изге Язмаларда никахка кергән кешеләрнең кайчак «авырлыклары булачак» диелгән (1 Көр. 7:28). Шунысы кызганыч, бу дөньядагы күп кенә кешеләр никахка җиңел карый. Никахтагы мөнәсәбәтләре киеренке булып киткәндә, алар хәтта тормыш иптәшләрен дә ташлап китәргә әзер. Әмма мәсихчеләр алай эшләргә тиеш түгел. Никах антын бозу Аллаһыны алдауга тиң, ә Аллаһы ялганны нәфрәт итә! (Лев. 19:12; Гыйб. сүз. 6:16—19) Рәсүл Паул: «Хатының булса, аны ташлау турында уйлама»,— дип язган (1 Көр. 7:27). Ни өчен? Чөнки ул Йәһвәнең мәкер-хәйләгә нигезләнгән аерылышуны да нәфрәт иткәнен белгән (Мал. 2:13—16).

16. Изге Язмаларда аерылышу һәм аерым яшәү турында нәрсә әйтелә?

16 Гайсә никах антын өзү өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бер генә сәбәпнең барлыгы турында әйткән: гаепсез тормыш иптәшенең зина кылган тормыш иптәшен кичерә алмавы (Мат. 19:9; Евр. 13:4). Ә аерым яшәү турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмалар бу мәсьәләне дә читләтеп үтми. (1 Көринтлеләргә 7:10, 11 укы.) Әмма шул ук вакытта анда аерым яшәү өчен ачык сәбәпләр китерелми. Шулай да никахтагы кайбер мәсихчеләр билгеле бер хәл-шартларны аерым яшәү өчен нигез итеп исәпли. Алар, мәсәлән, рәхимсез мөгамәлә иткән яки мөртәт булган тормыш иптәшләреннән үз тормышларына я рухи сәламәтлекләренә җитди куркыныч янаганын сизәргә мөмкин *.

17. Мәсихче парлар никахлары нык булсын өчен нәрсә эшли ала?

17 Никахта проблемалары булган мәсихчеләр өлкәннәргә киңәш сорап мөрәҗәгать иткәндә, өлкәннәр алардан «Нәрсә ул чын мәхәббәт?» дигән фильмны һәм «Гаиләгез бәхетле була ала» дигән брошюраны бергә соңгы тапкыр кайчан караганнарын һәм өйрәнгәннәрен кызыксынса, яхшы булыр иде. Ни өчен? Чөнки бу фильмда һәм брошюрада күпләргә үз никахларын ныгытырга ярдәм иткән Изге Язмалардагы принципларга игътибар ителә. Бер ирле-хатынлы болай дигән: «Бу брошюраны бергә өйрәнү никахыбызны тагы да бәхетлерәк итте». 22 ел никахта булып, никахлары чак кына таркалмый калган бер апа-кардәшебез болай дигән: «Без икебез дә суга чумдырылган мәсихчеләр идек, әмма бер-беребезнең хис-тойгыларын аңламый идек. Бу фильм бик вакытлы булып чыкты! Хәзер безнең мөнәсәбәтләребез күпкә яхшырак». Әгәр дә сез өйләнешкән пар булсагыз, Йәһвәнең принципларын никахыгызда кулланырга тырышыгыз. Бу сезгә никах антыгыз буенча яшәргә һәм бәхетле булырга ярдәм итәчәк!

МАХСУС ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР АНТЫ

18, 19. а) Күп кенә мәсихче ата-аналар нәрсә эшли? ә) Махсус тулы вакытлы хезмәттә катнашкан мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була?

18 Ифтах белән Һаннаны тагын нәрсә берләштергәненә игътибар иттегезме? Аллаһыга биргән антлары нәтиҗәсендә Ифтахның кызы һәм Һаннаның малае махсус изге хезмәткә багышланган булган. Бу чын канәгатьлек китерүче тормышны аңлаткан. Бүген күп кенә мәсихче ата-аналар үз балаларын тулы вакытлы хезмәт башларга һәм тормышларын Аллаһыга хезмәт итүгә тупларга дәртләндерә. Шулай эш иткән ата-аналар һәм балалар ихлас мактауга лаек (Хак. 11:40; Зәб. 110:3).

Махсус тулы вакытлы хезмәтче анты (19 нчы абзацны кара.)

19 Хәзерге вакытта Йәһвә Шаһитләренең Бөтендөнья махсус тулы вакытлы хезмәтчеләре орденында якынча 67 000 кеше хезмәт итә. Аларның кайберләре Бәйтелдә хезмәт итә, башкалары төзелешләрдә катнаша я район күзәтчесе хезмәтен башкара яки теократик мәктәпләр укытучылары, махсус пионерлар, миссионерлар, Конгресслар залы я Изге Язмалар мәктәпләре комплексларының хезмәтчеләре булып хезмәт итә. Алар барысы да, «Тыңлаучанлык һәм фәкыйрьлек анты» биреп, Патшалык эшенең алга баруына булышлык күрсәтү өчен һәртөрле йөкләмәне үтәргә, гади тормыш алып барырга һәм рөхсәтсез дөньяви эштә эшләмәскә ризалашкан. Алар үзләре түгел, ә аларның хезмәтләре махсус дип санала. Алар, махсус тулы вакытлы хезмәттә калганчыга кадәр, басынкылык күрсәтеп тантаналы антлары буенча яшәү никадәр җитди икәнен аңлый.

20. Без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

20 Сез Аллаһыга әле генә карап чыккан антларның ничәсен бирдегез? Берне, икене я өчесендәме? Сез, һичшиксез, антларыгызга җиңел карарга ярамаганын яхшы аңлыйсыз (Гыйб. сүз. 20:25). Йәһвә алдында биргән сүзебезне тотмасак һәм антыбызны үтәмәсәк, аяныч нәтиҗәләр күрүебез бар (Вәг. 5:6). Шуңа күрә, әйдәгез, мәдхия җырлаучының үрнәгенә иярик. Ул болай дигән: «Вәгъдәләремне көн саен үти-үти, синең исемеңә мәңге мәдхияләр җырлармын» (Зәб. 61:8).

^ 7 абз. Һаннаның нәзере буенча, аның улы гомер буена нәзир булып китәргә тиеш булган. Бу аның Йәһвәгә изге хезмәтне башкару өчен сайланганын, багышланганын һәм аерып куелганын аңлаткан (Сан. 6:2, 5, 8).

^ 13 абз. Өлкәннәрнең кешенең суга чумдырылу үтәргә әзерме, юкмы икәненә инаныр өчен куйган тырышлыкларын исәпкә алсак, бик сирәк очракларда гына кешенең суга чумдырылуы чын булмаска мөмкин.

^ 16 абз. «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 219—221 нче битләрен кара.